Каюм урманы

Яшүсмер, малай чак. Май урталары, колхозда язгы кыр эшләренең кызган вакыты. Шул исәптән тирә-юньне, тау итәкләрен яшелләндерү, агач үсентеләре утыртуга колхозчылар, авыл халкы бердәм кереште. Үсентеләрне авылыбыз каршындагы тау итәгенең тигез түгәрәкләнгән өлешенә утыртуны кулай таптылар.

Бу изге эшне башлап йөрүче Каюм Сәйфетдин улы булды. Аланлыкның эчке өлешләренә – нарат, тышкы як әйләнәсенә имән, акация үсентеләре утыртылды. Яз бик эссе килде, яңгыр да сирәк яуды.

Колхозчы абый-апалар, әби-бабайлар хезмәт көненә 1 таякка үзләрен аямыйча көнне төнгә ялгап эшләделәр. Төшкә кадәр колхозның җиләк-җимеш бакчасында карлыган, кура җиләге җыйдылар, бу эш июль ахырына кадәр дәвам итте. Төштән соң яшелчә бакчасындагы кәбестә, кыяр, кишер, помидор, шалканга елга ярыннан ташып су сибәргә дә өлгерделәр. Бу фидакарь хезмәттә яшелчәчелек бригадиры Бибинур, Мөнәвәрә, эшчеләр – Бәдәр, Гатифә, Миңсылу, Нәфисә, Асыл, Маһирә, Хәтимә апалар һәм башкалар көчләрен кызганмадылар.

Аксак Габдрахман абыем белән бергәләшеп колхозның алма, җиләк-җимеш бакчасында каравылда йөргәнлектән, барысын да күреп үстем. Тамак ач, яңа бәрәңге өлгермәгән, каравылда зур эткә колхоздан алган арыш оны кушылган 1 литр апараны бирәбез, ике чакрымлы араны үткәндә анысының да «чәкидәен» үзем эчәм. Әй, заманалар. Үскәндә авыз тутырып арыш икмәге дә ашый алмадык…

Бу апалар агачлар утыртуда да өлгерделәр. Агач үсентеләренә суны астагы 300-400 м дагы инештән ташып сиптеләр. Габделхак абый Гарифуллин суны 200 л тимер кисмәкне ат арбасына көйләп ташыды. Үсентеләргә су сибүдә Каюм абый җитәкчелегендә Асыл, Сәлимә, Зәйнәп, Хәтимә, Әбелхәрия, Банат, Гамилә, Гайшә, Газзә, Заһидә апаларның хезмәте әйтеп бетергесез.

Бу утырткан агачлар матур гына тармакланып үсеп киттеләр. Такыр яткан түгәрәк алан яшеллеккә төренеп, уртадагы нарат үсентеләре буйга җитеп, ерактан олы юлдан караганда, тау итәгендәге түгәрәк урманны хәтерләтә. Кызганыч, кайберәүләр табигатькә битараф, көтү кертеп, үсеп килүче куаклар юкка чыктылар, бары Каюм агай наратлары гына сакланып калдылар. Аларны да кайберәүләр үз кирәгенә файдалана. Шулай да, тау итәгендәге аланда Каюм урманы үзен утырткан абый-апаларны, әби-бабайларны искә алгандай, сихри авазлар чыгарып, бүген дә җилдә чайкалалар, сәлам биргәндәй баш ияләр.

Нурислам ГАЛИЕВ.

Кукмара районы.

 

Комментарии