«Кәҗәләремнең сөтен саварга чиләк күтәреп йөрим»

«Кәҗәләремнең сөтен саварга чиләк күтәреп йөрим»

Сыер асрау мәшәкатьле дә, чыгымлы да, әмма чәйне барыбер сөт белән эчәсе килә дип, күп авылларда халык кәҗәгә күчеп бара. Тик шул ягы бар: файдалы үзлекләргә бай булса да, сөте күп булмый, такмактагыча, «бер стакан» гына. Ә менә Тукай районының Яңа Бүләк авылында яшәүче Мөнир Сәләхов бу яктан бәхетле, чөнки аның токымлы кәҗәләре көненә 7шәр литр сөт бирә. «Башкалар савымга кружка тотып чыкса, мин чиләк күтәреп йөрим», – ди ул.

КЕРЕМ ТҮГЕЛ, КҮҢЕЛ ӨЧЕН ДИП ЭШЛИ

Мөнир абыйның үз кәҗәләрен ничек яратканлыгы йөзенә язылган. Кәҗәләр үзләре дә, хуҗалары янында бөтерелеп кенә торалар. Ул күренүгә, тиз-тиз атлап килеп, башларын сузалар: сыйпа, янәсе. 20 баш кәҗәсе бер-берсенә бер тамчы су кебек охшаган булсалар да, һәммәсен таный, алай гына да түгел, исеме белән эндәшә аларга хуҗа кеше. Берсенә Санька дип кушкан, икенчесенә – Анька дип, ә карарак төстәгесе – үзебезчә, татарча исем йөртә: Карлыгач.

– Һәр нәрсәнең үз җае була дигән кебек, кәҗәгә исем кушканда да үз йоласы бар. Бәрәннең исеме анасының исемендәге икенче хәрефкә башланырга тиеш. Санька белән Анька – шуңа мисал инде.

Мөнир абый белми әйтмәс, ун елдан артык вакыт узган инде аның бу төр терлекне асравына. «Таулы-чокырлы җирдә яшәсәм, сарык асрар идем, чөнки көз көне бер грамм икмәк бирмәсәң дә, алар әнә шул уйкулыклардан үзенә кирәген табып ашый, бик симез булалар. Ә мин сазлыклы урында яшим. Монда сарык асрарга кулай түгел, чөнки бавырында әкәм-төкәм була. Ә бер төрле мал үрчетәсе килә иде, шуңа да биш кәҗә бәрәненнән башлап җибәрдем», – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Мөнир Сәләхов иң күп сөт бирә торган зааненск токымын сайлаган. Ник дигәндә, хезмәте бушка китмәс, сөтләрен аз булса да сатармын, дигән ниятләр канатландырган аны. Тик килеп кенә чыкмаган. Санэпид үзәге аша рөхсәт ала алса да, базардагы ветеринарлар шактый вакытлар әле тегесен, әле монысын сорап, үз имзаларын куймаган.

– Бөтен нервларны ашап бетерделәр дә, ташлап кайтып киттем, бүтән бармадым, – ди әңгәмәдәшем.

Күңеле төшкән, билгеле. Бик мәшәкатьле эш булса да, кымызга кадәр ясап сата торган булган. Тик хәзер аны да эшләми инде. 53 баш кәҗәсен дә киметеп егермегә генә калдырган. «Кәҗә асравым – бернинди керем китерми, бары тик күңел өчен генә алып барыла торган эшем», дип аңлата хуҗа кеше.

Боларны көтүгә чыгарасызмы, өй тирәсендә генә тотасызмы?

– Кәҗә көтүдә тормый ул. Син аны көн буе йөртә дә алмыйсың – кайта да китә. Сарыкны кешегә дә санамый, алар белән бергә йөрми дә ул. Яңгыр ява башладымы, шулай ук өйгә качу ягын карый, чөнки аңа пычрак кирәк түгел. Бер көтүгә чыгарган идек, көтүчеләр сөйләде соңыннан: гел качты да, аптырагач, качмасын өчен астын-өскә әйләндереп, мөгезе белән җиргә кадап куйдык, диләр. Шуңа хәзер аларны үзем көтәм: көнгә ике-өч мәртәбә берничә сәгать йөртеп кайтам. Алар урамда да йөрмиләр, чит капка төбенә дә бармыйлар, гел үземнең өй янындагы әрәмәлектә генә. Басу юлы белән китсәләр дә, җаным тыныч. Чөнки ул сыер, сарык кебек күбенгәнче ашамый. Болар сайланып, иң тәмлесен яхшысын гына ашый. Люцернаның да чәчәген генә ашый бит ул, шуңа күбенми. Аннан соң алар сарык кебек теләсә кайда да йөрмиләр. Бераз йөреп ашыйлар да, өйгә кайталар…

Мөнир абый әйтүенчә, кәҗәләрдә «вожак» дигән төшенчә бар. Бу умартадагы ана корт кебек: башлап йөрүчесе булмаса, көтү таралып, кәҗәләр югалып бетәргә дә мөмкин, ди.

– Гадәттә «вожак» ана җенесле була. Ул үз көтүен чит кешеләрдән саклый, аларны якын китерми – сөзә. Хәтта тар гына күпердән чыкканда каршыңа кәҗә көтүе килеп чыга икән, ул сине барыбер уздырып җибәрмәячәк – башта үзе чыгачак. Менә шул башлап йөрүчесе булмадымы – көтү тарала инде. Узган ел «вожак»ны аталандырырга дип башка районга алып киткән идем, кайтуыма көтүләре белән юкка чыккан болар. 4 көннән соң гына эзләп таптым, Сарман районына ук чыгып киткәннәр.

КӘҖӘ СӨТЕ НИК ИСЛӘНӘ?

Мөнир абый кәҗәләре турында яратып сөйли. «Иң акыллы хайваннар шул!» – ди ул. Аларның абзарда да һәрберсенең үз бүлмәсе бар, төнлә күзен бәйләсәң дә, ялгыш та бүтән бүлмәгә бармый, бары тик үзенекенә генә керә икән.

Мөнир абый, карап торам да, кәҗәләрегезнең араларында мөгезлесе-мөгезсезе, сакаллысы-сакалсызы бар. Нәрсә белән бәйле бу?

– Сакал яшь булганга күрә юк. Алты айдан соң гына чыга башлый бит ул. Ә мөгезгә килгәндә, бу токымдагы кәҗәләрнең ул 60 процентында гына үсә. Тик мин мөгезне кирәк дип санамыйм: бер-берсен кыерсыта башлыйлар, аннан, саварга утыргач, башын болгый ул. Ялгыш күзеңә дә төртергә мөмкин бит. Шуңа күрә, мин аларның мөгезенә җилем (резинка) кигертәм. 30-40 көннән соң үзе корып төшә. Дөрес, мөгезне кисәргә дә ярый. Кояшка куеп карасаң, аның кай урынында кан тамыры барлыгы күренә бит инде. Тик мин алай итәргә кызганам.

Мөнир абыйның иң яшь дигән бәрәннәре дә сарык зурлыгында. Бу токым белән бәйлеме, дигән соравыма ул «мал эре булсын өчен, аны үз тәкәләре белән аталандырырга ярамый», дип җавап бирде.

– Ни өчен авылда кешеләрнең сарыклары вакланып бетә? Чөнки үз тәкәсе каплый аны. Акча кызганмаска, читтән тәкә кайтартырга кирәк. Мин менә гел тәкәне читтән табам. Шуңа күрә сөтләре дә күп, гәүдәгә дә эре минекеләр. Бер яшьлек тәкәдән 25 килограмм ит чыга. Бераз үскәнрәген суйсаң, 45 килограммга кадәр җитә. Аннан соң, юньле бәрән үстерим дисәң, сөтне савып бирергә түгел, ә анасының җилеменнән имезергә кирәк. Минекеләр әнә – 6 шар ай имәләр…

Мөнир абыйга үземне күптән кызыксындырган сорауны бирми калалмадым. Кайбер кәҗәнең сөте дә исле була, ә кайсы берсенең итендә дә шикле тәм юк. Нәрсә белән бәйле булырга мөмкин бу?

– Ите булсынмы, сөтеме – ислелеге нәрсә ашатудан гына тормый. Бар да нәселеннән һәм атасыннан тора. Шуңа күрә, тәкә алганда мин гел искә тикшереп алам. Кайберәүләр әйтә, менә, кәҗәмнең сөте берничә елдан исләнде диләр. Дөрес түгел. Кәҗәнең сөте исле тәкә каплаганнан соң исләнә. Ә инде итенә тәм кермәсен дисәң, исле кәҗә тәкәсен суйганда, башын – аерым, җенес әгъзаларын – аерым пычак белән кисеп атарга, соңыннан бик яхшылап кулларыңны юарга, бары тик шушы эшләрдән соң гына түшкәсен тунарга кирәк. Шулай иткәндә, иттә бернинди чит тәм дә калмый.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Тукай районы – Казан

Комментарии