- 21.05.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Архив
Ул зур сәхнәгә чагыштырмача соң – 30 яшендә килеп керде. Башка җырчыларныкы кебек үк, аның да күтәрелеш чоры булды, аннары берара тынып торды. Бер карасаң, нәкъ башкалар кебек үк юлны үткән, ләкин үзенең кабатланмас иҗади юлы булган Татарстанның атказанган артисты ИлСаф соңгы елларда яңа сулыш алып иҗат итеп йөри. 9нчы майда 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте ул. Шул уңайдан артистның үзе белән очрашып, гәп кордык.
«ТУЙГАНЧЫ ҖЫРЛАНМАГАН ДА ӘЛЕ»
– 50 ел үткән кебекме соң, Илсур абый?
– Юк шул, юк! Сиңа 50 бит инде, дигәч, үзем дә бераз гаҗәпләнебрәк торам. Аннары паспортны ачып карыйм: дөреслеккә туры килә (көлә)! Ләкин күңелемә бер дә 50 яшь кебек түгел әле.
– 50 ел эчендә тормышыгызда булган биш иң төп вакыйганы әйтегез әле!
– Беренче иң мөһим вакыйга Казанга килүдер, мөгаен. Мин, Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында туып-үскән малай, мәктәпне тәмамлагач, Казанга авыл хуҗалыгы институтына барып кердем – бу зур нәрсә иде. Югары уку йортын тәмамлагач, авылга кайтып эшләдем. Язмыш юлым ике елга гына Казаннан аерылып торды да кабат кушылды.
Икенче зур вакыйга – гаилә кору, аны тагын да ямьләп, дөньяга балаларымның аваз салуы. Бүген кызым Энҗегә – 25, улым Җәмилгә – 9 яшь.
Өченче вакыйга дип зур сәхнәгә килүемне атыйк. 30 яшь иде миңа ул вакытта. Аңарчы шактый вакыт үзешчән сәнгатьтә кайнап йөргән булсам да, профессиональ эстрадада җырлый башлау минем өчен бөтенләй башка бер дөньяны ачты.
Яшәү гел шатлыктан гына тормый, кайгысы да була. Кызымны югалту – тормышымда иң тирән эз калдырган вакыйгадыр. Быел Айгөлдән башка яши башлавыбызга ун ел булды инде.
Һәр кеше үз эшенең нәтиҗәсен күрергә тели. Җырчы өчен дә мөһим бу. Шуңа күрә Татарстанның атказанган артисты исемен алуымны бишенче төп вакыйга дип әйтим әле. Иҗатымны шулай бәяләгәннәре өчен рәхмәт!
– Иҗат дигәннән, Илсур абый, сез зур сәхнәдә – 20 ел. Күпме бу, әллә азмы?
– Бер карасаң, аз вакыт түгел бу. Тик ул ничектер тиз генә үтте дә китте. Әле туйганчы җырланмаган да. Шулай булгач, бу вакыт иҗат өчен бик аз була инде. Рәхәтләнеп тагын 15-20 ел эшләсәң, бәлки, җитәрдер (көлә). Шөкер, иҗат дәрте, күңел күтәренкелеге бар. Гаиләдән энергия алып, иҗат итәсе, яңа җырлар яздырасы, клиплар төшерәсе килә. Шушы арада 11нче альбомым дөнья күрергә тиеш, Аллаһы Тәгалә насыйп итсен, соңгысы булмасын. 300ләп җырым бар, киләчәктә җырланасылары да күп әле. 20 еллык иҗатыма нәтиҗә ясап, 30нчы майда Казан тамашачысына юбилей концертымны да тәкъдим итәргә җыенам.
– Нинди тамаша булачак ул?
– Беренче чиратта иҗатташ дусларыма зур рәхмәт! Юбилей концертымны уздырырга җыенам, син дә катнаш әле, дип кемгә генә шалтыратмадым, берсе дә каршы килмәде, бик теләп риза булдылар.
Минем зур сәхнәгә аяк басуымда Фирзәр Мортазинның роле бик зур. Мин тере легенда дип санаган әлеге шәхес тә катнашачак концертымда. Шулай ук «Мунча ташы» артистлары Гамил Әсхәдулла белән Рөстәм Рахманкул-Козгынчинский, Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев, якташым Алсу Әбелханова, җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Данир Сабиров, Рөстәм Закиров, Фирдүс Тямаев, Ринат Рәхмәтуллин, Вадим Захаров, Илсөя Бәдретдинова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илнар Сәйфиев, күптәнге дустым Рәсим Низамов катнашачак. Әле тагын үзем чакырырга оныткан коллегаларым Вил Усманов, Нияз Җәләлов, Зөһрә Шәрифуллина һәм башкалар да катнашырга теләк белдерде. Алып баручылар – Фәнил Вәкказов белән Гөлназ Сәфәрова. Сценарий авторы – Зәмирә Рәҗәпова. Бик күңелле концерт булыр дип уйлыйм мин моны, Аллаһ боерса. Вакыт күп калмады, борчыла да башладым инде.
– Инде ничә ел сәхнәдә булсагыз да, барыбер борчылу бармы?
– Бар, әлбәттә. Аннан соң концертта кунаклар да күп булачак. Ульян, Пенза, Себер, Пермь, Уфа, Кировтан килергә теләк белдерүчеләр күп.
– Концерт программагызда шул хәтле күп артист тәкъдим ителгән! Ә нәкъ менә ИлСафны тыңларга дип килгән тамашачының күңеле булырмы соң?
– Юбилеем булса да, концертта утырып кына торырга җыенмыйм үзе (көлә). Унлап җыр башкарырга исәп, берничә җырымны дуэт итеп тәкъдим итәчәкбез. Ә көзгә 50 концерт белән республика районнарына һәм Русиянең башка төбәкләренә чыгарга ният бар.
«ТАМАШАЧЫМ УТНЫ СҮНДЕРЕП КУЕП СЫНАДЫ»
– Сезне белмәгән кешегә җырчы ИлСафның кемлеген аңлатырга кирәк ди. Кайсы җырыгыз белән таныштырыр идегез үзегезне?
– «Әбиләр чуагы» дисәң, ә-ә, шул ИлСафмыни инде бу, диләр – шундук аңлашыла. Үлмәс җыр ул!
Роберт абый Миңнуллин улы өйләнгәндә миңа «Туй җыры» дип аталган җыр язып биргән иде. Оскар Усманов аңа көй язды. Уңышлы гына килеп чыкты бу. Шуннан соң Роберт абый, сиңа тагын бер җырым бар әле, дип, шушы «Әбиләр чуагы»н күрсәтте. Аңа көйне шулай ук Оскар Усманов язды. Башта бер дә ошатмаган идем мин ул җырны. Ә ничек популяр булып китте! Әле хәзер дә концертларда шуны башкаруымны сорыйлар.
– Илсур абый, ничек уйлыйсыз, җырчыга музыкаль белем кирәкме?
– Минемчә, белем беркайчан да комачауламый. Булсын ул! Белем алырга беркайчан да соң түгел, дип, мин дә мәдәният һәм сәнгать университетында дүртенче курста укып йөрим бит әле (көлә). Әйтәм бит, әле иҗат итәргә теләк тә, көч тә бар. Димәк, киләчәктә ул белем кирәк булыр.
– Ә төп һөнәрегез – инженер-механик белеменең тормышта кирәге чыгамы?
– Әлбәттә. Авыл хуҗалыгы институтында төгәл фәннәр укыдык: физика, математика, геометрия, сызым… Ул белемнәрнең тормышта көн саен кирәге чыгып тора. Җыр сайлаганда, аны тамашачыга тәкъдим иткәндә дә ярдәме тия.
Гомумән, матур тавышың булу, яхшы җыр табу – сәхнәдәге уңышның 5 проценты гына ул. Кеше белән аралаша белү, коллектив тоту, эшне оештыру – 95 процент уңыш шуннан тора.
– Ир кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Сезгә туры киләме бу мәкаль?
– Бу эшне дә, тегесен дә булдырам дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә бу мәкаль миңа яртылаш туры киләдер дип саныйм (көлә). Мин бер эшне төгәлләми торып, икенчесенә тотына алмыйм. Менә шундый начар гадәтем бар.
– Әле интернетка хоккей уйнаганыгызны керткән идегез…
– Мин спортны яратам. Студент вакытта ук чаңгы буенча төрле ярышларда катнаша идем. Хәзер дә кышын улым белән рәхәтләнеп чаңгы шуабыз. Шулай да иң яратканым – хоккей. Хәзер бик уйнарга туры килми, тик тимераякка бассам, тиз искә төшерәм. Актив җанатар да әле мин. Менә хәзер хоккей буенча дөнья чемпионаты бара. Безнекеләр җиңелсә, кәеф төшә инде, ә җиңсәләр – үзем җиңгәндәй шатланам.
– Интернетта үзегезнең телефон номеры күрсәтелгән. Администратор яки продюсер белән эшләмисезме?
– 20 ел эчендә булды инде алар, тик хәзер бөтен эшне үзем генә башкарам. Концертлар вакытында таныш администраторларны чакырам, алар ярдәм итә. Хуҗалык, оештыру эшләренә бүленеп, җырчының иҗат итәр өчен вакыты бик аз кала. Шуңа күрә продюсер булса, бик әйбәт. Тик ул татар эстрадасында яңа күренеш шул әле.
Җырларга чакыру өчен турыдан-туры үземә шалтыраталар. Менә күптән түгел генә Мәскәүгә барып җырлап кайттым. Арадашчы аша гына сөйләштек, чараның вакытын һәм урынын килештек. Ә нинди чара буласын, кем чакырганын белмәдем дә. Баргач кына бер абзыйның 70 яшьлек юбилее булуын әйттеләр. Әтисенә бүләк ясау өчен, улы мине эзләп табып чакырткан икән. Ул яктан күңелсез хәлләр булганы юк, шөкер.
– Күңелсез хәл булмаса да, гастрольләр вакытында маҗаралар булмый калмыйдыр?
– 15 ел тирәсе элек булган бер вакыйга һаман да онытылмый. Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә концерт бирәм. Күпме җырладым икән – берзаман ут бетте. Шәмнәр кабызып, баянга кушылып җырлый башладым. 40 минут тирәсе җырлаганнан соң, бер ир сәхнәгә чәчәк алып менде. Баянга җырлый алырмы икән, дип, утны шул сүндереп куйган икән! Булдырасың икән, ди. Утны кабызды инде. Кабызмасаң да булган, бик матур концерт карадык бит әле, диючеләр дә булды. Бик күңелле булган иде ул. Тамашачының төрлесе була шул (көлә).
– Бер әңгәмәгездә, йолдыз чире белән авырып алдым, дигән сүзегезне укыган идем…
– Үз-үзеңә бәя бирүе кыен, ләкин таныла башлагач, әзрәк йолдызлану булып алгандыр шул. Ул начар нәрсә, иҗатка комачаулый. Шуны вакытында сизеп алып, җиргә төшәргә кирәк.
«ЯЗМЫШНЫ ҮЗГӘРТҮ МӨМКИН БУЛСА…»
– Әле беркөнне Инстаграм челтәренә әниегезнең фотосурәтен керткән идегез…
– Тиз генә кайтып, бәрәңгесен утыртып килдем шул. Кирәк тә түгел инде ул аңа, тик нәрсә белән булса да шөгыльләнәсе килә бит. 25нче апрельдә әниебез 80 яшен тутырды, Аллаһка шөкер.
– Бала чакны искә алсак, әти-әнинең кайсы сүзе, нинди чагы искә төшә?
– Әтинең бер сүзе һаман истә: «Бер-берегезне югалтмагыз, бер-берегезгә булышыгыз». Шушы бер җөмлә тормышта бик җитә икән. Туганнар белән яхшы мөнәсәбәтең дә саклана, тормышың да көйле була. Без алты туган идек: апабыз һәм биш ир туган. Туганнарыма багышлап «Биш брат» (Сәйдәш Хәсәнҗанов көе, Гөлфия Шакирова сүзләре) дигән җыр да яздырдым. Без, мишәрләрдә, абый-энегә «брат» дип дәшәләр бит. Кызганыч, Ренат энекәшебез 32 яшендә юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды. Хәзер бишәү калдык. Миннән кала, барысы да Мәскәүдә яши. Син дә Мәскәүгә күч, дисәләр, күчмим, дим, Тукай сүзләре белән җавап бирәм: «Мондагы ун урынына анда унбиш шпион» (көлә). Аннан соң, монда әнигә дә якынрак бит. Ике сәгатьлек юл – вакыт булганда кайтып килергә тырышам.
Әни белән кырда чөгендер эшләү истә калган. Буа шикәр заводы төзелгәч, алтышар гектар чөгендер җире эшкәртә идек. Май аенда кырга чыгып китәсең, кар яуганчы эшлисең.
Безнең гаиләдә әни йомшаграк булды. Әти дә алай кырыс түгел иде, тик аннан куркып тордык. Әти бит ул!.. 56 яшендә дөньядан китеп барды. Аның бик иртә киткәнлеген хәзер генә аңладым.
– Гаилә темасын дәвам итик әле. Узган ел кызыгыз Энҗе кияүгә чыккан иде.
– Бик дулкынландыра торган вакыйга булды ул. Никахында да, туенда да күзгә яшьләр килде. Ләкин ул шатлык яшьләре иде. Исән-сау булсыннар, бәхетле торсыннар гына инде.
– Улыгыз үсеп килә…
– Гел эштә булып, кызларым үскәндә аларга тиешле игътибарым җитеп бетмәде кебек. Шуңа күрә улым белән ул хатамны кабатламыйм дим, күбрәк вакытымны уздырырга тырышам. Үсә төшкәч, җырчы булам, дип теләк белдерсә, аңа ярдәм итәргә, продюсеры булырга да әзер мин.
– Әңгәмәбез башында телгә алган идегез инде: бала кайгысы кичергән кеше дә бит әле сез, Илсур абый. Вакыт яраларны дәвалый, диләр, шулаймы?
– Ун ел элек яман авыру кызыбыз Айгөлне безнең арадан алып китте. Ул яра бераз тупаслана гына, ләкин беркайчан да онытылмый. Шул кайгы белән ятасың, торасың, иҗат итәсең, шуның белән яшәргә өйрәнәсең. Концерт вакытларында, безнең гаиләдә дә шундый хәл булды, дип килеп әйтүчеләрне күргәч, яралы кешеләр бик күп икән, дим.
– Сезнең «Язмышны үзгәртеп булмады» дигән җырыгыз бар? Кире кайту мөмкинлеге бирелсә, үзгәртер идегезме?
– Хаталар җибәрмәскә тырышыр идем, билгеле. Элек Аллаһы Тәгаләгә ышану җитмәгән, күрәсең. Барыбыз да, ышанабыз, дибез дә бит, тик Аның әйткәннәрен үтәү – икенче нәрсә. Мин намазын укырга, уразасын тотарга, сәдакасын бирергә тырышам. Кызымны югалту кайгысын җиңәргә дә Аллаһыга ышану ярдәм итте. Тамашачыма рәхмәт! Бөтен авырлыкларны җиңеп, яңадан сәхнәгә кайтырга тугры тамашачым көч бирде. 50 ел гомер үтте дә, бер концерт куйдың да, бетте түгел. Тагын озак еллар тамашачыма хезмәт итәргә телим әле!
Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии