«Менә дигән» Яңа ел

Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай уза, диләр. Дөрестерме, юктырмы, сынап-юрап караганым юк. Әмма бүген бу сүзләрнең дөреслеккә туры килеп, 2010 елның челпәрәмә килүеннән куркам.

Яңа ел бәйрәмен һәркем көтеп ала. Барлык кеше аны аклык-сафлык бәйрәме итеп күрә. Иске елдагы булган кайгы-борчуларны Яңа ел кичендәге бәхеткә төреп озатырга тели. Авыл җирендә нишлисең?! Гаилә белән җыелышып клубка бал-маскарадка чыгасың инде. Авыл халкы рәхәтләнеп күңел ача, Яңа елны каршы ала. Без дә “ачтык”, ичмасам, быел күңелләрне. Авыл халкы белән күрдек күрмәгәнне.

Акрынлап булса да билгеләнгән сәгатькә клубка Яңа ел кичәсенә халык җыела башлады. Авылыбыз зур түгел, әмма шулай да кеше бик аз дип әйтеп булмый. Көттереп кенә булса да кичәне ачып җибәрделәр. Дөресен әйтергә кирәк, бал-маскарад дигәнебез билгеләнгән вакытыннан күпкә соң башланды. Аның каравы, әллә сәгать 11 тулды, әллә юк шунда, кичәгә нокта да куелды. Нәрсә булды соң анда, дигән сорауга җавап ялыктырырлык түгел: 4-5 уен, 1-2 бию һәм мәктәп балаларының бик озакка сузылган чыгышлары. Дөрес, укучылар әзерләгән номерларны начар дип әйтеп булмый. Укытучы тырышкан, аларны сәхнәгә чыгарырлык итеп әзерләгән. Әмма мәктәп балалары өчен үзләренә аерым көн билгеләргә кирәк иде. Чөнки халык бал-маскарадка дип килә. Җырлап-биеп, уеннарда катнашып күңел ачарга дип килгән авыл халкы “күңелле бәйрәм” барышында асарга хөкем ителгән тоткыннар сыман башларын иеп берәм-берәм өйләренә юнәлергә мәҗбүр булды. Монда килеп утырганчы җылы өеңдә телевизорыңны гына карасаң ни була иде, дип мыгырданды күп кеше. Идәннәрне селкетеп, йөрәкләрне җилкетеп бер бии дә алмый калдылар бит, адәм көлкесе! Бал-маскарад дигәннәреннән салам тәме дә килмәде.

Исем-фамилиям, адресым редакция өчен генә.

Балтач районы.

Радиога тәкъдимем бар

Халык үтенечен искә алып, “Яңа гасыр” радиосына тәкъдимем бар иде.

Алып баручылар эш кешеләре, тормыш хәлләре турында күбрәк мәгълүмат бирсен иде. Элек язучыларның хикәяләрен, шагыйрьләрнең шигырьләрен шундый тәмләп сөйлиләр иде. Хәзер күбрәк тапшыралар. Һаман шул бер үк җырчыларны әйләндерәләр. Халыкны үгиләтеп бетерделәр инде. Ә бит шигырь, хикәяләр китапка кызыксыну уята. Кызым Резидә Фәнис Яруллинның “Кызыл күлмәкле кыз” хикәясен радиодан тыңлагач, аның бөтен томнарын сатып алып укыды. Фәнис Яруллин әсәрләрен тыңларга да, укырга да рәхәт. Аларда тәрбияви көч тә зур. Бу – халык фикере. Башка язучыларның да әйбәт әсәрләре бар бит. Шуларны күбрәк сөйләгез әле, радио хезмәткәрләре.

Рәисә МИҢНУЛЛИНА-МУЛЛАГАЛИЕВА.

Ютазы районы, Дым-Тамак авылы.

Артистлар кызыксындырмый

“БГ”да артистлар турындагы гайбәт басылмавы белән аерылып тора иде. Соңгы арада биредә дә андый язмалар күренгәли башлады. Берсе алган, икенчесе кайберәүләрне үпкәләткән, кайсысы кыска итәк кия – болар кемгә кирәк икән?! Мәсәлән, Айдар Галимовның алуы мине һич тә кызыксындырмады (14 октябрь, №41, 2009). Авыл җирендә дә йорт саен машиналарның нинди генә маркасы юк. Аннан, Салаватның: “Журналистлар – тиле”, – диюе дә шаярып әйтелгән сүздер (26 август, №34, 2009 ел). Аны ишеткән кешенең җырчының үзе белән бу хакта сөйләшеп алуы җиткәндер. “Мин булганны яздым бит”, – димәгез, кешене үзе юкта хурлап сөйләү – гайбәт. Ә булмаганны әйтү – яла.

Газеталарның ниндие генә юк. Спорт, медицина, артистлар турында… “БГ”ның вазифасы башкадыр дип беләм.

Салих ЗИННӘТОВ.

Зәй районы, Аксар авылы.

Безгә дә килегез

“Татарстан – Яңа гасыр” каналында бара торган “Адәм белән һава” тапшыруын яратып карыйм. Алып баручысы Ләйлә Дәүләтова да ошый. Тик шул ягы бар: бер тапкыр күрсәтелгән гаиләләрне эфирга 4-5 тапкыр чыгардылар инде. Аннан соң, гел шәһәр халкы гына төшәргә тиешме анда? Авыл җирендә гомер итүчеләргә ярамыймы? Рөхсәт итсәләр, безнең якларга да килеп чыгыгыз әле.

Зур рәхмәтләр белән Мөҗәһидан бабагыз МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Айдарга сүзем бар

Газета аша “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручы Айдар Фәйзрахмановка әйтер сүземне җиткерергә булдым.

Сезгә ачык хат язуымның сәбәбе шул: безнең коллектив та тапшыруыгызда катнашкан. Бу бик әйбәт күренеш, алар белән горурланам. Әмма кайберәүләрнең күңеле төшеп кайткан. Ә эш менә шунда: җиңүчене билгеләгәндә, гаделсезлек бар икән. Алар әйтүенә караганда, бер кеше өчәр боҗра да сала ала. Монда, билгеле, талант, җырны ничек башкару исәпкә алынмаска да мөмкин. Симпатия, танышлык та җитә!

Объектив күзлектән карап, дөрес бәя бирелсен, гадел булсагыз иде. Сезнең коллектив көчле, дәрәҗәле, бу исемгә тап төшмәсен дип телибез.

Нурислам ГАЛИЕВ.

районы.

Тамчыдан күл җыела

Авылыбызның мәдәният йорты гөрләп эшли. Җитәкчебез – Ришат абый Абдуллин, биергә өйрәтүче – Ләйлә апа Абдуллина. Алар “Тамчылар” җыр-бию ансамблен оештырганга 15 ел. Биюче кыз-егетләрнең инде күбесе – студент. Алар каникулга кайткан саен матур итеп концерт куеп китә. Бу өлкәннәр группасыннан тыш, уртанчы һәм кечкенәләрнеке дә бар.

Алар төрле конкурсларда катнашып, зур уңышларга ирешеп тора. Бик матур һәм моңлы итеп җырлаучы кызларыбыз Гөлсирень белән Нәфисә республикакүләм үткәрелгән җыр конкурсларында призлы урыннар алды. Танылган җырчыларны күреп, алардан мактау сүзләре ишетте кызларыбыз. Февраль аенда тирә-күрше авылларга концерт күрсәтеп, халыкны сөендереп кайттылар. Аларны якты йөз белән каршы алып, тагын килүләрен теләп, озатып калганнар.

Әйе, “Тамчылар” арасында талантлы, сәләтле яшьләребез күп. Алла боерса, шулар арасыннан танылган кешеләр чыгар әле. Тырышырга гына кирәк. Сәләт булып та, аны үстермәсәң, ул юкка чыгарга мөмкин бит.

Сөмбел ШӘРИФ.

районы, Урта Кирмән авылы.

Комментарии