- 21.08.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №33 (21 август)
- Рубрика: Архив
ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинга
ТР президенты аппараты җитәкчесе Ә.Ә.Сәфәровка
ТР Дәүләт Советы депутатларына
Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче татар лицеенда татар телендә белем бирелергә тиеш булса да, андый сыйныфлар бөтенләй ачылмаган диярлек.
Быелның август аенда лицейны яңа директор җитәкләячәге билгеле булды. Килеп ирешкән мәгълүмат буенча, монда җитәкче итеп Чаллы шәһәренең 2нче татар гимназиясе директоры Ф.Әюпованы куярга җыеналар икән.
«Безнең гәҗит» хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Ф.Әюпова 2нче гимназиядә 5нче сыйныфларны урысча укытуга күчерү белән мәшгуль. Димәк, ул 5нче сыйныфтан башлап белем бирүче Гали Акыш лицеенда да урысча укытуны дәвам иттерәчәк.
Күренекле милләттәшебез Гали ага Акыш исемен йөрткән лицейга 5-11нче сыйныфларда татарча белем бирүне торгыза алырга сәләтле милли җанлы директор билгеләнергә тиеш дип саныйм.
Илмир САЛИХ,
Чаллы шәһәре «Азатлык татар яшьләре берлеге рәисе

Комментарии