Чуашстан: ишан хәзрәте авылында бәйрәм узды

Бүгенге тарихчылар ишанлыкны югары бәяли. Рус империясе татарларга каршы рухи һәм физик көрәш алып барганда, ишанлык системасы милләтне бер йодрыкка туплап торган дип аңлаталар. Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани әлеге системада торганлыгын яшермиләр.

Чуашстанның Комсомол районында Шырт дигән авыллар берничә. Шулар арасында Татар Шырты да бар. Авыл зур түгел, 300ләп кеше яши. Чуашстандагы татар авыллары арасында Татар Шырты, мөгаен, иң көнбатышта, урман эчендәгеседер.

Татар Шырты халкы шәһәргә таю ягын караса да, авыл мул яши. Бетеп бара торган рус яки чуаш авылларыннан нафталин исе килсә, татар Шыртында барыбер яшәү хозурлыгы күзгә бәрелә. Шулай да әкренләп эш беткән, мәктәп ябылган. Бүген өч дистәгә якын бала күрше чуаш авылына йөреп укый. Авылда хәзер дәүләт оешмаларыннан бер хезмәткәр белән клуб һәм фельдшер үзәге генә калган.

Чуашстан татарлары өчен Татар Шырты, беренче чиратта, Хәсән ишан Исмәгыйль улы күмелгән зираты белән танылган. Ул 1848 елда туып, 1905 елда вафат булган. Дин әһелләре авылның әлегәчә бәрәкәтле булуында шушы изге җан иясен сәбәп итә.

Бу көннәрдә Татар Шырты сабан туе оештырды. Анысы да шартлы гына, чөнки бу авылда мондый бәйрәм юк. Сәбәп – авылдагы ишан мәчете торгызылуның 15 еллыгы булды.

Мәчет хәзер яңа. Элеккеге ишан мәчете коммунистлар вакытында башта клуб ителә. Тора-бара яңа төзелгән мәктәпкә кушылып куела. Бүген шул мәктәп диварлары эчендә ишан хәзрәтләреннән калган мәчет бүрәнәләре ята. Әллә шуңамы, бу мәктәп бушап калган. Шулай дип гөманлаучылар бәйрәмдә дә булды.

: Бүген безгә ни булды?

Тантананы алып баручы, Татар Шырты имамы Шәйхулла хәзрәт Наскаев, Коръән укыганнан соң, сүзне Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановка бирде. , бу авыл халкы алдында бик хисле вәгазь сөйләде.

– Төрле яклардан, Сембердән, Казаннан, Чабаксардан, Чаллыдан, үзебезнең тирәләрдән, туган авылыбызны сагынып, Шыртка кайтыйм әле, туганнарым, кардәшләрем белән күрешим әле дип килгәнсез. Барыгызга да, һәр адымыгызга Аллаһы Тәгалә олы хәсәнәтләр, олы әҗерләр язса иде. Чөнки әгәр дә бер кеше бер урынга сәфәргә чыкса, зиярәт итәргә барса, нинди тәмле ризыклар, киемнәр, бүләкләр бирсә дә, әгәр барган урынында фатиха алмаса, Коръән укып дога кылмаса, аның ул зиярәте зиярәттән саналмас, әҗер-савабы ким булыр, дигән сүз китапта бар.

Шырт авылына җырлап-биеп, азып, уйнап-көлеп кенә китик әле дип түгел, ә хәер-дога белән булсын, дип фатихалы мәҗлескә җыелдык. Авылга ерактан карасаң, манарасы, ае күренә. Аллага шөкер, мөселман авылы икән дип карап киләбез.

Бабалар, ата-аналарыбыз, картлар нинди яулар күргән, Явыз Иванның Казанга килгәнен дә, мәчетләрнең җимерелеп-яндырылганнарын да, авылы белән, Коръән китаплары җыелып, клублар алдында җырлап-биеп, исереп, ул китапларны яндырып, өстенә менеп биегән заманнар да, Чуашстаннан 28 мулланың Сталин золымы белән озатылган вакытлар да… Нәрсә генә башыбыздан үтмәде!

Динегездән бизегез, җир бирәбез, икешәр ат бирәбез дип, милләтне кыскан вакытларда да, бабаларыбыз ач булсалар да дин юлыннан борылмады, иманын ташламады. «Лә иләһә илләллаһ”, – диде.

Башкасына исегез китмәсен, рус булмыйбыз, мөселманнар азыгы түгел ул дип, балык белән гөмбә дә ашамаган татарлар, динебезгә зыян килә күрмәсен тагын дип, курыккан. Без бүген кем сезнең белән? Без ничек яшибез?

Мөселманнарның, татарларның өстәле тулы ризык, өстәл уртасына дуңгызны кертеп утыртмасак та, аракы тезеп, бәйрәмнәр уздырып, яше-карты, ире-хатыны, кысташып-кысташып аракы эчеп, кыланып яшәмибезме бу заманда?! Балаларыбызга нинди тәрбия бирәбез? Бүген шулай яшибез дә, иртәгә, еллар үткәч, ун-егерме елдан татар дигән исемебез калырмы? Мөселман буларак сакланырбызмы?

Нинди байлык җыйсак та, нинди генә дәрәҗә алсак та, әгәр дә иманга, Ислам юлына кайтмасак, киләчәгебез бик начар булачак! – дип чыгыш ясады Чуашстан мөфтие.

Укырга, укырга, укырга!

Әлбир хәзрәт вәгазеннән соң Татар Шырты халкы алдында төрле авыл имамнары чыгыш ясады. Алардан тыш, Хәсән ишан оныклары да сүз алды.

Чыгышлардан соң кунаклар һәм авыл халкы мәчет каршында йөзәрләгән кеше өчен әзерләнгән табында тәгам җыйды. Бу гади генә мәҗлес булып калмады. Сүз Татар Шырты авылы балаларын Шыгырдандагы мәдрәсәдә укыту хакында булды. “Башка милләт халкы күпчелекне тәшкил иткән мәктәптә укыганчы, Шыгырдандагы ике мәктәпнең берсендә гыйлем алып була. Моннан тыш, мәдрәсәдә дә параллель рәвештә уку оештырылган. Яшәү дә, ашау да бушка, мөмкинлекләр җитәрлек”, – дип аңлатты Чуашстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Фәрит хаҗи Глухов. Ә Шыгырданнан Татар Шыртына 30 чакрым гына.

Ишанга бер дога!

Мәҗлестән соң мәчет янында гына урнашкан борынгы зиратка юл тоттылар. Аның мәйданы зур булса да, электән булган кечкенә генә ерганак, бүген инде берничә дистә метрга тирәнәеп һәм киңәеп, зиратны икегә бүлгән. Яз вакытларында җир убылып, каберләр дә ачыла икән. Халык тирә-ягын киртәләп алган. Ә табигать афәтенә каршы агачлар утыртып көрәшә.

Совет заманында борынгы бу зиратны алма бакчасы итеп ясаган булганнар. Әмма халык Хәсән ишан каберен саклап торган. Бүген дә алмагачлар үсеп утырган зиратта бердәнбер, гасыр еллык каен агачы утыра. Бу ишан кабере. Җыелган халык белән бергә, имамнар Коръән укып, Хәсән ишанга һәм башка вафат булганнар рухларына дога кылдылар.

Соңыннан өйлә намазы укылды.

Кадимилек яңарышы башланды

Татар дөньясында элек ишаннар бик зур роль уйнаган. Совет заманы идеологиясе дистә еллар буе ишаннарга карата нәфрәт тәрбияләде. Әлбәттә, иң явыз ишаннардан, Тукай да төрткәләп алган Ишми ишан-Ишмөхәммәд хәзрәт иде. Ишмөхәммәд хәзрәт Советларның беренче корбаннарыннан. Аны 1918 елда ук Малмыж төрмәсендә аталар. Бүген әлеге ишанның тирән гыйлемле галим булганлыгы сер түгел. Тирән фәлсәфәгә корылган китаплары басыла башлады.

Хәзер суфыйчылык-ишанлык әкрен генә күтәрелеп килә. Элек вафат булган ишаннарга да хөрмәт һәм игътибар артты. Сембер өлкәсенең Кулатка районында Хәсәнвәр ишан хәзрәтләре хөрмәтенә “Хәсәнвәр укулары” уздырыла. Түбән Новгород өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән төбәгендә Садыйк абзый дип аталган ХIХ гасырда яшәгән ишан йорты әле дә исән, халык аннан өзелми.

Гомумән, элек кадимилек дип сүгелгән милләт мирасына бүген яңача караш барлыкка килә башлады.

Рәфис ҖӘМДИХАН

Урман эчләрендә урман…

югары сәясәтендә урман мәсьәләләренә игътибар арта. Президент бу тармакны алдынгы итмәкче. Ни дисәң дә, ул үзе данлыклы урманчы улы бит.

Татарстан элитасы әлегә һаман да яңа «патша”ны танып бетерә алмый кебек. Ике дистә ел башлык булып торган Минтимер Шәймиев исеме күпләр күңеленә шулхәтле тирән кереп калган. Кайбер җитәкчеләрнең эш бүлмәләрендә әле дә аның сурәте эленеп тора.

Әмма республикада инде яңа җитәкче. Заманында Шәймиевкә каршы чыкканнар, Татарстаннан киткәннәр хәзер инде янә офыкта күренә башлады. Президент Миңнехановның элекке эчке эшләр министры Искәндәр Галимовка «Гайрәтле хезмәт өчен» дигән медаль бирүе турында фәрманы чыкты. Галимов хәзерге вакытта Мәскәүдә Русия Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне тикшерү департаментын җитәкли, Татарстаннан ул 1998 елгы «главалар фетнәсе”ннән соң китәргә мәҗбүр булган иде.

Рөстәм Миңнехановка исә кризис чорын кичергән Татарстан эләкте. Шуңа да аның республиканы үстерү өчен кайдан һәм нинди юллар белән акча алу мәсьәләсеннән башы каткан. Әлегә үзеңне күрсәтү һәм республика җитәкчелеген үзгәртеп кору эшенә баштанаяк чумып булмый. Шулай да яңа президент әкрен генә булса да, үз янына үз кешеләрен туплый.

Шушы көннәрдә Казанда «Урман һәм кеше» дигән форум узды. Элегрәк бу тармакка игътибар итүче аз иде. Урман хуҗалыгы министрлыгы да башкалар белән чагыштырганда икенчел дәрәҗәдәге идарә булды. Шуңа да Наил Мәһдиев Бөгелмә шәһәре башлыгы урыныннан министрлыкка башлык итеп билгеләнгәч, сәясәт белгечләре, бу гамәлне Мәһдиев өчен түбән төшү дип бәяләгән иде.

Хәзер исә Татарстан җитәкчелеге тарафыннан урманга игътибар арту сизелә. Кайбер белгечләр: “Урманчы Нургали малае урман сәясәтен алга сөрә”, – дип шаярта.

Бүген Русиядә урман эшкәртеп сату бизнесы аксый. Кризис сәбәпле әлеге чималга бәя дә, ихтыяҗ да бермә-бер кимегән. 2009 елда урманны экспортлау, узган елга караганда 12%ка азрак. Мәһдиев шул мәсьәләләргә борчылуын әйтә.

Татарстан үз урманнары белән мактана алмый. Яшеллек республика мәйданының 17%ын гына алып тора. Урман сатудан килгән керем дә Татарстан икътисадының 1,3%ын гына тәшкил итә. Былтыр агач эшкәртүдән – 709 миллион сум, кәгазь ясаудан 2,9 миллиард сум килгән.

Яңа урман министры Наил Мәһдиевнең алдагы елларга планнары зурдан. Аның сүзләренчә, киләчәктә урман республика мәйданының 30%ын алып торырга тиеш. “Ә урманны сату буенча төрек ширкәте “Кастамону Энтегре” белән килешү төзелгән”, – ди министр.

Моннан тыш, Мәһдиев нефтьчеләргә өмет баглый. Аның сүзләренчә, кара алтын чыгаручы ширкәтләр ярдәме белән Әлмәт, Бөгелмә, , Түбән Кама шәһәрләре табигатен яхшырту максатыннан, биредә урманнарны арттырырга кирәк.

Татарстан шартларында урман дигәне туры мәгънәдән тыш, киңрәк мәгънәгә дә ия – республиканың сәяси тормышы карурман кебек, чөнки андагы хәлләр катлаулы һәм күпләргә аңлашылмый.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

azatliq.оrg

Кайсы илдә яшәү иминрәк?

Дөньяда иминлек торышын күзәтеп баручы тикшеренү институты яңа хисабын бәян итте. Бу хисапка караганда, 2009 елда дөньяда иминлек, гомумән алганда, кимегән. Иң имин ил дип Яңа Зеландия табылган. Русия 149 ил арасында 143нче.

Австралиядә урнашкан Икътисад һәм иминлек институты имин илләр исемлеген төзегәндә илләрнең эчке һәм тышкы халәтен чагылдырган егермедән артык критерий куллана. Террорчылык ихтималы, кораллануга түгелгән акча күләменнән алып, илләрнең күршеләре белән мөнәсәбәтенә кадәр.

Институт мондый хисапны инде дүртенче ел әзерли. Быел анда беренче тапкыр “иминлек” дигән фәлсәфи төшенчәне саннар белән бәяләп карау тырышлыгы ясалган.

– Соңгы 12 айда дөньяда иминлек кимегән. Нигездә эчке критерийлар аркасында. Моңа үлем-китем саны, коррупция дәрәҗәсе, сәяси тотрыксызлык керә. Гомумән алганда, дөньядагы иминлек дәрәҗәсе бер я ике процентка кимегән, – ди институт җитәкчесе Макконаги.

Гомумкүрсәткечкә эчке низаглар да йогынты ясый. 2008 елда Грузиядәге низаг аркасында туган вәзгыять сәбәпле, Русия бу исемлектә берничә баскыч артка тәгәрәгән һәм 149 ил арасында хәзер 143нче урында.

Иң түбән тәгәрәгән биш ил арасында Русия белән бергә Грузия дә бар.

Русиядән соң исемлектә тагын алты гына ил бар, шул исәптән, Израиль, Пакистан, Судан, Әфганстан, Сомали. Көн саен диярлек һөҗүмнәр булып торган Гыйрак инде дүртенче ел рәттән соңгы урында.

Иминлек Үзәк Азия илләрендә дә кимегән. Ләкин алар Русия белән чагыштырганда күпкә югарырак тора. Мисал өчен, Үзәк Азия илләре арасында иң тынычы – Казахстан, ул 95нче урында. 85нче урынны алган Кушма Штатлардан нибары 10 баскычка калыша.

Икътисад һәм иминлек институты белгечләре фикеренчә, теге яки бу илнең иминлеге икътисад хәленә, демократия һәм сүз иреге торышына да нык бәйле.

Исемлек башында: Яңа Зеландия, Исландия, Япония, Австрия, Норвегия, Ирландия, Люксембург, Дания, Финляндия, Швеция.

Исемлек ахырында: 141. Чад, 142. Грузия, 143. Русия, 144. Израиль, 145. Пакистан
146. Судан, 147. Әфганстан, 148. Сомали, 149. Гыйрак.

Али ГЫЙЛЬМИ

Яулыксыз йөргәнгә үч итеп

Грозныйда яулыксыз йөргән кызлар башына буяу шары ату очраклары арткан. Шундый һөҗүмнән соң бер кызга хәтта медицина ярдәме дә кирәк булган. Чечня президенты Рамзан Кадыйров 3 ел элек дәүләт оешмаларында эшләүчеләргә һәм студентларга яулыктан йөрү тәртибен кертте.

Баштарак сүз җомга көне турында гына барды. Ягъни Чечня президенты Рамзан Кадыйров мөселманнар өчен изге саналган әлеге көнне дәүләт оешмаларында хатын-кызларга яулыктан, ә ирләргә мөселман рәвешендәге киемнән йөрү тәртибен кертте.

Дәүләт оешмаларында гына эшләүчеләргә диелсә дә, соңрак президент карары барысына да кагылуы ачыкланды. Җирле дәүләт телевидениесендә мөселман киеменең матурлыгы һәм уңайлыгы турында тапшырулар күрсәтелде. Дин вәкилләре бу чечен бренды була ала һәм дөнья модасында үз урынын алуы ихтимал дип чыгышлар ясады.

Баш киемсезләр куылды

Рамзан Кадыйров моннан 3 ел элек Грозныйдагы Чечен дәүләт университетында булып киткәннән соң, анда күргәннәрдән канәгатьсез калуын әйтте. Дәүләт телевидениесендә чыгыш ясап, ул студентларны әхлакый итү өчен ата-баба гореф-гадәтләренә кайтырга чакырды. Бу исә хатын-кызларның баш киемендә йөрүен күздә тота дип искәртте.

– Кайбер кызлар урамда чәчен тараткан килеш кыска итәктән йөри. Бу безнең халык гадәтләренә һич кенә дә туры килми, – диде ул.

Кадыйров уку йортында булып ярты айлап вакыт узганнан соң, баш киемсез килгән өчен бер һәм бер укытучы университеттан куылды. Уку йортында студентларның кыяфәтләрен күзәтүчеләр белән кызлар арасында да каршылыклар чыкты. Нинди генә милләттән булуга карамастан, университет тирәсендә баш киемсез йөрү тыелды. Хокук яклаучылар студентлар һәм укытучыларның канәгатьсезлеге турында белдерде. Чөнки яулык бәйләтеп кенә, кешене әхлаклы итеп булмый.

“Гореф-гадәт бозучы”ларга һөҗүм

Күп хатын-кызлар Чечняда башларын каплап йөрсә дә, моны инкарь итүчеләр дә җитәрлек. Һәм бу көннәрдә Грозныйда шундыйларга һөҗүм арткан. Битлекле һәм хәрби киемдәге кешеләр буяулы шар коралыннан аларның башына атып йөри.

“Гореф-гадәт бозучы” дип саналганнар белән шул рәвешле көрәшү “өстән” төшә дип санала.

Ландыш ХАРРАСОВА

СПИД авылга тарала

Соңгы вакытта ВИЧ-инфекцияле хатын-кызлар саны арта. Алардан туган балалар, ятимнәр саны да ишәя. Бу төрмәдән кайткан кешеләр белән җенси мөнәсәбәткә керү, кору белән аңлатыла. Чаллыда моннан 10-12 ел элек ВИЧ-инфекцияле дип табылган кешеләрнең үлеме дә көннән-көн арта.

Шәһәрнең СПИД үзәге мәгълүматларына караганда, ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны 1600гә якынлашып килә. Бу күрсәткеч якын тирәдәге район-шәһәрләрдә дә арту ягында тора. Мәсәлән, чиста татар районы саналган Сарманда гына да авыручылар саны 70тән артып китә. Элегрәк, СПИД йөртүчеләр арасында ир-атлар өстенлек итсә, бүген алай түгел: инфекция эләктергәннәрнең һәр икенчесе . Чаллыда ВИЧ-авырулардан 143 бала туган. Шуларның 5сенә генә авыру диагнозы куелган. Таза булып туган 8 баланың авыру ата-анасы үлгән. 5 наркоман ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. ВИЧ-авырулы 12 нарасыен бала тудыру йортында калдырган. Хәзер СПИД үзәгендә 34 сабый күзәтү астында. Аларга яшь ярым тулгач кына авырумы, юкмы икәнен ачыклау мөмкин булачак.

– Хәзер Чаллыда 100 мең кешегә 300дән артык ВИЧ-инфекцияле авыру туры килә, ягъни һәр 1000 кешенең 3се авыру. Аларның 70 проценты 20-40 яшьтәгеләр һәм алар авыруны җенси юл белән ала. Соңгы 5 айда ВИЧ авырулы анадан 13 бала туды, тагын 17 ана чиратка басты. Мондый хәлнең булганы юк иде. Сарман районында 70, Менделеевскида – 81, Мөслимдә 10 кеше ВИЧлы, – ди Чаллы СПИД үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов ХХ гасыр чиренең Чаллы төбәгендәге гомуми торышына борчылып.

ВИЧ-инфекция ачыкланганнан соң, авыруның уртача гомере 10-12 ел. 1999-2001 елларда 700ләп кешене исәпкә алдык. 2008 елда 30 кеше үлсә, узган ел – 35, быелның биш аенда 25 авыру үлеп китте. Хәзер 200ләп авыру антиретровирус терапиясе (АРВТ) ала. Шушы дәва өчен ел буена бер авыруга 300 мең сум чамасы акчаны Русия казнасы бирә, – дип җиткерде.

Мәгълүматлар буенча, Русиядә 500 мең ВИЧ белән авыручы кеше исәпкә алынган. Шуларның 20 проценты антиретровирус терапиясенә мохтаҗ. Ләкин бу дәваны Русиядә 24 мең авыру гына ала.

Гафиулла ГАЗИЗ

azatliq.org

Комментарии