- 21.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №24 (18 июнь)
- Рубрика: Архив
Дөньяда бик авырдан аңлашыла торган, ләкин барыбызга да белү мәслихәт булган бер тел бар. Ул – балалар теле. Баланың теге яки бу очракта елавы нәрсәне аңлата? Бу гамәле белән сабый нәрсә әйтергә тели? Баланы ничек тәрбияләргә: перәннек беләнме, әллә каеш кулланыпмы? Бу «тел»не кайбер кешеләр гомер буе өйрәнә. Бүген тәрбия чаралары турында бихисап китаплар языла, фильмнар төшерелә, танылган галимнәр ата-аналар өчен махсус тренинглар оештыра. Шулай да сабыйларны аңлау, алар белән бер телдә сөйләшү өчен бөтен китапларны укып, барлык тренингларга йөреп чыгу гына да җитми, алар һәрвакыт яңа яктан ачыла тора. Бу өлкәдә 25 еллык тәҗрибәсе булган психотерапевт, доцент, психология фәннәре кандидаты Рамил ГАРИФУЛЛИН белән дә балалар дөньясы пәрдәсенең бер читен күтәреп карадык.
– Рамил әфәнде, бала белән аралашканда нәрсәне истә тотарга кирәк?
– Без өлкән яшьтәге кешеләргә алар акыллы булган һәм күпне күргән өчен генә киңәш сорап мөрәҗәгать итмибез. Өлкәннәр балалар кебек үк бит, шуңа күрә алар, нәкъ сабыйлар кебек, хакыйкатьне һич ялгансыз әйтеп бирә. Бала безне өйрәткәндә, аның сүзләренә колак салырга кирәк.
– Баланың шатлануы нәрсәгә бәйле?
– Нәниләр сәбәпсезгә дә сөенә. Һәр яңа нәрсә алар өчен шатлык энергиясе бүлеп чыгара. Сабыйга тышкы дөнья күбрәк тәэсир ясый, чөнки әле ул тормыш тәҗрибәсе дигән әйберне белми. Үсә барган саен, кеше тышкы дөньяны эчке дөнья аша кабул итә башлый. Шулай итеп, акрынлап куаныч китерә торган сәбәпләр дә кими.
– Бала тәрбияләгәндә иң мөһиме нәрсә?
– Ул яки кызыңа яхшы тәрбия бирим дисәң, «эчке бала» белән сөйләшә белергә кирәк. Һәр кешенең эчендә сабый утыра. Менә шул «сабый» белән килешеп, аны яшерә алсаң, тәрбия эше җиңеләя. Ата-ананың бар проблемасы да шул «эчке бала» аркасында килеп чыга инде.
– Олылар белән балалар арасында нинди аерма бар?
– Сабый азда да күпне күрә, ә олылар – киресенчә. Үскәч, без бала чактагы хыялларны тормышка ашырабыз, тик алар безне шатландырмый. Кечкенә вакытта, алда киләчәк, дип куанабыз. Ә олыгайгач, әлеге киләчәк бүгенгегә әйләнә, димәк, балаларча шатлану да бетә.
– Бала өчен торакның мәйданы мөһимме?
– Зиннәтле сарайда яшиме, әллә тузып беткән кечкенә генә бүлмәдәме – бала бер үк төрле шатлана. Иң мөһиме йортның зурлыгы түгел, ә янәшәдә яраткан кешеләр булуы бит.
– Сабыйны яхшырак аңлау өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
– Моның өчен кайвакыт бала каршына тезләнеп, дөньяга аның белән бер биеклектән карау да җитә. Гаҗәп хәл: шулай тезләнеп тору да олыларда балаларча иҗади кабул итүне ачарга һәм олыгаю дип аталган «авыру»дан дәваларга мөмкин.
– Ә баланы ничек өйрәтергә?
– Алар безне өйрәтүдән, безгә белем бирүдән туктамаслык итеп.
– Олы кеше белән бала арасында чик кайда?
– Без, олылар, сабыйлар янында гына зурлар була алабыз. Калган очракта олылар булып уйный торган балалар без. Балалар ата-аналарны өйрәтә – монысы факт. Алар безгә позитив психология (хакыйкать, гадилек, пакьлек) буенча белем бирә.
– Бала ата-ана өчен һичшиксез бәхет дигән сүзме?
– Һәр очракта да алай түгел шул. Берәүләр өчен бала чиста сулы чишмә булса, икенчеләр өчен – кул богавы.
– Кайбер балалар үсеш ягыннан зәгыйфьрәк була…
– Кайбер ата-аналар балаларының олыгаюын теләми һәм алар теләкләренә ирешә дә: сабый җитлекмәгән булып үсә.
– Ни өчен кайбер ата-аналар балаларына дөрес тәрбия бирә алмый?
– Ата-ана, үзе дә сизмәстән, проблемасын баласына чыгара. Чамасыннан тыш кайгырту шулай ук яхшыга илтми. Үсә төшкәч, бала бу артык кайгыртудан котылырга тели, моны яхшылык дип түгел, ә бәйләнү дип кабул итә. Артык кайгыртучанлык күрсәтү – әлеге дә баягы эчтәге «бала»ның көйсезләнүе инде ул. Ата-ана баласын үзенә бәйләп куя, нәтиҗәдә, бала үзлегеннән бернәрсә дә эшли алмый торган булып үсә. Ата-ана, үзе дә сизмәстән, үзе курыкканны яки яратмаганны баласына да күчерә. Мәсәлән, ата-ананың дошманы балаларына да дошман булырга тиеш. Бу гамәлләр шизофрениягә кадәр китереп җиткерә ала. Ә ул исә үз-үзеңә кул салу, шуның йогынтысында баланың да гомерен өзүгә китерергә мөмкин.
– Ә начар балалар ничек барлыкка килә?
– Мәхәббәт геннары параличланган кешеләрдән начар балалар туа.
– Бер генә бала белән чикләнүче парлар күп…
– Чамасыннан тыш күпертелгән тугрылык ата-ананы бер бала белән генә чикләнергә мәҗбүр итә. Ә кайбер гаиләләр, яраткан бала «эзләп», бер-бер артлы өч-дүрт яисә аннан да күбрәк балага тормыш бирә.
– Ата-ананың сабыен назлавы дөресме соң?
– Назны чамасын белеп кенә күрсәтү мәслихәт. Менә баланың әти-әнисенә назлануына комачауларга кирәкми.
– Балаларның әти-әнидән читләшүен нәрсә белән аңлатыр идегез?
– Үсә барган саен, кеше үткәненә (анага) түгел, киләчәгенә (булачак баласына) тартыла. Сез әйткән читләшүнең сәбәбен менә шунда күрәм.
– Вакытыннан алда олыгайган балаларны да күп күргәнсездер…
– Бервакыт мин биш яшьлек кызны кабул иттем. «Минем әнием син түгел, ә рух», – ди бу әнисенә. Мондый балалар гаҗәпләндерә дә, аптырата да.
– Кызыгыз Энҗе дә кечкенә вакытында гаҗәпләндергәндер?
– Әлбәттә. Бер яшь булганда, кызым бауны тарта һәм аның тарткан баштан түгел, ә икенче баштан селкенүенә аптырый иде. Менә шундый безгә гадәти булып тоелган нәрсәләргә дә аптырый белүләре гаҗәпләндерә дә инде.
– Бала алып кайтырга теләмәгән ата-аналар бар. Аларның бу гамәлен нәрсә дип аңлатырга була?
– Бала теләмәгән кеше бернәрсә дә теләми – күпчелек очракта башка аңлатма табып та булмый.
– Балаларга нәрсә теләр идегез?
– Иҗат телим. Калганы тора-бара була аның. Сабыйлар олыларны бозык бала итеп кабул итсә, алар иҗади шәхес буларак яхшырак үсеш алыр иде.
Әңгәмәдәш – Сөмбел СӘЙФИ.

Комментарии