- 21.08.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №34 (22 август)
- Рубрика: Архив
Казанда көймәдә йөрүчеләр күренә башлады. Шәһәрнең Левченко бистәсендә яшәүчеләр, юлларның начар булуына каршылык күрсәтү йөзеннән, чокыр-чакырлы урам уртасына кабартылган көймә алып чыгып, ике кеше шунда кереп утырган. Кулларына «Казан, оят! Юлларың – тәмуг» дигән язулар да тотканнар. Көймә утырган чокыр тулы су – юл уртасында түгел, ниндидер күлдә утыра диярсең. Хәер, көз җитеп, яңгырлар башланса, Левченко бистәсендә генә түгел, Казанның үзәк урамнарында да йөзеп йөри башлаячакбыз инде. Шулай булгач, көймә алып куйсаң да комачауламас.

Комментарии