Хан сөякләренең кайчан һәм ничек җирләнәсе әлегәчә хәл ителмәгән

Хан сөякләренең кайчан һәм ничек җирләнәсе әлегәчә хәл ителмәгән

Казан Кирмәне дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы башлыгы Зилә Вәлиева, мөфти Камил Сәмигуллин һәм Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов хан сөякләрен җирләү турында фикер алышты. Җирләнә калса, бөтен республика күләмендә зур чара итепме, әллә муллаларны җыеп, шыпырт кына үткәреләчәкме – монысы әлегә билгеле түгел.

Казан Кирмәне дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы сайтының археологиягә багышланган битендә: «1977нче елда 120 кв.м мәйданда казу эшләре көтелмәгән нәтиҗәләр бирә… Монда археолог Альфред Халиков Казан ханлыгы чорына, Алтын Урда эпохасына һәм монголларга кадәр булган вакытларга караган начар сакланган таш корылмалар таба… Элек төзелгән корылмалар Казан ханлыгы чорында җимерелгән һәм алар урынына төрбәләр (мавзолей) салынган булган. Бу төрбәләрне тикшергән вакытта нык зыян килгән биш мөселман кабере ачыла, анда дүрт өлкән кешенең һәм бер баланың сөякләре табыла. Антропология һәм тарихи-археология тикшеренүләргә нигезләнеп археолог Фаяз Хуҗин ике кешенең сөякләрен: Мәхмүт ханныкы (XV гасыр, 60нчы еллар) һәм Мөхәммәдәминнеке (1518 ел) буларак ачыклый», – диелә. Шул гомердән бирле хан сөякләре җирләнмәгән килеш ята.

Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков, тагын берәүнең сөякләре хатын-кызныкы, әмма кемнеке икәне ачыкланмаган, ди. Алар тартмаларга салынган, баш сөякләре аерым урнаштырылган.

«Бу сөякләр махсус казып алынмаган. Су керткәндә очраклы табылган. Калган сөякләр алынмаган бит. Тагын берничә күмелгән кабер урыны калды. Алар хәзер гөмбәз пыяла астында ята. Су керткәндә зыян килмәсен өчен археология ысуллары белән өйрәнелеп алынган сөякләр бездә. Ул су хәзер юк инде, аны 70нче елларда үткәргән булганнар», – ди Ситдыйков. Аннан кала башка сөякләр дә табылган, әмма алар мөселманнарныкы түгел, ә урыс зираты урынында тәреләр белән күмелгән булган.

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов ун ел чамасы элек, хан сөякләрен җирләү кирәклеген белдереп, Татарстанның ул чактагы Президенты Миңтимер Шәймиевкә хат юллый, әмма бу эш урыныннан кузгалмый. «Бүген исә күмү мәсьәләсе, муллалар кайсы якта торырга тиеш, бүтәннәр нәрсә әйтергә тиеш, дигәнгә төртелеп кала», – ди Хәкимов.

Рафаил Хәкимов хан сөякләре уразадан соң Гает бәйрәмендә, йә булмаса Татарстан көнендә – 30нчы августта җирләнсә, әйбәт булыр иде дигән фикердә. Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов җирләүгә әзерлек эшләре өчен комиссия төзү кирәклеген әйтә. Әлегә кадәр Археология институты саклагычларында яткан хан сөякләрен җиргә иңдерү чарасының ничек уздырылачагы тәгаенләнмәгән.

Җитәкчеләр күмү кирәклеген беләме, дигән сорауга Айрат хәзрәт, президент Миңнехановны күз алдында тотып: «Алар рөхсәтеннән башка ничек инде, ул бит безнең ил башлыгы!», – дип җавап бирде.

Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов җирләүне Диния нәзарәте үз өстенә алырга тиеш, ифтарлар үткәреп кенә эш бетми әле ул, дип белдерә. «Каршы килүчеләр булыр. Алар бит безнең ханнар. Русия күләмендә алсак, ул «царь», «император» дигән сүз. Аларны җирләмичә генә калдырып булмый. Хан сөякләре җирдә ятарга тиеш», – ди Хәкимов.

Җирләүгә килгәндә, Хәкимов сүзләренчә, «Казан ханнары төрбәсе» дип аталган һәм пыяла белән гөмбәзләнгән урынга, ЮНЕСКО таләпләре нигезендә, кагылырга ярамый. Хан сөякләре аның янәшәсендәге махсус эшләнгән төрбәгә куелачак. Хәкимов сөякләрне махсус табутларга салып җирләүне күзаллый, җирләү концепциясе нәкъ шулай әзерләнде, ди. «Азатлык»ның, шәригать кануннарын бозу булмасмы, дигән соравына Хәкимов: «Татар-мөселманныкына каршы килми, ә гарәпнеке безгә кызык түгел. Кырымда Бакчасарайда хан сөякләре нәкъ шулай табутта ята», – дип җавап бирде.

Наил АЛАН

Илсур Метшин: «Әби-патшага һәйкәлне кая куюны шәһәрдә яшәүчеләр белән киңәшик»

Һәр атнаның дүшәмбесендә үтә торган җыелышларның соңгысында Казан мэры Илсур Метшин Әби-патшага һәйкәлне кую өчен «әйдәгез, шәһәрдә яшәүчеләр белән киңәшик, кайда кую яхшырак булыр икән», дип белдерде. Мэр сүзләренчә, Кабан күле яр буйларын үзгәртү концепциясе киңлекләре зур, Бишбалта (Адмиралтийство) бистәсе дә бар.

Метшин киңәшмә вакытында Әби-патшага һәйкәл бәйгесенә йомгак ясарга боерды. Шул ук вакытта ул оештыручыларга киләчәктә һәйкәл кую эшенә керешкәндә, аның кайда фаразланганын төгәлрәк күрсәтү кирәклеген дә ассызыклады. «Һәйкәл кую идеясе зур шау-шу тудырды, без төрле фикерләр ишеттек, алар арасында Кабан буена куюга кискен каршы килүчеләр дә бар. Һәйкәлне Иске татар бистәсенә кую турында беркайчан да сүз булмады. Без мөфтиятнең дә, башка иҗтимагый оешмаларның да һәм һәйкәл куюга битараф булмаганнарның да фикерләрен ишеттек», – ди Метшин.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы 5нче майда «Әби-патша самодержавие һәм изү, крепостнойлык хокукының чәчәк атуының чагылышы булып тора» дип белдереп, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп нәтиҗәләр ясаганга кадәр, бәйгене туктатып торырга чакырып, хат язган иде. Бәйге башлангач, җәмәгатьчелектә генә түгел, ә галимнәр арасында да Татарстанда патшаларга һәйкәл кую белән мавыкмаска чакыручылар булды.

Татарстандагы оппозиция фиркаләре сайлауга исемлек әзерли

Узган атнада Русия Президенты Владимир Путин Думага депутатлар сайлау көнен 18нче сентябрьгә билгеләү карарын имзалады. Шуның белән сайлау алды кампаниясе рәсми төстә башланып китте. Оппозиция фиркаләре инде күптәннән әзерлек эше алып бара, исемлекләр төзелгән, хәзер Мәскәүдә буласы корылтайларда намзәтләрнең раслануын көтәләр.

«Бердәм Русия» фиркасе праймеризы вакытында көн-төн сөйләп, язып, күрсәтеп торган рәсми мәгълүмат чараларыннан хакимият фиркасе намзәтләре шактый танылу алды. Ә аларның көндәшләре булырга тиешле системалы һәм системадан тыш оппозиция вәкилләренең кем булуы күпләргә билгеле түгел. Баксаң, алар да шактый кызу төстә әзерлек эшләре алып бара, намзәтләр исемлекләрен төзи.

Сәясәтче Михаил Касьянов җитәкчелегендәге ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлегендә фирка исемлегенә өч йә дүрт кеше керәчәк. Беренче урында – җирле бүлек җитәкчесе, эшмәкәр Марсель Шәмсетдинов, икенче һәм өченче урында Ходорковский исеме белән бәйле «Ачык Русия» проекты намзәтләре – Илья Новиков белән Рузил Мингалимов.

ПАРНАСның Татарстандагы җитәкчесе Марсель Шәмсетдин әйткәнчә, дүртенчесе татар милли хәрәкәтенең ветеран-активисты Фәрит Зәкиев булырга мөмкин. «Бу безнең милли компонент булачак», – диде ул. Шул ук кешеләр Думадагы урыннар өчен бер мандатлы бүлгеләрдә дә көрәшеп карамакчы.

Әмма Фәрит Зәкиевнең «Платон» системасына каршы чыккан машина йөртүчеләр хәрәкәте әгъзасы Андрей Лукин белән каршылыкка керүе мөмкин. Чөнки, Шәмсетдинов әйткәнчә, алар икесе дә Түбән Кама сайлау бүлгесенә өмет итә. Лукин ПАРНАС вәкиле булмаса да, «Ачык Русия» проекты теләктәшлек күрсәткән Татарстандагы өч бәйсез намзәтнең берсе булып тора.

Мәскәүдәге оппозиция фиркаләре үзара бик үк килешеп эшләмәсә дә, Татарстандагы ПАРНАС һәм «Яблоко» фиркасе чараларын да бергә үткәрә, намзәтләр күрсәткәндә дә сайлау бүлгеләрен үзара бүлешә икән.

«Яблоко» фиркасенең Татарстандагы җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин әйткәнчә, әлегә алар фирка корылтаена өч кешелек исемлек төзегән. Беренче урында – «Яблоко» фиркасенең Татарстандагы җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин, икенче урында – «Гадел сайлаулар өчен» коалиция вәкиле Игорь Веселов, өченче урында – эшмәкәр һәм бәйсез гәзит нәшире Марат Корбанов.

Коммунистлар фирка исемлегенә тугыз, бер мандатлы бүлгеләргә алты кешелек исемлекләр төзесә дә, исемнәрен һәм урыннарын корылтай булганчы ачыкларга теләмәде.

«Гадел Русия» фиркасе дә намзәтләрен барлаган. Фирканең җирле җитәкчесе Рушания Билгилдиева сүзләренчә, Татарстандагы «Гадел Русия» исемлегендә якынча биш кеше була, алты сайлау бүлгесенең һәрбесендә хәтта берничә намзәт катнашырга атлыгып тора. Әлегә кандидатлар арасында Рушания Билгилдиева, депутат Дамир Вилданов, Алабугадагы «Гадел Русия» бүлекчәсе җитәкчесе Зәкәрия Минһаҗев барлыгы инде хәзердән үк билгеле.

Рушания Билгилдиева сүзләренчә, «Бердәм Русия» праймеризыннан төшеп калган Эдуард Шәрәфиевка да яңадан «Гадел Русия»гә кайту өчен бөтен юллар ачык.

Коммунистлар корылтае – 25нче июнь, «Гадел Русия» фиркасенең корылтае 27нче июньгә билгеләнгән. «Яблоко» һәм ПАРНАС корылтайлары шулай ук июнь ахыры-июль башында көтелә. Аларда бу фиркаләрдән Дума сайлауларына барачак намзәтләр исемлеге рәсми рәвештә расланачак.

Бикә ТИМЕРОВА

Русия җиңел атлетикачылары Олимпиададан читләштерелде

Халыкара Олимпия комитеты допингка катнашы булган Русия спортчылары һәм түрәләрен барлык ярышлардан, шул исәптән Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада катнаштырудан читләштерү турында Җиңел атлетика федерацияләренең халыкара берләшмәсе шурасы карарын хуплады. Бу хакта Олимпия комитеты президенты Томас Бах белдерде.

Бах кайбер Русия спортчыларының 2016нчы елгы Олимпиадада Русия байрагы астында катнаша алу мәсьәләсен ачык калдырды. Ул, җиңел атлетикачаларның һәрберсе аерым-аерым катнаша алсын өчен, Халыкара җиңел атлетика федерациясе берләшмәсеннән махсус рөхсәт кирәк булачагын, әйтте.

2016 елда Рио-де-Жанейро шәһәрендә узачак Олимпиадада катнашудан читләштерү бары тик Русия җиңел атлетикачаларына гына кагыла. Башка 27 федерация турында сүз бармый. Бу хакта Лозаннада Бах әйтте.

Разил Вәлиев: «Теләчедә мәктәпләр канун бозып үзгәртелергә тиеш түгел»

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында республиканың мәгариф концепциясенә багышланган утырыш үтте. Әлеге утырыш вакытында комитет рәисе Разил Вәлиев Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтовка, Теләчедәге соңгы вазгыятьне күз алдында тотып, канун бозып татар мәктәпләренең үзгәртелергә тиеш түгеллеген искәртте.

Вәлиев сүзләренчә, Теләче районы Алан авылы халкы урта мәктәпне тугыз еллыкка калдыруга каршылык белдереп һәм республика җитәкчелегеннән ярдәм сорап язган хатын Дәүләт шурасына да җибәргән. Бу хат Разил әфәнде җитәкләгән комитетка төшкән. «Мин хатны мәгариф министрлыгына юлладым. Әлегә министрлыктан җавап килмәде. Якын арада министр Энгель Фәттахов мәктәпләре үзгәреш көтелгән район башлыклары белән очрашачак», ди Вәлиев.

Аның сүзләренчә, әгәр укучылар саны сиксәннән ким түгел икән, бу мәктәпләр сакланырга тиеш. «Алан мәктәбендә 82 укучы бар», ди Вәлиев.

Теләче районы башкарма комитеты карары белән Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрен тугыз еллыкка калдырырга һәм Лесной, Шармаш тугыз еллык мәктәпләрен башлангыч итеп, укучыларны йөртеп укытырга җыенулары билгеле булды. Алан халкы «бу хәл безнең белән килештерелмәде, Русиянең мәгариф кануны нигезендә мәктәпләрдә үзгәрешләр була икән, бу, беренче чиратта, анда яшәүчеләр белән килештерелергә, аларның фикерләре дә исәпкә алынырга тиеш», дип имзалар җыеп республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.

Прокуратура «тәти малай» Ибраһимовны тикшерәчәк

«Эфир» каналының элекке алып баручысы, Чаллыдагы IT-парк белән идарә итәргә өлгергән, хәзер Татарстанның инновация яшь әйдаманнары берлеге җитәкчесе Рамил Ибраһимов соңгы атнада иң күп чәйнәлә торган кешеләрнең берсенә әверелде.

Татарстанның танылган медиа кешесе республиканың яман атын тарата. Озак еллар дәвамында «Перехват» тапшыруында эшләгән, төрле мәдәни чараларда алып баручы булган Рамил Ибраһимовның интернетка бер язма элүе булды – ул яшен тизлегендә бөтен интернетта «популярлык казанды». АКШның Орландо штатында бер адәм гей клубка һөҗүм иткәч, Ибраһимов «Фейсбук» «Вконтакте», Инстаграм битендә, сүгенү сүзләре кушып: «Ниндидер әфган малае гей клубта 50 кешене атып үтергән, тагын 53е больницада ята, кызганыч, алар һаман үлмәгән. Алар үлеп бетәр, дип өметләнәбез. Татарстанның инновация яшь әйдаманнары берлеге бу ҮТЕМЛЕ чараны хуплый», – дип язып чыкты. Шуны да әйтергә кирәк: Рамил Ибраһимов үзен Иосиф Сталинның фанаты дип атый.

Татарстан кешесенең фикерләренә хәтта Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков та аңлатма бирде. «Ибраһимовның кем икәнен белмим, әмма мондый язмалар мөмкин түгел», – дип белдерде ул. Песков бу фаҗигадән соң Русия Президенты Владимир Путинның АКШ Президенты Барак Обама белән сөйләшеп, барлык американнарның кайгысын уртаклашуын искә төшерде. Популярлыкның аръягына чыкты Ибраһимов. Узган елда Татарстанның Апаста өч түшкә казны бульдозер белән таптатуыннан ким булмады бу.

Социолог Искәндәр Ясәвиев яшь буын арасында ксенофобия, гомофобия карашлы булучылар арта дип саный. Бу Русия хөкүмәтенең соңгы еллардагы «урапатриотизм» идеологиясенә бәйле дип әйтә ул. Аны да Рамил Ибраһимовның язмасы тетрәндергән.

«Ибраһимовның язмасына карата туган беренче хис ул – ачу. Кешеләрне атып үтерүне аклавы ярылып ята. Нәфрәт теле белән язылган текст. Аннары кешене мондый язма урнаштырырга нәрсә этәрде икән, дип уйландым. Ибраһимов – журналист, югары белеме дә бардыр, бүгенге заман кешесе, төрле проектлар башкара. Ул шулай ачыктан-ачык нәфрәтләнеп яза икән, димәк, аның тирәсендәгеләр дә шундый. Алар бер нәфрәт телендә сөйләшә. Димәк, сүгенеп, үзгә кешеләргә карата нәфрәт чәчү – алар өчен гадәти күренеш.

Рамил Ибраһимовның да, башкаларның да Сталин фанатлары булуы – Русиядәге чамадан тыш патриотизм уеннарын уйнау нәтиҗәсе. Ул уенны безгә хакимият тага. Җиңү көненә аерым зур игътибар бирелә, Сталин каһарман итеп күрсәтелә. Ә яшь буын аның чоры коточкыч репрессияләр, миллионлаган кешенең үлеме белән бәйле булганын белми. Тарих дәресләрендә күмәкләштерү сәясәтенең, җиңүнең дә нинди бәягә төшкәнен сөйләмиләр, корбаннар турында аңлатмыйлар. Яшьләр аны бары тик каһарман дип бәяли, шуңа да ул популяр.

Рамил Ибраһимовның канга тартылуы, башкаларга нәфрәтләнүе, үтерешне хуплавы «Перехват» тапшыруында озак эшләве белән дә бәйледер, көн саен үлем, җинаять турында сөйләү, карау кешегә уңай тәэсир итми», – дип сөйләде «Азатлык»ка галим.

Казанда яшәүче ЛГБТ (җенси азчылык вәкилләре) активисты Дмитрий Исаков «Азатлык»ка: «Илдә гомофобия сәясәте хөкем сөрә. Гомәр Мәтиннең кешеләрне үтерүе – террор акты. Рамил Ибраһимов террорчы гамәлен аклый икән, җәзасын алырга тиеш. Аның бу сүзләре – экстремизм чагылышы», – дип белдерде.

Интернет форумнарында Рамил Ибраһимов хакында: «Егет бик кыю икән, бу сүзләрен прокуратура, тикшерү комитетында да аңлатасы бар», – дигән язулар пәйда булды. Әллә басым астында, әллә «ачыктан-ачык террорчылыкны хуплаучыны Русия прокуратурасы яки Тикшерү комитеты экстремизмга тикшерергә тиеш» дигән сүзләр шүрләттеме – билгесез, әмма фаҗигага куанып һәм калган корбаннар үлми калуына үкенеч белдереп, алары да тиздән үләрләр, дип өметләнгән Ибраһимовның язмасыннан җилләр очты.

Интернетта Ибраһимов Әлмәт шәһәре хакимиятендә эшли дигән фикер дә таралды, моңа җавап итеп Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин твиттерында: «Ибраһимов минем команда да, Әлмәт хакимият структураларында да эшләми. Кызганычка, фаҗигаләр белән үзенә пиар ясаучы кешеләр бар. Мондый алымнар кабул итәрлек түгел», – дип язып чыкты.

Рамил Ибраһимов «Казанский репортер» сайты хәбәрчесенә, артык хисле язганмын, арттырып җибәрдем, дип әйткән. Әмма барыбер үкенү хисе юк, киресенчә, Рамазан аен да, Аллаһны да, исламны да кушып аңлатма биргән. «Үтерү ул – шул ук коточкыч гөнаһ. Гомосексуализм кебек. Әйе, берәүнең дә икенче кеше гомерен өзәргә хакы юк. Тәүбә итәм, гөнаһлымын, язганда арттырып җибәрдем. Аллага шөкер, дөньяда яшәүчеләрнең күпчелеге традицион кыйммәтләргә өстенлек бирә, алар ЛГБТга каршы нәфрәтле. Орландоның гей-клубында атыш оештырган егет тә, күрәсең, клубтагы хәшәрәтлеккә түзә алмаган да ычкынган. Өстәвенә изге Рамазан ае бит әле. Халык ураза тота. Ә анда әллә ниләр эшлиләр. Мин бернинди дә террор төркемнәрен хупламадым һәм аларга теләктәшлек белдерергә җыенмыйм. Минем бабай Бөек Ватан сугышын узган кеше. Бабай безнең көннәргә кадәр исән калган булса, яшьләрнең азгын булуына шаккатыр, гейларны ботарлап ташлар иде… Йөрәк авырта! Яшьләрнең ничек киенүенә, ничек сөйләшәүенә карагыз. Чит илдән безгә ялган кыйммәтләр тагалар, гомосексуализм – гадәти күренеш, толерант булырга кирәк, дип баш миләрен чайкыйлар. Тиздән бер җенес никахын да рөхсәт итсәләр, ни булыр? Кешеләр, күзләрегезне ачыгыз! Бу сезнең өйләрегезгә дә килүен телисезме?» – дип сөйләгән.

Билгеле блогер Рөстәм Адагамов «Фейсбук» битендә Орландо кешеләрне атып үтерү фаҗигасен хуплаучы Рамил Ибраһимовка карата Татарстан Президентына шикаять язарга чакырды. Шушы көннәрдә исә Рамил Ибраһимовка карата җинаять эше ачылганлыгы билгеле булды. Ул террорчылыкка чакыруда гаепләнә. Прокуратура белдерүендә: «Тикшерү барышында аның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк һәм, канун бозу ачыкланса, барлык чаралар күреләчәк», – диелә.

Римма ӘБДРӘШИТОВА,

Наиф АКМАЛ

Комментарии