«Татарстандагы шартлауны Дагыстанда яхшы беләләр»

«Татарстандагы шартлауны Дагыстанда яхшы беләләр»

«Азатлык» радиосының Төньяк Кавказ редакциясе хезмәткәре Гаджи Гасанов әйтүенчә, Казан-Яшел Үзән юлында шартлаган машина табылу хәбәре Дагыстандагы хәлләрне хәтерләтә.

Радикал сугышчыларның һәм хокук саклау оешмаларында эшләүчеләрнең шартлатылуы, атып үтерелүе турындагы хәбәрләр Дагыстаннан еш килә. Инде Татарстанда да шундый хәлләрне көтәргәме?

Гаджи Гасанов «Азатлык»ка Дагыстандагы шартлауларның мөмкин сәбәпләре, андый җинаятьләрнең гадәттә мәхкәмәгә барып җитмәве һәм зыян күргән кешеләрнең дөреслек таба алмавы хакында сөйләде.

– Бу шартлау Татарстан өчен бер шок булса, Дагыстан өчен яңалык түгел, Махачкалада үзендә дә, башка җирләрләрдә дә, еш кына янган машиналар табалар, эчендә мәетләр була.

Менә берничә генә соңгы хәбәр. 20 майда Унцукуль районында Буйнакски-Аркани арасындагы юлда ВАЗ-21070 «Приора» машинасы шартлаган иде.

1 июльдә Буйнакски-Талга юлыннан ерак түгел ВАЗ-2110 машинасы табыла, аның эчендә дә мәет булуы ачыклана. Беренче мәгълүматларга караганда, автомобильдәге шартлаткыч шартлаган. Күптән түгел Махачкалада бер машина яна, анда да кулдан ясалган шартлаткыч була һәм өч мәет табыла.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып сөйләсәк, гадәттә шартлау урыннарында өч әйбер табыла: кулдан ясалган шартлаткыч, кораллар һәм дини материаллар. Анда сугышчылар булганмы, юкмы, хәзер раслау бик авыр, – ди ул.

Бу шартлаулар артында кем тора ала?

– Моңа җавап бирү авыр. Дагыстандагы җинаятьчеләр төрле битлекләр киеп эш итә ала. Әмма экспертлар әйткәнчә, мондый хәлләрне хокук саклау оешмалары, җинаятьләрдә шикләнелгән кешеләрне рәсми төстә дәлилләп җавапка тарта алмаган очракта, үзләре дә оештыра. Статистика өчен дә тырышулары мөмкин, бу сер түгел, бу бөтен илдә шулай. Аларга фәлән җинаять ачу, фәлән кешене кулга алу турында билгеле план куелган булса, сан-дан артыннан куалар шулай.

Тагын бер сәбәп: сугышчылар сылтавы белән, шартлауларны бай кешеләрдән акча таләп итүче криминал төркемнәр оештырган булырга мөмкин.

Бу эшләр өчен кем булса да җавапка тартылдымы?

– Искә дә төшерә алмыйм. Мәгълүмат юк. Бик күп кеше үтерелде, төрле хәбәрчеләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләреннән генә дә 20 кеше шулай һәлак булды. Берсенең дә үтерүчеләре табылды дип әйтеп булмый. Яңа гына «Черновик» дигән бәйсез газета хуҗасы Гадҗимурат Камаловны атып үтергән кеше табылды дип әйтелде, аннан соң бу мәгълүматлар кире кагылды һәм күп очракта шулай була. Минемчә, тиешле җәза бирелмәү җинаятьчелекнең артуына китерә.

Бу хәлләрдән соң Татарстанда да шундый җинаятьләрнең артуын көтәргәме?

– Фаразлау авыр, әмма Дагыстанда андый җинаятьләр арту тенденциясе күзәтелә. Яңа гына Хасавюртта шигыйлар мәчетенә бәреп кереп, як-якка ата башлаганнар, җиде кеше үлгән. Бу Дагыстан өчен яңалык. Чөнки республикада шигыйлар бик аз. Хәзер инде Дагыстандагы хәлләр Гыйрак сценарие белән бара дип әйтеп була. Дагыстанда шигыйларның булганы юк иде, ә менә хәзер кечкенә төркем барлыкка килгән һәм дини төркемнәр арасында низаг бара дигән сүз.

Шартлауларда тыныч халык та зыян күрәме?

– Әйе, андый хәлләр бик күп булды, шартлаган урыннарда очраклы рәвештә үтеп баручы хатын-кызлар, балалар да үлде яки яраланды. Мондый хәлләр, гадәттә, хокук саклау оешмаларында эшләүчеләргә һөҗүмнәр булганда була. Тыныч халыкның үлеме өчен дә бер кем дә җавап биргәнен хәтерләмим.

Дөреслек эзләгән кешеләр нинди дә булса нәтиҗәгә ирешәме?

– 20 майда машинада янып үлгән Магометхан Магометхановның туганнары юлны ябып, аның шартлауларга бернинди катнашы була алмавы, бик тыныч һәм динне нык тоткан кеше булуын белдергән иде.

Зыян күргән кешеләрнең туганнары урамнарны да яба, тимер юлны яптылар, Махачкалада күптән түгел Киров районы полиция бүлеген кулга ала яздылар. Теге яки бу эшне тикшерергә вәгъдәләр бирелә, кешеләр тарала, әмма ахыр чиктә конкрет нәтиҗә булмый.

Дагыстанда террорга бәйле тагын нинди җинаятьләр кылына?

– Беренче урында шартлаулар һәм кешеләрнең югалуы тора. Гадәттә төнлә хәрби киемдәгеләр килә, алып китәләр, туганнары каян эзләргә белми. Соңыннан аларны полиция яки прокуратурада табалар. Кемнедер җибәрәләр, башкаларны сак астында калдыралар.

Берүк вакытта хокук саклаучыларның үзләренә дә бик күп һөҗүмнәр ясала. Өченче урында – исерткеч эчемлек кибетләрен юк итәләр, әмма моның артында террор түгел, акча таләп итүче бандитлар торырга мөмкин диләр.

Дагыстанда менә шундый тавыш-тынсыз ватандашлар сугышы бара.

Бикә ТИМЕРОВА.

Инвалид иҗатчылар ярдәмгә мохтаҗ

Татарстанның Буа районы, Күл-Черкен авылыннан Лилия Сәлахетдинова белән Әтнә районы, Күшәр авылы егете Мөнир Шакиров шигырь-язмаларын туплап китап чыгармакчы. Тик бу эшләргә аларның акчасы юк.

Лилия белән Мөнирнең әлеге уй-ниятләре социаль челтәрдә утыручыларга яхшы таныш. Мисал өчен автор-башкаручы Илназ Гариповның контакт сәхифәсендәге албитендә дә шушы мәгълүматны күрергә була. Илназ бу хакта «Азатлык» радиосына җанлы әңгәмәдә дә әйткән иде.

Лилия Сәлахетдинова белән без июнь аенда таныштырган идек. Китап чыгару ниятен ул интернеттагы шәхси төркеме аша җиткерде. Аның сүзләрен дуслары, танышлары бер-берсеннән күчереп тарата башлады.

– Дуслар, мин шигырьләр җыентыгы чыгару өстендә эш башламакчы идем, тик, кызганыч, нәшрият исәпләп чыгарган бәя бу хәлне сузар, ахрысы. Чөнки бу сумманы мин үзем генә тарта алмыйм. Шуңа күрә дусларым киңәше белән төркемгә үземнең хисап реквизитларын куярга булдым.

Болай сорарга оялам һәм уңайсызланам, ләкин, кызганыч, китапның 100 данәсе 35 мең сум дип санап чыгаргач, «Минем китап чыкмастыр, ахрысы», дигән фикер туды. Әлбәттә, бу санап чыгарган суммага бар шигырьләрем дә кереп бетмәячәк, шулай да, бәләкәй форматта булса да, үзең язган шигырьләр җыентыгын күрәсе килә. Бәлки, булышырга теләүчеләр, иганәчеләр табылыр», – ди Сәлахетдинова. Шунда ук ул булышып өлгергән һәм булышырга уйлаган кешеләргә олы рәхмәтен белдергән.

«Алланың рәхмәтләре яусын! Без бергә моны булдырып чыгачакбыз! Мин ышанам», – ди Лилия.

«ИКЕ АЯКСЫЗ КИЛЕШ ТӘ СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ АЛЫП БАРАМ»

Мөнир Шакиров иң элек үз тормышы белән таныштырды. Аның теләге – иҗатын кулланып акча туплау һәм Арча район үзәгендә фатир алу.

– Мин 1984 елның 19 апрелендә бишенче бала булып дөньяга килдем. Өч абый һәм бер апам бар. Кызганыч, бер абыем биш ел элек вафат булды. Әти миңа өч яшь вакытта вафат булган. Әни безне ялгызы кеше иткән. Аякларым белән проблемалар булгач, алты яшьлек чагымда җиде ай буе республиканың клиник хастаханәсендә (РКБ) операцияләр кичердем. Тик ярдәме тимәде, – ди Мөнир. Аннан төп борчыган мәсьәләгә күчте – авылдагы тору урыны. Чынбарлыкта ул бик начар шартларда яши икән.

– Кызганыч, бүген авылда 37 дүрт квадрат метрлы иске йортта әни белән гомер кичерәм. Әни пенсиядә, 70 яшь тулды. Өй эчендә минем кебек кеше өчен кирәк булган шартларның берсе дә юк. Хәтта су да юк. Республика җитәкчелеге белән элемтәгә кергәч, фатир тәкъдим иттеләр – Арчадан. Тик бер шарт белән, ул да булса, 200 мең сум түләргә куштылар. Аның кадәр акчаны минем кебек пенсиягә генә гомер кичерүче кешегә түләү мөмкин түгел. Кредит алыр идем, ләкин инвалид булгач, дәүләт кредит бирергә теләми. Кредит алырлык туганнарым да юк, чөнки алар үзләре дә шул кредит өстендә утыра. Әлеге сумманы җыеп тапшыра алсам, кешечә рәхәтләнеп, уңай шартлары булган йортта яшәр идем. Үз фатирым булса, ачы язмышым бераз гына булса да татлыланыр дип өметләнәм, – диде Мөнир Шакиров.

Ахыр чиктә ул шигырь-язмаларын китап итеп туплап, аны сатып, акча җыярга да уйлаган. Бүген Мөнир Арча телерадио ширкәтендә эшли. Үзе белдергәнчә, авырлыклар турында уйламаска аңа иҗат булыша.

ИҢ ЗУР ТЕЛӘГЕ – АРЧАДАГЫ ФАТИР

– Ел саен «Иделем акчарлагы» бәйгесендә катнашып, гел нинди дә булса берәр номинациядә бүләкләндем. Өйдә төрледән-төрле дипломнарның саны гына да 10-15кә җитә. Шулай ук республика күләмендәге инвалидлар арасында уздырылучы спорт ярышларында да актив катнашырга тырышам, – ди Мөнир.

Соңгы елларда җыр текстлары да яза башлаган. Әлегә ул язган шигырьләрне үзешчән башкаручылар яңгырата. «Җәйге мизгел» шигыренә автор-башкаручы Булат Җиһаншин көй язган, ул җырны «Болгар» радиосында Ләйсән Халикова башкаруында ишетеп була, ди.

«Әгәр үз фатирым булып, тынычлыкта үз дигәнемчә яши алсам, иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлаячакмын, Алла боерса!» – дип ышандырды Мөнир Шакиров.

Әлеге иҗади яшьләргә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлары:

Лилия Сәлахетдинованың хисап номерлары:
ИНН 7707083893 КПП 161443001
р/счет 30301810262006006225
в ОСБ «Банк Татарстан» №8610 СБ РФ г.Казань
БИК 049205603
к/счет 30101810600000000603
код по ОКПО 02821592
код по ОКОНХ 96130
счёт: 42307810462250076482/48
Буа районы бүлекчәсе 4672
Космовск урамы, 11нче йорт

Мөнир Шакиров өчен:
Сбербанкта ачылган хисабы: 42307810562165365023/48
Яндекс кошелек номеры: 41001605971285

Рөстәм ИСХАКЫЙ.

Хөкүмәттә татар фамилияләре күренми

«Коммерсантъ Власть» журналы Русиянең яңа хөкүмәте исемлеген бирде. Күз автомат рәвештә татар фамилияләре эзли. Иске хөкүмәттә ике татар фамилияле кеше министр кәнәфиендә утырса, яңа хөкүмәттә чыгышы белән татар булган министрлар юк. Татарстан хөкүмәтендә министр кәнәфиендә булган элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровны Татарстан җитәкчелеге «безнеке» дип саный, анысы. Ә татар фамилиялеләргә килгәндә, яңа хөкүмәтнең иң төп 206 әгъзасы арасында бер генә татар фамилиясе очрый. Ул – табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин. Тумышы белән Киров өлкәсеннән булган 1980 елгы Гыйззәтуллин былтырдан бирле министр урынбасары булып эшли.

1990 елдан, Иван Силаев хөкүмәтеннән алып исәпләгәндә, Русиянең яңа тарихында бу инде унбишенче хөкүмәт. Русия Хөкүмәтендә стартны 1992 елда Фикърәт Табеев ачып җибәргән иде. «Черномырдинның беренче хөкүмәте» атамасы белән тарихка кереп калган хөкүмәттә ул 1993 елга кадәр Федераль милек фонды рәисе вазифаларын башкарды. Фонд кына дип карамагыз – ул вакытта илдә хосусыйлаштыру кампаниясе бара иде, фонд эшчәнлеге буенча министрлык белән тиң дип әйтергә була. Аннан соңгы дүрт елда татарлар «ял итә».

Черномырдинның икенче хөкүмәтендә 1997 елдан РФ Дәүләт милке министры булып Фәрит Газизуллин эшли башлады һәм бу урында 2004 елга кадәр хезмәт итте. 1996 елда әнисе татар булган Аман Тулиевның БДБ илләре белән хезмәттәшлек министры итеп куелуын да билгеләп китәргә кирәктер.

Фәрит Газизуллин министр итеп билгеләнгәннән соң, 9 хөкүмәт алышынды, ләкин татар фамилияләре хөкүмәттән өзелмәде. 2003 елда Касьянов хөкүмәтендә эчке эшләр министры итеп Рәшит Нургалиев билгеләнде. 2007 елда Виктор Зубков Премьер-министр итеп билгеләнгәч, хөкүмәттә тагын бер «безнең» исем барлыкка килде – икътисади үсеш һәм сәүдә министры итеп Эльвира Нәбиуллина билгеләнде. Татарлар Нәбиуллинаны «татар!» дияргә ашыкса, башкортлар үзенеке икәнлеген исбатлады. Ике халыкның уртак каһарманнары шактый – язмышыбыз шундый.

Медведев хөкүмәте белән кабат 1990 елларга әйләнеп кайтабыз – хөкүмәттә министр дәрәҗәсендә татар фамилиялеләр калмады. Әйткәнемчә, министрлыклар, федераль хезмәтләр һәм агентлыкларда җитәкче урында эшләүче бердәнбер татар фамилияле кеше – министр урынбасары.

Президент хакимиятендә татар фамилияләре исә элек ят күренеш иде, бүген исә анда Президент киңәшчесе итеп билгеләнгән элекке министр Нәбиуллина бар. Билгеле, киңәшче кәнәфие белән министрныкын чагыштыру урынсыз.

Дөрес, «Нургалиев нинди татар булсын, татарча белми, фәлән» дигән кебек сүзләр әйтергә мөмкин. Сүз чыгышлары белән татар булганнар хакында бара. Татарча беләме-юкмы, Русиядә бу кешеләр татар буларак кабул ителә. Бөтен Русия буенча сибелгән татарлар урыслардан кала икенче урында, ил белән идарәдә дә татар фамилияләрен күрәсе килә. Ләкин – юк. Путин ил белән идарә иткән вакытта ике татар фамилияле кешенең министр булуын тутый кош тоткан кебек бәяләп кабул итүчеләр дә булды – менә бит, Путин татарларны ярата… «Менә бит, безне дә бәялиләр», – дип сөенү урынлы булдымы икән?

Русиядә татарлар 3,88 процент булса, хөкүмәттә татар фамилиясе 0,5 процент. Әле башкортлар белән бергә санасак, барлыгы 5 процент килеп чыга. Ирексез, «шул халыкныңмы хокукка хакы юк?» дип кабатлыйсы килә. Чагыштыру өчен – Русиядә 2 процент тәшкил иткән украиннар аз гына да кимсетелмәгән. Олы кәнәфиләрне алып торучылар гына да җитәрлек – Козак, Герций, Новак, Онищенко. Министр урынбасарларын саный китсәң, тагын унлап Сторчак-Оноприенколарны табарга була. Әле нинди әһәмиятле урыннарда диген! Русия хөкүмәтендә ул кадәр сандагы татарларны күз алдына да китереп булмый.

Путинның түрәләрнең милләтләренә кагылышлы сорауга җавап итеп: «Без кешеләрнең милләтенә карап түгел, эш сыйфатларына карап алабыз», – дигәне бар. Моннан чыгып, федераль җитәкчелек өчен үзебезнең шактый булдыксыз халык булуыбызны танырга гына кала. Билгеле, сәбәп монда түгел. Сәбәп – сәясәттә. 206 түрә арасыннан бер генә кешенең татар булуын бернинди очраклылык белән дә, халыкның булдыксызлыгы белән дә аңлатып булмый. Русиядә ничә елга бер тапкыр ике татар кешесенең министр булуына да шактый сыкранды һәм зарланды шовинистлар. Нургалиевне тәнкыйтьләгәндә, утлы кисәүләр татар өстенә дә очты.

Бүген Мәскәү Русия украиннарын урыстан аерып карамый һәм аларны икенче сортлы итеп күрми. Бәлки, киресенчә, кайбер очракларда Русия хөкүмәтенә украиннарны махсус куярга тырышалар кебек тә тоела. Әйтик, Украина белән газ сөйләшүләре барганда Христенконың украин фамилияле булуын илбашы махсус атап әйтте: янәсе, сезнең белән үзегезнең кеше сөйләшүләр алып барачак.

Русиядә украиннарның икенче урындагы халык булуы Мәскәү өчен һәр яктан әйбәт. Урыслашкан украиннар тел ягыннан да, дин ягыннан да нидер дауламый. Шуңа күрә дә бүгенге шартларда Русия хөкүмәтендә дәрәҗәле урыннарда татар фамилияләрен күреп булмый. Бүгенге шартларда Татарстан хөкүмәтендә дәрәҗәле урыннарда чуаш-мариларны күз алдына да китереп булмаган кебек.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

Милли активистларга штраф салдылар

Җомга көнне, Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә, урам җыеннарын рөхсәтсез уздыруда гаепләнгән дүрт кешенең өчесенең эше каралды. 2 августта «Болгар» кунакханәсендә планлаштырылган матбугат очрашуы урамда уздырылу сәбәпле, анда катнашучыларның кайберләре мәхкәмәгә чакыру алган иде.

Русиядә урам җыеннары канунсыз оештырылган дип табылган очракта җәза куллану, шул исәптән акча түләтү дә шактый кырысланды.

Утырышта Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов һәм Рөстәм Сафин эшләре каралды. Наил Нәбиуллин үз эшен кичектерүне сораган.

Судка кадәр Вахитов районы мәхкәмәсе каршында Татар иҗтимагый үзәге пикеты башланды. Кулларына «Бәйрәмова, Кашапов, Нәбиуллин, Сафинга кагылмагыз», «2012-1937» дигән шигарьләр тоткан 15ләп кеше булгандыр.

Рафис Кашапов белән Айдар Хәлим дә килде, ул аның яклаучысы. Бәйрәмованың яклаучысы юк иде. Яклаучы бу чараның митинг түгел, ә нәкъ менә матбугат очрашуы булуын аңлатырга тырышты, видеоязмага кадәр күрсәтелде.

Айдар Хәлим: «Бу мәхкәмә – Путинның яңа кануны чыкканнан соң беренче тәҗрибә. Хөкемдар – киеренке, прокурор үзен дорфа тота. Кешеләрне куркытыр өчен хөкем чыгарырлар дип уйлыйм», – диде, тәнәфескә чыккач.

Сафин гаепле дип табылды һәм аңа 20 мең сум штраф салынды. Бәйрәмованың хәле кисәк кенә начараеп китте. «Уразадамын», – диде ул. Шуңа күрә аның эшен карау 29 августка күчерелде. Кашапов исә тәрҗемәче сорады. Ул булмагач, аның эше дә кичектерелде.

Наил Нәбиуллин үзе килмәсә дә, аның язмышын прокурор белән хөкемдар үзе хәл иткән: аңа да Рөстәм Сафинга кебек 20 мең штраф салынган. Наил Нәбиуллин үзе моны белми калган, интернеттан укыган. «Азатлык» радиосына ул бу карар белән килешмәгәнен, аппиляциягә бирәчәген әйтте.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.

Комментарии