- 21.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №20 (22 май)
- Рубрика: Архив
Читада өч ел элек кенә чыга башлаган «Вечорка» газетасы май башында «юбилей уңаеннан» дигән сылтау белән киңкүләм реклама кампаниясе башлап җибәрде. Газета Байкал арты крае башкаласы Читада гына түгел, крайның күп урыннарында куелучы реклама такталарын урыс мәкальләре һәм әйтемнәре белән тутырмакчы. Газетаның баш мөхәррире Владимир Кантемир «Без шул рәвешле бай урыс телен хөрмәтләргә, аның бөеклеген русиялеләрнең исенә төшерергә теләдек, дип белдерде. Басма әлеге чараны 120 реклама тактасына «Незваный гость – хуже татарина» дип язудан башларга булган.
Башкала Мәскәүдә «Москва – для русских» дигән сүзләр инде күптәннән гадәткә кергән булса да, күпмилләтле Читада татарларны кимсетүче мондый язмаларның эленүе кайберәүләрнең игътибарын шунда ук җәлеп иткән һәм экстремистик язмалар эленүе турында шикаять алган полиция хезмәткәрләре реклама такталары элүче эшчеләр янына тиз арада килеп тә җиткән. Әмма бу язуны тикшергәннән соң алар күпләргә мәгълүм булган күптәнге бу мәкаль экстремистик түгел дигән нәтиҗәгә килгән.
САЙЛАУЛАРГА БӘЙЛЕМЕ?
Байкал арты краенда яшәүчеләр исә өч ел элек кенә чыга башлаган «сары» басманың миллионнарча сумга төшүче мондый реклама такталары белән өлкәне каплавын беренче чиратта җирлектәге сәяси вәзгыятькә бәйләп карый. Күптән түгел анда губернатор Равил Гиниятуллинның губернаторлык вазифасы тәмамланды. 8 сентябрьгә билгеләнгән сайлауга кадәр губернатор вазифаларын башкаручы итеп чыгышы белән Якут-Саха республикасыннан булган һәм анда озак еллар эшләгән, 2011 елда Русия Думасына сайланган Константин Ильковский билгеләнде. Гиниятуллинны борынгы урыс мәкалендәге татар итеп, ә Ильковскийны чакырылмаган кунак итеп күрәләр. «Урыс теленең бөеклеген күрсәтү» максатындагы чара өчен меңнәрчә мәкаль арасыннан нәкъ менә шунысын сайлап алу да мондый шикләрне көчәйтә.
МИЛЛӘТЛӘРНЕ КАРШЫ КУЮГА РИЗАСЫЗЛЫК
Чаллыдагы Татар милли хәрәкәте җитәкчеләре бу реклама такталарын элдерүче басманы да, полициянең гамәлләрен дә хөкем итеп чыкты һәм Татарстан җитәкчелеген моңа бәя бирергә чакырды.
Байкал арты ягының ветераннар шурасы бу реклама такталарын тикшерүне таләп итеп ФСБга, полициягә һәм крайның канун чыгару шурасына мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Шура рәисе Иван Печенин фикеренчә, бу реклама такталары милләтара низаг чыгара, Читада яшәүчеләр аларны алып атарга әзер, әмма мәсьәләне кешечә чишәргә кирәк. «Тиздән фашистик шигарьләр дә элә башларлар, без анда да дәшми торырбызмы? Безнең өчен кешенең кайсы милләттән булуы мөһим түгел – Русия Федерациясе ватандашы, шул гына», – ди Печенин.
Заманында татар-башкортларны Монголиягә сөрергә өндәгән мәгълүм сәясәтче Владимир Жириновский исә татарны мыскыллаучы мәкальне реклама такталарыннан алырга гына түгел, гомумән аны онытырга чакыра.
– – Без беркемне дә мыскылларга яки караларга тиеш түгел. Менә гади бер мисал. Читада «Чакырылмаган кунак – татардан яманрак» дигән урыс мәкален реклама тактасына элүгә Чаллыдан ризасызлык белдерделәр. Нигә алай эшләргә? Ул әйтем урыс телендә бар, аны онытыргамы? Нигә? Әлбәттә, татарларда алар урыс гаиләсендә, урыс шәһәрендә һәрбер кунактан яманрак дигән кимсенү булачак, – диде Жириновский «Коммерсант» газетына.
Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Байкал арты крае хакимиятләренең бер милләтне икенчесенә каршы куючы мондый гамәлләргә юл бирүен хөкем итте. Аның фикеренчә, бу урында милләтләрне бер-беренә каршы куя торган түгел, ә берләштерә торган мәкаль отышлырак булыр иде.
УРЫС МӘКАЛЬЛӘРЕ ДӘ ИСКӘ ТӨШӘ
Интернеттагы форумнарда Читадагы бу хәл турында фикер алышучыларның бер өлеше сүзне бары милли яссылыкта гына алып бара һәм әлеге мәкальне «русская народная мудрость» дип атап, аның килеп чыгуы өчен татарлар үзләренең борынгы бабаларына үпкәләргә тиеш, ди. Икенче берәүләр монда экстремизм юк, әмма шул ук вакытта бу бик әхлаксыз гамәл, дип бәяли. Моны губернатор кәнәфие өчен яшерен көрәш дип күрүчеләр ул миллионнарны ветераннарга бирү яки балалар уйный торган мәйданчыклар ясауга тоту файдалырак булыр иде дигән фикер әйтә. Үзен «Шайтан таягы» дип атаучы берәү: «Хәзер бу илдә «тарихи традицияләргә» сылтау итеп һәркем татарларны мыскыллый ала», – дип татарларны һәм башка халыкларны «баш күтәрүче фашизмга киртә куярга», протест белдерергә, хакимиятләргә, халыкара оешмаларга хатлар, шикаятьләр язарга чакыра. Үзен «Чакырылмаган кунак» дип атаучы әлеге мәкальдән соң «Күршең урыс булса – балтаңны билеңдә тот» дигән икенче бер борынгы мәкальне искә төшергәнлеген һәм балаларына әйтеп калдырачагын язган.
«Академиклар татар телен дә белергә тиеш»
Татарстан фәннәр академиясенең рәсми сәхифәсеннән күренгәнчә, бүгенге көндә анда 40 хакыйкый һәм 76 мөхбир әгъза хезмәт куя. Моннан тыш академиянең 29 мактаулы һәм 12 чит ил әгъзасы бар. 15нче майда Казанда, Татарстан фәннәр академиясендә булган гомум җыелышта тагын җиде мөхбир, бер хакыйкый һәм бер мактулы әгъза сайланды.
Соңгы вакытта Русиядә диссертацияләрне урлап, күчереп, ялган юл белән яклау җәнҗаллары күбәйде. Шуны искә алып күрәсең, быел намзәтләрне җентекләбрәк тикшергәннәр, шул исәптән, «Антиплагиат» системасы аша үткәргәннәр. Күбесенә бу уңайдан өстәмә сораулар да бирелгән. Ә КФУ ректоры Илшат Гафуровка академиядә, хәтта өстәмә лекция укып күрсәтергә туры килгән.
Академия президенты Әхмәт Мазһаров сүзләренчә, киләсе елдан академиягә алу шартлары тагын да кырысланачак. Мисал өчен, академиягә кабул ителүче яңа мөхбир-әгъзаларга мәҗбүри рәвештә инглиз телен белү таләбе куелачак.
Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов инглиз теленә өстәп татар телен белү таләбен дә куярга тәкъдим итә.
Академия президенты Әхмәт Мазһаров үзенең чыгышында Татарстан фәненең унике төп юнәлешен атады.
– Татар халкы һәм Татарстан тарихын вә мәдәниятен өйрәнү шулар арасында аерым урын алып тора, – диде ул, – чөнки дөньядагы 125 академия арасында 8 миллионлы татар халкының тарихы, теле, мәдәнияте белән бары тик безнең академия генә шөгыльләнә.
Гомум утырышка килгән галимнәр бер шатлыклы хәбәр дә ишетте. 1 июньнән фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 1,5 тапкырга артачак. Академия җитәкчелеге аны ике тапкырга арттырып, Русия академиясендәге эш хаклары дәрәҗәсенә җиткерергә сораган булган. Ләкин республика түрәләре, Универсиада елында бу мөмкин түгел дип, биргәненә шөкер итәргә кушкан.
Али ГЫЙЛЬМИ.
Русия мөселманнары – АКШ хисабында
АКШ хөкүмәте статистикасына караганда, Русия халкының саны – 143.3 млн кеше. Русия диннәре атласы халыкның 41%ы христианнар, 6.5%ы мөселманнар, дип хәбәр итә. Ә «Левада» фикер белешү үзәге мәгълүматларына караганда, Русия халкының 74%ы үзләрен – христиан, 7%ы мөселман, дип атый.
Дәүләт департаментының дөньяда дин иреге торышын күзәтеп әзерләгән хисабы нигезендә, Русия мөселманнары – 2012 елда хокуклары иң күп бозылган дини азчылык, дигән нәтиҗәгә килеп була. Моңа Русиядә кабул ителгән ике канун – экстремизмга каршы көрәш һәм күпләп җыелу өчен рәсми рөхсәт таләп иткән кануннар сәбәпче, диелгән хисапта.
Кайбер җирле түрәләр рәсми рөхсәтсез җыелуны тыйган яңа канунны дини азчылыкларга басым ясау өчен кулланды. Кайбер шәһәрләрдә, җомга намазлары һәм дини бәйрәмнәрдә җыелырга урын җитмәү сәбәпле, мөселманнар аерым урын сорарга мәҗбүр булган, хакимиятләр аларга урын бирмәгән, дип, мисал итеп Калуга өлкәсе Малоярославец шәһәре китерелгән.
«Ислам радикаллары» белән көрәш гади мөселманнарның дини хокуклары чикләнүгә китергән. Казанда, узган ел 19 июльдә, дин әһелләренә булган һөҗүмнәрдән соң, 200ләп өйдә тентүләр булган, 400-600 кеше кулга алынган. Аларның күпчелеге бернинди аңлатмасыз чыгарылган, диелгән хисапта.
Русиядә дистәләгән ислам китаплары экстремистик рухта, актив гамәлләргә чакыручы дип танылган иде. Ул исемлектә һәр мөселманда була торган дога, хәдис китаплары да бар. Оренбургта тыелган дини китапларның табылуы хисапта аерым язылган.
Хакимиятләр мөселманнарга карата административ басым куллануда гаепләнә. Дини оешмаларның теркәлү проблемалары, кулга алынган мөселманнарның гадел мәхкәмә хокукыннан мәхрүм ителүе телгә алына.
Мәчетләр җитмәү проблемасын чишәргә алынган мөселманнарга ирек булмау турында да сүз бар. Мәскәү мэры Сергей Собянин башкала мәчетләренә йөрүчеләрнең өчтән ике өлеше җирле мөселманнар түгел, дип булган дүрт мәчеттән артык гыйбадәтханә салынмаячагын белдерде. Гәрчә Мөфтиләр шурасының 12 яңа мәчет төзү планы булса да. Сентябрь аенда берничә мең кеше протест хатын имзалаганнан соң хакимиятләр мәчет төзү планыннан баш тартты.
Русиянең башка шәһәрләрендә дә мәчетләр булмавы зур проблема буларак телгә алына. 20 меңләп мөселман яшәгән Сочида мәчет юк. 2010 елда Сочи шәһәре башлыгы урынбасары, иң якын мәчет 20 генә чакрым якынлыкта, дип гыйбәдәтханә төзүгә каршы чыкты.
Болар барысы да АКШ Дәүләт департаментының 2012 елда дөньяда дин иреге торышы турындагы хисабында язылган.
Дума депутаты: «Татарстанда җыелган салымның 72% Мәскәүгә китә»
Русия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, эшмәкәр Айрат Хәйруллин фикеренчә, салымнарның шундый зур өлеше Мәскәүгә китеп баруы гадел түгел.
– Татарстанда җыелган салымнарның бары 28 проценты гына республикага кире кайта, – дип яза Дума депутаты, танылган эшмәкәр Айрат Хәйруллин.
Бу сан җомга көнне Мәскәүдә, Рөстәм Миңнехановның Русия парламентында Татарстаннан булган депутатлар белән очрашуында яңгыраган. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашкан шушы җыелышта сүз нигездә Татарстаннан сайланган депутатларның Мәскәүдә Татарстан мәнфәгатьләрен ныграк яклавына ирешү турында барды. «Татарстанның төрле федераль программаларында катнашуы депутатларның актив эш алып баруыннан тора», дип белдерде очрашуда Миңнеханов. Бу юнәлештә алар үз партияләренең, сәяси максатларын онытып, беренче чиратта, Татарстан мәнфәгатьләрен истә тотып эшләргә тиеш, дип саный Миңнеханов.
Үзен федерация дип атаган Русия чынбарлыкта нык үзәкләштерелгән бер дәүләт булып тора. Очрашуда яңгыраган сан – 72% салымның Мәскәүгә китеп баруы – моны бик яхшы сурәтли. Шуның бер өлешен Татарстан төрле федераль программаларга кушылып кире кайтара ала, әмма бу инде, беренче чиратта, Казанның федераль хөкүмәткә барып соранып, ягъни үз акчасына гаҗизләнеп йөрүенә бәйле. Үзәк хөкүмәт тә нигездә акчаны үзенә ошаган, империяне ныгыткан проектларга гына бирә.
Өстәвенә, федераль матбугатта, еш кына, Татарстанга шундый проектлар аша чамадан тыш акча бирелә дип хәбәр итеп торалар, юкса, Мәскәү аша әйләнеп кайткан акчаларның зур өлеше Универсиада кебек гомумфедераль проектларны финанслауга китсә дә.
Моннан тыш Айрат Хәйруллин тагын бер мөһим сан китерә: «Тарихтан беләбез, Татарстан җире куеныннан (үзәк файдасына) 3 миллиард тонна нефть чыгарылды, ә кайбер авылларыбызга юлларны без әле менә хәзер генә сузабыз», – ди Дума депутаты, ул миллиардларның Татарстанны читләтеп узуына ишарә итеп.
Комментарии