Гөлназ Равилова: «Мондый хөкем ачуымны гына кабартты»

Гөлназ Равилова: «Мондый хөкем ачуымны гына кабартты»

30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителгән активист Гөлназ Равилова Казандагы чәчәк түтәлләрендәге чүпне утый. Ул моны җиңел хөкем дисә дә, мондый эшләрне мыскыллау, дип бәяли.

Гөлназ Равилованы Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте. Сәбәбе – февраль аенда Гөлназ «Түрәләр, алай ярамый» шигаре белән урам чарасында катнашкан. Ул административ эш нигезендә гаепле дип танылды. Гөлназ да, аның адвокаты Эльза Нисанбикова бу карарны Татарстанның Югары мәхкәмәсендә дә кире кагып карады, әмма дәүләт системасы үзенә каршы килми, хөкем үз көчендә калды.

Гөлназ Казанның «Горзеленхоз» муниципаль оешмасында бер эшче бригадага беркетелгән. Көн саен өч сәгать дәвамында Казанның чәчәк түтәлләрен чистарта, чүп утый. Гөлназга ярдәм тәкъдим итүчеләр булган, әмма ул аннан баш тарткан. Көн саен бригадир эшләр өчен яңа урынны билгели, хезмәт күләмен күрсәтә. Алар дүртәү: берсе – бригадир, ике егет җәй көне аз булса да акча эшләү ниятеннән эшкә урнашкан, дүртенчесе – Гөлназ.

– Иртән торып килү мөмкинлеге дә бар, әмма мин көндез киләм. Эш шартлары ярыйсы, кием, перчаткалар бирделәр, эш кораллары юк, бар нәрсәне дә кул белән эшлибез. Мәхкәмә приставларының «сәлам» хаты 16нчы июль көнне җибәрелгән, ә мин аны 19нчы июль көнне барып алдым. Хатны ачсам, 12нче июльдән эшли башларга тиешсез дип язылган. Хат кайда йөргәндер – белмим. «Горзеленхоз»га бардым, эш юк, ике атнадан соң шалтыратырбыз диде. Ике атнадан соң үзем килдем. Менә өченче көн эшлим, — дип сөйли Гөлназ.

Активист мәхкәмә карары белән килешми. Сүз уңаеннан, ул Татарстанның мәхкәмәләре чыгарган карарны шикаять итеп Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Гөлназ «мәхкәмә чыгарган хөкем карарлары белән мине акылга утыртырга җыеналар, ә миндә, киресенчә, нәфрәт хисе арта гына», ди.

– Башта мине махсус приемникка җибәрерләр, дип шикләндем, штраф салырлар, дип уйладым. Аннары 30 сәгать мәҗбүри эш дигән карар булгач, бераз җиңелрәк кабул ителде. Риза түгелмен. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә гариза яздым, әмма анда эшләр озак карала. Хакимияткә карата мөнәсәбәтем үзгәрмәде, ачуым гына кабарды, өй яныннан өч кеше мине алып китеп, кулымнан телефонны тартып алуларын искә төшерәм дә, нәфрәтемне юкка чыгара алмыйм. 4нче февральдә көне буе полиция бүлегендә утырдым, аннары мәхкәмәне төнгә кадәр көттек. Әни дә, әти дә мине жәлләп орышып та куялар. Тапканнар кем белән көрәшергә, кемне хөкемгә тартырга, дип хакимиятне дә сүгеп алалар. Миңа дуслар, танышлар да, таныш булмаган кешеләр дә ярдәмнәрен тәкъдим итеп язды, әмма мин үзем кирәкми, дидем.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

«Ятим балаларны акча өчен генә алалар диючеләр булды»

Мөслим районында урнашкан Күбәк авылы Татарстанда тәрбиягә иң күп бала алучы авыллардан санала. Анда гомер итүче Илфирә һәм Ирек Камаловлар моңа дәлил булып тора, бүгенге көндә алар тугыз бала тәрбияләп үстерә. Хәбәрчебез алар белән очрашып, шушы гаиләдә бер көн үткәрде.

Гаилә башлыгы Ирек Камалов белән Мөслимдә очрашып, Күбәккә юл тоттык. Юлда барганда Ирек әфәнде балалар алу фикере кайчан һәм ни сәбәпле барлыкка килүе хакында сөйләде. Иң әүвәл үзләренең ике уллары булган, ләкин төпчеге ике яшь чамасы булганда йөрәк авыруы белән интегеп бакыйлыкка күчкән.

– Шуннан соң күп еллар дәвамында хатыным балага уза алмый интекте. Ун елдан соң гына балага уза алдык һәм шуннан кызыбыз туды. Алар үсеп җитеп, укырга дип авылдан күчеп киткәч, йорт бушап калды сыман, шуннан хатыным белән киңәшләшеп балалар йортыннан бала алырга булдык, дип сөйли Ирек әфәнде.

Тәрбиягә алган тугыз баланың бишендә акыл ягыннан тайпылыш булуын да әйтте гаилә башлыгы. Ул балалар коррекция мәктәбендә белем ала.

– Бу хәл вакыт узгач кына сизелде, чөнки балаларны алганда сайланып, тикшереп тормадык, балалар йортына кергәч, «Әтием, мине ал инде», дип аякларыма сарылган беренче балаларны алдык, – ди ул.

Бала алып, тәрбияли башлаганнан соң, «Ирек мәйданы» газетасында биш бала ятим калды, дигән хәбәр чыккач, Камаловлар әлеге балаларны үзләренә алырга карар итә, ләкин кирәкле документлар җыйган арада, ул балаларны туганнары алып бетергән була. Опека хезмәте гаиләгә башка дүрт бертуган баланы алырга тәкъдим итә, Камаловлар бер уйлагач, кире баш тартмый, шул дүрт бертуган балаларны үзләренә ала. Шулай итеп, балалар саны тугызга җитә, бүгенге көндә иң олысына 18 яшь тула, иң кечкенәсе биш яшьтә.

Торган йорт капкасына якынлашканда, балаларның тугызы да капка төбендә әтиләренең кайтуларын зарыгып көтеп торганы күренде. Машинадан чыгуга, балалар йорт ихатасында нәрсә барлыгы, ничек көн күрүләре белән таныштыра башлады. Ихата зур, чәчәккә күмелгән. Балаларның олыраклары шул арада үсеп утырган чәчәкләргә су сибеп алды, Максим һәм Айнур үзләре асраган куяннарын күрсәтергә ашыкты.

Йорт ихатасында балалар өчен уен мәйданчыгы, малайларга турник та бар. Олы малайлары Максим турникта 15 мәртәбә күтәрелеп күрсәтте, аңа карап кече сеңелләре дә үз көчләрен сынап карарга булды, ләкин буйлары җитмәү сәбәпле турникка абыйлары ярдәме белән генә менә алды. «Менә бу чәчәкләрне әни белән бергә утыртабыз, өлгергән җиләк-җимешләрне бергәләшеп җыярга яратабыз», дип сөйләде Алия исемле кызлары.

Балалар белән йорт тирәсен караган арада, хуҗабикә Илфирә Камалова чыгып балаларын төшке ашка чакырды.

– Өйдә тугыз бала булгач аш бүлмәсе дә зур булырга тиеш. Алар үзләренә кайсы җиргә утыруларын алдан билгеләп куялар. Көнчелек булмасын дип, ирем белән чиратлашып әле берсе, әле икенчесе янына утырабыз. Өстәлне тагын да зурайту нияте бар, чөнки үз балаларыбыз кайтканда сыеп бетмибез, дип сөйләде өстәл корган арада хуҗабикә.

Тугыз бала арасында дүртесе һәм тагын өчесе бертуган. Максим исемлесенә быел 18 яшь тула, ул коррекция мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә Башкортстанның Бакалы районында урнашкан Аграр көллиятендә пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә. Ата-анасы сүзләренчә, балага 18 яшь тулды, дип аны өйдән куарга җыенмый, ләкин бала 18 яшен тутырганнан соң, ата-ана һәм опека хезмәте арасында төзелгән килешү гамәлдән чыга. Гаилә башлыгы шул сәбәпле балалар белән җитди сөйләшү уздырыла ди:

– Максим белән сөйләштек. Улым, дидем, сине беркем дә өйдән кумый, йортыбыз синең өчен һәрчак ачык, дидем. Максим да миңа «Әти, мине укытып бетер инде», дип сорады. 18 яше тулды дип мин ул баланы ничек өйдән куып җибәрим?

Ирек әфәнденең җәмәгате Илфирә ханым ятимнәр йортыннан балаларны алу фикере беренче тапкыр күршеләренең тәҗрибәсенә карап килде ди:

– Беренче балаларны 2010нчы елда алдык. Үзебезнең балаларыбыз укуны тәмамлап туган йортларыннан чыгып киттеләр, ирем белән икәү генә шушындый олы йортта калдык. Безнең авылда тәрбиягә балалар алучы гаиләләр күп, алардан балалар алуны күреп, сөйләшеп, икәү генә яшәп ятмыйк әле, без дә берничә ятим баланы әтиле-әниле итеп карыйк, дидек. Баштан ук бәләкәйләрне алып тәрбиялисе килде һәм Алабуганың ятимнәр йортыннан ике, өч һәм дүрт яшьтәге беренче балаларыбызны алдык. Вакыт узгач, балаларны тәрбияләү уңышлы бара дигән нәтиҗәгә килеп тагын бала алырга булдык. Тора-бара аларның саны тугызга җитте.

Тугыз ел дәвамында бер бала да әлеге гаиләгә алынганына үкенмәде, ләкин уртак тел табу мәсьәләсендә кыенлыклар кичерергә дә туры килгән:

– Соңгы тапкыр 2014нче елда дүрт бала алдык, шулардан олы кызыбыз Алия беренче вакытта елап «Мин китәм, китәм» дип интектереп алды үзебезне. Кызым белән сөйләшеп, менә приютта да китәм дип елагансың, бездә яшәп кара аз гына, бәлки ошап китәр, инде ошамаса, китәрсең, дидем. Вакыт узгач, «Әни, мин сездән китмим», дип әйтте, – ди Илфирә ханым.

Камаловларга балаларны ала башлаганнан бирле күрше-тирәдә яшәүчеләрдән күңелне төшерерлек төрле сүзләр дә ишетергә туры килгән. Элек күпләп мал асраган булсалар, күрше тирәдә яшәүче кешеләрдән гайбәт сүзләре ишетелә башлагач, мал асрауны бетерергә мәҗбүр булганнар:

– Авыл җирлегендә генә түгел, районда да бала алмаган кешеләр тарафыннан төрле сүзләр ишетергә туры килде. Күпчелеге, балаларны акча өчен, яисә эш эшләтер өчен генә алалар, дип әйтә. Юк, алай түгел. Элек күпләп мал асрый идек, хәзер шундый сүзләр ишетелә башлагач, туктаттык. Бүгенге көндә балалар эшне белеп үссеннәр дип кенә казлар, тавыклар һәм куяннар тотабыз, – ди Илфирә ханым.

Әлеге мәсьәләгә карата Ирек әфәнде, бүгенге көндә каян һәм никадәр акча алганын ачыктан-ачык санап күрсәтеп, үз фикерен белдерде:

– Акча өчен, яисә эш эшләтер өчен алалар дип йөрүчеләр ятим бала алып тәрбияләп карамаганнар. Башта баланы алып тәрбияләп карасыннар, бирелгән акчаны санап карасыннар, тигезләп бүлеп балага тотсыннар, шуннан соң мин алардан баеп булдымы дип сорармын. Мин үзем эчке эшләр министрлыгында эшләп пенсиягә чыктым, 21 мең 850 сум пенсия алам, Иске Карамалы, Күбәк авылында су буенча җаваплы һәм авыл советы шуның өчен миңа 6500 сум күчерә, Чечняда биш тапкыр булдым, аның өчен 2950 сум 78 тиен алам. Менә шул акчаларны кушканнан соң 30 меңгә якын акча җыела, шул акчага авыл җирендә мин рәхәтләнеп тора алам. Балаларга бирелгән акча өчен ай саен опека органнарына Казанга хисап бирәбез. «Акыллы» фикер йөртүче адәмнәргә тагын шуны әйтә алам: 1989нчы елдан бирле меңләп каз, биш йөзләп индоутка тота идек, 17 үгез, 8 сыер, 28 чучка асрый идек. Халыктан начар сүзләр ишетелә башлагач, малны бетердек.

Илфирә ханым үзен бик бәхетле дип саный, бәхет төшенчәсен өйдә шау-гөр килгән сау-сәламәт балалар булуда аңлый:

– Алар җәйге аланга ял итәргә киткәндә, өй бушап кала, почмактан почмакка үзеңә урын табалмыйча аптырап йөрисең кебек. Шушы балаларны аякка бастырып кеше итә алсак, шуннан да зур бәхет була алмый безнең өчен.

Әлеге вакытта Ирек Камалов йортның икенче катында җәйге вариант буларак мансард төзү эшен башлаган. Гаилә зур булгач, төрле җиргә йөрер өчен, балалар сыярлык транспорт та кирәк. Элек бу бик зур проблема булып торган. Район үзәгеннән гаилә өчен автобус сорагач, булышудан баш тарталар, шуннан соң Ирек Камалов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булган:

– Президент янына өч мәртәбә барганнан соң, безгә 14 урынлы автобус бүләк иттеләр. Зоопаркка барыргамы, су коеныргамы, район үзәгенә барыргамы, балаларның берсен алып, икенчесен өйдә калдырып булмый. Калдыра башласак, үпкәли башлыйлар һәм бу дөрес тә түгел. Хәзер, Аллаһка шөкер, автобуслы булдык.

Сүз уңаеннан, барлык балаларның да үзара саф татар телендә сөйләшергә омтылганын әйтергә дә кирәк. Илфирә ханым сүзләренчә, өйләрендә татар теле өстенлек итә:

– Балаларны өйгә алып кайтканда, барысы да беренче вакытта урысча сөйләшә иде, безнең белән аралаша-аралаша татарчага күчтеләр. Татар балалары булгач, татар телен белеп, мөселман булып үсеннәр дип уйладык. Үзебез татар милләтеннән булгач, алар да татар булып үссеннәр дибез.

ФСБ Казан мәчетләрендә яңа камералар эләргә кушуын кире какты

Казан мәчетләрендә яңа камералар урнаштырырга җыеналар. Имамнар сүзләренчә, моны Федераль иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгы кушкан. Ләкин Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәcе Казан мәчетләренә видеокамералар урнаштыруга катнашы булмавын белдерде.

Адвокат Руслан Нәгыев мәчетләрдә өстәмә күзәтү камералары урнаштыруның канунилыгын аңлатуны сорап, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә сорау юллаган иде. «Мөселманнарның конституцион хокукларын бозмый, чөнки бу шәхси мәгълүматны таратуны күздә тотмый», диелде. Камераларның мөфтият кушуы белән куелуы билгеле булды.

Комментарии