- 21.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №23 (16 июнь)
- Рубрика: Архив
Кем җәен күбрәк эшли? Әлбәттә, авыл кешесе, диярсез. Шәһәр тормышыннан аермалы буларак, кәтмәнле, түтәлле, мал-туарлы дөнья ул. Ләкин һәркемгә үз эше авыррак тоела бугай.
Эчке эшләр министрлыгының матбугат конференциясендә дә: “Без күбрәк эшлибез!” – диделәр. Чыгарылыш имтиханнары, Сабантуйлар, спорт ярышлары, су буенда кызынучылар, паркта ял итүчеләр шушы ел фасылында. Гомумән, өеннән урамга чыгучы халык саны кискен арта. Ә милиция хезмәткәрләре барысының да тәртибен күзәтеп торырга тиеш. “Әһә, янымда милиция юк, берсе дә күрми”, – дип бандитлар кырын эшне тыныч күңел белән башларына кертергә ашыкмасын. Җирдә булмасалар, күктә алар. Узган ел сабан туен 3 вертолет белән саклаганнар! Монысы объектив мәгълүмат, “5”лелек нәтиҗә өчен. Тәртип саклаучылар хисабына караганда, былтыр бу милли бәйрәмебез яхшы гына үткән. Менә су буенда хәлләр башкачарак. Быелгы сезонда республикабызда 25 кеше батып үләргә өлгергән инде. Шуның 9ы салмыш булган. Узган ел җәй буена 145 кеше суда җан тәслим кылган, 42се – исерек килеш.
Җәйге җылыда милиция генә түгел, караклар да активлаша икән. Бигрәк тә шәһәр читендәге бакчаларны үз итәләр. Аларны талау очраклары 5 айда 395 тапкыр теркәлгән. Боларның барысын да исәпкә алып, тәртип саклаучылар гап-гади кагыйдәләрне истән чыгармаска куша.
– Игътибарлы булыгыз! Әйберләрне онытып калдырмаска, чит кешеләргә ышанмаска.
– Очраклы кешеләргә планнарыгыз хакында сөйләмәгез. “Бакчага китәм”, “Чит илгә ял итәргә җыенам” ише сүзләрдән соң аларның да планнары тууы бар.
– Фатирыгыздан киткән очракта якыннарыгызга, күршегезгә күз-колак булырга кушыгыз. Йозаклар ышанычлы булсын. Сигнализация куйдыру да комачау итмәс.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Казан бәйрәм итә
Казанда бу якшәмбедә традицион Сабантуй. Ул быел 4 урында – Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге Каенлыкларда, шулай ук Аккош күлендә һәм Горький исемендәге Паркта үтәчәк.
Осталар да имгәнә
Казан циркында Кытай артистлары имгәнде. Тамаша вакытында 4 метрлы биеклектән үзенең иң куркыныч трюгын ясаган вакытта гимнастка егылып төште. Баш мие селкенү диагнозы белән ул больницага озатылды. Моннан тыш, тагын бер артист кулын каймыктырды, икенчесе аягын авырттырды.
Агу ашыйлар
Казанда наркоманнар яңа төр агу тарата башлаган. Ул кибетләрдә колорадо коңгызына агу яки чәчәкләргә ашлама дип сатыла.
БДИны алдап булмый
“Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын тапшырган вакытта телефоннардан һәм башка ярдәмлекләрдән файдаланган өчен, 22 укучы аудиториядән чыгарылган”, – дип белдерде республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова. Бу очраклар 9 районда теркәлгән. Имтиханнарны оештыручы 5 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Ә калган эшләр судка тапшырылган.
Баланы бала үтергән
13 июньдә Яшел Үзән районында котчыккыч фаҗига була. 14 яшьлек үсмер әтисенең машинасын сорамыйча алып йөреп керергә уйлый. Юлда ул апасы белән уйнаган 4 яшьлек малайны күрми, аларны бәрдерә. Малай җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Ә үсмер һәлакәт урыныннан кача. Эзләп тапканнан соң, 14 яшьлек үсмернең аңлатуына караганда, ул караңгыда юл кырыенда уйнап утырган баланы күрмәгән.
Үсмергә нинди җәза күрелү ихтималын аңлатучы юк, ә менә аның ата-анасына җавап тотарга туры киләчәк.
Дирижер Фуат Мансуров вафат
Шимбәгә каршы төндә Мәскәүдә 82 яшендә танылган дирижер Фуат Мансуров вафат булды. Русия, Татарстан һәм Казахстанның халык артисты Мансуров озак еллар Зур театрның дирижеры, Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры булып эшләде. Ул оркестр музыкантларын тәрбияләү эшендә гамәлгә яңа ысуллар кертте.
Фуат Мансуров белән хушлашу җеназасы 18 июнь җомга көнне Зур театрда үтәчәк.
Еланнар кими
Соңгы тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, дөньяда еланнар кими бара. Европа, Африка һәм Австралиядәге сигез төрле еланны тикшергән белгечләр күп кенә илдә соңгы 15 елда аларның бик тиз кими баруын күзәткән. 1998 елдан башлап еланнар кими башлый. Кайбер җирләрдә 90%ка кимегәннәр.
Белгечләр моны климат үзгәрешләре белән аңлата. Дөрес, Татарстан урманчылары бу хәбәр белән килешми. Алар соңгы елларда, киресенчә, еланнар үрчүен әйтә.
Ялган ветеран хөкем ителде
Чуашстанның Шумерли район суды 80 яшьлек пенсионерны ялган документлар белән үзен ветеран дип йөрткәне өчен, ике ел ярымга шартлы рәвештә хөкем итте. Макаров фамилияле бу кеше 1946 елда 1944-1946 елларда сугышта “яшь хәрби” буларак катнашканы турында ялган таныклык алган булган. Бу документны аңа танышы ясап биргән. Макаров бу ялган таныклыгы белән югары пенсия һәм социаль түләүләр ала башлаган, “ОКА” машинасына ия булган. “Макаровның канунсыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә дәүләткә 500 мең сумлык зыян китерелгән”, – диелгән генераль прокуратура белдерүендә.
Аракы кыйммәтләнә
Русиядә аракы бәясе 2013 елга кадәр 200 сумга җитәчәк. Финанс министры урынбасары Сергей Шаталов: “Аракы беренче чираттагы кирәк әйбер түгел, ул арзан булмаска тиеш”, – диде. Финанс министры 2011 елга аракының иң түбән бәясен 120 сум итеп куярга тәкъдим итте.
Президент Дмитрий Медведев узган ел хәмер эчүгә каршы чаралар күрергә чакырды. Статистикага караганда, Русиядә һәр кеше елына уртача 18 литр аракы эчә.
Судьяны судка
“Хөкемдар хөкем ителергә тиеш” дигән шигарь белән сишәмбе бер төркем яшүсмер Татарстанның Югары суды бинасы янына пикетка чыкты. Алар Марат Гайнетдиновның дуслары. Узган атнада бу егет Федераль хөкемдар машинасы көпчәкләре астында үлде.
Пикетчылар исерек килеш кешене бәргән федераль хөкемдар Эдуард Солдатовка хөкем таләп итә. Бүген Марат Гайнетдиновка 24 яшь тулган булыр иде. Пикетка чыгучылар фикеренчә, Солдатовка каршы чыгучыларга карата басым бар. Юл казасы булган көнне бу хәлләрне Петербургның “5нче телеканал”ы белән беррәттән, “Эфир” һәм “Яңа гасыр” каналлары да төшергән. Әмма видеоязманы бер канал гына күрсәткән. “Җирле матбугат чаралары бу турыда берни сөйләми”, – ди алар. Татарстанның Югары суды вәкилләре пикетчыларны: “Бу мәсьәләдә шикләнәсе юк, гаепле кеше һичшиксез үз җәзасын алачак”, – дип тынычландырды.
Комментарии