- 21.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №15 (20 апрель)
- Рубрика: Архив
23 февральдә авылыбызның мәдәният йортында «Солдат күңеле – янар хыяллар ул» дигән бик күркәм әдәби кичә үткәрелде. Бу чарада балалары армия сафларында хезмәт итүче әниләрне, 5 солдатны кунак итеп чакырдылар. Бүген авылыбыздан – Салават Хәйруллин, Алмаз Хөҗҗәтов, Равил Гомәров, Радик Габделхаков, Илнар Шәвәлиевләр хәрби хезмәттә, үзләренең ил алдындагы бурычларын намус белән үтиләр.
Кичәне матур, эчтәлекле итеп Лениза белән Сәрия ханымнар алып барды. Без, әниләр: «Сез балаларыгыздан хат алганда, ниләр кичерәсез?», «Ул кайларда, ничек хезмәт итә?» кебек сорауларга да җавап бирдек. Улыбызның хатларын укыдык, авылдашларга җибәргән теләкләрен әйттек. Улыбыз хатлары – безнең өчен олы юаныч. Йөзләгән-меңләгән чакрым ераклыктагы улың белән тоташтыручы җеп ул.
Кичә бик мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында үтте. Без, әниләр, үзебезнең яшь чакларны, мәктәптә укыган вакытларны искә төшердек, уй-теләкләребез белән уртаклаштык. Безне зурлап, балаларыбызны искә алып, матур кичә үткәргәннәре өчен, мәдәният хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Аларга эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз!
Солдат әнисе Фәгилә ХӘЙРУЛЛИНА.
Азнакай районы, Югары Стәрле авылы.

Комментарии