- 21.09.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №37 (17 сентябрь)
- Рубрика: Архив
1нче сентябрьдән илдә иске машиналарны утильләштерүнең икенче дулкыны башланды. Ул 31нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Программа ярдәмендә Русия автомобиль сәнәгатендәге кризистан котылырга ниятлиләр.
Утильләштерү башланачагы турында җәй ахырында хәбәрләр күп булды. Тик 1нче сентябрь узып киткәч, халык, программа сүздә генә калды, гамәлгә ашырылмады, дип уйлый башлады. Узган атнада РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы департаменты директоры Александр Морозов, бу хәбәрләрне кире кагып, программа, вәгъдә ителгәнчә, сентябрь башында старт алды, дип белдерде. Дөрес, әлегә Хөкүмәт тиешле карарны имзаламаган. Моны 2014нче ел бюджетына кертелгән үзгәрешләрне исәпләгәч, ягъни ноябрь ахырында гына эшләячәкләр. Әлегә Хөкүмәт сүздә генә булса да фатихасын биргән. Автомобиль җитештерүчеләр, шул фатиха нигезендә, утильләштерү буенча үз программаларын башлап җибәргән. Аңлашыла инде, әлегә алар бу эшне үз хисапларына башкарачак. Соңыннан дәүләт автозаводларга утильләштерү барышында югалткан сумманы кайтарырга тиеш була.
Программага ГАЗ, АВТОВАЗ, КамАЗ, «Соллерс», Ford Sollers, PSA Peugeot Citron, Volkswagen, Renault, Hyundai һәм Kia автомобиль җитештерүчеләре кушылган да инде.
Халыкны ныграк ышандыру ниятеннәнме, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров үзе дә матбугат чараларында, илкүләм утильләштерү башланды, дигән белдерү белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, физик һәм юридик затлардан 5000гә якын гариза кабул ителгән инде. Бу машина сәнәгатендәге аяныч хәлне бераз булса да яхшы якка үзгәртер, дип исәпли ведомство башлыгы. Димәк, автозаводларда эш барлыкка киләчәк.
НИЧЕК АЛЫШТЫРЫРГА?
Программа җиңел машинага гына түгел, бөтен төр техникага да, әйтик, автобуска яки йөк машинасына да, кагыла. Төп шарт – «тимер ат» Русиядә җитештерелгән булырга тиеш. Кемнәр утильләштерү белән таныш түгел, аларга әлеге механизмның ничек эшләве турында да бер-ике сүз әйтергә кирәк. Программада катнашучы автозаводка (дилер) мөрәҗәгать итеп, иске машинаны утильләштерү турында ышаныч кәгазе тутырасың, дилер белән килешү төзисең. Автомобильне исәптән төшереп азапланырга кирәкми, бу эшне сез мөрәҗәгать иткән автозавод үзе башкарачак. Утильләштерелгән машина яңасын алырга ташлама бирә. Яңа «тимер ат»ны да шул ук дилердан алырга кирәк була. Әллә ни катлаулылыгы юк, барысы да гади генә. Иске «ат»ны тапшырасың да, аның бәһасен исәпләп, яңаның суммасыннан шул ташламаны чигерәләр. Шунысы да бар: утильләштергән өчен дилерга өч мең сум түләргә туры киләчәк.
Тагын бер механизм бар. Анысы трейд-ин (trade-in) дип атала. Алты елдан артык кулланылышта булган машиналарны шушы ысул белән утильгә тапшырырга була. Кулланылышта булган машинаңны дилерга алып киләсең, ул аның бәһасе язылган белешмә бирә, һәм машина сатып алганда шуның кадәр суммада ташлама ясала. Трейд-ин механизмы буенча нинди техниканың ничә сум торасы алдан ук билгеләнгән инде. Әйтик, җиңел машина – 40 мең, йөк машинасы – 300 мең, автобус – 300 мең сум.
Бу программа юлларда иске машиналарны киметергә дә булышыр дип өметләнәләр. Өстәвенә түрәләр машиналарның файдалану яшен дә чикләргә җыеналар. Дөрес, нинди машинаны ничә ел файдаланырга яраклы вакытын әле ачыкламаганнар. Бары тик шунысы мәгълүм, бу яңалыкны киләсе елның җәендә үк гамәлгә куймакчы булалар. «Автостат» аналитик агентлыгы мәгълүматларына караганда, Русия бүген иске машиналарны иң күп кулланучы илләрнең берсе. Юлларда йөрүче автомобильләрнең өчтән икесе 10 ел элек чыгарылган. Ә гомуми караганда, җиңел автомобильләрнең уртача яше 12 ел. Чит ил маркалары 9, ә үзебезнең заводларда корылган машиналар 15 елга якын хуҗаларын утыртып йөри икән.
Иске машиналар экологияне генә пычратып калмый, юлларда хәвефсезлеккә дә йогынты ясый икән. Аерым детальләрнең кинәт сафтан чыгып машинаның ватылуы төрле күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Чит ил машиналарына кызыл ут
Русия белән Көнбатыш, бер-берсенә каршы санкция кабул итеп, әбәкле уйнавын дәвам итә. Берне тегеләр манчый, икенче яктан безнекеләр саллы гына җавап кайтара. «Дошман» безнең өч энергетика компаниясенә, биш банкка һәм саклану өлкәсенә караган өч оешмага кызыл ут күрсәткәч, безнекеләр дә яңа санкцияләр исемлеге төзеп ташлады. Дөрес, Русия Хөкүмәте әлегә бөтен карталарны ачып салырга ашыкмый. Бәлки, аек акыл белән эш итеп, чикләүләрне кертми дә калып булыр, дигән фикерләр дә яңгырый. Шулай да санкцияләр кабул ителә калса, җиңел сәнәгать эшләнмәләре белән беррәттән чит ил автомобильләренә дә Русиягә юл ябылырга мөмкин.
Көнбатыш аерым кешеләргә карата санкцияләр кертсә, безнекеләр алай вакланып тормый. Бу юлы да тулы бер өлкәне колачларга булганнар. Исегездә булса, июль башында Русия Хөкүмәте дәүләт хезмәтендә эшләүчеләргә чит илдә җыелган автомобиль сатып алуны тыйган иде. Аңа карап кына җитәкче урыннарында утыручыларның күбесе кыйммәтле машиналарыннан баш тартырга ашыкмады, хәйләсен табып, судан коры чыга бирде. Хәзер чират гади халыкка да җитте, күрәсең. РФ Президенты ярдәмчесе, элек икътисади үсеш министры кәнәфиендә утырган Андрей Белоусовның әйтүенә караганда, сүз беренче чиратта кулланылышта булган машиналар турында бара. Көнбатышка чикләү кертеп, үзебездәге җитештерүне, сатуны үстерергә ниятлиләр.
«РБК»дан алынган мәгълүмат буенча, 2013нче елда Русиягә чит илдән кулланылышта булган 10,5 мең машина кергән. Автомобиль буенча хезмәт күрсәтү белгечләре, читтән кергән «тимер ат»лар тагын да күбрәк, дип белдерә. Белгечләрнең фикере тагын бер мәсьәлә буенча тәңгәл килә: Русия Хөкүмәте әзерләгән чикләүләр тормышка ашырыла калса, беренче чиратта физик затлар һәм зур булмаган оешмалар зыян күрәчәк, илдәге автомобиль базарына йогынтысы сизелерлек булмаячак. «Тимер ат» базарының торышына яңа машиналар ныграк йогынты ясый. Ник дигәндә, 2013нче елда Русиядә сатылган яңа автомобильләрнең 28 проценты – чит илнеке. Әлегә яңа гына табадан төшкән машиналарны тулысынча тыю турында сүз юк.
Русиягә чит илдән кулланылышта булган машиналарны кертү 2008нче елда пошлина артканнан соң кимегән иде инде. Безнең ил Хөкүмәте аннан соң тагын бер зур чара оештырды – утильләштерү. Аның нәтиҗәләре буенча, 2012нче елдан соң автомобиль импорты тагын кимегән. «Автостат» мәгълүматына ышансаң, 2013нче елда кулланылышта булган машиналар базарында 5,7 млн «тимер ат» исәпләнгән, шуларның 28,3 меңе генә – чит илнеке.
Чит илдә эшләнгән автомобильләрне кертүне чикләү турында сүз август башында ук кузгатылган иде инде. Ул вакытта Премьер-министр Дмитрий Медведев, саклану чаралары күрә башлау турында белдерде. Медведев, Көнбатыш санкцияләренә җавап «мәгънәсез булмаячак», дигән сүзләр дә әйтте. Аның мәгънәлесе ни дә, мәгънәсезе нәрсә икәнен барыбер халык түгел, Хөкүмәт йортында утыручылар хәл итә инде. Безгә уенның нәрсә белән тәмамланачагын күзәтергә генә кала.
Комачауласаң – штраф
Эвакуатор дигән сүзне ишеткәч, кайсы машина йөртүченең генә эченә шом йөгерми икән? Ярамаган җирдә калдырылган «тимер атлар»ны чүпләүче бу «козгын» шоферларның кан дошманына әйләнде инде. Тик безнең халык тиз генә бирешә торганнардан түгел бит ул. Законны уратып үтәргә тырышучылар да юк түгел. Әйтик, хәйлә осталары, машиналарын эвакуатордан саклау ниятеннән, агачка, коймага, баганага махсус чылбыр яки велосипед йозаклары белән бәйләп куярга да өйрәнеп китте. Тик тиздән андыйларга көн бетмәгәе. Эвакуатор эшчәнлегенә комачаулый торган шоферларны штрафка тарта башларга җыеналар.
«Известия» газетасы хәбәр итүенчә, тиешле төзәтмәләр әзерләнә дә башлаган инде. Алар гамәлгә кертелә калса, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта эвакуаторга каршылык тудырган машина хуҗалары – 5, калган төбәкләрдә исә 1 мең сум күләмендә штраф түләргә мөмкин. Эвакуация хезмәткәрләренә машинаны «бәйләп куйган» чылбырларны эретеп кисәргә һәм бу эш өчен тимер ат хуҗасыннан акча түләтергә дә рөхсәт итәргә мөмкиннәр.
Үзебезнекен ешрак урлыйлар
ТР Эчке эшләр министрлыгы Татарстанда иң еш урлана торган машиналарны атады. Күрше тавыгы күркә булып күренә, дисәләр дә, үзебезнекеләрне, ягъни Русия автомобильләрен ешрак чәлдерәләр икән. Статистика буенча, алар урланган барлык машиналар санының 80 процентын тәшкил итә. Чәлдерелгән тимер атлар исемлегендә беренче урыннарны ВАЗ-2114, «Лада Приора» һәм «Лада Гранта» били. 2014нче елның артта калган 8 ае эчендә республикада 737 машина урланган. Гадәттә, җинаять кылучылар 16-25 яшьлек егетләр. Караклар машинаны күбесенчә үзләре яшәгән торак пунктларда, исерек хәлдә булганда урлый икән.
Менә чит ил машиналарын урлау чагыштырмача кимрәк күзәтелгән. Шул ук 8 ай эчендә Татарстанда 21 чит ил машинасы урланган.
Хатын-кызларга алсу полоса
Англиядәге бер иминиятләштерү компаниясе юлларда автоледилар өчен махсус полоса булдырырга тәкъдим итә. Беренче карашка шаяру кебек тоелса да, оешманың идеясе җитди.
«Sheilas Wheel» дип аталган компания, гүзәл затлар өчен булдырылган махсус полоса юл-транспорт һәлакәтен киметәчәк, дип исәпли. Янәсе, хатын-кызлар рульдә барганда еш кына игътибарны читкә юнәлтә, шул сәбәпле йә үзләре көтелмәгән хәлгә очрый, йә башкаларның маңгайга маңгай бәрелешүенә сәбәпче була. Хатын-кыз шоферларны кулына граната тоткан маймыл белән чагыштыручылар кимеде, дип йөргәндә, менә сиңа мә, иске авыздан яңа сүз. Тик оешма, идеянең нигезендә бу караш ятмый, дип белдерә. Аларның нияте беренче чиратта хатын-кыз шоферларны агрессив ир-ат шоферлардан саклау, имеш.
Иминиятләштерү компаниясе Бөекбританиядәге барлык төп юлларда да шундый полосалар бүлеп бирергә, аларны алсу төскә буярга тәкъдим итә. «Sheilas Wheels» әлеге идеяне тормышка ашыру буенча берничә форум да уздырган, тиешле проектны да әзерләгән инде. Хатын-кызларның хокукларын яклаучы оешмалар исә бу тәкъдимгә кискен каршы чыккан, моны гүзәл затларның хокукын чикләү дип бәяләгән. Ил җитәкчелеге әлегә бер якка да кушылмый, давылның үзеннән-үзе тынганын көтә булса кирәк.
Газлы машина почетта
Газ ягучы автомобильләрне еллык салымнан азат итәргә мөмкиннәр. Хәзерге вакытта Русия ДәүДумасында шундый законпроекты тикшерелә. Яңа законны яклаучылар, шәһәрләрдә шул рәвешле экологик хәлне яхшыртмакчылар. Бигрәк тә миллионлы зур калаларда машиналарның газ ягулары мөһим. Бу законпроекты яклау тапса, ул 1916нчы елдан гамәлгә куелырга мөмкин.
Ашыкма – штраф
Иванов өлкәсе депутатлары тизлек арттыру өчен штраф түләү чиген киметергә тәкъдим итеп ДәүДумага мөрәҗәгать иткәннәр иде. Русия депутатлары төбәкләргә федераль кануннарны бозмый гына вәзгыятьне үзләренә көйләргә тәкъдим итә. Ә моны бик җиңел хәл итәләр. Хәзер юл билгеләрен 10–20 берәмлеккә киметеп чыктылар. Ерак араларга йөрүче шоферларның сүзләренә караганда, бу нисбәттән Татарстан «алдынгы»: федераль канун кабул иткәнче 60–70 км-сәгать торган бик күп урыннарда бүген 40 саны тора.
Сәхифәне Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде.

Комментарии