- 21.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №16 (18 апрель)
- Рубрика: Архив
Беркөн үз-үземә: «Мин «Безнең гәҗит» белән ничек таныштым соң әле?» – дигән сорау бирдем дә әкрен генә хәтер йомгагын сүтә башладым. Бервакыт әниемнең күрше әбисе белән: «Гайнекамал апа, «Атна», «Әйбәт гайбәт»не алып баручы Илфат Фәйзрахманов үз гәҗитен чыгара башлаган икән», – диеп сөйләшеп утырганнарына шаһит булдым. «Ииии, почтага барып язылырга кирәк. Бик мәһабәтле, акыллы кешегә охшаган, гәҗите дә юк-бар түгелдер», – дип, күрше әбисе үзенчә хуплап та куйды әниемнең сүзен. «Әйбәт гайбәт» тапшыруының һәрбер чыгарылышын карап барган ике күрше, Илфат Фәйзрахмановның «акыллы кешегә охшаганлыгын» сәбәп итеп, «Безнең гәҗит»кә язылып кайттылар. 2005нче ел ахыры иде ул. 2006нчы елның гыйнварыннан «Безнең гәҗит» өебезгә килә башлады. Газета килгән көнне иң беренче әни карап чыга, әнидән соң мин, һәм инде кичен гәҗит әти кулына күчә. Шулай ике айлап вакыт үтте. Иртән чәй табыны янында әни белән тагын шул күрше әбинең пышылдап кына гәҗит турында сөйләшүләрен ишетәм. «Шәп гәҗит, Әнисә. Рәхәтләнеп укырлык нәрсәләр бар. Курыкмый яза икән», – дип, үз бәясен бирде Гайникамал әби.
Мәктәп елларыннан бирле каләм тибрәткән кеше буларак, бер көн мин дә бер кочак язмаларымны, тәвәккәлләп, редакциягә җибәрергә булдым.
Менә ул шатлыклы мизгел. 2006нчы елның 27нче июль саны. Әлеге санда минем «Әйтер сүзем бар» дигән шигырем басылып чыккан иде. Шуннан соң озак та көттермәде, бер-бер артлы башка язмалар да газета битләрендә басыла килде. Мин яза, җибәрә тордым, ә «Безнең гәҗит» минем иҗатыма мәйдан бирә торды. Минем өчен моннан да зур бәхет юктыр иде сыман.
2006нчы ел ахырында Зөлфия апа һәм Илфат абый Фәйзрахмановлардан якынлашып килүче яңа ел белән котлап хат килеп төште. Әлеге хатта мондый юллар бар иде: «… Язмаларың белән күңелләргә күптән үтеп керсәң дә, синең белән ныклап таныша алганыбыз юк. Кем син? Синең белән якыннан танышасы иде…» Кышкы сессияне уңышлы гына ябып (ул чакта мин Чаллы шәһәрендә укый идем), 2007нче елның гыйнвар ахырларында Илфат абый чакыруы буенча Казанга – мөхәррир белән танышырга барырга ниятләдем. Иртәгә юлга кузгаласы көнне күрше Гайникамал әби белән әнием Илфат абыйга сәламнәрен җиткерергә кушып, озатып калдылар.
Килешенгән вакытка ТНВ бинасына килдем. Адресны төгәл генә белмәгәч, соңгарак калынды. Ишек төбендә мине ихлас елмаеп Илфат абый үзе каршы алды. «Ашыгасыңмы?» – дип сорый миннән. «Юк, – минәйтәм, – ашыйкмыйм». «Алайса, әйдә, уз менә бу бүлмәгә, 5 минуттан «Әйбәт гайбәт»нең чираттагы тапшыруын төшерә башлыйбыз. Мөмкин булса, көтеп тор инде. Синең белән якыннан танышасы иде», – дигәч, залга үттек. Шул вакытта Илфат абыйның Ләйсирә Фазлыева белән бергәләшеп «Әйбәт гайбәт» тапшыруын ничек төшерүләрен карап, күп кенә танылган шәхесләр – Гөлзадә Сафиуллина, адвокат Зөбәйда Яхина белән якыннан аралашып кайткан идем мин.
Төшереп бетергәч, икенче катка – Илфат абыйның бүлмәсенә уздык. Таныштык, сөйләштек, фикер алыштык. Экраннар аша гына күреп белгән шундый олы шәхес белән янәшә сөйләшеп утыруым белән мин бик бәхетле идем. Шул чакта ул миңа: «Әллә ни күп түгел инде, Гүзәл, тик бу синең хәләл хезмәтең – гонорарың», – дип, акча биргән иде. Ул вакыттагы сөенүләр… 2 ай элек кенә әтине җирләп, акчасызлык проблемасын үз җилкәмдә тоя башлаган вакытта әлеге акча миңа бик күп булып тоелды. Мин үземне күкнең җиденче катында кебек хис иттем. Миңа караганда әнием күбрәк сөенде бугай әле ул вакытта. Үз баласының уңышлары өчен бер сөенсә, үз авыруы, кеше итәсе баласы белән һич көтмәгәндә тол калган әнием: «Бу атнада акча биреп җибәрәсе булмас», – дип, тагын бер кат куанып куйгандыр, мөгаен. Әлеге акчага минем тарта-суза булса да, 1 ай яшәгәнем хәтердә.
Шулай айлар уза торды, Илфат абый белән Зөлфия ападан мине үсендереп торган хатлар килә торды (алар миндә аерым бер папкада әле һаман да саклана), ә мин төннәр буе иҗат итеп, атна саен кочак-кочак хатлар юллый тордым. Шулай 2 еллап вакыт үтте, язгы матур көндә Илфат абый янә үзләренә дәште мине. Бу юлы инде мин алар яшәгән фатирның ишеген шакыдым. Озак сөйләшеп утырдык без. Ул вакытта Илфат абыйның әнисе дә, килене белән улына аналарча бер җылы караш ташлап, дәшми генә елмаеп, безне күзәтеп утырган иде. Ул арада Зөлфия апа кичке аш та өлгертте. Кыстый-кыстый бергәләшеп өстәл артында ашаган ул пылауларның тәме һаман да тел очларында торадыр кебек.
Чыннан да, минем тормышымда «Безнең гәҗит» мөһим рольне алып тора. Табадан гына төшкән һәрбер иҗат җимешемне мин әле хәзер дә иң беренче яраткан газетама җибәрәм. Иҗат дәрте сүнгән вакытларда Илфат абый белән Зөлфия апа биргән киңәшләр, алар әйткән һәрбер сүз мине иҗат итәргә рухландырып тордылар.
Хәзер техника, интернет заманы киткәч, күрешүләр, җанлы сөйләшүләр генә юкка чыкты. Мин һаман да кара-каршы серләшеп утырган, фикер алышып яшәгән елларны сагынып яшим. «Эх, бер күрешеп сөйләшәсе иде Зөлфия апа һәм Илфат абый белән, акыллы бер киңәш сорап, фикерләрен бер ишетәсе иде», – дип ашкынган чаклар да булгалый. Юк шул, йә вакыт җитми, йә виртуаль дөньяда бер язышып алабыз да, шуның белән бетте.
Гомумән, инде менә 12 ел «Безнең гәҗит» минем аерылгысыз дустым. Тугры һәм сыналган дус. Яраткан газетамның гомере озын булып, укучылары һәрчак артып торсын иде.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА–МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы
«Безнең гәҗит» – әнием истәлеге
Алты-җиде еллар элек, бу гәҗитне әниебез алдыра башлады. Үзе укып бетергәч, безгә дә күрсәтә иде. Бездән юл аша гына, күршедә яшәде ул. Ә дүрт ел элек әни кинәт кенә вафат булды. Гомер буе сыер савучы булып эшләп, тормыш авырлыкларын ялгызы күтәрде. Безне, өч баласын, укытып, аякка бастырды. Әтиебез дә бик иртә китеп барган иде.
Әниебез булмагач, хат ташучы аның гәҗитләрен безгә куеп китә иде. Ә 2014нче ел башыннан, әни истәлеге булсын дип, «Безнең гәҗит»кә үзебез язылдык. Хәзер һәр санын көтеп алып, яратып укыйбыз.
Милләтебезгә хезмәт итү юлында уңышлар телибез сезгә.
Исемем редакция өчен генә,
Оренбург өлкәсе, Әмирхан авылы
Берүк аяк чалмасыннар
«Безнең гәҗит»нең беренче саннарын газета-журналлар сата торган киосктан алып укыдым. Бик ошады. Өйгә яздырып алып укый башладым. Шулай итеп, «Безнең гәҗит»не 15 ел буе укыйм инде. Газета үзенең язмалары белән башка газеталардан аерылып тора. Язмаларда ил тормышындагы вакыйгаларга дөрес бәя бирү дә, кимчелекләрне ачып салу да, кеше язмышлары да – барысы да бар. Иң мөһиме – газета укучыларның мөрәҗәгатьләре, хатлары буенча журналистлар кичекмәстән урыннарга чыгып фактларны ачыклыйлар, шулар буенча аңлаешлы язмалар әзерлиләр. Халык бу юнәлештәге язмаларны бигрәк тә яратып укый.
Безнең татар халкы элек-электән шигырь юллары белән сөйләшүне үз иткән. «Безнең гәҗит»кә дә шигырьләрне, бәетләрне күпләп җибәрәләр кебек. Тиешле таләпләргә бик үк җавап биреп бетермәсәләр дә, газета аларны даими биреп бара. Монысы да газета укучыларга бик нык ошый, газетага язылучылар санын арттыра.
Кеше язмышларын чагылдырган сериаллар соңгы елларда газета укучыларның яратып укый торган язмаларына әверелделәр. Әмма шунысын әйтергә кирәк, әлеге сериалларның авторлары сыйфат мәсьәләсенә игътибарны арттырсыннар иде. Эчтәлек газета укучыларны ышандырырлык булырга тиеш.
Хәзерге заман шартларында «Безнең гәҗит» газетасының 15 ел буе чыгып килүе зур казаныш, әлбәттә. Дөреслекне алга сөрүче мондый газета булуга кемнәрнеңдер эче пошуы сер түгел. Шуңа да күңелдә бераз борчылу да бар, газета эшчәнлегенә киләчәктә аяк чала күрмәсеннәр берүк. Язмалары белән шатландыручы «Безнең гәҗит»кә әле озак еллар яшәргә язсын.
«Безнең гәҗит» – көтеп алып
Укый торган гәҗит ул.
Ил тормышын бәяләгәндә
Һәрчак шулай гадел бул.
Язмаңнарда бер ялган юк,
Ярылып ята дөреслек.
Һәрбер саның, әйтерсең лә,
Яшәү буенча дәреслек.
Җәүдәт ХАРИСОВ
Гәҗит белән ничек таныштым
Бервакыт урамнан барам шулай. Почтальоныбыз бер капка төбенә чүгәләгән дә, көлә-көлә нидер укый. «Нинди гәҗит укыйсың болай-көлә-көлә?» – дим. «Безнең гәҗит»не укыйм», – ди. «Сезнекедер инде синең кулда булгач, минеке түгелдер», – дим моңа. Баксаң, аларныкы түгел, ә исеме шундый икән. Әле ул реклама өчен генә чыгарылган саны булган. Шуннан бирле ул гәҗит чынлап та безнеке. Берсендә, язылырга соңга калмыйм тагын дип, ике тапкыр язылып кайтканмын. Берсен үземнең коллегама күчердек. Дини темага караган мәкаләләрне мәчеттә дә укыйбыз. Кайбер саннарны иптәшләрнең өйләренә дә биреп җибәрәм. Кроссвордларын да бик яратып чишәм.
«Безнең гәҗит»не дөрес язалар, халык өчен, гаделлек җиңсен, дип эшлиләр, дип, күршебезгә һәм күрше авылда яшәүче ахирәтемә дә яздырдым.
Рәйхана ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,
Саба районы, Иске Икшермә авылы
«Безнең гәҗит»кә – 15 яшь!
15 ел без «Безнең гәҗит» укып,
«Илдә ниләр бар»ын белеп тордык.
«Яралы язмышлар»дан «Гыйбрәт ал»ып,
«Дөнья бу» дип, «Иманга юл» салдык.
«Ял сәгате»ндә «Татарча сериал» укып,
«Тормыш сулышы»н тоеп, озак яшик.
«Әйтер сүзем бар», дип, хатлар языйк,
«Киңәшле эш таркалмас» – бергә булыйк!
Гадел һәм кыю сүзле гәҗитебезгә
Кыйбласын табышырга ярдәм итик!
Зәкия ШӘМСЕТДИНОВА,
Чаллы шәһәре
Үткен каләм, туры сүз
«Безнең гәҗит»нең коралы –
Үткен каләм, туры сүз.
Халкыбызның хәл-әхвәлен
Яктыртасыз бик дөрес.
«Безнең гәҗит» – кыю гәҗит,
Яралмаган юк-бардан.
Ул туган бит илебезне
Тазартырга чүп-чардан.
Яхъя ЮСУПОВ,
Башкортстан, Бүздәк районы, Картамак авылы
Ул таба хаклыкны
«Безнең гәҗит» ул – безнеке,
Яклый бар халыкны.
Гаделсезлекләрдән яклый
Һәм таба хаклыкны.
Матур темалар языла,
Еш чыга кайтавазлар,
Тәнкыйтьләнә коррупция,
Эшлексезләр, явызлар…
Журналистлары да көчле,
Чып-чынлап Батыр Гәҗит.
Бөтен татар дөньясында
Танылган матур гәҗит!
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,
Тукай районы, Иске Абдул авылы
P.S. Бу конкурсның темасын: «Безнең гәҗит» – ул горурлык, Хәзинәгә торырлык!» дип атыйсы килә.
«Безнең гәҗит» – безнең таяныч
«Безнең гәҗит»не һәрвакыт
Халкыбыз ала көтеп.
Иң зирәк акыл, фикерне
Алар бирәләр өеп.
Исеме дә «Безнең гәҗит»,
Иҗатлары саф гаделлек.
Капчыктагы без тишәчәк,
Әйләнеп кайтып хаклык.
Укыгач, аңнар ачыла,
Язганнары чын хаклык.
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Без гел аларны яклыйк.
Таяныч һәм якты өмет
«Безнең гәҗит» халыкка.
Инша Аллаһ, бердәм булсак,
Юл табарбыз хаклыкка.
Атказанган нефтьче, Почет билгесе кавалеры
Булат ӘЮПОВ,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Чагасың, дөрес язасың…
«Безнең гәҗит»не алабыз,
Укып, хәйран калабыз.
Хаклык артыннан чабасың,
Армый эзлисең чарасын.
Уңай чишелеш табасың.
Маңкортны оста чагасың –
Йөрәккә бәлзәм саласың,
Афәрин, дөрес язасың!
Наилә МИҢНЕМУЛЛИНА,
Арча шәһәре
Гашыйк булдым
Башта ябык кына идең,
Нәфис кызларга охшап.
Хәзер инде калынайдың,
Көчең дә тора ташып.
«Әйбәт гайбәт» чагыңда ук
Гашыйк булдым мин үзем.
«Безнең гәҗит»кә әйләнгәч,
Гел дә алмыймын күзем.
Зәйнәп ЗӘКИЕВА,
Актаныш районы, Мерәс авылы

Комментарии