Редакторны агулаганнар?

Редакторны агулаганнар?

газе­тасының авыр хәлдә яткан баш мөхәррире агулану ихтималы турында белдерә. Табиблар, бу йөрәк авыруы булырга мөмкин, ди.

Кинәт авырып киткән Рәшит Әхмәтов интенсив терапиядән гади авырулар бүлмәсенә күчерелгән. Бер-ике атна элек йөрәге туктап алуын, аңын югалтуын, хәле начарланып китүен ул хәзер каты агулану белән бәйли. «Ниндидер ярамаган әйбер ашап кына, сәламәтлеккә каты зыян китереп булмый. Минем йөрәгем ике тапкыр туктап алды, хәзер шикәр авыруы да таптылар, бу агулануның башка әгъзаларга да тәэсирен тикшерәләр», – дип сөйләде ул «Азатлык»ка.

Ул кем тарафыннан һәм ничек агулануын «әйтә алмыйм» дисә дә, «сәясәтче Юрий Щекочихин белән дә шундыйрак хәл булган диләр», – диде.

«Звезда Поволжья» баш мөхәррире Казандагы Төбәкара клиник-диагностик үзәктә, йөрәк авырулары бүлегендә ята. Аны дәвалый торган табиблар әңгәмә бирергә теләмәсә дә, телефон сөйләшүендә, чыннан да, авыруның агулану мөмкинлеген таныды, әмма шул ук вакытта йөрәк өянәге диагнозлары да тикшерелә икән. Баш мөхәррир Рәшит Әхмәтов хастаханәдә, яхшы шартларда, аерым бүлмәдә ятуын, зур белгечләр тарафыннан дәвалануын хәбәр итте. Төбәкара клиник-диагностик үзәккә урнашырга ярдәм иткән өчен, ул депутат һәм язучы Туфан Миңнуллинга рәхмәтле, аның соравы белән, ул 15нче хастаханәдән шушы үзәккә күчерелгән булган. Бер үк вакытта, Әхмәтов «Азатлык» радиосы белән сөйләшкәндә, үзенең Татарстан җитәкчеләре­нә күпмедер рәнҗүен, алардан күңеле кайтуын да белдерде. Соңгы елларда ул «Звезда Поволжья» басмасы аша Татарстан суверенитетын, димәк ки, аның җитәкчелеген дә Мәскәү каныгуыннан яклап килде. «Ә хәзер мин кинәт шундый ярдәмсез, үлем хәлендә калганда, алар мин бөтенләй юк кебек эш итәләр, берәү дә хәлемне белмәде», – диде мөхәррир. Бәйсез газета җитәкчесе үзенең гади укучыларының, якын дусларының, бигрәк тә табибларның һәм шәфкать туташларының аңа ягымлы каравын һәм көч бирүен әйтте. Алай да, ул урыннан тора алмый әле, сөйләшергә дә хәле юк икән.

Шундый хәлдә дә Рәшит Әхмәтов газета чыгаруын дәвам иттерергә вәгъдә итә. «Звезда Поволжья» хәзергедән дә яхшырак, кызыграк булачак, дип ышандыра ул.«Хастаханәдә ятканда, дуслар белән сөйләшкәндә яңа материаллар турында уйланам», – ди. Хәзер ул газетада энциклопедик материаллар, дөнья дәрәҗәсендәге фәлсәфи әйберләр бирергә уйлап тора. Клиник үлем, йөрәк туктап алу турында да язарлык әйберләре бар аның. «Мин теге якта булып кайттым, үлемнең юклыгын, моның бик бәхетле халәт икәнен тойдым», – дип сөйләде ул. Рәшит Әхмәтов үзе берничә атнадан хастаханәдән чыгарга һәм бер айдан газетаны яңадан чыгара башларга исәпли.

Бикә ТИМЕРОВА.

«Азатлык» форумыннан:

Минем рус телендә иң көчле язмаларым бары тик шушы газетада гына басылып чыкты. Аның өчен Рәшиткә дә шактый эләкте, кисәтүләр ясалды, андый вакытларда ул минем язмаларымны бастырмыйча торды, исемемне телгә алмады. Мин Рәшитне агулаганнардыр, дип уйлыйм. Аның татарны, Татарстанны яклап язган һәр сүзе, безнең кебек кешеләрнең ул газетада басылып чыккан һәр язмасы урыс өчен, Мәскәү өчен терәп ату белән бер булды… Рәшит идеологик сугышның уртасында басып торды, бер яктан – урыслар, икенче яктан – татарлар утка тиң язмаларын аның газетасында «шартлаттылар». Һәм Мәскәү бу эшкә чик куярга булды…

Фәүзия Бәйрәмова, язучы.

Яр Чаллы шәһәре.

«Булдыксыз» дәүләтләр

Тынычлык фонды дөньяның иң тотрыксыз, үз ватандашлары өчен тиешле яшәү шартлары булдыра алмаган илләр рейтингын бәян итте. Беренче урында Сомали торса, иң азакта, ягъни иң уңган ил булып, быел Финляндия килә.

Тынычлык фондының шушы исемлеге төрле илләрнең үзләрендәге сәяси, икътисади, социаль проблемаларын искә алып төзелә. Быел Фонд шушы еллык рейтингын җиденче мәртәбә төзеде.

Анда барлыгы 177 ил тикшерелә. Иң «уңмаган», ягъни үзендә яшәү өчен иң гади генә дә яшәү шартларын булдыра алмаган ил булып инде дүртенче мәртәбә Сомали игълан ителә. Асылда анда дәүләт, гомумән, юк дияргә була – үзәк хөкүмәт эшләми, халык үз көнен үзе күрә, канун, иминлек дигән нәрсәне белми яши, илдә җинаятьчел кланнар гына идарә итә. Гомумән, исемлек башындагы өч ил – Африкада: Сомалидән соң – Чад, ә өченче булып, хәзер икегә бүленеп яткан Судан килә.

Пост-совет илләреннән иң тотрыксыз дәүләт булып Кыргызстан тора: бер ел элек кенә бу ил чираттагы инкыйлабын кичерде, ул дәһшәтле милләтара суешлар белән дә билгеләнде. Русия 82нче урынны били, аның белән чагыштырганда, Беларус (83), Казахстан (107) һәм Украинада (110) дәүләт тотрыклырак санала. Русия былтыр 71нче урында иде.

Рейтинг төзелгәндә 12 өлкәгә караган күрсәткечләр искә алына. Мисал өчен, икътисади вә иҗтимагый уңышлар, илдәге сәяси тотрыклылык, халыкның иминлеге һәм сивил иреклекләр торышы бәяләнә, бу максатта йөзләгән мең төрле документ тикшерелә.

Тынычлык фонды – Вашингтонда урнашкан бәйсез тикшеренү үзәге, үз максаты итеп ул дәүләтара низагларны булдырмауны һәм сәяси вә иктисади тотрыклылыкны ныгытуны куя.

1. Сомали

2. Чад

3. Судан

7. Әфганстан

9. Гыйрак

12. Пакстан

31. Кыргызстан

35. Иран

40. Үзбәкстан

47. Грузия

63. Азәрбайҗан

75. Төркмәнстан

82. Русия

83. Беларусь

97. Сербия

107. Казахстан

110. Украина

«Ык елгасы – Берлин дивары»на 20 ел тулды

Татарстан белән Башкортстан Республикаларын бүлеп агучы Ык елгасы буенда «Ык елгасы – Берлин дивары» дигән сәяси чара үткәрелүгә 20 ел тулды.

Бу датаны, ул никадәр мөһим булса да, Башкортстанда да, Татарстанда да искә алмадылар. Ә бит бу чараның сәяси көче турында Бөтендөнья башкортлары корылтаенда чыгыш ясаганда, Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиев шундый факт китергән иде: «Үзгәртеп кору чоры башында кайбер кайнар башлар Татарстан һәм Башкортстан чикләрен үзгәртү мәсьәләсен күтәрә башлады. «Ык елгасы – Берлин дивары» чарасын җәелдереп җибәрделәр. Миңа ул вакытта Мортаза Рәхимов шалтыратты. «Нишлибез, Минтимер?» диде ул. «Әйдә, Мортаза әфәнде, очрашыйк, сөйләшик, ничек итеп бергә яшәү турында уйлашыйк. Башка юл юк, дидем. Менә шулай итеп ике республика арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү туды».

«Ык елгасы – Берлин дивары» чарасының барлыкка килү тарихы киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел. 1991 елның 23 мартында Шаран районында Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең бүлекчәсен төзегәннән соң, чәй эчеп утырганда, кинәт кенә, кайдандыр өстән, дип әйтимме икән, килеп керде. Ул вакытта мин Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең җаваплы сәркатибе булып эшли идем. Шуннан соң тиз генә Казанга барып, бу чараны үткәрү турында Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы карар чыгарды. Шулай эшләү дөрес тә булды. Чөнки махсус органнар Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең өч вәкилен чакырып, бу чараны «Ык елгасы – дуслык елгасы» дип үзгәртергә кирәклеген аңлатканнар. Тегеләр аңлаган. Соңыннан мине дә чакырдылар, мин дә үз аңлатмамны бирдем. Бу чараны үткәрү турында Башкортстан татар иҗтимагый үзәге түгел, ә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең президиумы кабул иткән. Моны берничек тә үзгәртә алмыйбыз, дидем. Аңладылар. 6 июньдә Уфадан автобусларда, аерым машиналарда йөзләгән кеше ике республика чигендә урнашкан Октябрьск шәһәренә барды. Татарстан ягыннан да Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Әлмәттән сигез автобус белән килделәр.

Ике республиканы бүлеп аккан Ык елгасы аша салынган күпернең уртасында тантаналы очрашу үткәргәннән соң, митинг, демонстрация һәм туганлык Сабан туе уздырылды. Шуннан соң әлегә кадәр бу чараның кабатланганы юк».

Кәрим ЯУШ.

Күренекле диссидент Елена Боннэр вафат булды

18 июньдә Бостон шәһәрендә күренекле диссидент һәм җәмәгать эшлеклесе Елена Боннэр дөнья куйды. Аның белән хушлашу мөрәсиме Кушма Штатларда үтә, соңрак аның көл җәсады Мәскәүдәге Востряков зиратында, җәмәгате Андрей Сахаров кабере янында күмеләсе.

89 яшен тутырып килгән һәм каты авырудан интеккән Боннэр соңгы елларда Кушма Штатларда яшәде, әмма Русиядәге иҗтимагый-сәяси хәлләрне һәрдаим күзәтеп барды. 2010 ел мартында ул, мисал өчен, «Путин китәргә тиеш!» дигән мөрәҗәгатькә беренче булып имза куйды.

Елена Боннэр 1923 елның 15 февралендә Төркмәнстанда, большевиклар гаиләсендә туа. 1937 елда аның әтисе дә, әнисе дә Сталин режимы тарафыннан репрессияләнә, соңрак төрмәдән исән килеш әнисе генә кайта. 1941 елда Елена Боннэр үзе теләп сугышка китә, анда шәфкать туташы булып хезмәт итә, каты яралана.

Сугыштан соң Боннэр Ленинградтагы медицина институтына керә. Сталин хакимиятенә карата тәнкыйди сүзләр әйткәне өчен, аны бу уку йортыннан куып чыгаралар, ул анда диктатор үлгәннән соң гына яңадан кайтарыла. 1965 елда коммунистлар партиясенә кушыла, әмма 1972 елда аннан чыга һәм кеше хокукларын үтәүне даулаган совет диссидентлары сафына кушыла. Соңрак үзенең компартиягә керү адымын Боннэр үз тормышындагы иң зур хата, дип атый. Шул ук 1972 елда ул күренекле диссидент, академик Андрей Сахаровка кияүгә чыга. 1975 елда Норвегия башкаласы Ослода аны Нобель тынычлык бүләген алу тантанасында вәкиллек итә. 1976 ел маенда алар икесе дә Мәскәү-Һельсинки төркемен оештыру мөрәҗәгатен имзалый, 1980 елда, академик Сахаров белән бергә, Горький (Нижгар) шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Аннан алар, Горбачев карары белән, 1986 декабрендә генә кайтарыла. Советлар берлеге таркалып, Русия җитәкчелегенә либераллар килгәннән соң, Елена Боннэр Русия Президенты каршындагы Кеше хокуклары комиссиясендә әгъза булып тора, әмма 1994 елның 28 декабрендә аннан чыга – шушы адымын ул, чечен сугышын башлаган режим белән хезмәттәшлек итә алмавы белән аңлата.

Иске Татар бистәсен киртәләрсез күрә

«Киртәләрсез шәһәр» төркеме Казанда инвалид арбаларында йөрүчеләргә һәм сукырларга уңайлыклар тудыруны Иске Татар бистәсеннән башлауны сорый.

«Киртәләрсез шәһәр» иҗтимагый төркеме Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшинга хат юллады. 11 майда мэр Иске Татар бистәсендәге Юнысовлар мәйданы төзекләндереләчәк, дип әйткән иде.

«Кызганычка каршы, шәһәрнең бөтен җирендәге кебек, әлегә Иске Татар бистәсендә дә машиналар юлы белән җәяүле сукмагы кисешкән урыннардагы бордюрлар тиешенчә 4 сантиметр түгел, 15-20 сантиметр биеклектә һәм алар инвалидларга киртә булып тора», диелә әлеге хатта.

Шәһәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә дә уңайлыклар тудыру нәкъ Иске Татар бистәсеннән башланса иде, диләр. Иске Татар бистәсендәге мәчетләрдә дә пандуслар булмауны әйтәләр.

«Киртәләрсез шәһәр» төркеме бу проблеманы беренче тапкыр гына күтәрми инде. Алар интернетта махсус сәхифә булдырып, инвалидларга үтеп йөрү кыен булган урыннарга тамга куеп торалар.

Наил АЛАН.

Комментарии