АЛТЫНГА ПЫЧРАК ЯБЫШМЫЙ

АЛТЫНГА ПЫЧРАК ЯБЫШМЫЙ

Үзенең кырык елга якын гомерен авыл хуҗалыгындагы хезмәткә багышлаган, аның егерме елдан артыгын бер хуҗалыкта җитәкчелек иткән шәхесләр, минемчә, Татарстанда гына түгел, бөтен Русиясендә дә бармак белән генә санарлык. Менә шундый «могикан»нарның берсе районында яши. Яши генә түгел, бу көннәрдә үзенең 60нчы гомер бәйрәмен каршылаучы Җәүдәт Салих улы Хөсәенов әле дә «» хуҗалыгын җигелеп тарта.

Мин аның белән моннан унбиш еллар элек «Татарстан» телевидениесенең яңалыклар бүлегендә эшләгәндә танышкан идем. «Буада беркемгә дә баш бирмәүче җитәкче бар», – дигәч, кызыксынуымны баса алмыйча, «Коммуна»га юл тоттым.

Хуҗалык биләмәләренә килеп керүгә күзгә ташланган нәрсә – чиста кырлар. Офыкка кадәр җәелеп яткан иген басуларында ник бер чүп үләне күренсен. Нәкъ менә эшне оештыра белү, аерым елларда һәр гектардан 72шәр центнер уңыш алырга мөмкинлек биргән дә инде коммуналыларга. Соңгы 8 ел эчендәге уртача күрсәткечне алып карасаң, 48,9 центнер тәшкил итә. Йә, әйтегез, республикада тагын кайсы хуҗалыклар мактана ала мондый саннар белән?!

Хөсәеновны мин беркемгә дә баш бирми торган, үзсүзле җитәкче дип әйтмәс идем. Киресенчә, ул хуҗалыкта һәр кешенең ихтыяҗын тоеп яши. Олысын – олы, кечесен кече итеп сөйләшә белә. Ярдәм кирәк икән, бар эшен ташлап ярдәм итәргә әзер. Дөрес, эш кешеләренә. Ә ялкау, мәнсезләр исә, гадәттә, аның күзенә чагылмаска тырыша. Андыйларга, дөрестән дә, ул мәрхәмәтсез. «Тир түкми генә, әзергә-бәзер булырга маташучыларны җенем сөйми», – ди ул.

Заманында капитализмга күчәбез дигән сылтау белән колхозларны таркатып, кайсыннан ниндидер аңлаешсыз ассоциацияләр төзегәндә, ә кайсыларын кемнәрдер җиңел кулдан инвесторларга сатып җибәргәндә, «Коммуна»ны да арканларга теләүчеләр аз булмады. Ләкин «чакма таш» җитәкче Хөсәеновны аударырлык кеше табылмый. «Безнең әби-бабайлар төзегән колхоз, үзем исән чакта аны таркатырга юл куймаячакмын!» – ди Җәүдәт. Һәм ул сүзендә тора да. Хуҗалык үзенең матур традицияләрен югалтмыйча бүген дә яши бирә.

Ә бит 1992 елда Җәүдәт Хөсәенов Буа районында муеннан бурычка баткан «Коммуна»га җитәкче булып килгәндә, хуҗалыкның бик тиз аякка басачагына беркем дә ышанмый диярлек. Бүген инде ул республикада иң алдынгы хуҗалыкларның берсенә әйләнде. Былтыр, мәсәлән, һәр гектар сөрү җиренә 35 мең 800 сумлык продукция җитештерелгән. Һәр гектар мәйданнан 500 центнерга кадәр шикәр чөгендере үстереп алынган. Терлекчелектә дә эш начар түгел. Ел дәвамында һәр сыердан 8500әр килограмм сөт савалар. Бу күрсәткечләр күктән төшми билгеле, алар – авыл хезмәтчәннәренең һәм җитәкченең уртак хезмәт җимеше.

Җәүдәт Хөсәенов үзе Русиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «2004нче елның иң яхшы җитәкчесе» республика конкурсында җиңүче, «Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры. Ә бит төптәнрәк уйлап карасаң, боларның һәркайсының артында күпме тырышлык, борчылулар, йокысыз төннәр, фидакарьлек ята.

ЭШЕ ЮК ЫШТАНЫННАН БЕТ ЭЗЛИ

Безнең җәмгыятьтә минем эчне иң пошырган нәрсә ул – эшләгән кешенең һәр эшеннән гаеп эзләү. Әлбәттә, аның нигезендә көнчелек тә ята. Моннан ике еллар элек бер төркем «активистлар» Хөсәеновны урлашуда, хуҗалыкны таркатуда гаепләп, төрле инстанцияләр буйлап яла яга башлагач, аның ни дәрәҗәдә рәнҗүен хәтерлим. «Бер көн дә тормый китәр идем рәислектән, ләкин хуҗалык, анда эшләүче халык кызганыч, – ди ул. – Чөнки шома куллар аны күз ачып йомганчы җилгә очырачаклар. Ә хуҗалыкны җимереп, туздырып ташлау бик тиз, аны төзүе генә авыр. Без бит моңарчы бернинди инвесторсыз үз көнебезне үзебез күреп яшәдек, һичкемнән ярдәм көтеп ятмадык. Ни дә булса эшләргә тотынганчы, барысын да сигез кат барлап, җиде кат санап чыга идем. Шуңа күрә башкалар үзләренчә «кыланып» кыйммәтле яңа чит ил техникаларын күпләп сатып алганда да, искеләрен дә сакларга тырыштык. Нәтиҗәдә, заманча техникалар белән бергә бездә инде ике дистә еллык тарихы булган «Совет» тракторлары да сафта әле. Шуңа да «эшем кешеләренең» ниндидер максат куеп, сиңа аяк чалырга маташуы ачуны чыгара…»

Дөрестән дә, ике ел эчендә «активистлар» шикаяте буенча төрле органнар тарафыннан күпме тикшерүләр үткәрелгән, калын-калын эшләр тупланган, суд арты суд утырышлары уздырылган. Ләкин аларның берсе дә Җәүдәт Хөсәеновның гаепле икәнен раслый алмый. Ни әйтсәң дә, «алтынга пычрак ябышмый», дигәннәре дөрес күрәсең. Тик теге төркем һаман тынычлана алмый. Авыл халкы исеменнән төрле органнарга шикаять арты шикаять яудыра. Шунысы кызык, әлеге төркемнән берәү дә «Коммуна»да эшләми. Ә менә хуҗалык ирешкән казанышлардан файдаланырга берсе дә каршы түгел.

ШӨКЕР ИТӘ БЕЛМИ…

Ә казанышлар аз түгел. Соңгы ике дистә ел эчендә 40лап торак йорт төзелгән. Авылга районда беренчеләрдән булып газ кертелгән, асфальт юл түшәлгән. Гомумән, соңгы вакытта күп хуҗалыклар финанс кыенлыгы кичергән дәвердә дә «Коммуна» социаль проблемаларны алгы планга куя. Мәдәният сараен капиталь төзекләндергәннәр. Ел саен мәктәптә ремонт ясала. Балалар бакчасы да уңышлы эшләп килә. Зөя елгасы аша күпер салынган. «Элек язгы ташу чорында елга аръягындагы басуларга чыгу проблемага әйләнә иде», – диләр коммуналылар. Хәзер алар юлсыз интеккән чорларны инде хәтерләмиләр дә.

Кыскасы, әгәр дә без авылларыбызның киләчәгенә өметләнәбез икән, иң беренче чиратта нәкъ менә Җәүдәт Хөсәенов кебек җитәкчеләрнең булуына шөкер итәргә тиеш, минемчә.

Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН,

Казан – Буа – Казан.

Комментарии