- 21.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №25 (22 июнь)
- Рубрика: Архив
Татарстан федераль үзәктән чираттагы тапкыр 5,8 млрд сум кредит сорый. Бюджетта үсә баручы дефицитны башкача томалап булмый. Акча иң мөһим тармак – даруларга, авыл хуҗалыгына, юл, перенаталь үзәк төзелешенә бик кирәк.
2016нчы елдагы салым җыю сәясәтенә федераль үзәк үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә, Татарстан нәкъ менә шул 6 млрд сумны алып җиткерми дә.
Моннан тыш күптән түгел Мәскәүдә Татарстан Президенты тарафыннан мондый саннар да игълан ителде: Татарстан Федераль үзәк тарафыннан кертелгән салым ташламалары аркасында ел саен 9,6 млрд сум югалта һәм федераль бюджет-ара багланышларны исәпкә алганнан соң, республикага керемнәрнең 27 –33 проценты гына кала.
Алда федераль парламент сайлаулары көтә. Әмма Дәүләт Думасында Татарстаннан утыручы депутатлар, имештер беръяклы ташлама аркасында тупланган «нефтьтән кергән артык акча»ны федераль бюджетка алу буенча ризасызлык белдерми. Төбәкләрне зурайту кирәклеге турында икенче җырны коллегалары күтәреп алганда да Татарстан депутатлары дәшми. Борын төбеннән дистәләгән тапкыр зуррак суммалар киткән вакытта, алар ярты млрд сум федераль акчаны республикага җәлеп иттек, дип мактана белә.
Бу үсә баручы инфляция, салымнарның җыелу күләме кинәт кимү фонында ( 2016нчы елның 1нче кварталында гына да ул 37 процентка кимегән), предприятиеләрнең тулаем керемнәре 40 процентка, ә экспорт 37,4 процентка кимегән вакытта бит. Мөгаен, бу шартларны исәпкә алып һәм юмартланып, федераль үзәк Татарстанга шул Татарстанның үз акчаларын да бурычка биреп торыр.
Тулырак язма aurupatatarstan.org сәхифәсендә

Комментарии