Тагын бер газета авыл өчен

Авыл. Авылым. Никадәр изге, кадерле сүз бу. Бигрәк тә авыл җирендә туып үскән кеше өчен. Авыл аркасында гына табыннарыбыз мул. Күпме акыл ияләре, галимнәр, мәгърифәтчеләр, язучыларыбыз чыккан аннан.

Авыл дигәндә, һәрчак милләтемне күз алдыма китерәм. Чөнки авыл бүгенгә кадәр безнең милләтне саклап, яшәтеп килде. Татар милләте бары тик авыл булганда гына яши алачак. Чөнки авылдан киткән кеше үз туган теленнән, милли мохитеннән читләшә. Ул рус дөньясына килеп керә. Русча уйлый, фикер йөртә башлый. Милли йолаларын оныта. Хәтта руска кыз биреп, ул өйләндереп, аларны дененнән, диненнән яздыра.

Соңгы егерме елда халык шәһәрләргә агыла, авыллардан китә башлады. Безгә хәзер авылның җитештергән продукциясе – икмәге, ите, сөте, яшелчәсе дә кирәкми. Һәммәсен дә чит илдән кертү мөмкинлеге туды. Илдә иҗтимагый-сәяси формация үзгәрде. Ә җир мәсьәләсе менә егерме ел инде һаман хәл ителми. Җирнең хуҗасы юк. Авыл кешесе җиргә хуҗа түгел. Аны алдадылар. Фермерларга, акционерлашкан төркемнәргә эшләргә бирмиләр. Инвестор кертеп, авылның төп халкын эштән мәхрүм итәләр. Крестьянга үз шәхси хуҗалыгында җитештергән бәрәңгесен, итен, сөтен табыш китерерлек бәядән сату мөмкинлеге тудырылмый.

Авылны бетерү сәясәте бара. Перспективасыз дип, оптимальләштерү дигән сылтаулар белән авылларыбыздагы милли мәктәпләр ябыла. Мәктәпне бетерү ул – милләтне бетерү.

Авыл халкын шулай ук оптимальләштерү дигән сәбәп белән медицина хезмәте күрсәтүдән дә мәхрүм иттеләр. Кышкы каты бураннарда, язгы-көзге баткакларда район үзәкләрендә генә сакланып калган хастаханәләргә барып җитәрлек түгел.

Перспективасыз дип саналган авылларда кибет тә юк. Кулланучылар җәмгыятьләре күптән инде үзләренең төп вазифаларын онытты.

Авыл халкына культура-көнкүреш хезмәте күрсәтелми. Авыл клублары мәдәният үзәге булудан туктап, эшсез, шөгыльсез, вакытны ничек уздырырга белмичә интегүче авыл яшьләренең эчеп, азып-тузып йөрү урыннарына әйләнде.

Әйе, авыл дигәндә, йөрәк әрни, җан сыкрый. “Авылым” дигән газетаны ачканда мин менә шушы проблемалар хакында сөйли торган бер матбугат мәйданы булдыруны күз алдында тоттым. Татарда дөресен әйткән – туганына ярамаган дигән мәкаль бар. “Авылым”да басылган кайбер язмалар бөтен кешегә дә, бигрәк тә түрәләребезгә ошап та бетмәскә мөмкин. Аяк чалучылар да, үч алучылар да булуы ихтимал. Ләкин “Авылым” беркемне дә дошман күрергә теләми. Киресенчә, анда язылганнар авыл проблемаларын берләшеп, уртага салып өйрәнү, чишү, хәл итүгә хезмәт итәчәк.

Бу язманы укыгач, берүк, “Авылым” бары тик тәнкыйть белән генә шөгыльләнәчәк икән дигән ялгыш фикер туа күрмәсен. Аның битләрендә авыл халкының тормышы, проблемалары белән бергә, авыл хезмәтчәннәренең алдынгы тәҗрибәсе, матур эшләре, изге гамәлләре турында язмаларга киң урын биреләчәк. Газета үз укучысын милләтебез, халкыбыз, республикабызның күренекле, кызыклы язмышлы шәхесләре белән таныштырып барачак. Ул шулай ук укучыны зәвыклы, итагатьле, югары культуралы кеше буларак республикабызның әдәбият-сәнгать, мәдәният тормышындагы вакыйгалар, шәхесләр һәм әдәби әсәрләр белән таныштырып баруны да күз алдында тота.

Авылда туган бер генә кеше дә авыл язмышына битараф түгелдер, шәт иншалла. Шуңа күрә газетаны укыган һәр кеше аның үзе, милләте, халкы, республикасы хакында кайгыртучы басма булуын аңлар, хуплар һәм булышлык итәр дигән өметләр белән, “Авылым” газетасын тәкъдим итәбез. Хәерле сәгатьтә булсын. Амин.

“Авылым» газетасына язылу индексы – 16850, 6 айга язылу бәясе – 120 сум.

Рафис КОРБАН, газетаны гамәлгә куючы һәм нәшире, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

“Бер агачның ике тамыры без”

Беркөнне кесә телефоным шалтырый. Әниемнең сеңлесе, ягъни апам шалтырата икән.

– Сеңлем, киләсе шимбәдә авылда игезәкләр бәйрәме була. Шул концертка матур гына шигъри юллар сырлап бирә алмыйсыңмы, дип шалтыратуым иде, – ди ул, хәл-әхвәлне сорашкач.

– Ярар, сырлармын, – мин әйтәм.

– Бер матур җырыңны да әзерлә инде, – ди апа, ничектер, уңайсызланып.

Ризалаштым. Чөнки гади халык куйган концертларны үлеп яратам. Күрше Юлсубино авылы кешеләренең булганлыгын, эшне җиренә җиткереп башкаруларын ишетеп кенә түгел, күреп тә белгәнлектән, кичәнең халык күңеленә үтеп керәчәгенә дә һич шик-шөбһәм юк иде.

Бу юлы да ялгышмаганмын. Сәгать кичке җидегә билгеләнгән концертта, иртәрәк килүгә карамастан, утырырга урын юк иде. Бала-чага, әби-бабай белән шыплап тулган мәдәният йортында тирә-күрше авылдан килгән таныш-белеш тә хәйран күренгәләде. Сәхнә уртасына ике пар бишек эленеп куелганын күргәч, борыныма яшь бала исе килгәндәй булды, валлаһи.

Р.Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән “Талбишек” җыры белән башланып киткән “Бер агачның ике тамыры без” дип аталучы игезәкләр бәйрәме өч сәгатькә якын барды. Кичәгә Юлсубино авылында туып-үскән дүрт игезәк чакырылган. Пар киемнәрдән киенеп, сәхнәдән залга җитәкләшеп төшүче игезәкләрне күргәч, хәтта күзләремә яшь килде. Гомер буе шушы авылда сыер савып эшләүче Сания белән Дания, туган авылларында төпләнеп калган алтын куллы Әхкам белән Әкрам, бер-берсеннән аерылып, күрше авылларда яшәүче Раилә белән Рамилә, Фәрит белән Фәридә исемнәрен ишетүгә, халык дәррәү кул чапты. Һәр игезәккә янәшәләрендә утыручы якыннары, балалары тарафыннан бик күп җылы, матур сүзләр әйтелде. Изге теләкләр теләнеп, матур җырлар яңгырады. Әлеге концерт программасын әзерләп, аны халык күңелендә озак вакытлар сакланырлык итеп җиткерә белүдә Фәридә Әхмәдиева белән Нәзирә Миңнеханова өлеше зур.

Ә без ничәшәр йөз сум акча түләп, җырчыларыбызның фонограммага җырлаганын тыңлар өчен концертка йөрибез. Аларны уздырырлык шәхесләр янәшәбездә икәнен башка да китереп карамыйбыз. Алай гына да түгел, мин фәлән хәтле түләп, фәлән концертына бардым, тегеннән автограф алдым дип, бер-беребез алдында мактанырга яратабыз, җәмәгать. Үзем гади укытучы буларак, халык оештырган концертларга да бик теләп йөрим.

Игезәкләр бәйрәменнән соң туган теләкләремне юлсубинолыларга да җиткерәсем килә: шундый матур эчтәлекле, кабатланмас концертларыгыз күбрәк булсын, иҗат чишмәләрегез саекмасын, залларыгыз тулып торсын иде.

Ә концертны оештыручы һәр кешегә, залда утырган һәр тамашачыга бүгенге игезәкләребез кебек пар бәхет, саулык, тигезлек, яңадан-яңа концертлар белән сөендерүегезне теләп калам.

Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балык Бистәсе районы.

Комментарии