Журналист булачакмын!

Журналист булачакмын!

Мәктәпне тәмамлауга, күпләр һөнәр сайлый алмый аптырый. Бу җиңел нәрсә түгел. Чөнки әлеге мәсьәлә – характерны сынау дигән сүз. Мин дә «Кем булырга?» дигән сорауга җавап эзли башладым. Күренә ки, һөнәрләр күп. Күңелеңә якынын аерып алу бик җаваплы эшләрдән санала, һөнәр үзләштерү – аңа тормышны багышлау бит.

Башта табиб булырга теләдем. Бик дәрәҗәле, җаваплы эш, кешеләрне дәвалыйсың, яхшылык кыласың. Әмма һәр эшнең төрле ягы була. Табиб әле сабыр да, кыю да булырга тиеш. Дәвалау процессында авыру кычкырып та, елап та җибәрергә мөмкин. Шуңа, бу вазифаны үз итәм дисәң, күп нәрсәләргә әзер булырга кирәк.

Вакыт уза, кеше үсә, аның фикере дә үзгәрә бара, минемчә. Ул үзен төрле яклардан сынап карый, һәм нәрсә аңа якын булуын чамалый башлый. Мин – газета, журналлар укырга, аралашырга яратам. Иҗат белән дә кызыксынам, мәкаләләр дә язгалыйм. Болар миңа бик якын.

Шулай итеп, мин хәзер журналист һөнәренә гашыйк булдым. Бу, әлбәттә, бик-бик кызыклы, җаваплы эш. Кешеләр белән аралашу, сораулар бирү, җавап табу, иҗат итү – журналистның бурычы. Ул әле бик күп белергә дә тиеш. Үз фикереңне төгәл белдерү, кыен хәлдә югалып калмау, суда балык кебек йөзү сорала. Журналист һәрвакыт укучыларын үз фикерләре белән кызыксындырып торырга тиеш. Ул әле ярдәмче дә, чөнки ул дөреслек ягында һәм каләме белән гаделлекне югары күтәрүче кеше. Һөнәрләр күп булыр ул, ә син сайла үзеңә якынын. Ә мин инде беләм: киләчәктә журналист булачакмын!

Айгөл МИНҺАҖЕВА. Казан шәһәре,

152нче гимназия.

Комментарии