«Татарстан референдумы бүген дә көчен югалтмаган»

«Татарстан референдумы бүген дә көчен югалтмаган»

21нче мартта Татарстанны суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак таныган референдум үтүгә 25 ел тулды. Референдумга килгән халыкның 61,4 проценты «Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруы белән килешәсезме?» дигән сорауга «әйе» дип җавап бирде.

Референдум нәтиҗәсенең бүген дә көче бармы? Әгәр Татарстанга дәүләт буларак куркыныч туа калса, республика җитәкчелеге аның нәтиҗәләренә таяна аламы, юридик көчкә ияме ул? «Азатлык» шул хакта белгечләр белән сөйләште.

«РЕФЕРЕНДУМ ХАЛКЫБЫЗ ИСӘН ИКӘННЕ КҮРСӘТТЕ»

Русия һәм Татарстан парламентларының элекке депутаты, Татарстан суверенитеты өчен көрәшкән милләтпәрвәр Фәндәс Сафиуллин, референдумны Русия Конституция мәхкәмәсе танымаса да, аның бүген дә көче бар, дип белдерә.

– Әлеге референдумга карата нинди көчле куркытулар, басым һәм янаулар булуга карамастан, үзебезнең фикерне әйтә алдык, декларациябезне яклап калдык. Референдум – үзебез теләп үткәргән әйбер түгел. Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларациясен кабул иткәч, безгә «советлардан калган партия номенклатурасы җыелып утырдыгыз да кабул иттегез, халыктан сорамадыгыз» дип бәйләнә башладылар. Безгә каршы пропаганда көчәеп китте. Көчәюенә ирек бирсәң, декларация куркыныч астында кала иде. Аны Татарстан Конституциясе кабул ителгәнче үк, берәр төрле канун кабул итеп, декларацияне «юк» дип танытырга мөмкин иделәр.

Без исә, сезгә референдум кирәк икән, менә, рәхим итегез, дип әйттек. Референдумның төп нәтиҗәсе халык тарафыннан декларацияне яклату булды. Аның төп юридик көче шунда. Референдум нәтиҗәсенә таянып, Татарстан үзенең беренче бик көчле Конституциясен кабул итте. Ул бик озак, ун еллар чамасы эшләде.

Референдумның тарихи әһәмияте бик зур. Ул рухи яктан көч бирде, халыкны туплый алды, сәяси аңын берләштерде. Референдум халкыбыз исән икәнне күрсәтте һәм халыкның үз-үзенә ышану көчен дә көчәйтте. Хәзер дә үз-үзебезгә ышану көче биреп тора, – ди Сафиуллин.

– Мәскәү тарафыннан әледән-әле милли республикаларны юк итү, төбәкләрне эреләндерү тәкъдимнәре яңгырап тора. Ул илнең милли сәясәт стратегиясенә дә кертелгән. Куркыныч кискенләшә башласа, Татарстан җитәкчелеге моннан 25 ел элек булган референдум нәтиҗәләрен өстәлгә чыгарып салып, үз сүзен әйтә алачакмы?

– Кызганыч, референдумның күп кенә документлары, бигрәк тә иң әһәмиятлесе югалган бугай. Референдум вакытында Русиянең төрле төбәкләреннән, төрле илләрдән, хәтта АКШтан да күп кенә вәкилләр килгән иде. Аларның «референдум кануни үтте» дигән нәтиҗәләре дә бар иде. Югары Советның элекке җитәкчесенең булдыксызлыгы аркасында юкка чыкты бугай ул.

Әмма без, Татарстан өчен нинди генә кыен вазгыять килеп тумасын, референдум үтү турында әйтә алабыз. Безнең референдум Кырым, Луганск һәм Донбасс референдумнарыннан көчлерәк. Без, басым булуга карамастан, үзебезнең көчебез белән генә аны күрсәтә алдык. Референдумның сәяси һәм тарихи көче бар. Юридик көче хәзер бик үк булмас. Безгә, мөгаен, аны кабатларга ирек бирмәсләр. Әгәр безне бетерергә теләсәләр, каршы торырлык башка төрле көчебез юк. Хаклык, дөреслек һәм канун яклы булу – бу безнең төп көчебез.

Референдум нәтиҗәсендә безнең Конституцияне тану Мәскәү-Казан арасындагы шартнамәгә дә керде. Ә Мәскәү белән сөйләшә башлаганда безнең декларацияне дә, кануннарны да танырга җыенмыйлар иде. Эшләр буйсындыруга таба барды.

Без әлеге референдум нәтиҗәсендә Татарстан хөкүмәте белән Русия хөкүмәте арасында 12 килешү төзи алдык. Аны безнең хөкүмәт җитәкчесе Мөхәммәт Сабиров һәм Русия ягыннан Виктор Черномырдин имзалады. Ул килешүләрнең кайсы биш ел, кайсы 10 ел безнең файдага әйбәт кенә эшләде, бигрәк тә бюджет мәсьәләсендә. Килешү социаль-икътисади гына түгел, ә гуманитар өлкәгә дә карады. Мәсәлән, югары уку йортларында татар телендә укытуга караганы да бар иде. Ул, Татарстан, көченнән килгән кадәр, югары белемне дә татарча бирә ала, дигән иде.

Татарстан белән Русия арасында шартнамә яңартыла икән, димәк, референдумның әле дә көче бар дигән сүз. Мин ник шартнамәгә билгеле вакыт кысасы куелганны гына аңламыйм. Без Русиянең Конституциясен кабул итәр алдыннан федератив килешүгә кул куймагач, шушы шартнамә нигезендә генә Русия белән юридик рәвештә бәйләнеп торабыз. Бүтән юридик документ юк. Ник аны озынайтып тору кирәк? Шартнамә мөддәтсез булырга тиеш. Бу шартнамә, бездән бигрәк, Русиягә кирәк.

Шартнамәне озайту-озайтмау мәсьәләсе мәгънәсезлек. Инвалидларга инвалидлыкларын озайта торган комиссия бар бит. Кайберәүләрнең кулы-аягы юк, күзе юк. Ә инвалид вакыты җиткән саен комиссиягә барып үзен күрсәтергә тиеш. Янәсе кулы үсмәде микән, аякланмады микән. Мәскәү-Казан килешүен яңарту да әнә шундый мәгънәсезлек. Килешүне яңарту – Русиянең үз-үзеннән шикләнүе ул.

Шартнамә – Татарстан дәүләтен Русия белән бәйли торган бердәнбер документ. 1552нче елда хәзерге Татарстан җирләре яулап алынгач, капитуляциягә кул куймаган, капитуляция турында да, солых турында да килешү юк. Башка бернинди дә документ юк. Русия исән, Татарстан исән чакта, ике арадагы килешү бар икән, ул калырга тиеш. Яңартып торуның кирәге юк.

«РЕФЕРЕНДУМ – ХАЛЫКНЫҢ ТАТАРСТАННЫ ҮЗ КҮКРӘГЕНӘ КУЕП САКЛАВЫ»

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә дә, моннан 25 ел элек узган референдум әле дә үз көчен югалтмаган. «Мәскәү яхшы белә – Татарстанның бу референдумы бүген дә үз көчен югалтмаган, Татарстан бу мәсьәләне күтәреп чыкса, дөнья илләре һәм халыкара мәхкәмәләр аның ягында булачак. 1992нче елның 21нче мартында Татарстанда үткән референдум нәтиҗәләрен бары тик Татарстан Республикасын субъект буларак бетереп кенә юкка чыгарып булачак», – ди Бәйрәмова.

Язучы фикеренчә, Татарстанны юкка чыгару мәсьәләсендә Мәскәүнең инде үз планнары бар. «Бу көннәрдә Русия Кырым референдумының өч еллыгын зурлап бәйрәм итте. Ә безнең референдумга – 25 ел, чирек гасыр! Кемнәрдер коллык өчен тавыш бирсә, без аннан котылу өчен тавыш биргән идек. Милләтнең бердәм һәм гайрәтле чагы иде. Ул вакытларда күпчелек халык бик авыр шартларда, ачлы-туклы, талоннарга яшәсә дә, безгә азатлык, үз бәйсез дәүләтебез кирәк иде. Референдум – халыкның Татарстанны үз күкрәген куеп саклавы иде. Мин моның өчен гомер буе милләтемә рәхмәтлемен», – ди Бәйрәмова.

«СУВЕРЕНИТЕТ – МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК»

Журналист, тарихчы Любовь Агеева, референдумны татар күренеше дип кенә атарга ярамый, дип белдерә. Аның фикеренчә, урыслар арасында да күпләр, икътисади мөстәкыйльлекне яклап, референдумда уңай тавыш биргән.

«Суверенитет идеяләрен бик күп урыслар да яклап чыкты, бу референдумда күренде. Мәскәүдәге дусларым Татарстандагы урысларның суверенитет өчен тавыш биргәненә ышанмый иде, ләкин бу чыннан да шулай булды. Чөнки урыслар суверенитетның икътисади мөстәкыйльлек икәнен беләләр иде. Ә без ул вакытта инде белә идек: син үзең казанган акчага үзең ия буласың икән, синең позицияң дә башкачарак һәм синең фикергә колак салалар», – ди Агеева.

Наил АЛАН

Тукай бүләгенә намзәтләр үзләре арасыннан лаеклыларны атады

«Азатлык» Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар арасында «Үзегездән кала премияне кемгә бирер идегез?» дигән сораштыру үткәрде. Кемнәрдер өч, кемдер ике, кемдер бер шәхесне атады.

Язучы Тәлгать Галиуллин иң күп тавыш җыйды – сигез. Язучы Мәдинә Маликова икенче урында, аны дүрт намзәт «лаек» дип атады. Архитектор Фирдәвес Ханов, өч тавыш казанып, өченче урынны алды.

19 намзәт арасыннан дүрт кеше бүләккә лаеклыларны күрсәтмәде. «Миннән кала, исемлектәге берәү дә лаек түгел» дип әйтүче дә бар. «Дәүләт комиссиясе сайлап алган, димәк, алар лаеклар, хәзер мин өч кешене аерып күрсәтәм икән, бу мәгънәсезлек булачак», – диде намзәтләрнең берсе.

«Азатлык» намзәтләргә шалтыратканда ук, исемнәрегез һәм кемне сайлавыгыз да күрсәтелмәячәк, тавышлар гына саналачак, дип әйтте.

Тукай бүләгенә намзәтләр игълан ителгәч, татар әдипләре һәм сәнгатькарләр арасында, исемлек кирәгеннән артык озын, дип белдерүчеләр бар. Язучы, Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла: «Мондый эт эчәгесе буе исемлекне карап чыккач, бик күпләрнең күңелендә ризасызлык уянгандыр. Әлбәттә, комиссия беренче турда ук намзәтләрне сайлап, җәмәгатьчелек игътибарына аерата лаеклыларны гына тәкъдим итәргә тиеш иде», – дип язды.

«Азатлык» намзәтләр белән сөйләшкән вакытта берәү шулай ук исемлекнең зур булуына канәгатьсезлек белдерде. «Каян гына уздырмыйлар үз кандидатураларын! Кулланучылар җәмгыятеннән, «Ак калфак» оешмасыннан. Мондый тәртипсезлекне бетерергә кирәк. Бу бүләк иҗатларында Тукай чагылган шәхесләргә генә бирелергә тиеш», – диде ул.

«Габдулла Тукай бүләген фәкать Татарстан язучылар берлеге тәкъдим иткән намзәтләргә генә бирелергә тиеш дип саныйм», – диде бүләкне дәгъвалаучыларның берсе.

Исемлеккә 19 кешенең керүенә куанучылар да бар. «Исемлек зур булудан түгел, ә аның булмавыннан куркырга кирәк. Сәнгатькарләр, мәдәният хезмәткәрләре, әдипләр – алар Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә бик күп. Без Татарстанда бүләкне башка милләт кешеләренә дә бирәбез. Семен Липкинга (рус язучысы һәм тәрҗемәче) «Идегәй» дастанын тәрҗемә иткән өчен бирдек. Президент каршындагы Дәүләт комиссиясе, сайлап алып, менә шушы кешеләр турында фикер йөртергә кирәк дип тапкан икән, хәзер намзәтләр арасында көндәшлек бара. Һәркайсын да лаек дип саныйм. Тик торганнан шундый зур һәм мәртәбәле исемгә беркем дә үзеннән-үзе генә эләгә алмый торгандыр дип уйлыйм», – диде намзәтләрнең берсе.

«Азатлык» Тукай бүләген дәгъвалаучылар арасында үзара тавыш биреп беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган шәхесләр – Тәлгать Галиуллин, Мәдинә Маликова, Фирдәвес Ханов белән әңгәмәләр оештырачак. «Азатлык» сәхифәсендә намзәтләр өчен тавыш бирү мөмкинлеге дә булдырылган. Әлеге язма әзерләнгәндә архитектор Фирдәвес Ханов – 29 процент, галимнәр Рамил Исламов белән Җәүдәт Миңнуллин (алар икесе бергә «Шәхесләребез» сериясеннән «Тукай – ядкәрләрдә» икетомлыгы өчен тәкъдим ителде) – 26 процент һәм рәссам Мадияр Хаҗиев 25 процент тавыш җыйган иде.

Тукай бүләге ияләре 26нчы апрельдә билгеле булачак. Бүләкнең күләме 2014нче елдан бирле 500 мең сум тәшкил итә. Нигезләмә буенча, бүләк өч кешегә бирелергә тиеш, лаеклылар юк дип табылса, кимрәк тә булырга мөмкин. Әгәр Тукай бүләген бирү комиссиясе премиягә лаеклылар күбрәк дип тапса, исемлек артырга да мөмкин.

Гадилә ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА,

Наил АЛАН

Комментарии