Бәрәңге зары

1947нче еллар. Сугыштан соңгы авыр вакыт. Халыкның такы-токы гына яшәгән чагы. Бар ашаган ризыгы – сыек сөтле бәрәңге белән үлән ашы. Авыл халкы ипинең исен дә, тәмен дә белми әле. Ач үлемнән шул бәрәңге генә саклап калды аларны. Шуның өстенә, дәүләткә төрле салымнар да түлисе: ит, сөт, май, йомырка, йон, 100 кило бәрәңге. Сугыш елларында һәр йорт 10 кило токмачлап турап киптерелгән бәрәңге дә түләде. Аны киптерер өчен кимендә 50 кило бәрәңге китә. Әле бит тагын акчалата да салымнар бар. Җиңү өчен, илне торгызу өчен кирәк булгач, халык карышмыйча, барын да түләде. Ул елларда элеккеге Кузнечиха (хәзерге Әлки) район үзәгенең райбашкарма комитеты каршындагы бакчада кирпеч пьедесталга гипстан катырып ясалган, кулларын алга сузган 5әр метрлы даһилар – Ленин белән Сталин һәйкәлләре тора иде. Шулай бер елны төрле салымнардан гаҗиз халыкның бер наяны Сталинның алга сузган кулына башлы һәм колаклы гарип бер бәрәңге белән түбәндәге язуны элеп куярга җөрьәт иткән бит: «Инде ни эшлим? Ашка мине салалар, кыргычта кырып, бераз он кушкан булып, ипи пешергән булалар. Ул ипи 3 көннән таш кебек ката. Аны ат та кимерә алмый. Янәдән җебетеп ашыйлар. Салым түлиләр. Пешкәнен дә, чи килеш тә кош-кортка, терлеккә дә ашаталар. Көзен күмелеп калганнарын язын эзләп табып, черегеннән дә коймак пешереп ашыйлар. Миннән спирт ясап эчеп, күңел дә ачалар. Әле янәсе мин алып баруын барам, ә алып кайтырга ышандыра алмыйм, дип көлгән дә булалар. Шулай булгач, башка түзәр хәлем калмады – асылынам!»

Ул заманда моны эшләгән бәндә тотылса, аны, һичшиксез, гомерлек каторга яисә үлем җәзасы көткән булыр иде. Еллар үтте, заманалар, тормышлар үзгәрде. Вөҗдан, сүз иреге килде. Төрле вак-төяк, килде-китте сүзләр өчен кешегә бәйләнми башладылар. Үзеңнең теләк, фикерләреңне ачыктан-ачык әйтә, яза аласың. Сталинның шәхес культы ачылгач, аның теге һәйкәлен дә кувалда белән ваткалап, юлдагы чокырларга ыргыттылар. Партия таралганнан соң Ленин һәйкәле дә шундый ук язмышка дучар булды. Даһилар да мәңгелек түгел икән. Ә халык – мәңгелек. Ул күңелен төшерми, Алда яхшы тормышлар да булыр әле, дип, өметләнеп яши бирә.

Сөләйман ШАКИРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии