Солдат блокнотыннан

Солдат блокнотыннан

Апрель аеның икенче якшәмбесе Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. 1972-1974 елларда мин шул гаскәрләр составына кергән зенит ракетасы полкында хезмәт иттем. Хәрби частебыз Красноярск өлкәсендәге тайгада урнашкан иде. Безгә, Кытай ягындагы һава чикләрен саклыйбыз, диделәр. таркалгач кына, бездән 25 чакрымдагы балластик ракеталар эшләнгән яшерен заводны саклаганыбызны белдем.

Әлеге полкка Татарстаннан без биш кеше килсәк тә, карантиннан соң бөтенебезне дә бүлгәләп, тайга эчендә урнашкан төрле нокталарга тараттылар. Азнакай районы, Карамалы авылы егете Рәфгать Вәлиев белән икәү бер ноктага эләктек, анда да икебезне ике подразделениегә билгеләделәр. Мин хезмәт итәсе радиотехник батареяда бары тик урыс, украин милләтле солдатлар гына булып, арада бердәнбер егете Рәшит Ибраһимов та бар иде. Миңа йоклау урыны билгеләгәндә, Ланговой, Кутовой, Боковой, Николюк, Костюк, дип санап киткәндә үземә дә кызык булып китте. Алардан соң Ибраһимов йоклый икән, мине шуның өстендәге икенче ярус караватка урнаштырдылар.

Рәшит урысча сөйләшеп үскән татар иде, шуңа күрә, аның белән татарча сөйләшеп булмады. Аның каравы, мин бер ел хезмәт иткәч, бәхет басты, Татарстаннан берьюлы 25 солдат китерделәр. Барысы да – югары белемле, кем мәктәп директоры, кем баш белгеч булып эшләргә дә өлгергәннәр. Бигрәк тә районы, Әсән Елга авылы егете Вәгыйз Җиһаншин белән дус булдык, галәмәт тә акыллы, йомшак сүзле кеше иде. районы Янцеварь авылы егете Петр Никитин, Апас районының Дәвеш авылыннан – Җәүдәт Әфләтунов, Саба районының Югары Кибәхуҗа авылыннан Марсель Шиһапов, районы Хотня авылы егете Фәрит Нурмөхәммәтов белән дә рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырырга ярата идек.

Ерак җирләрдә, үз телеңдә аралашкач, күңелдәге хисләр дә бөтенләй башкача бөтерелә башлый бит ул. Мин дә апрель аеның кояшлы бер иртәсендә уянып киттем дә, шигырь юллары тезә башладым. Май ае башында иң беренче партия белән кайтып китәсем билгеле иде, йөрәк көн саен ашкынып шул көннең килеп җитүен көтә. Шигыре дә шул туган якларга ашкыну хисенә төрелеп язылгандыр инде. Әле армиядә үткән елларымны, бергә хезмәт иткән иптәшләремне сагынып, фотоальбомымны карап чыктым да, солдатта язылган блокнотымны да кулга алдым. Бу шигырь юллары 37 ел элек язылган. Әллә ни камил булмаса да, ул миңа бик тә кадерле, чөнки яшьлегем ядкаре…

Солдат уйлары

Иртәләрен,
Хискә чумып,
Уянамын.
Тәрәзәдән,
Ерак карап,
Уйланамын.

Күз алдыма,
Килеп баса,
Туган ягым.
Яулык болгап,
Озатып калган,
Сөйгән ярым.

Ара ерак,
Юллар озын,
Тик шулай да.
Йөргән кебек,
Иркәм белән,
Киң тугайда.

Елмая күк,
Җемелдәшеп,
Энҗе чыклар:
– Бүләк ит син,
сөйгәнеңә, –
дип, – чәчәкләр.

… Хыялымда,
Һәр көн саен,
Уйлар, уйлар.
Очрашырга,
Күп калмады,
Инде айлар.

Кайтырмын мин:
– Исәнме, – дип,
сөйгән ярым.
Сагынып кайттым,
тагын сине, –
диеп, – җаным!

Кабат бергә,
Үтәр безнең,
Айлы кичләр.
Мәңгелеккә,
Кавыштырыр,
Кайнар хисләр.

Җитәкләшеп,
Без үтәрбез,
Тормыш юлын.
Авыр чакта,
Сөю безгә,
Сузар кулын.

 

Апрель – 1974 ел. Красноярск-45.

Хәмид ВӘЛИДИ.

Комментарии