- 21.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №10 (17 март)
- Рубрика: Архив
Вишневский урамындагы үзәк китапханәдә Гөлчәчәк Галиеваның яңа әсәрен тәкъдим итү кичәсе булды. Бу язучының иҗаты белән мин күптәннән таныш. “Тулгак”, “Өзелгән өмет” исемле повестьларын зур кызыксыну белән укыган идем. Ә “Казан утлары” журналы язучының “Газзәбану” романын бастырып, барыбызга да бүләк ясады.
Уку залы Г.Галиеваның иҗатына гашыйк китап сөючеләр белән шыгрым тулы: шагыйрь, язучы, галим, журналистлар, хәтта сәясәтчеләр дә килгән. “Татарстан” радиосында күптәннән эшләгәч, кунакларның күбесе миңа таныш иде. Алар белән якыннан аралашырга, хезмәттәшлек итәргә дә туры килде. Менә шул очрашулар, әдәби тапшырулар күңелгә сеңеп кала. Шуңамы, әдәбият белән бәйле һәртөрле чараларда актив катнашырга яратам.
Кичәгә милләтебезнең танылган шәхесләреннән “Сөембикә” манарасына алтын ай кую кебек изге эшне башкарган Габбас ага Мөхәммәдшин, татар язмышы өчен көрәшүче Фәндәс Сафиуллин, милли китапханә директоры Наил Кавбиев, галимнәрдән Руфинә Фәттахова, ялкын йөрәкле шагыйрә Нәҗибә Сафина, язучылардан Вакыйф Нуриев, Марат Закиров, нәфис сүз остасы Айрат Арысланов, шагыйрә Илсөяр Иксанова, җыр сәнгатенең кабатланмас йолдызлары Эмиль Җәләлетдинов, Зөһрә Сәхәбиева чыгышлары язучы иҗатын тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Төзелеш-архитектура университетының информатика укытучысы Фәрит Хуҗин студентларын да алып килгән иде. Техник уку йортында белем алуларына карамастан, аларның саф татарча, төзек, матур тел белән сөйләве, җырлавы аеруча сокландырды. Алар “Газзәбану” романын мавыгып, ә “Тулгак” китабын чиратлап укулары турында сөйләде. Егетләр чыгышын тыңлагач, Ф.Сафиуллин шатлыгын тыеп кала алмады. “Сезнең сүзләр яшьләребез йөрәгендә әдәбиятка, туган телебезгә мәхәббәт сүрелмәвен раслый. Сезнең кебек яшьләр булганда, киләчәгебез өметле. Бу үзе генә дә туган телебез сагында торачак яңа буын үсеп килүен күрсәтә. Без, өлкәннәр, эшли алмаганны, нәкъ менә сез тәмамларсыз дигән өмет ныгыта”, – дип яшьләр күңелен күтәрде. Бу сүзләр очрашуга килгән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре күңеленә дә нык тәэсир итте. Очрашуда “Газзәбану” әсәренең туган телебезгә мәхәббәт уятырга ярдәм итәчәге турында Айрат ага Арысланов аеруча басым ясады.
– Әсәр саф, матур, йөгерек телдә язылган. Ул сине үзе артыннан ияртеп, укып бетергәнче җибәрми. Гөлчәчәк ханымның һәр әсәрен гаилә белән укып барабыз. Аларның халыкчан тел белән, өстәвенә, укучыны кызыксындыра торган темаларга язылуы, күрәсең, күпләрне җәлеп итәдер. Менә бүгенге очрашу да шуны раслый түгелме соң?! – диде ул.
Әйе, “Газзәбану” романы яшьләребезгә дә, гомумән, халкыбызга да тәрбияви сабак бирәчәк. Тел генә түгел, хәтеребезне яңарту ягыннан да. Чөнки бу әсәрдә татарның яшәү рәвеше, язмышы, халкыбыз, милли рухыбыз. Монда әби-бабаларыбызның ничек сөйләшкәнен дә ишетәбез. Авыл халкының бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләрен дә тоябыз. Гаилә кору, аның иминлеген саклауга никадәр җаваплы карауларына сокланабыз. Гореф-гадәтләрне, йолаларны, динебезне ничек хөрмәтләүләренә дә шаһит булабыз. Чөнки алар гаиләнең җәмгыятьне тотучы нигез-таяныч булуын бик тирән аңлаган. “Барган җирегездә туфрак булыгыз”, – дигән кагыйдәгә буйсынып көн иткәннәр. Күрергә, ишетергә сәләтле булсаң, чыннан да, гыйбрәтле сабак алырлык әсәр бит бу.
Кичәдә катнашучылар арасыннан чибәр генә бер ханым: “Мин Дания Шәрәпова булам, гади укучы, әйтер сүзем бар, – диде. – Романда мине аеруча тетрәндергәне – татар хатын-кызларының сабырлыгы, күркәм холкы, күтәрә алмаслык авырлыклар килгәндә дә кешелек сыйфатларын саклап кала алуы, өзелеп яраткан ирен көндәш белән бүлешү кебек иң ачы хәсрәтне дә язмыш дип кабул итүе, гаиләсен саклау бәрабәренә, балалары хакына һәртөрле сынауларга түзәргә үзендә көч табуы булды. Әсәр укыла, журналларымның үземә кайтып җитә алганы юк әле. Кызым Алия рус мәктәбендә укыта, югары сыйныфларда укучы татарлар һәм татар әдәбияты укытучылары чиратлашып укый. Инде атналар буена телләрендә Газзәбану… – диде.
Шагыйрә Н.Сафина, сәясәтче Ф.Сафиуллин, әсәрдә күрсәтелгәнчә, хатын-кызларның көчле ихтыярлы, җаваплылык хисен тирәнрәк аңлаучы зат булуына басым ясады. “Әгәр хакимияттә җаваплы урыннарны күбрәк хатын-кызлар биләсә, бүгенгедәй ямьсез чынбарлыкка килеп җитмәгән булыр идек, – диде шагыйрә. – Сугышта да бит хатын-кызларның рухи ныклыгы белән җиңүгә ирештек. Тылда аларга сугыштагыга караганда да авыррак булгандыр, ләкин хатын-кыз барысына да түзде. Бүгенге чынбарлыгыбызда да тормыш йөгенә хатын-кызлар җигелгән. Бала тәрбияләү кебек иң авыр бурыч та аның җилкәсендә. Әнә мәктәпләргә генә карагыз, анда да гүзәл затлар дип йөртелгән шул ук хатын-кызларыбыз.
Язучы һәм язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев –Гөлчәчәк апаның авылдашы, аны бөтен яктан яхшы белүе турында сөйләде. “Аның бертуган абыйсы рәссам Үзбәк абый Яхин остазым булды. Ә әтиемнең остазы авылыбызның иң зур хөрмәткә лаек укытучысы Кәрим абый Яхин иде. “Газзәбану” романын классик әсәрләргә тиңләштереп, Ә.Еники, Г.Бәширләрчә язылган икән дип, бик яратып укыдым, инде китабын көтәбез”, – диде.
Наил әфәнде чыгышында Үзәк китапханә хезмәткәрләренә милли китапханә белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен хуплавын һәм бу кичәгә үзен чакыруларына рәхмәтен белдерде. “Әйе, Гөлчәчәк апа яңадан иң укылышлы “Газзәбану”ы белән укучылар күңеленә тагын да якынайды”,- диде. Авторга һәм китапханәгә дә бүләк китапларын тапшырды.
Әсәрне тәкъдим итүгә багышланган бу чара киң җәмәгатьчелек катнашында узган зур бәйрәмне хәтерләтте. Ул безне танылган шәхесләребез белән очраштырып, аларның рухи дөньясына алып керде. Очрашудан мин яңа фикерләр туплап, рухымны баетып кайттым. “Газзәбану”да йөрәк түрендә урнашып калды.
Наҗия МОРАТОВА.
Казан шәһәре.
Кызыклы очрашу,
Комментарии