Без дә армиядә булдык

Без дә армиядә булдык

Абыемның армиядән кайтканына инде бер ел вакыт үтеп тә бара… Араларыбызны озакка аерган, сагыну бүләк итеп, хатлар «очырган» армия бер куркыныч булып кына истә калды, дисәң дә ялгыш булмас. Бер җайлы вакыт табып абыемның күңел кылларын тарткалыйм. Абый белән кабат шул авыр юлны күз алдыннан кичереп үтәбез…

Беренче адымнар

– Армиягә беренче адым – «повестка» дан башлана, – дип сөйләп китте абыем. – Гадәттә, күңелгә төрле уйлар килә. Шомлы да, күңелле дә, кызганыч та…

Икенче адым исә сине барлык туганнар, дуслар барысы бергә озату киче белән тәмамлана. Таңда җырлар белән авылдан чыгып китү – әлбәттә, күңелне әрнетә. Мин өйдән ничек чыгып китүемне, автобус белән җырлап районга баруны яхшы хәтерлим. Күңелгә мәңгегә уелган мизгелләр алар… Саубуллашкач безне автобусларга утырттылар. Ул безне Казанга илтәчәк, ә анда инде кайсыбыз кая таралып, хәрби хезмәтне башлаячакбыз… Хушыгыз, туганнар!..

Казан шәһәрендә безгә биш көн тоткарланганнан соң, команда туплап, чәчләрне «кыркып», медосмотр үткәрттеләр, форма өләштеләр. Шунда бер егетнең сораганы яхшы хәтердә. «Нигә безнең формадагы шевроннарга боланнар төшерелгән?» – ди. Безне кабул итәргә килгән «сатып алучы» – өлкән лейтенант исә, «Болан көтүчесе булачаксыз», – дип авызларыбызны япты. Шул көнне кичен исә автобусларга утырышып, Казанның тимер юл вокзалына юнәлдек. Аннан поезд белән Түбән Новгород шәһәренә юл тоттык. Вокзалдан өсте ябулы ГАЗ йөк машиналарына төяп частька озаттылар. Кыюрак егетләр, брезентны пычак белән ерып, тышны күзәтәләр. Урман юлларын күргәч, инде дуслашып беткән егетләр белән күз кысыштык. Чыннан да, боланнар саклыйбыз, янәсе. Ләкин боланнарны күрмәдек. Шеврондагы болан рәсеме «Идел буе округы» дигәнне аңлата икән…

КМБ

Беренче ай – армиянең иң «татлы» көннәре һәм төннәре. Алар әле хәтердә иң куркыныч төш булып озак сакланачаклар… Монда командир әни дә, әти дә! Иртәнге «подъем» беренче мәлдә бик тә үзәккә үтә. Киенергә нибары 45 секунд бирелә. Аннан барыбыз да бер сафка тезелеп басу… Формалар өр -яңа, сәдәфләр шомармаган – үтереп кыса… Кечкенә генә ялгышлык – битеңә офицерның әче сүзләре килеп бәрелә. Иртәнге күнегүләр, йөгерүләр авылдан килгән «ашларны» күз ачып йомганчы юкка чыгарды. Авылдан 75 кг белән киткән булсам, КМБ, ягъни яшь хәрби курсынан соң 60 килограммга калдым! Беренче атнада «приказной тон» га күнегү авыр.

КМБдан соң безне төрлебезне төрле роталарга аердылар. Мин автомобиль ротасына эләктем.

Ант китергәннән соң инде барысы да җайланыр, аякка нык басарбыз һәм армия безнең кулга күчәр төсле тоелды. Тик алда безне тагын бер бәла – «бабайлык» кочак җәеп көтә иде инде…

Сагыну

Армиянең беренче көненнән соңгысына кадәр сагыну хисе сине беркайчан да тынычлыкта калдырмый. Ә аңа нинди дәва табып була?! Әлбәттә, хатлар. Армия мине инде шактый онытылып барган матур бер гадәт – хатлар язарга өйрәтте. Хатны тапшыру – үзенә бер кызык. Хат килдеме – бие. Әлбәттә куанычтан аю рәвешенә кереп тыпырдыйсың. Арабызда ятим егетләр дә күп иде. Аларга хатлар язмыйлар, посылка салмыйлар. Тик шулай да безнең хатларны укып, алар үзләренә ниндидер көч, юаныч таба…

Замана технологияләре дә ярдәм итте. Кәрәзле телефон белән ике көнгә бер өй белән сөйләшеп тору зур шатлык, кайтып килгән төсле буласың.

Посылкалар кырыс «цензура» аша уза. Кулыңа кергәч, синнән дә бәхетле кеше юк. Дуслар белән бергә бәйрәм итәсең.

Сирәк булса да, яңа килгән солдатлар арасында туган як егетләре очрап торды. Татарстанныкы булса, туганың шикелле якын күрәсең.

Соңга таба без инде бер гаиләгә әйләндек. Хезмәт срогы бетеп килгәндә берәм-берәм туган якларга таралыштык. Бер-беребезне онытмаска сүз куештык.

P.S. Быел безнең авылдан гына да язгы чакырылыш 28(!) егетебезне үзенә җыячак. Сабырлык, җитдилек һәм исән-имин хезмәт итүегезне телим, булачак солдатлар!

Алсу Нургатина, Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбе, 11 А сыйныфы.

Комментарии