«Идел саегуга түрәләр гаепле»

«Идел саегуга түрәләр гаепле»

Идел елгасын күргән гади кешеләр дә экологик фаҗига булуын чамалый. Су күләме ике-өч метрга төшкән. Ә киңлеге бөтенләй кызганыч манзара тудыра. Яр буйлары корый башлаган, ә елганың уртасында утраулар барлыкка килгән.

Идел буенда яшәүче Наил Шәмсетдинов гаҗәпләнүен яшермәде. «Ике метрдан артык су юк. Уылдыклар бөтенләй калмаган инде монда. Әнә тегендә камышта калган. Бер-ике елдан монда балык булмаячак. Болай да балыклар аз иде. Хәзер монда сазлык кына», – дип сөйләде ул.

Елгаларда суның саегуы Куйбышев сусаклагычыннан суны күпләп җибәрү белән бәйле. Бу су басу куркынычыннан куркып эшләнә. Элек сусаклагычта суның биеклеге 53 метр булса, хәзер ул 50 метр тирәсе генә. Нәтиҗәдә, Идел генә түгел, Казансу, Зөя, Чулман, Мишә елгалары да саекты.

«Сусаклагычның экосистема функциясе юкка чыга. Мисал өчен, һава чистарту, шәһәрне эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итү функциясе бозыла. Хәзер сулыклар корый, сазлыклы җир-сулар, гидробиоценоз юкка чыга. Балыкларга килгәндә, быел балык булмаячак. Чөнки суны киметү уылдык чәчү вакытына туры килде», – дип белдерде КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Миһаҗева «Идел.Реалии»га.

Әмма түрәләр моны экологик фаҗига дип атарга теләми. «Средволгаводхоз» федераль дәүләт идарәсе, суны күтәрә башладылар, дип белдерде. Инде июнь башында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 52 метрга җитәчәк, ди.

Бәйсез белгечләр исә моны чын экологик фаҗига дип атый. Иделнең экофаунасын торгызырга дистә еллар китәргә мөмкин. Татарстанның балыкчылар федерациясе рәисе Нияз Әхмәтов «Азатлык» сорауларына җавап бирде. Ул җинаять эше ачуны таләп итә. Фаҗигадә төп гаепне Мәскәүгә түгел, ә Татарстан мәнфәгатьләрен якламаган түрәләргә сылтый.

– Нияз әфәнде, Идел саега башлагач, сез беренчеләрдән булып җинаять эше ачуны таләп иттегез. Прокуратурага мөрәҗәгать иттегезме?

– Әлегә юк. Без аны хат рәвешендә язачакбыз. Прокуратура өчен сюжет, материал бирү, канун бозу очрагын күрсәтү дә җитә. Шуңа да без хат язып, Татарстан елгаларындагы хәлне аңлатырга телибез. Суның күләме тиешле биеклектән 3 метрга түбәнрәк. Бу үз чиратында флора, фауна, төрле балыкларның, моллюскаларның күпләп юкка чыгуына китерә.

Беләсезме, Русия Җинаять кодексының 358нче маддәсе («Экоцид, ягъни үсемлек яки хайваннар дөньясын күпләп юк итү, атмосфераны яки су ресурсларын агулау һәм экологик фаҗигага китерүче башка гамәлләр кылу») бар. Анда кайсы очракта җинаять җаваплылыгына тарту турында ачык язылган. Хәзер без зур күләмле белешмә әзерлибез. Республиканың төрле елгаларындагы хәл турында фото-видео материаллар да булачак. Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән мөрәҗәгать иттеләр. Идел, Мишә, Чулман, Зөя елгаларына килгән зыян турында мәгълүматлар күп.

– Кемнәрне җаваплылыкка тартырга кирәк? Моны экологик фаҗига дип атарга мөмкинме?

– Әлбәттә. Бу – кеше кулы белән ясалган экологик фаҗига. Монда бит республика сусаклагычында суны җибәрү планын коруда хата турында сүз бара. Алар кышын кар күп яву сәбәпле су басу куркынычы бар дип уйлаган. Ягъни түрәләрнең дөрес исәпләмәве аркасында шушындый хәл килеп чыкты. Дөрес бәя бирмәгәннәр, вакытында туктата алмаганнар. Тatatrmeteo.ru (Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе сайты) сәхифәсеннән карасагыз, анда суның күтәрелүе һәм төшүе күрсәтелә. 27нче апрельгә кадәр су 30-40 см.га күтәрелгән. Шуннан соң, су басудан куркып, суны җибәрә башлыйлар. Бу комиссиянең акылга сыймый торган карары. 2-3нче майда суны күпләп җибәрәләр. Тәүлегенә берьюлы 23 мең квадрат метр су җибәргәннәр. Бу коточкыч зур күләм. Сусаклагыч тулсын өчен, суны 8 мең квадрат метрдан да күбрәк җибәрергә ярамый. Бу очракта гына ул акрынлап тула башлый. Хәзер, мөгаен, 10-15 мең квадрат метр җибәрәләрдер. Нәтиҗәдә, хәзер Волгоградта су басу башланды.

– Ә кем гаепле? Татарстандагы сусаклагыч белән бәйле карарларны Мәскәү хәл итәме? Татарстан түрәләренең гаебе бармы?

– Моннан 10 еллап элек түләүле балык тотуга каршы митинглардан соң махсус комиссия булдырылган иде. Анда балыкчылар да, фән эшлеклеләре, хөкүмәт әгъзалары да катнашты. Татарстан мәнфәгатьләрен ул вакытта вице-премьер Равил Моратов яклады. Без 2-3 ел дәвамында уылдык чыгару алдыннан вазгыятьне анализлый идек. Кар ятмасы, аның эрү дәрәҗәсе һәм башка мәсьәләләрне тикшердек. Ул вакытта бик оператив эшли идек. Сусаклагычтан су җибәрә башлауга, Татарстан үз мәнфәгатьләрен яклап, Мәскәүгә чыга иде.

Хәзер гидрометеоцентр вәкиле мондый карарлар Мәскәү дәрәҗәсендә кабул ителә, ди. Комиссиядә катнашучы Татарстан вәкилләре бар. Аларның теше үтми микән? Ләкин безнең мәнфәгатьләрне кайгыртыр дәрәҗәдә түгелләр. Татарстанны яклый алмаганнар. Бу күренеп тора. Бу эш белән прокуратура шөгыльләнергә тиеш.

Без үз төбәгебез өчен көрәшергә тиеш. Без бит монда яшибез. Күптөрле су биоресурсларын сакларга кирәк. Төп гаепле кеше итеп мин комиссиядә Татарстаннан катнашучы вәкилләрне атар идем. Алар безне яклап, тиешле бәя бирә алмаган. Комиссия утырышы 10 көнгә бер уздырыла. Ә монда тиз арада җыелырга кирәк иде. Бөтен проблема шунда. Балыклар уылдык чыгарган вакытта суның торышын тәүлек буе, ким дигәндә ике көнгә бер күзәтеп барырга кирәк. Ун көндә төрле нәрсә була ала ич. Бу түрәләрнең җавапсызлыгы, тәртипсезлеге һәм түбән дәрәҗәдә булуы. Шуңа да без хәзер кызганыч нәтиҗәгә килеп җиттек.

– Ә нинди балыкларга зыян килде?

– Хәзер инде барлык балыкларга да зыян килгән дип әйтергә мөмкин. Чуртаннарның уылдыклары тулысынча юкка чыкты. Чабак, сопа, густера, яшь корбан балыклары. Алар бит уылдыкларны вакыт белән түгел, ә су температурасы белән чыгара. Ә көннәр җылы торды.

– Июнь азагына кадәр су дәрәҗәсен 52 метрга кадәр күтәрәчәкләр, диделәр. Экофауна кире торгызылсын өчен күпме вакыт кирәк булачак?

– Мин юкка чыккан әйберне кире кайтарып булуына шикләнеп карыйм. Корыган җирдә кояш нурлары астында моллюскалар, хайваннар, микрофауна үлә. Ә хәзер Казансу елгасына күз салсак, анда күп утраулар калкып чыкты. Күпме хайваннар һәм үсемлек дөньясы һәлак булганын күз алдына китерә аласызмы? Экофаунаны торгызыр өчен дистә ел да җитми. Күп вакыт таләп ителә. Бу беренчедән. Икенчедән, без югалткан биоресурс, биотөрлелек, фауна байлыгын кире кайтара алмыйбыз. Торгызу 5-6 елдан башлап, дистәләрчә елларга кадәр дәвам итәчәк.

2010нчы елда да су биеклеге түбән төшкән иде. Без әле генә балыклар саны буенча 2010нчы елга кадәрге дәрәҗәгә җиткән идек. Ә бүген дистә елга биоресурсларны югалттык.

– Балыкчыларның фикере нинди?

– Балыкчыларда тискәре фикер генә. Беләсездер инде, моңа кадәр канунсыз балык тоткан өчен таксаны кырыслаттылар. Бер кешегә балык тотуны тәүлегенә 5 килога калдырдылар. Балыкчыларга карата төрле яктан көчле басым бара. Кешеләр экологиягә карата сакчыл карарга тиеш, диләр. Ләкин шул ук вакытта безнең күз алдында бер акылсыз карар белән күпмиллионлы биологик запасны юкка чыгардылар. Шушыннан соң балыкчыларның мөнәсәбәте нинди була ала инде? Кешеләр үзләрен алдауларын күреп тора.

Татарстанның гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь исә мондый аңлатма бирде:

– Кайбер мәгълүмат чараларында, янәсе, без язгы ташуны дөрес фаразламаганбыз, шуңа да Куйбышев сусаклагычыннан күпләп су җибәрелде, дигән сүзләр әйтелде. Мин бу мәгълүматны фаш итәргә телим. Язда ясалган фаразда, республика елгаларында суның күтәрелеше күп еллардагы уртача нормада, яки азрак булыр дип көтелде. Бернинди су басу фаразы булмады. Суны оешмаларның уртак эшче төркеме карары белән җибәрәләр. Бу очракта без дөрес һава торышы фаразы бирдек, дип уйлыйм. Ә комиссиянең ничек эшләве, суны җибәрергәме, юкмы – бу аларның эше.

Комиссиядә Татарстаннан бары республиканың экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков кына булган.

«Средволгаводхоз» дигән федераль дәүләт оешмасы башлыгы Фоат Мөхәммәтшин «Беренче канал»га: «Ике тапкыр күбрәк кар тупланган иде, су да 20 процентка күбрәк иде. Су басудан курыктык, чөнки Гидромет шундый фараз бирде, шуңа күрә суны җибәрдек», – дип белдерде.

Марат ГАРИПОВ

Журналист «Вконтакте»ны татар телендә реклама чыгармауда гаепли

Журналист, «Җайдак» порталының баш мөхәррире Ленар Мифтахныкы «Вконтакте» социаль челтәрендә татар телендә реклама урнаштырырга теләгән. Сайт модераторы аңа «реклама урыс телендә булырга тиеш» дип, рекламаны чыгармаган.

Бу хакта журналист үзенең Facebook сәхифәсендә белдерде. Аның сүзләренчә, реклама язмасын модератор уздырмаган. «Вконтакте» «Игълан модератор тарафыннан кире кагылган» дип язган һәм игъланның гамәлдәге кануннарны, өченче затлар хокукларын һәм «Вконтакте» кагыйдәләрен бозмаска тиешлеген искәрткән.

Реклама «Тау ягы белдерүләре» дип аталган «Вконтакте» төркеме турында булган. «Мин татар телле төркемне рекламаларга теләдем, ул татар телен аңламаучыларга кызыклы түгел. Моннан тыш рекламада Татарстан шәһәрләре генә күрсәтелгән иде», – ди ул.

Ленар Мифтахныкы үзенең язмасында бу хәлне «татар телен дискриминацияләү» дип бәяләде.

«Азатлык» радиосы, әлеге хәлгә аңлатма сорап, «Вконтакте» матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итте. Җавап бик тиз килде. Анда: «Без игъланны чыгару эшен яңадан башладык. Кызганычка, рекламаны кире кагу хата булган. Кулланучыдан гафу үтенәбез», –диелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сайлаудан соң Дәүләт Шурасы яңарыр дип уйлыйм»

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сентябрьдә узачак сайлаудан соң республика парламенты яңарыр, дип уйлавын белдерде.

Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Иҗтимагый палатасында коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән очрашудан соң, журналистлар сорауларына җавап биргәндә әйтте.

«Киләчәк Дәүләт Шурасын ничек күрәсез? Праймеризда зур бизнес вәкилләре катнашмауны ничек аңлата аласыз?» дигән сорауларга ул болай диде:

«Аның ни кадәр яңарачагы халыктан тора. Яңару булыр дип уйлыйбыз. Алдан тавыш бирүдә («Бердәм Русия» фиркасе үткәрә торган праймериз) катнашучы төрле яшьтәге акыллы кешеләрдән үк яңаруны күреп торабыз. Үзем дебатта катнашкан кеше буларак әйтәм, кызыклы яшьләрне күп күрдем. Алар үз авылына, республика тормышына, халык проблемаларына битараф түгел. Ә кайбер мәсьәләләрне федераль хакимиятсез хәл итеп булмый.

Минемчә, нормаль яңару булачак. Шул ук вакытта дәвамлылык саклануын да телим. Тәҗрибәле депутатлар кануннар язарга, сайлаучыларның мәнфәгатен федераль дәрәҗәдә якларга өйрәнде. Бу бик җитди эш. Минемчә, сайлау оешкан төстә узачак», – диде Мөхәммәтшин.

Ә менә эре бизнес вәкилләренең праймеризда катнашмавы турында сорауга ул җавап бирмәде.

Фәрит Мөхәммәтшин үзе парламентта калырга җыена.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии