«РУБИН» ТӨШЕП КАЛМАСМЫ?

Футбол. Иртәгә Европа Лигасының 1/8 финал өлешендә «Рубин» Германиядә «Вольфсбург» командасына каршы җавап уен уздыра. Иң кызыксындырганы: бу юлы Бәрдыев команданы Европа Лигасының 1/4 финал өлешенә үткәрә алырмы?

Узган атнада “Вольфсбург”ны үзебездә кабул итеп, исәп 1:1 тәмамланды. Бәрдыев соңрак: “Уен көтелгәнчә катлаулы булды. Булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырдык. Тулысынча бирелеп уйнамадык”, – дип белдерде. “Рубин” үз кырында чыгыш ясады, үз тамашачысы, үз дивары һәм бер-берсенә туры килердәй уртача командалар. мондый өстенлектә отарга гына тиеш иде. Беренче таймны гол кертеп башласак, икенчесендә өстенлек көндәшләр ягында иде. Иртәгегә Бәрдыев команданы әзерләп бетерерме? Якшәмбедә генә Казанда Мәскәүнең “Локомотив”ын кабул итеп, 2:0 исәбе белән оттык. “Рубин”га бу уенның тәэсире булмый калмас. Шунысы бар: җәрәхәт алган капитан Семак ниһаять иртәгә кырга чыгар дип көтелә. Ул “Вольфсбург”ка каршы беренче уенда уйнаган булса, бәлки, уен бөтенләй башка нәтиҗә белән тәмамланыр иде. Ләкин әлеге дә баягы табышмаклы тренер Бәрдыевның “бар да алда әле”, дип әйтүе өмет уята.

Сүз уңаеннан, “Рубин”ның һөҗүмчесе Александр Бухаров белән “Вольфсбург” кызыксына. Килешү 10 млн евро тәшкил итәргә мөмкин, ди. Алман командасы генераль менеджеры Дитер Хенесс шулай дип белдерде.

Хоккей. 15 мартта КХЛның конференция ярымфиналчылары билгеле булды. Чирек финалда “Рубин” Казахстанның “Барыс”ына каршы өч уен рәттән җиңү яулады. Бу очракта Түбән Каманың “Нефтехимик” командасын да билгеләп узарга кирәк. Ул көндәше Омскиның “Авангард” командасын өч уен рәттән отып, җиңел генә конференциянең ярымфиналына үтә алды. Шулай итеп, “Ак Барс”ның чираттагы көндәше Магнитогорскиның “Металлург” командасы, “Нефтехимик”ка Уфаның “Салават Юлаев” командасы эләгә. Икесе дә безнең өчен принципиаль көндәш. Әлеге серия 4 җиңүгә кадәр дәвам итәчәк. “Ак Барс” һәм “Нефтехимик” командалары бер үк көнне 20, 21, 23, 24, кирәк булса 16, 18, 30 март көннәрендә узар дип көтелә.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии