Русиядә байлар байый

“Forbes” икътисад журналы дөнья байлары исемлеген игълан итте. Икътисадый кризиска карамастан, иң бай русиялеләр саны исемлектә икеләтә арткан. Элек, гадәттә, байлар Европа һәм Америкадан булса, хәзер аларны Азия байлары алыштыра. Күпчелеге Кытайда яши.

“Forbes» икътисад журналы баш мөхәррире Стев Форбес Нью-Йоркта матбугат чаралары белән очрашуы вакытында дөньяда яңа байларның артуы икътисадый кризисның әкренләп бетүен күрсәтә дигән фикерен белдерде.

– Миллиардерлар саны быел 1011 кешегә җитте. Былтыр алар 793 иде. Байларның тулаем алганда акчасы якынча 3 ярым триллион доллар, узган ел белән чагыштырганда, бу рекорд дәрәҗәдә, – диде.

“Forbes» журналының мөхәррире Луиза Крол исә байлар исемлегенә русиялеләрнең күпләп кушылуына игътибар итә. Журнал моның сәбәбен икътисады нигезен тәшкил иткән нефть һәм газ бәяләре артуы белән аңлата. Тик Луиза Крол байларының акчасын яшерүен дә әйтә.

– Исемлекне әзерләү өчен алып барылган сораштыруда Русия байларының үз байлыклары турында белгертәсе килмәве белән очрашабыз, – ди ул.

Мисал өчен, исемлектә бердәнбер русияле миллиардеры, Мәскәү мэры Юрий Лужковның хатынын табу җиңел булмаган.

Батуринаның 2,9 миллиард доллар байлыгы бар дип исәпләнә. Үз байлыгы турында матбугатка чыккан хәбәрләр аның ачуын китерә. 2007 елда Батуринаның сәүдә юнәлеше турында «Forbes Russia”да мәкалә чыкканнан соң, ул судка шикаять итте.

Миллиардерлар төрле сәбәпләр аркасында үз байлыгын күрсәтергә теләми. Алар шәхси иминлеккә зыян килүеннән яисә икътисадый көндәшлектән куркып, үз байлыгын әйтми икән.

Мәтин КАРЫШМАС

Аптыраган халык урамга чыга

Русиянең төрле төбәкләрендә меңләгән халык катнашында узган каршылык чараларын Пенза өлкәсе халкы тулыландырды. Түбән хезмәт хакы, артуга, хакимияттәге җитәкчеләр эшеннән канәгатьсезлек белдереп, 2 меңгә якын кеше шәһәр үзәгенә җыелды. Русиядә ризасызлык белдерүчеләрнең арта баруы илдәге сәяси системада үзгәреш тудырмасмы?

Миллионланган русияле кебек, Татьяна да Яңа елдан торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр артачагын белде. Әмма гыйнварда күргән саннар аны бөтенләй өнсез калдырган. Алар узган ай белән чагыштырганда, 25%ка үскән.

Татьяна Пензаның мәктәпкәчә белем бирү оешмасында укытучы. Ул хәзер ай саен хезмәт хакының 5 меңен су, газ һәм электрга түләргә тиеш. Яшүсмер ике баласы һәм инвалид ире булган хатынга тормыш алып бару өчен, бары 2 мең 300 сум гына кала.

Фамилиясен әйтергә курыккан Татьяна аптыраштан урамга ризасызлык чарасына чыгуын әйтә.

Пенза җирле рәсмиләре әлеге чарада кешене катнаштырмас өчен, төрле чаралар күрде. Зоопаркка бушлай билетлар таратылды, шәһәр буйлап сәяхәт оештырылды, шулай ук “Коммуналь хезмәтләргә бәяне киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк?” дигән лекцияләр узды.

Соңгы атнада мондый урам чаралары Русия төбәкләренең күбесендә үтте. Самара, Иркутск, Архангельскидагы ризасыз халык түбән хезмәт хакы, эшсезләр саны арту, башбаштаклыгы һәм җирле җитәкчеләр эшеннән канәгатьсезлек белдереп, бергә җыелды.

Узган айда Калининградта узган демонстрациядә 10 меңнән артык кеше катнашты.

Бу салкын шәһәр үзәгендә протест чаралары шигарьләр, төрле язулар белән генә чикләнми, кайбер русиялеләр Владимир Путинның соңгы дистә елда булдырган режимыннан канәгатьсезлек белдерә.

Якшәмбедә Мәскәүдә үз концертында рок җырчы Юрий Шевчук та бу мәсьәләгә кагылды.

– Байлар тагын да байый, хәерчеләр ярлылана. Бөтен җирдә коррупция, урлаулар. Хакимият мәрхәмәтсез система төзеде. Кешеләр төрмә һәм лагерьларда гына түгел, шулай ук балалар йортларында, хастаханәләрдә дә авырлык кичерә, – ди ул.

Сәясәт белгече Дмитрий Орешкин әйтүенчә, соңгы дистә елда нефтьнең дәвамлы кыйммәтләнүеннән соң, икътисади кризисның тәэсире күпләрдә канәгатьсезлек уятты.

– Митинглар ул – җыелган ачу нәтиҗәсе. Эшсезләр саны, бәяләр арта. Тормыш дәрәҗәсе яхшырмый, ә киресенчә начарлана гына бара. Телевизордан: “Без инде аякка басабыз”, – дип сөйлиләр. Әмма бу тынычландырмый, – ди ул.

Ләкин белгечләр протест чаралары сәяси системага куркыныч тудырмый дип саный. “Левада” үзәге җитәкчесе урынбасары, социолог Алексей Гражданкин сүзләренчә, бу каршылык чараларын җитәкләүче һәм зур бер дулкынга китерүче сәяси көчләр юк.

– Шуңа күрә хакимият кайгырмый да, – ди ул.

Чыннан да, “Левада” уздырган сораштыру 2000 ел уртасыннан башлап оештырылган сәяси протест чараларының алай күпкә артмавын күрсәтә.

Гражданкин әйтүенчә, тикшерүләр Русия президенты һәм премьер-министр Владимир Путинның икътисади кризис сәбәпле дәрәҗәсе бераз төшкәнен күрсәтсә дә, чынлыкта халык арасында аларның абруе әле дә югары булып кала.

Халыкның күпчелеге үзгәрешләргә өмет итә. Ләкин урамнарга чыккан меңләгән русиялеләрнең дә кайберләре генә протест чаралары, чыннан да, хәлне яхшыртачагына ышана.

Ландыш ХАРРАСОВА

Вашингтон Русиядә кеше хокукларын бозуларны тәнкыйтьли

АКШ дәүләт департаменты Русиядәге кеше хокуклары торышын кискен тәнкыйтьләүче хисап белән чыкты.Анда Татарстан белән Башкортстандагы кайбер хокук бозу очраклары да телгә алына.

2009 елда дөньяда кеше хокуклары торышын бәяләүче хисапның Русиягә караган өлешендә тәртип саклау оешмаларының хокук бозулары илдәге иң төп проблемаларның берсе дип атала. Анда былтыр тәртип саклау оешмаларының зур җәнҗал чыгарган гамәлләре белән беррәттән киңкүләм мәгълүмат чараларына чыкмый калган очраклар турында да языла.

Башка еллардагы кебек үк, быелгы хисапның да зур өлешен Төньяк Кавказдагы хокук бозулар алып тора. Шул ук вакытта Русиянең барлык тәртип саклау оешмаларының башка төбәкләрдәге канун бозу очраклары да тәфсилләп сурәтләнә.

Хисапның керешендә үк: “Дәүләтнең җирле һәм төбәк сайлауларына турыдан-туры һәм читләтеп тыкшынуы ватандашларның ирекле һәм гадел аша хакимиятне алмаштыру хокукын бозды. Ел эчендә билгесез кешеләр берничә хокук яклаучыны үтерде һәм бу үтерүләр хокук яклаучыларның һөнәри эшчәнлеге белән бәйле булырга охшый. Тәртип саклау хезмәткәрләренең кеше хокукларын физик көч белән бозу очраклары турында күпсанлы аянычлы хәбәрләр булды. Төрмәләрдәге шартлар әле дә яман һәм кеше гомере өчен куркыныч. Хокук саклау оешмаларындагы коррупция зур проблема булып кала. Күп кенә күзәтүчеләр, шулай ук кайбер хөкемдарлар һәм тәртип саклау хезмәткәрләре дә зур җәнҗаллы эшләрдә башкарма хакимиятнең суд карарларына тәэсир итүен белдерде. Иминлек хезмәтләре еш кына суд карарыннан башка тентүләр үткәрде”, – диелә.

Хисап узган апрель ахырында Мәскәүдәге бер кибеттә милиция майоры Денис Евсюковның кешеләргә атып йөрүе һәм 2 кешене үтерүе кыйссасыннан башлана.

Газаплаулар һәм “җәза психиатриясе” турындагы бүлектә “Hermitage Capital” юристы Сергей Магнитскийның тикшерү изоляторында үлеме турында языла.

Милиция майоры Алексей Дымовскийның коррупция турындагы белдерүләре тикшерелмичә, соңрак аның үзен канун бозуда һәм ришвәт алуда гаепләү тәртип саклау оешмаларында коррупциягә каршы көрәшнең ничек алып барылуына мисал итеп китерелә. Татарстанның Тукай районында милиция полковнигы Рәмзил Сәлаховның 5 кешене кыйнавы һәм атып үтерү белән янавы турында тавыш күтәргән Казандагы “АГОРА” хокук яклау оешмасына һәм хокук яклау үзәгенә тикшерүчеләр килеп аларның эшчәнлегенә комачаулавы, соңрак судның “АГОРА”дан 870 мең сум салым түләтү карарын чыгаруы кеше хокукларын бозу очракларын тикшерү белән шөгыльләнгән хөкүмәттән тыш оешмаларга дәүләтнең мөнәсәбәте турындагы бүлектә языла.

АКШ дәүләт департаменты игътибарыннан тәртип саклау оешмаларының оппозициягә басым ясау очраклары да читтә калмаган. Мәсәлән, анда октябрь аенда күп кенә җәнҗалларга сәбәп булган җирле сайлаулардан соң милициянең сайлауларда канун бозуларга ризасызлык белдерүчеләрне көч белән куып таратуы сурәтләнә.

Татарстанда март аенда үткән республика парламенты сайлавында Чаллыдагы “КамАЗ” ширкәте эшчеләренең ничек тавыш бирү турында үз җитәкчеләре алдында хисап тотарга мәҗбүр ителүе, бу сайлауда күзәтүчеләр эшчәнлегенә комачаулау очраклары да Вашингтонда әзерләнгән әлеге хисапка кергән.

Хисапның “интернеттагы ирек” бүлегендә журналист Ирек Мортазинның үз блогында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үлеме турында язган өчен, Шәймиевнең судтан аңа 5 ел төрмә җәзасы бирүне соравы һәм Мортазинның 1 ел 9 айга ирегеннән мәхрүм ителүе язылган.

Шул ук бүлектә Башкортстандагы җирле оппозицион газетаның республика хөкүмәтендә югары дәрәҗәдәге коррупция турындагы мәкаләсен интернетка чыгарган өчен, Ревинформ блогының экстремизмда гаепләнеп Уфадагы суд тарафыннан ябылуы тәнкыйтьләнә.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовны тәнкыйтьләүче китаптан өзекләр китергән өчен, экстремизм һәм милләтара нәфрәт тарату гаепләүләре белән узган җәйдә Уфагуб сәхифәсенә каршы эштә Николай Швецов, Сергей Орлов, Константин Нестеров һәм Игорь Кучумовның кулга алынуы да интернеттагы ирек турындагы бүлектә телгә алына. Алар белән бергә кулга алынган бишенче кеше – тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков бу хисапта, нигәдер, игътибардан читтә калган.

Милли азчылыклар турындагы бүлектә Русиядә Кавказ, Үзәк Азия һәм башка чит илләрдән килүчеләргә милләтара нәфрәт белән һөҗүмнәр артуы язылган.

Шул ук бүлектә Башкортстан хакимиятләренең яңа паспорт сорап мөрәҗәгать итүчеләрдән нинди милләттән булуларын белдерүне таләп итүе тәнкыйтьләнә. Русия Конституциясе нигезендә беркем дә үзенең нинди милләттән булуын мәҗбүри әйтергә тиеш түгел.

Наиф АКМАЛ

Хәрби-патриотик тәрбия бәхәсле

Русиянең кайбер танылган җәмәгать эшлеклеләре мәктәп программаларына мәҗбүри дәрес буларак “хәрби-патриотик тәрбия” кертүгә каршы чыкты. Рус чиркәве аларны тәнкыйтьли. Ул кешеләрнең җәмгыятьтәге тәэсире юк дәрәҗәсендә, ди. Русиянең Азия өлеше мөселманнары дини идарәсе рәисе, Нәфигулла хәзрәт Аширов мәктәп хәрби тәрбия өчен урын була алмый, дип саный. “Хәрби-патриотик тәрбия турында сөйләшкәнче, башта армиядә тәртип урнаштырырга иде. Европа, Америка мәктәпләрендә хәрби-патриотик тәрбия бирмиләр. Анда гыйлем укытып, тәртип, әдәп-әхлакка өйрәтәләр”, – ди хәзрәт.

“Хәрби-патриотик” тәрбия патриотизмның сугыштан башка булмавын күзаллый. Минемчә, бу дөрес түгел, – ди Яһүдиләр оешмасы федерациясе башлыгы Борух Горин.

“Формаль яктан караганда, андый тәрбия үз максаты итеп балаларны яшьтән үк армия хезмәтенә әзерләүне куя. Ләкин аның асылда әйтелмәгән максаты бар – ул яшьләрнең дөньяга карашын бары тик дәүләт культына, бөек милләткә һәм армиягә нигезләп тәрбияләүне генә күз алдында тота”, – диелгән Русия гражданлык оешмасы тараткан белдерүдә.

Нәзифә КӘРИМОВА

Иске машинадан котылырга теләмиләр

10 мартта Русиядә иске автомобильләрне үтилгә тапшыру, шуңа 50 мең сумга сертификат бирү программасы эшли башлады. Чаллыда да иске, 1999 елда һәм аннан да “өлкәнрәк” машиналарны кабул итеп, үтилгә озату ширкәте эшкә тотынды. Ләкин әлегә монда чират юк. Халык иске машинасын тапшырып, яңасын алу хәстәренә керешмәде.

– Без 10 марттан 11 кабул иттек. Аларны сүтеп, пластмасс, тимер детальләрне аерып, килешү төзегән оешмаларга озаттык, – ди Чаллының “Соллерс” ширкәте иске машиналарны үтилләштерү участогы башлыгы Васыйл Төхвәтуллин.

Иске машина хуҗалары ни өчен активлык күрсәтми соң?

– Мәгънәсен күрмим. Минем “жигули” 1997 елгы. Бу – халыкны чираттагы алдау, дип уйлыйм. Үз машинама соңгы елда төзәтүгә 25 мең сум акча түктем. Машинаны тапшырып, яңаны алу өчен, кимендә, тагын 100 мең сум кирәк. Мондый акча булса, сәламәтлекне кайгыртыр идем, – диде Нух Нургалиев.

– Бер караганда, яхшы программа. Русия автомобиль сәнәгатен үстерергә кирәк. Ләкин дөрес юлдан бармыйлар, – диде Әгъфәр Гыйльмуллин.

Иске машиналарны үтилгә тапшыру өчен, 3 мең сум түләргә кирәк. Бер “жигули” хуҗасы болай диде:

– Гаилә казнасында 3 мең сум юк. Тапшырам дисәң дә, тапшырып булмый. Йөзләгән меңнәр түләп, яңа машина алу турында уйлау да куркыныч.

Гафиулла ГАЗИЗ

Комментарии