Конференциядә без дә катнаштык

Әлмәтнең сәүдә-икътисад техникумында студентларның фәнни-тикшеренү эшенә зур игътибар бирелә. Ул төрле юнәлешләрдә алып барыла. Бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше булдыруга нык басым ясала. Шул уңайдан группадашым Гүзәл Шиһапова белән Лениногорск шәһәренең нефть техникумында “XXI гасыр –яшьләренең сәламәт яшәү рәвеше” дип аталган фәнни-гамәли конференциясендә катнашуыбыз турында язарга булдым әле.

Экология укытучыбыз Венера Рафикъ кызы Сюняева җитәкчелегендә без “Сыра – яшьләр бәласе” дип аталган эзләнү – тикшеренү эше алып бардык. Эш барышында сыраның яшүсмерләр организмына йогынтысын техникумның 2 курс студентлары арасында үткәрелгән тест аша тикшердек һәм анализладык. “Аек Әлмәт” оешмасы җитәкчесе Владимир Әнвәр улы Фәхриевтан интервью алдык. Интернет мәгълүматларын файдаландык, химик тәҗрибә үткәреп, аксым функцияләренең сыра тәэсирендә бозылуын өйрәндек.

Чыгышыбызны доклад һәм бай презентация рәвешендә тәкъдим иттек. Темабызның никадәр актуаль булуы конференциядә катнашучылар сорауларыннан, кызыксынуыннан күренде. Башка студентларның “Хатын-кыз сәламәтлеге” , “Тәмәке тартуны ничек ташларга?”, “Тулай торактагы студентлар тормышы”, “Дәрес вакытындагы физминуткалар” дигән темага чыгышлары да бик кирәкле һәм файдалы булды. Алар үз хезмәтләрендә хәзерге заман яшьләренең җитди проблемаларын күтәрде. Конференция барышында җанлы фикер алышулар һәм кызу бәхәсләр дә купты. Яшьләрнең үз тормышлары һәм сәламәтлекләренә битараф булмавы, шушындый конференцияләрдә үзләре теләп катнашуы – җәмгыятебезне шатландыра торган күренеш.

Айгөл СИТДЫЙКОВА,

Әлмәт сәүдә-икътисад

техникумының 2 курс студенты.

Яшьлек кадерен белик!

Хәзер наркомания белән беррәттән телефономания дигән “куркыныч” сүз янәшә йөри. Исеменнән күренгәнчә, бу чирнең асылы – телефонга бәйлелек. Кесә телефоны дигән “могҗиза” яшүсмерләрнең бик сирәгендә генә юк. Сөйләшергә генә мөмкин булган телефоннар беркемне дә кызыксындырмый бүген. Яңадан-яңа функцияле телефон, сөйләшү өчен файдаланудан бигрәк, дус-иш, танышлар алдында мактану өчен кулланыла түгелме соң? Телефонның зарары инде күп тапкырлар исбатланса да, аны алучылар кимеми. Хәтта телефонсыз кешегә ничектер кимсетеп, аптырап карыйбыз. Шул телефон аркасында төрле фаҗигаләр дә килеп чыга. Күптән түгел районында 13 яшьлек бер кыз бала үз-үзенә кул салган. Сәбәбе – дусларыныкы кебек шәп телефоны булмау. Телефон алмаган өчен гомереңне өзү – коточкыч. Тагын шундый куркыныч чирләрдән телевизор һәм интернетка бәйлелекне дә атарга була.

Әлбәттә, яшьләрнең барлык проблемаларын да җәмгыятькә, заманага гына сылтап калдыру дөрес булмастыр. Гаеп бездә, яшьләрдә дә бар. Проблемалардан качып кына булмый, аларны хәл итәргә тырышып карарга кирәк. Яшьләр белән дәүләт, җәмгыять җитәкләшеп эш иткәндә генә нинди дә булса нәтиҗәгә ирешеп булыр, мөгаен.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Арча районы, Мөндеш авылы.

җанлы “Шәрык”

Еш кына теле, милләтебез юкка чыга дип сөйлибез. Имеш, яшьләр туган телебезне онытып, рус телендә аралаша, теленнән ояла.

Элек үзем дә шулай уйлый идем. Тик, бәхеткә, фикерем үзгәрде.

Төркемдәш кызлар еш кына ниндидер “Шәрык” клубы турында сөйли иде. Баштарак исем китмәде. Ләкин сөйләгән саен кызыграк, күңеллерәк була барган вакыйгаларны үземнең дә барып күрәсем килде. “Бүген Илназ Сафиуллин килә”, “шимбә – Аулак өй”, “иртәгә килә”… Төркемдәшләремнең “Шәрык” клубы турындагы сүзләре миндә зур кызыксыну уятты. Әлеге клуб турында күбрәк беләсем, ишетәсем килде. Тик шулай да “Шәрык”ның үзенә баруны кичектерә килдем: әллә оялдым, әллә кабул итмәсләр дип курыктым шунда…

Бер көнне бергә укый торган дус кызым тырыша-тырмаша торгач, “Шәрык”ка барырга күндерде. Беренче баруым 8 март бәйрәменә туры килде. Бу уңайдан егетләр кызларга бәйрәм оештырырга булган икән… Баштарак кыенсыныбрак утырган идем, бераздан бөтенләй “яңа кеше” икәнемне дә оныттым… Көн артыннан көн, ай артыннан ай узды. “Шәрык”ка вакыт булган саен килергә тырыша идем. Өйдәгеләр минем әлеге клубка йөрүемә баштарак тискәре карашта иде. Ләкин тиздән карашлары үзгәрде. Үзем белән бер баруымда апамны да алып бардым. Нәтиҗәдә, ул – хәзер “Шәрык”та еш кунак.

“Шәрык” – татар яшьләрен, гомумән, татар милләтенең язмышына, киләчәгенә битараф булмаганнарны берләштерүче, очраштыручы, дуслаштыручы клуб. Биредә гарәп, төрек теле, Коръән, җыр, шигырь дәресләре, әдәби, дини кичәләр, төрле шәхесләр белән очрашулар, яшьләрнең “Аулак өй” көннәре үтә.“Шәрык” һәр килгән кешене якты йөз, тәмле чәй белән каршы ала. Нәкъ менә “Шәрык” клубында мин бәләкәй чагыма, балалар бакчасына йөргән елларга әйләнеп кайттым. Чөнки биредә күптән онытылып бара торган, кечкенә чакта уйнаган “Чума үрдәк, чума каз”, “Йөзек салыш”, “Капкалы” һәм башка уеннарны янә искә төшердем. Бу уеннар биредә онытылып, бары искә ала торган гына уеннар түгел, алар – “Шәрык” яшьләренең яраткан уеннары.

Шунысын да искәртү мөһим: “Шәрык”та һәр көнне татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры яңгырый…

“Шәрык” татар телен саклаучы, аны тирәнрәк өйрәнергә теләүче, милләт рухлы кешеләрне үзенә сыендыра. Әлеге клубка йөри башлагач, мин чын-чынлап үземнең татар булуым белән горурлана, телемне сакларга, баетырга тагын да ныграк омтыла башладым. Милләт җанлы булганың өчен рәхмәт сиңа, “Шәрык”!

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА,

КДУ студенты.

Мәктәпләргә газета кирәк!

Хәзер мәктәпләрдә стена газетасы дигән әйбер сирәк очрый. Күбесендә, гомумән, газетаның нәрсә икәне күптән онытылган. Ә бит укучының талантын күрергә, үстерергә нәкъ менә мәктәп газеталары ярдәм итә. 5 класска укырга Түбән Мәтәскә урта мәктәбенә баргач, әдәбият түгәрәгенә язылдым. Шунда укытучыбыз Нурзилә апа җитәкчелегендә стена газетасы чыгара идек. Анда ниндидер шигырем басылды. Миндә кызыксыну уянды, язгалый башладым, хәзер киләчәгемне дә язу белән бәйләргә уйлыйм. Ә бит барысына да сабый күңеле белән язылган шигырьләрне, иншалардан өзекләрне бастырган мәктәп стена газетасы “гаепле”. Кызганыч, Нурзилә апа лаеклы ялга чыккач, газета да “пенсиягә китте”.

Хәзерге район газеталарында укучы хатларын бастырмыйлар диярлек. Анда һаман да шул бер балык башы: кайсы колхоз күпме сөт тапшырган, районда нинди утырыш булган, кем туган, кем үлгән… Әлбәттә, анысы да кирәк. Тик газета укучылар белән берлектә чыгарылса гына чын, укучыга якын газета була бит. Район газеталарында оперативлыкның “о” хәрефе дә калмады.

Былтыр мәктәптә 4 битле газета чыгара башладым. Бу эштә булышырга атлыгып торучылар, фикердәшләрнең юк дәрәҗәсендә булуы гына бераз күңелне төшерә. Газетаның киләчәк язмышы да уйланырга мәҗбүр итә. Тагын бер табак ватман кәгазенә кулдан язып, бер төркем кеше катнашында чыгарыла торган стена газетасы искә төшә. Кызыксындыру җитмиме, әллә хәзер укучылар башкамы? Бәлки, оештыруда башлап йөрмәгән укытучыларда да гаеп бардыр? Мәктәп белем бирү урыны гына булып калмыйча, укучыны иҗади эшкә тарту, аның сәләтен үстерү ролен дә үтәсен өчен, бәлки, газета чыгаруны мәҗбүри итеп куярга, кызыксындыру чаралары табарга кирәктер. Мәктәп газеталарына “эшсезлектән” чыгарылган газета итеп кенә карау дәвам итсә, киләчәктә ни булыр соң?

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Арча районы, Мөндеш авылы.

Чана шусаң, җырчыдан кәнфит алырсың

Чыгарылыш сыйныфында уку, уку һәм тагын бер кат уку… Урамдагы матурлыкка китап тотып тәрәз аша гына сокланасы кала.

Беркөнне кызлар белән кечкенә чакларны искә төшерергә булдык. Ничекме? Чана шуып!

Өчәүләшеп җыелдык та тауга киттек. Төшкәндә, үзеңне очкан кебек хис итәсең. Алда утырган “чана йөртүче” машинасын туры алып бармаса, кар көртенә килеп бәрелүең дә бар. Рәхәт. Сирәк кенә машиналар йөреп тора. Бервакыт тауга менеп җиткәч, бер капка төбенә туктады. Аннан җырчы Венера Шәмиева чыкты. Ул безнең янга килеп, 8 Март бәйрәме белән котлады, кәнфитләр белән сыйлады. Моңа бик сөендек. Урамга чана шуарга чык та җырчының үз кулларыннан кәнфит белән сыйлан әле син!

Алинә МИҢНЕВӘЛИЕВА.

Балык Бистәсе.

Эшнең ояты юк

Олы яшьтәге абый-апалар: “Яшьләр хәзер максатсыз, көне буе шәләй-вәләй йөри”, – дияргә ярата. кызы Алсу Әхмәтҗанованың нинди хикмәтләр майтаруын белсәләр, сокланып туя алмаслар иде.

Алсу, “күңел ачу” төшенчәсен рухи шкафның иң ерак тартмасында бикләп, җиң сызганып, җәй буе акча эшләгән. Брокер компаниясендә җәмәгатьчелек белән аралашучы, промоутер булган ул. Хәлдән килгән бернинди эш тә Алсуның игътибарыннан үтми калмагандыр. “Төп максатым – акча эшләп, әнигә булышу иде”, – ди кыз. Алсуның абыйсы күптән түгел кредитка машина сатып алган икән. Бурычны түләп бетерер өчен, Алсу хәтта кибеттә идән дә юган. Бер ай буе бил бөккәне өчен нибары 3 мең сум түләгәннәр. Хәзерге заманда яшьләрнең бик сирәге акча өчен чүпрәк тотарга әзер, минемчә. Әмма идән юучылар булмаса, барыбыз да тузан белән пычракка батар идек бит.

“Кызганычка, эш хакын соңарып түлиләр, – дип зарлана Алсу. – Промоутер булып эшләгәндә, акчаны биш айдан соң гына бирделәр”. Яшьләрне айлар буе җигеп, хезмәт хакын тоткарлап, эш шартларын үз файдасына үзгәртүче вәхши эшмәкәрләр еш очрый.

Өч айда Алсу 15 мең сум акча эшләгән. Мәктәп кирәк-яраклары сатып алсаң, акчаның күп өлеше белән шундук хушлашырга туры килә. “Табышның яртысын, әлбәттә, әнигә бирдем, икенче яртысы мәктәп формасына, БДИга әзерләнү курсларына тотылды”, – ди Алсу.

Андый җирдә эшләргә ашкынып тормаучы яшьләр дә җитәрлек. Имеш, урам себерүеңне яисә идән юуыңны күрсәләр, беттең, абруең бары тик шул “шаһитлар” кулында. Һөнәрең турында читтәгеләр ишетмәсен өчен, тегеләргә соңыннан саллы күчтәнәч алып бирәсең. Чын дуслар беркайчан да: “Син шулай эшлисең, болай итәсең”, – дип мыскыллап йөрмәс. Шөгылең хәтта ата-ана җилкәсенә ябышкан яшьтәшләреңне уйга калдырырга мөмкин. “Яшь кеше мөстәкыйльлеккә иртәрәк омтылган саен, алдагы тормышы шул тизлек белән яхшы якка җайланыр”, – дип ике дә уйламыйча әйтә Алсу. Чыннан да, ата-ана җилкәсеннән кубарылып, беренче эш хакы алып кайткан көн беркайчан да истән чыкмыйдыр. Америка яшьләре инде 14 яшьтән үз-үзләрен тәэмин итә. Ләкин алар һәр тиеннең кадерен белә, ата-ана “кәшилүген” кимереп ятмыйлар.

Линар ЗАКИРОВ.

Чаллы шәһәре.

Переходный возраст

Әллә нәрсә булды миңа,

Шактый үзгәреп киттем.

Нәкъ балачактагы кебек,

Яңадан киребеттем.

Берәр сүз әйтеп куйсалар,

Бик тиз кабынып китәм.

Үзем гаепле булсам да,

Гафу үтенү көтәм.

Әтине дә тыңламыйм мин,

Әнине дә тыңламыйм.

Кайчан шундый сүзләр әйтәм,

Тик үзем дә аңламыйм…

Ачуланалар, “Үскәчтен,

Кем булырсың син,”- диләр.

Әллә нинди сүзләр белән,

Орышалар, тиргиләр…

Әти әйтә:

– Болай булсаң,

Мин дә булырмын кырыс!

Ачуланмагыз, миндә бит,

Переходный возраст.

Алсу НУРГАТИНА

Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбе 10 А сыйныфы.

Комментарии