Түрә татарча язмавы өчен гафу үтенгән

Түрә татарча язмавы өчен гафу үтенгән

Хәтерлисездер, газетабызда «Азатлык» татар яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллинның Казан мэриясенә татарча хат язып, урысча җавап алуы турында язып чыккан идек. Агымдагы елның февралендә Наил Казандагы суҗыйгыч (ливневкалар) системасының начар эшләвеннән зарланып язган иде бу хатны. Шуннан соң, хокуклары бозылудан зарланып, Нәбиуллин прокуратурага мөрәҗәгать итте.

«Әлеге очракта Татарстан Республикасы Конституциясенең 8нче маддәсе, 1992нче елда кабул ителгән, 1560-XII номерлы «Татарстан Республикасындагы Дәүләт һәм башка телләре турындагы» кануны, 1991нче елның 25нче октябрендә 1807-1 номеры астында кабул ителгән «Русия Федерациясендәге халыкларның телләре» хакындагы кануны, 2013нче елның 12нче гыйнварында 1 номеры астында кабул ителгән «Татар теленең Дәүләт теле буларак куллануы» хакындагы Татарстан Республикасының кануны бозылган, дип саныйм, – дип язган Наил хатында. Прокуратурага шушы мөрәҗәгате юлланганнан соң, Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Куляжев Игорь Владимир улы «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллиннан гафу үтенгән һәм татарча җавап хаты юллаган. Әлеге уңайдан Наилнең үзе белән дә сөйләштек:

– Бүгенге демократия кысылган, туган телебезгә дәвам иткән көчле басым вакытында үз хокукларыбызны актив яклау адымнарын башкару бик мөһим дип саныйм. Әлеге юнәлештәге эшләрне кечкенә әйберләрдән дә башларга мөмкин. Әйтик, минем очрактагы сыман: мөрәҗәгатькә туган телдә җавап бирмәделәр икән – хокукый мөмкинлекләрне кулланып шикаять итәргә кирәк. Канун бит еш кына безнең якта. Милләт хокуклары өчен көрәш битарафсызлыктан һәм үз хокукларыңны яклаудан башлана. Мәгез сезгә хокуклар, мәгез сезгә татар теле дип, беркем кулыбызга тоттырып бирмәячәк! Моны инде күптән аңларга вакыт. Җыеннарда, яки кухняда, социаль челтәрләрдә «милләт бетә инде» дип уфтанып утырудан файда юк, эшләргә кирәк, көрәшергә кирәк. Мең түгел, йөзләгән кешеләр булса да буш уфтанудан туктап, татар телендә бер-ике, ун хат язса, ул хатларга җавапларны татар телендә таләп итсә – телебезгә бу кадәр өстән карамаслар иде, дип фаразлыйм. «Әй, бу татар теле барыбер беркемгә кирәкми инде», – дип әйтүче булмас иде. Татар теле – дәүләт теле диеп горурланып әйтергә яратабыз. Тик аны дәүләт теле буларак эшләтергә һәм эшләттерү мөһим. Ә эшләттерәбезме соң без аны?! Минем очрак – ул дәүләт телен эшләттерүнең бер нәни мисалы. Аның эчтәлеге хәтта милли мәсьәлә белән бәйле дә түгел. Февраль ае ахырында, һавалар җылытып, карлар эреп башкалабызның урамнарын су басты. Эштән өйгә кайтып барганда, бер чатта юлны үтә алмый җәфаландым – дистәләгән метрлы зурлыкта су җыелган, берничек үтү мөмкин түгел, суҗыйгыч (ливневкалар) эшләми иде. Әлеге мәсьәләне хәл итү максатыннан, кешеләргә дә ярдәм итим әле дип, Татарстан башкаласына килүче туристлардан да оялып, мэриягә татар телендә хат яздым, кичекмәстән суҗыйгычлар системасын чистартып чыгарырга, шәһәрне су басу мәсьәләсен хәл итүне таләп иттем. Җавап буларак «бар да яхшы булачак» стилендә отписка килде. Тик отписканың да туган телемдә булмавы күңелемне рәнҗетте. Заманында хокукый белем алганга да, милли хәрәкәттә халкыбызның хокукларын яклап күп йөргәнгә дә кануннарны да, татар телендә язган хатка дәүләт оешмаларының татар телендә җавап бирергә тиешлеген яхшы беләм. Шуңа түзмәдем, Казан мэриясенең туган телемдә җавап бирмәү гамәлләрен Татарстан прокуратурасына шикаять иттем, минем өчен бу биш минутлык эш. Шөкер, татар матбугаты да бу темага битараф калмады, «Безнең гәҗит», «Азатлык» радиосы күтәреп алды. Күрәсең татар гәҗитләре күтәргән бу тавыш һәм Прокуратурага язу үз нәтиҗәсен бирде, һәм күзәтү органына язып бер атна да үтәргә өлгермәде, мэриядән яңа хат килде – ул инде дөрес итеп татар телендә язылган иде. Инде үзләренең кануни яктан хаксызлыгын күреп, моны җавап хатында да танып гафу үтенергә мәҗбүр булдылар. Әйе, гафу үтенү хатында әллә нинди кеше ышанмаслык акланулар уйлап тапканнар. Имеш, татарча хатны да язган булганнар, җибәрергә дә теләгәннәр дә, җибәрү вакытында өзеклек килеп чыгу сәбәпле, электрон почтадагы хәбәргә рус телендәге җавап варианты беркетелгән һәм җибәрелгән икән… Тик монсы инде ул кадәр кызык түгел. Иң мөһиме кануни яктан үзләренең хаксызлыгын таныганнар. Мин моны әллә ниндидер зур җиңү дә, уңыш дип тә санамыйм. Ул шулай булырга тиеш! Монда бары тик битараф калмау һәм урынына җиткереп үз хокукларыңны яклау гына. Йөзләрчә һәм меңнәрчә милләттәшләребез шулай эшләсә – татар телен бу кадәр түбән дәрәҗәгә төшермәсләр, кимсетмәсләр һәм аяк астына салып таптарга кыюлыклары җитмәс иде. Татарга беркайчан да булмаган сыман, нәкъ бүген үз хокукларын якларга өйрәнергә кирәк! Безнең өчен моны беркем дә килеп эшләмәячәк. Әйе, хәзер үзизоляциядә утырабыз, тик хатларны интернет аша да бөтен дәүләт оешмаларына җибәреп була. Мин үзем шулай гына эшлим. Әгәр Сезгә хат язарга ярдәм кирәк икән – миңа мөрәҗәгать итә аласыз. Булдыра алган кадәрле булышырга тырышырмын (бушлай), – ди рәис.

Наил Нәбиуллин белән элемтә өчен телефон номеры: +79655996711.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии