Кесә карагын – кармакка…

Бу хәл 1950нче елларда Казанда була. Ул чагында Үзәк колхоз базарында тактадан ясалган ике генә сату урыны бар иде. Берсендә – итләр, икенчесендә – җиләк-җимеш. Яшелчә һәм сөт ризыклары сатыла. Бар нәрсәне дә чират торып алган чак, гәрчә, Казанда хәзерге кебек күп халык яшәмәсә дә. Базарга сату-алу итәр өчен, ничә көнгә, нинди максат белән шәһәргә баруың турында авыл Советыннан белешмә кирәк иде, шунсыз паспорт алып булмый. Базарга бармыйча да булмый, чөнки салымын, заемын түләргә мал суеп сатып, каян да булса акча юнәтергә кирәк.

Шул елларда кесә караклары да бик актив эш алып бара. Минем әтинең олы апасы Миңлегаян апа да еш кына Үзәк базарга йөри. Ике мәртәбә кесә каракларыннан акчасын урлатып кайта. Янында ниндиерәк бәндә чуалуын да бераз чамалый һәм аны эләктерү өчен бер чара уйлап таба. Акча янчыгын кабартып, акча урынына кәгазьләр сала да, 10-15 данә кармак беркетеп, кул кергәндә җиңел генә эләктерә торган итеп кесәсенә сала. Ә акчасын күкрәгенә тыгып куя. Товар алырга чират җиткәндә апа сизә: бер егетнең кулы апаның кесәсенә кереп китә. Апа бер килограмм ит ала да, китәргә кузгала. Карак та аңа ияреп бара. Апа борыла да: «Нәрсә, улым, миңа ияреп барасың, мине озатасыңмы әллә?» – ди. Егет тә аптырап калмый: «Акча алырга дип кулымны кесәгә тыккан идем, сезнең кесәгә кергәнмен, хәзер ала алмыйм», – ди. «Әйдә әле, кулыңны ала торган җиргә алып барам мин сине», – дип, апа каракны милиция янына алып китә. Милиция хезмәткәрләре апаның тапкырлыгына шакката! Апага рәхмәт йөзеннән хәтта 100 сум акча да бирәләр.

Сөләйман ШАКИРОВ,

Казан шәһәре.

Комментарии