Закон бар, хәреф юк

Улыма туу турында таныклык алгач, шәһәренең гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) тарафыннан ничек итеп исемнәренең бозып язылуы турында мәкалә язып, җитәкчеләренә, депутатларга, массакүләм мәгълүмат чараларына җибәргән идем. Атап әйткәндә, анда минем әтинең исемен татарча язылган биттә Җәүдәттән Явдатка әйләндергәннәр. Ул язмада андый хәлнең, ягъни татар исемнәрен руслаштыруның бөтен Татарстанда шулай икәнлегенә дә басым ясадым. Анда тагын Казандагы үзәк оешмадан төшерелгән программа тарафыннан татар исемнәре рус хәрефләре белән генә бастырылуы да бәян ителгән иде. Шул мәкалә басылып чыгып озак та үтмәде, республика ЗАГС идарәсе җитәкчесенең имзасы астында, уңайсызлыклар өчен миннән гафу үтенгән һәм “ачыкланган кимчелекләрне, хаталарны булдырмау буенча тиешле чаралар күрелде”, дигән хат килеп төште.

Булды, мәсьәлә чишелде дип эчтән сөенеп йөрсәм, булды, ди, сиңа!

…2010 елның 30 мартында әткәй йөреп торган җиреннән кисәк кенә авырып китеп вафат булды. Мин март башында авылга кайткач, ул: “9 Майга хәтле яшим әле!” – дигән иде дә, язмаган икән. Җиңүнең 65 еллыгына хәтле китеп барды. Урыны оҗмахта булсын… Ул вафат булып берничә көн үткәч, Әгерҗенең ЗАГС бүлегендә әзерләнгән үлү турында таныклыкны минем кулга бирделәр. Һәм, ни күрәм: таныклыкның татарча битенә “Җәүдәт” түгел, ә “Явдат Габдрахман улы” дип язып куйганнар!

Шуннан, моны төзәттерергә дип, ЗАГС бүлегенә киттем. Анда утырган бер татар хатыны (үзен Лиля Фәләновна дип таныштырды), әтинең исемен татарча дөрес итеп язып, икенче таныклык бирүне үтенгәч, чәчрәп тотынды:

– Бу бит дәүләт кәгазе! Сез аның күпме торганын беләсезме?

– Миңа бәясе кыйбат түгел, күпме торса да түлим! Әткәй исемен хатасыз итеп язып бирегез!

– Нигә кирәк ул? Бу бит сезнең прихоть кына!

…Нәкъ шундый сүзләрне ел ярым элек Чаллы ЗАГС идарәсендә ишеткән идем инде, безнең татар чиновникларына аптырыйсы юк. Бөтен җирдә маңкортлык…

– 200 сум тора, риза булсагыз, көтегез, дөрес итеп язып бирермен, – ди теге Лиля…

– Ай, рәхмәт!…

Дөрес, заманында әтинең паспортына да татарча биткә исемен хаталы итеп язган булганнар. Олы кеше паспорт алыштырып йөри алмый инде, билгеле. Военкоматтан кабер ташы да ясаттырып аласы бар бит әле тагын, анда да таныклыктан күчереп, хаталы язарга мөмкиннәр. Зиратларга керсәң, аның ише ялгыш язуларны күреп хәйран каласың… “Вәли”не “Вали” дип язалар да куялар, “эх” тә итмиләр, уңайсызланмыйлар. Шулай булгач, таныклыкны төзәттереп булса (түләп булса да), рәхмәтне бик әйтерлек!

Лиля ханымның бер танышының ашыгычрак эше бар икән, башта шуның белән озак кына маташты. Аннан инде минем гозерне үтәргә тотынды. Ләкин күпме генә эшләп утырмасын, аннан “Җәүдәт” дигән исемне һич кенә дә яза алмады! Әзерләнгән программага кертелмәгән!… Аптырап, мин дә компьютер экранына күз төшерәм. Анда, гомумән, “татарча” язылган исемнәрдә “Җ” хәрефе күренми. Аның урынына “Я” куйганнар. Рус алфавитында булмаган татар хәрефләре бөтен җирдә үзгәртелеп кертелгән. Һәм берни дә эшләтеп булмый!

Чаллыда яшәгән татар кешеләреннән ЗАГС идарәсе бирә торган документларда исемнәрнең дөрес язылмавы турында күп ишеткәнем бар. Һәм бар кеше дә минем шикелле ул хатаны төзәттереп йөрми. Димәк, нәтиҗә мондый: миңа теге юлы Казаннан “уңай” җавап килүгә инде ел ярым вакыт узуга да карамастан, программа шул килеш калган, Татарстан ЗАГС идарәсендә татар исемнәрен төзәтү буенча һичбер чара күрелмәгән.

Өмет өзелде генә дигәндә, Лиля ханым компьютер төймәләренә тагын баскалап утырды да бик акыллы кыяфәт белән: “Ярый, башкача эшлибез аны”, – дип, күңелгә җылы кертеп җибәрде. Булдырыр әле, все-таки, үзе маңкортрак булса да, компьютеры коточкыч заманча бит аның…

Башта ханым озак кына татар шрифтлары эзләп азапланды, ләкин алар компьютерда, гомумән, юк, куелмаган икән. Әйтерсең лә без – дәүләт теле саналган Татарстанда яшәмибез. Аннары тагын шул программасын ачып, бераз җәфаланып алды. Озак кына маташкач, үзенә-үзе бик канәгать йөз белән: “Менә булды, болай итеп язабыз аны!” – дип, экранны миңа таба борды.

Ә анда… – рус хәрефләре белән “Жэудэт” дип язылган иде!… Утырган җиремнән егылып китә яздым!

Менә шулай, җәмәгать! Без дәүләттән татар бакчалары, мәктәпләре, хәтта ки университет сорап маташкан булабыз. Ә ул безгә, ике-өч гап-гади хәрефне бергә ялгап, татар исемен татарча язып та бирә алмый!

Тәлгать ӘХМӘДИШИН.

Чаллы.

Татарча сөйләшү генә җитәме?

Соңгы вакытта милләт, татарлар, дип сөйләшүләр күбәйде. Үзләрен югары аңга ия дип санаган татарлар җыелышса, милләтебез бетә, татарлыгыбыз юкка чыга, дип лаф ормыйча таралышмыйлар. Тик күп очракта әлеге сөйләшүләр сүздә генә кала шул. Проблеманы таба, күрә беләбез, ә чишү юлларын эзләргә әллә иренәбез шунда, әллә кыюлык җитми.

Күпләр өчен татарча белсә, балалары, оныклары туган телләрен онытмаса, чын татарлык шул булып тоела. Кемдер татарлыкны ислам дине янәшәсенә куеп карый. Ләкин татарлыгыбызны күрсәтеп, аерып торучы телебез һәм динебез (ислам динен башка төрки халыклар да тотканлыгын онытмаска кирәк) янәшәсендә, бер караганда кечкенә һәм вак мәсьәлә булып тоелган, ләкин бик зур әһәмияткә ия булган башка нечкәлекләре, үзенчәлекләре дә бар бит әле милләтебезнең. Мәсәлән, гореф-гадәтләребез, йола-бәйрәмнәребез, уен-җырларыбыз.

Бөтендөнья мәдәнияте дәресендә соңгы темалар татар халкы гореф-гадәтенә багышланган. Укытучыбыз өй эше итеп татарның онытыла барган йолалары, уеннары турында сөйләргә әзерләнеп килергә кушты. Кемдер китапханәдән кирәкле китап тапкан, кемдер интернеттан файдалы материал чәлдергән. Укытучыбыз кызык итте: алып килгән мәгълүматларга карамыйча гына, татарның бүген онытыла барган гадәтләрен, аларның төп үзенчәлекләрен санарга кушты. Җанлы, бәхәсләргә бай, ялкынланып сөйләүләр, берсен-берсе уздыра-уздыра җавап бирүләр көткәндер, күп кенә кызыклы мәгълүмат ишетергә теләгәндер укытучыбыз. Тик, кызганычка, класстагыларның күбесе онытыла барган, шулай да кайбер авылларда әле сакланып калган, әдәби әсәрләрдән укып кына булса да таныш булган гореф-гадәтләр турында бернәрсә дә белми икән. Аулак өйләр, каз өмәләре, бәйрәме, төшерү кебек милли йола-бәйрәмнәребез бөтенләй хәтерләрдән үк төшеп калып бара икән. Хәтта Сабантуйның нәрсә хөрмәтенә уздырылуын, аның төп өлешләрен дә санап чыга алмаган яшьләр дә байтак икән арабызда. Сабантуйга ял итү, күңел ачу бәйрәме итеп кенә карыйбыз түгелме соң?

– Сезне гаепли алмыйм. Укучыларны өйрәтмәгәнгә, күңелләрегездә милли йолаларга мәхәббәт уятмаганга, үзебез дә онытып бетергәнгә, гаеп бездә, – диде укытучыбыз.

Аның сүзендә хаклык бар, әлбәттә. Йола-гадәтләр мәктәпләрдә өйрәтелми, авыл кичләре, су буенда төрле уенлы кичәләр уздырылмый, татарның бию көе дә туйларда һәм милли мәҗлесләрдә генә яңгырап ала. Тарихыбыз белән кызыксынмаган, белергә теләмәгән, бүген тарихыбызның бер өлешен йөртүче, көннән-көн азая баручы әби-бабаларыбыз хәтерендә сакланган милли хәзинәбезне җыеп калу турында уйламаган яшьләрдә дә гаеп, һичшиксез, бик зур.

ФәнзиләМОСТАФИНА.

Арча районы, Мөндеш авылы.

Телебезне саклап калуны кем кайгыртыр?

Төмән өлкәсендә 300 меңнән артык милләттәшебез яши. Себернең башка өлкәсендә дә безнең халык күп. Кан-кардәшләр, телебезне саклап калу өчен, кискен чаралар күрергә кирәк. Руслашып барабыз бит! Әллә Польша, Белоруссия, Литва татарлары кебек үз телебезне онытып, кәләпүш киеп йөрербезме?! Хәзер Совет чорында телебезне яхшы белеп аралашкан шәһәрдән ерак урнашкан авылларда да балалар русча сөйләшә. Шәһәрләрне әйтеп тә тормыйсың. Бер генә мәктәптә дә татар теле юк. Кайбер авылларда гына директор әмере белән атнасына бер сәгать кертелә. Өлкә мәгариф департаменты җитәкчеләре: “Татар телен мәктәпләрдә укыту директордан тора”, – дип җавап бирә. Бәлки, мәктәп директоры кертер дә иде, тик аңа бер минут та вакыт калмый. Хәзер нинди генә фәннәр укытылмый, ә телебезгә урын юк! “Основы православия” фәнен киләсе елдан кертергә телиләр. Без, мөселманнар, бу адымга каршы чыгарга тиеш. Югары органнарга языйк, пикетлар, митинглар оештырыйк.

Аңлашыла югыйсә: Русиядә “бәрхет” алымы белән башка милләтләрне руслаштыру алып барыла. Христиан диненә күчсәң, рус буласың инде. Рус патшалары: Б.Годунов, И.Грозный, Романовлар татар яшәгән төбәкләрдә көчләп чукындырган булсалар, хәзер “халык теләге” буенча алып барыла.

Татар авылларында мәктәпләр ябыла бара. Күрше рус авылларына автобус белән ташып укыталар. Бу хәл Хрущев заманында да булган иде. Хәзерге коррупцияләнгән түрәләре шул чорны хәтерләтә. Юлбашчыларыбызның да сәясәте шундый. Безнең мөселманнар Дәүләт Думасында да бар бит. Ни өчен алар тавыш чыгармый гына утыра икән?!

Мәчетләрдә вәгазьләр русча сөйләнә. Сабантуйлар, туйлар, бәйгеләр, җыелышлар русча алып барыла. Милләтләр сараенда “Вечер для татарской молодежи” алып барыла. Анда ләм-мим бер сүз татарча сөйләнми. Сикерешеп биюдән ары китмиләр.

Татар себер милли автономиясе бар, өлкә милләтләр комитеты, күптән түгел татар конгрессы төзелгән. Боларда татарча аңлашу юк.

Ана телебездә сөйләшкән түрәләр бармак белән генә санарлык. Мисал итеп, Әхмәт абый Каюмовны китерергә була. Бу абый -безнең халык арасында дан казанган милләттәшебез. Хәзер яше сиксәнгә җитеп килә. Ул кайда гына эшләсә дә, татарларны туплауга күп көч куйды, хәленнән килгәнчә ярдәм итте. Берничә ел рәттән өлкә Думасы депутаты булып сайланды. Киңәшмәләрдә рус түрәләре дә булуга карамастан, һәрвакыт үз телебездә сөйләде.

Хисаметдин МӘҺДИЕВ.

Төмән шәһәре.

Юлсыз интегәбез!

Безнең Сатлыган авылы Балык Бистәсенең иң матур җиренә – тау башына урнашкан. Ул үзенең җиләкле болыны, кечкенә генә булса да балыклы күле, саф сулы чишмәләре белән дан тоткан. Авылда яшәүчеләрнең күбесе картлар. Шулар белән беррәттән авыр, эшсезлек заманында авылга ямь өстәп яшәүче яшь парлар да бар. Яңа ел көннәрендә ике бәби өстәлде. Кешеләребез бердәм булып, тату яшәргә тырыша. Авылдашлардан, эшмәкәрләрдән акча җыеп, зиратны төзекләндердек, кечкенә генә булса да күпер ясаттык. Ләкин үзәгебезгә үткәне – юлсызлык. Табигать шартлары яхшы булганда, авылыбызда юл өзелми. Әмма кышкы бураннарда, язгы-көзге пычракларда җәяү дә барып булмый. Ашыгыч ярдәм машинасы да килә алмый. Ут-күз чыга калса, ни буласын уйлавы да куркыныч. Кибеткә товар да килә алмый. Кибетче, кыш көннәрендә аптырап, су буеннан чанага тартып алып менә.

Юл турындагы үтенечебезне җирле үзидарә җитәкчеләренә дә, район түрәләренә дә җиткердек. Илһам Усман улына 3 хат яздык. Беренче хатка – 2009, икенчесенә – 2011, ә өченче хатка 2013 елда программага кертеләчәк дип җавап бирде. Район җитәкчеләренә язган хатка 43 кеше кул куйган иде, нәтиҗәсе генә булмады. Авыл халкы һаман юлсыз интегә.

Исем-фамилиямне куймыйм.

Закон бар, хәреф юк, 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии