- 21.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №10 (17 март)
- Рубрика: Архив
Свердловск өлкәсендә чәчне үрә торгызырлык вакыйга булды. Биредәге хәрби частьтә хезмәт иткән солдат үлә. Башкортстаннан армиягә чакырылган Илвир Исмәгыйловны йорт-җирсезләр күмелә торган зиратка җирләп куялар. Кабере өстенә номер гына сугыла – рәсми версия буенча мәрхүмнең кем икәнлеген ачыклый алмаганнар, шуңа ул билгесез бәндә буларак күмеп куелган.
Илвирның әтисе, бер ай дәвамында часть җитәкчелегенә шалтыратып, улы язмышы белән кызыксынып тора. Ләкин командирлар аңа: “Илвир Чиләбе өлкәсенә хәрби өйрәнүләргә китте, анда телефон тотмый, борчылмагыз”, – дип, бер ай буе чынбарлыкны яшерә. Аптыраган әти кеше – Тәлгать Исмәгыйлов Екатеринбург шәһәренең ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Биредә аңа куркыныч хәбәр әйтәләр – моннан бер ай элек, 2008 елның 22 июлендә Илвирны автобус тукталышында авыр хәлдә табып алалар. Медиклар сүзенә караганда, 21 яшьлек егет ниндидер химик матдә белән агуланган була. Больницада Илвир комага китә һәм озак тормый җан бирә.
Кешечә җирлим, ичмаса, дип, Илвирның мәетен туган авылына алып кайтырга теләгән Тәлгать әфәндегә тагын бер авыр хәбәр ишетергә туры килә. Бактың исә, Илвирны җирләгәннәр икән инде. Мәете “Лесное” зиратында, НМ 3913 номеры астында билгесез кешенеке буларак күмелгән кабердә ята, диләр.
Төрле инстанцияләр аша йөри-йөри, Тәлгать әфәнде улы җәсаден туган авылына алып кайтып, мөселманча җирләүгә ирешә. Ләкин хәрбиләр генә рәтле-юньле аңлатма бирә алмый, мәрхүмнең якыннары алдында гафу гына үтенеп котылмакчы. Гәрчә егетнең гомере, язмышы өчен алар җаваплы бит. Шушы көннәрдә Идел буе – Урал хәрби округы җитәкчелеге, үз өсләреннән җаваплыкны төшереп, махсус хәбәр таратты. Анда әйтелгәнчә, контракт буенча хезмәт итүче Илвир Исмәгыйлов 2008 елның 21 июлендә ике айлык хезмәт хакы һәм квартал премия алып, частьне ташлап китә, ягъни дезертирлык кыла. Командирлар ышандырганча, икенче көнне Илвирны айныткычтан Екатеринбургның психиатрия больницасына көчле агулану белән алып киләләр. Өстендә хәрби киеме дә, жетоны да, үзе белән документлары да булмаган, ди округ җитәкчелеге. Өч көннән соң егет үлә, прокуратура тикшерү үткәрә. Егетнең гомере өзелү – үтереш түгел, дигән нәтиҗәгә киләләр дә Исмәгыйловны, шәхесе билгесез кеше буларак, 7 августта исемсез кабергә күмеп куялар. 21 августта Илвирның туганнары аны мәет фоторәсемнәре буенча таный…
Хәрби округ җитәкчелеге әти-әнидән гафу үтенгән һәм аларга акчалата компенсация түләнмәячәген әйткән. Чөнки Илвир частьтә үлмәгән бит…
Менә шундый буталчык, аңлаешсыз вакыйга. Әгәр Исмәгыйловның туганнары алынмаса, аны беркем эзләп тә тормаган, тапмаган да булыр иде. ХХI гасырда тыныч тормышта яшәүче илдә солдатлар хәбәрсез югала һәм алар беркемгә дә кирәк түгел. Хәрби часть җитәкчелеге солдатның әтисен алдап тора, имеш, улыгыз өйрәнүләргә китте… Җитмәсә, мәрхүмне сукбайлар белән бергә җәһәннәмдәге зиратка күмеп куялар.
Уйлап карасаң, нормаль җәмгыятьтә мондый нәрсәләр мөмкин түгел кебек. Ә бездә барысына да ышанасың. Бүген Бөек Ватан сугышында вафат булган солдатлар җәсаден эзләп табып, билгесез каберлекләр язмышын ачыклыйлар. Шул ук вакытта Русиянең хәзерге армиясе киләсе буын эзләүчеләргә дә эш калдырып бара. Аерма бер генә – моннан 60-65 ел элек солдатлар Ватанны саклап, канкойгыч сугышта һәлак булган, ә Илвир кебекләр?
Гомумән, армиядә берни дә үзгәрми. Хезмәт итү вакытын да бер елга калдырдылар, хокук белгечләре дә хәрбиләрне контрольдә тотарга тырыша, телефон да биреп җибәрәләр солдатларга. Ләкин табутлар кайту туктамый. Татарстанда гына да күпме егетебезнең җаны армиядә коелды?! “200” йөге һәрдаим диярлек кайтып тора, Чечнядагы сугыш вакытында да шулай иде, әйтерсең сугыш бетмәгән… Ләкин хәзерге мәрхүмнәрнең җаны сугышта түгел, тыныч тормышта өзелә. Ник армиядә тәртип салып булмый? Әллә без аңлап-җиңеп бетерә торган нәрсә түгелме? Реформалар дип күп шапырыналар, ләкин аның нәтиҗәсе генә юк. Егетләр ничек үлсә, шулай үлә, имгәнеп кайтканнары тагын да күбрәк.
Армия – кечкенә дәүләт ул. Олы Русиянең кечерәйтелгән бер моделе. Һәм андагы тәртипләр армия өчен генә түгел, барлык җәмгыятебез өчен дә хас. Тыныч тормышта да “дедовщина-бабайлык” адым саен, кешегә, аның борчуларына, тормышына битарафлык бик көчле бу җәмгыятьтә. Шулай булгач, табутлар кайту, солдатлар имгәнү, билгесез каберлекләр калкып чыгудан тиз генә котыла алмабыз. Мәңге котылмабыз кебек…
Фидаил СӘЛИХОВ
Комментарии