- 21.08.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №34 (22 август)
- Рубрика: Архив
Казанда Милли китапханә бинасы проблемасы әледән-әле калкып торды. Бина кирәклеге көн кебек ачык, бай мирасны иске кысан урында саклау җинаятькә тиң. Яңа китапханәнең урынын да билгеләп карадылар, чит ил архитекторлары проектлары да тәкъдим ителде, әмма Милли китапханә бинасын булдыру кирәклеге сүздән гамәлгә күчмәде.
«МИЛЛИ-МӘДӘНИ ҮЗӘКТӘ КИТАПЛАР КҮГӘРӘЧӘК»
Хәзер Татарстан төзелеш министрлыгы белгечләре «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасын өйрәнә. Реконструкция булачагын түрәләр дә раслый. Бина китапханә өчен яраклаштырылып ясалачак, дигән сүзләр йөри.
«Соңгы вакытта безне милли-мәдәни үзәккә күчерәләр дигән сүзләр ешрак йөри башлады. Ничек инде анда китапханәне күчерергә мөмкин? Ул бит Казансу елгасы ярында урнашкан, ә бу анда дымлылык югары булуы турында сөйли. Китаплар бөтенләй күгәреп, череп бетәргә мөмкин», – дип сөйләде милли китапханә хезмәткәре.
Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин да: «Бина дымлы булса, бу китаплар өчен зыянлы. Ләкин мин бинаның нинди хәлдә икәнен белмим, шуңа өздереп әйтә алмыйм», – дип сөйләде. Ул, китапханәне милли-мәдәни үзәккә күчерү турында сүз күптән йөри, ди. Ләкин әлегә имеш-мимешләр дәрәҗәсендә генә, җитәкчелек бу хакта коллективка аңлатма бирмәгән.
«Казан» милли-мәдәни үзәге китапханә өчен яраклашмаган. Ул – экспозиция бинасы. Милли китапханәне башка бинага күчерү – тишеккә ямау салу гына. Минем шәхси фикерем: китапханә өчен яңа бина кирәк. Ул китаплар өчен заманча җиһазландырылган булырга тиеш. Чабаксарда да, Пензада да бина төзеп куйдылар бит. Ник без моны булдыра алмыйбыз?» – ди Айрат Заһидуллин.
«ТАТАРСТАН ХӘЕРЧЕ ТҮГЕЛ БИТ!»
Милли китапханәнең элекке җитәкчесе Наил Камбиев сүзләренчә, китапханәне милли-мәдәни үзәккә күчерүдән баш тартырга кирәк.
«Башында акылы булган кеше алай эшләргә тиеш түгел. Бер әйберне җимереп, икенчесен ясыйлармы? Бу – ахмак кешеләр гамәле. Мин китапханә җитәкчесе булып эшләгәндә дә моңа риза түгел идем. Милли-мәдәни үзәктә тикшеренү эшләре алып барыла, Милли музейда урын алырлык экспонатлар туплана. Алар уңышлы эшли. Китапханәне анда урнаштырып, музейны куып чыгарып, бу тармакны бетерергә кирәкме? Алайга китсә, Татарстан Дәүләт Шурасы бинасы да яхшы. Иркен, якты, әмма аларның аннан китәсе килмәс», – ди ул.
«Татарстан хәерче түгел. Әнә, Төрекмәнстанны, Беларусьны алыйк. Нинди кыен вакытта да Лукашенко ике ел эчендә 16 катлы бина төзетте. Милли китапханә – милләтнең киләчәге һәм үткәне. Хәзерге җитәкчеләр китапханәне телефондагы интернет белән генә чагыштыралар. Ничек инде яңа китапханә төзетү Татарстанның хәленнән килмәсен?» – ди Камбиев.
МИЛЛИ-МӘДӘНИ ҮЗӘК КИТАПХАНӘНЕ СЫЙДЫРА АЛМЫЙ
«Казан» милли-мәдәни үзәгенә китапханәне күчерү бина мәсьәләсен хәл итмәячәк. Ул барлык китапларны сыйдырырлык хәлдә түгел. 2014нче елда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Дәүләт Шурасында чыгыш ясап, милли-мәдәни үзәктә 2 млн китапка гына урын бар дигән иде.
Бүген Татарстан милли китапханәсе фондында 3,5 миллион китап саклана. Алар Казанның Кремль, Карл Маркс, Театр урамнарындагы өч бинада урын алган. Моннан тыш Казан Кирмәнендәге Югары мәхкәмәнең буш бинасында 250 мең китап саклана. «Милли китапханәнең 40 процент экспонаты идән астында саклана, алар да череп ята», – ди Наил Камбиев. Китапханәнең яңа урыны хәзерге бинадан 8 тапкырга зуррак булырга, якынча 50 мең квадрат метр мәйданны тәшкил итәргә тиеш.
Татарстан Дәүләт Шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев та ике елдан яңа китапханәле булырбыз дип өметен белдерде. Әмма түрәләрнең бар максаты – эшне «оптимальләштерү».
Милли-мәдәни үзәккә күчергән очракта да, аның хәзерге биналары китапханәдә калырга тиеш, дигән фикердә Айрат Заһидуллин. «Ничек кенә булмасын, китапханәнең хәзерге төп бинасы – Ушкова йорты бездә калырга тиеш. Ул – китапханәнең йөзек кашы. 19 ел дәвамында китапханә булып халыкка хезмәт итә», – ди Айрат Заһидуллин.
Милли китапханәгә яңа бина салу хакында республикада 1960нчы еллардан бирле сөйләшәләр. Дәүләт Шурасы берничә карар да кабул итте. «2005нче елда бина төзелергә тиеш иде. Карар чыгарылды, әмма Казанның Меңъеллыгын үткәрү комиссиясе рәисе Владимир Путин китапханә төзү планын сызып атты. Ат сарае төзеп кенә алга китеп булмый бит», – ди Наил Камбиев.
2007нче елда бинага Мулланур Вахитов һәйкәле яныннан урын биреләчәге билгеле булган иде. Хәтта эскиз проектларына конкурс та игълан ителде, ләкин эш шуның белән туктап калды. Ул вакытта Татарстан Мәдәният министрлыгы игълан иткән бинаны проектлау бәйгесендә Нидерланд архитекторы Эрик Ван Эгераат җиңгән иде. 2012нче елга төзеп бетерергә планлаштырылды. Әмма ул вакытта китапханә директоры булган Наил Камбиев, икътисад кризисы сәбәпле, күрәсең, акча табу кыен дип белдергән иде.
Соңгы тапкыр 2014нче елда Дәүләт Шурасында Татарстанның элекке мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, яңа бина булачак, дип ышандырды. Ләкин бүгенгә кадәр бернинди алга китеш юк.
«СУВЕРЕНИТЕТ ҖИМЕШЕН ЮККА ЧЫГАРУ БУ»
Китапханәне күчергән очракта «Казан» милли-мәдәни үзәгендәге татар оешмаларына йә башка бинага күчәргә, йә ябылырга туры киләчәк. Бүген монда 1992нче елдан бирле Меңъеллык музее эшли. Аны Казан Кирмәненә күчерәчәкләр дигән сүзләр йөри.
Музейны коручыларның берсе, сәнгать белгече Розалина Шаһиева мондый үзгәрешләргә каршы. Бу Меңъеллык музееның уникальлеген юкка чыгарачак дип фаразлый.
«Вакытлыча күчсә ярый әле, ләкин «Казан» милли-мәдәни үзәгеннән тулысынча күчерү татар милләтенә карата гаделсезлек булачак. Түрәләрнең вөҗданы булырга тиеш. Суверенитетның җимеше юкка чыгачак. Монда ихласлык, илһам бар, ул да җир белән тигезләнәчәк. Бу Меңъеллык музее гына түгел, ә милли-мәдәни музей. Ул – дөньяда бердәнбер татар музее. Демократия өчен көрәшкән чорда ул Казанны, татарны бөтен дөньяга күрсәтте. 25 ел эчендә бер музей да төзелми, ә без аерым комплекска әверелдек. Соңгы елларда ул шәһәр идарәсенә карады. Аның интерьеры яңарырга, экспонатлары каралып торырга тиеш иде, ләкин бу булмады», – ди Розалина Шаһиева.
Марат ГАРИПОВ
Әлфия Айдарская: «Бер өмет тә калмады»
Сара Садыйкованың бердәнбер кызы Әлфия Айдарская ел саен диярлек китап чыгара. Ләкин әлеге китапларның тиражы бик кечкенә: 100-150 данә генә. Күбрәк чыгарырга 93 яшьлек Әлфия ханымның пенсия акчасы җитми. Ул көне-төне мирасны барлау, халыкка җиткерү эшләре белән мәшгуль.
«Бернәрсә дә үзгәрмәгән». Танылган балерина Әлфия Айдарская әнисе Сара Садыйкова турында сүзен шулай башлады. Элек тә Сара Садыйкова җырлары язылган аудиоязмаларны, китапларны сатуда табып булмаган, хәзер дә булмый. 90нчы елларда да һәйкәл нигә куелмый дигән сорау җавапсыз калган, хәзер дә. Юкса, һәйкәл ансамбле эшләнгән, урнаштыру өчен 2016нчы елда акча бүлеп бирелгән. Сара Садыйкова турында хәтерне бердәнбер кызы Әлфия Айдарская кайгырта. Аннан соң кем кайгыртыр? Әлфия Айдарская өчен бу – иң куркыныч сорау.
– Әлфия ханым, сез ел саен диярлек китап чыгару белән мәшгуль. Бу идея-проектларыгызны Татарстан китап нәшриятына, мәдәният министрлыгына тәкъдим иткәнегез булдымы?
– Миңа бүген 93 яшь, бу яшемдә берәүгә дә ялынып йөрисем килми. Хәзерге түрәләргә үтеп тә булмый бит. Бүген мине төп ике сорау борчый: Сара Садыйкованың кабер ташын яңарту һәм җыр җыентыкларын яңадан чыгару. Чөнки алар кибеттә түгел, китапханәләрдә дә юк. Ә җыр сорап миңа киләләр. Килгән кешене буш кул белән чыгарып җибәрә алмыйм. Күчермә ясау үзәгендә бер нөсхәдә 1000-1500 сумга күчереп ясатып алам.
«Җидегән чишмә»не ул күреп өлгерә алмады, вафат булды. Калган китапларын мин җыеп чыгардым. Болар – «Идел суы ага торыр», «Ак калфак», «Ил кызы». Мин ,бу китапларны яңадан чыгарырга кирәк, дигәч, министрлык «берләштереп булмыймы» дигән үтенечен әйтте. Менә шуларны тәртип белән берләштереп, әзерләп куйдым. Белмим, чыгарырлармы-юкмы. Юк икән, тагын үзем чыгарам инде.
– Сез сүзегезне бернәрсә дә үзгәрмәгән дип башладыгыз?
– Туксанынчы елларда кыска гына вакыт аралыгында әдәби-музыкаль салон эшләп алды. Анда Сара Садыйкова турында истәлекләр сөйләделәр, алар матбугатта да чыкты, мин дә язып бардым. Композитор Ренат Еникеев Нәҗип Җиһановның әнкәйне композиторлар берлегенә кабул итү уставка туры килми дип әйткәнен искә ала. Аны кабул итмәсәгез, дошманнарыгыз тагын да артачак, дигән Еникеев. Шулай, әнигә каршылыклар коручылар күп булды. Хәзер дә шулай.
Элеккеге мәдәният министры Марсель Таишев Казанга Сара Садыйкова музее кирәклеген искә ала. Бу истәлекне дә китапка урнаштырдым. Миңа ул вакыттагы мәдәният министрының Министрлар Кабинеты рәисе урынбасарына, Казанда Сара Садыйкова музеен ачу чынбарлыкка туры килми, дип хат язуы мәгълүм. Имеш, мондый музейга йөрүче булмас.
Әлегә үзем тырышам, җыр сөючеләрне үзем җыям: 1995нче елларда Мәскәүдә искә алу концертларын үткәрдем, соңгы 10-15 елда бернинди ярдәмсез Сара Садыйкова, Газиз Айдарскийның юбилей кичәләрен Петербург, Чаллы, Мәскәү, Казан калаларында үткәрдем, «Ил кызы», «Бибисара моңнары» китапларын бастырдым. Боларына Илнар Җамалиев, Рөстәм Рәхмәтуллин, Тимур Садыйков (Сара Садыйкованың туганы, математика фәннәре докторы) ярдәм итте.
Әнкәй бик күп авылларга багышлап җырлар язган. Җырлар җыентыгын шул авылларга таратып йөрим. Бер Актанышта гына да Сара Садыйкова җыр язган җиде җир бар. Һәммәсендә булдым. Китаплар авыр, аларны күтәреп йөреп авырып киттем. Таратмыйча да булмый.
– Әлфия ханым, Сара Садыйковага һәйкәл кайчан куелыр икән?
– Бу уңайдан соңгы отписканы 2016нчы елда алдым. Хәзер бер өмет тә калмады инде. Аны министр урынбасары Эльвира Камалова язган иде. Сара Садыйкова исемендәге халыкара җыр фестивален оештыруга да бернинди өмет калмады. Анысына заманында чираттагы отписканы Ирада Әюпова язды. Ул вакытта урынбасар иде әле. Кыскача әйткәндә, «фестивальләр күп, яңасы кирәк түгел» дигән иде ул. «Татар моңы»н оештыручыларга Сара Садыйкова җырын башкару номинациясен тәкъдим иттек, дигән иде тагын. Камалова язган хатта исә Сара Садыйкованың тууына 110 еллыгы тулу уңаеннан үткәреләчәк чаралар әйтелгән. Анда каберенә чәчәк салу, искә алу концерты, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалыннан элек төшерелгән ике серияле «Моңсара» фильмын күрсәтү кебек чаралар санап кителгән. Берсе дә булмады.
Бу хатта һәйкәл урыны Юныс мәйданыннан Тукай белән Әхтәмов урамы киселешенә күчерелүе турында әйтелгән. Бардым, префект белән очраштым. Ул, монда эскәмияләр була, тукталышны күчерәбез, исемен «Җидегән чишмә» дип кушарбыз, ди. Ошады бу урын. Шуннан соң Эльвира Камалова белән сөйләшергә теләдем. Әйтәм бит, ул йә урынында юк, йә кертмиләр. Бер очраклы рәвештә урамда очраттым. Һәйкәл язмышы турында сораштым. Ул, автор Рада Нигъмәтуллина һәйкәлнең битлеген бирми, ди. Рада ханым исә урынны күчерүгә риза булмады. 2014нче елда исә Хәмзә Бәдретдинов белән заводка барып һәйкәлне карап кайттык. Ул чакта ук граниттан ясалган пианино юк иде. Әнинең сыны бар, бите кирәк, диләр. Рада Нигъмәтуллина ансамбльнең пианиносы юкка чыкканын белгәч, урын да үзгәртелгәч, ышанычын югалткан. Шуңа күрә битлекне яшергән икән.
…Әнкәйнең әйткән сүзе бар, мин дә шулай уйлыйм: мин үземә һәйкәл салдым инде, диде ул. Җырлары белән һәйкәл салды ул үзенә. Шуңа күрә миңа ул җырларны тарату кирәк.

Комментарии