Гаделсезлек кояшы батканда

Империяләр ярала, яши һәм юкка чыга. Алар яшәп алган дәверләр елъязмасы тарихка күбесенчә империя эчендәге, күршесендәге милләтләрнең һәм халыкларның әче канлы күз яшьләре белән языла. Империя тотучыларның бүгенгә кадәр сакланып килгән дуамаллыгы, мин-минлеге, “титульный” милләтнең эчке мантыйксызлыгы, аңлашылмас сәерлеге империянең гөнаһларын бермә-бер арттырып кына калмый, миңа калса, агониясен дә тизләтә.

Начар үрнәк

Тютчевның “Умом Россию не понять” дигән сүзләрен барыбыз да беләдер. Моннан гасыр ярым элек үк язылган шул сүзләрне бүген – XXI гасырда да һич икеләнми күп тапкырлар кабатлап булыр иде. Ошбу бәяләмәне әлеге илдә, халыкта, ягъни рус цивилизациясендә ниндидер баш җитмәслек аерым бер катлаулылык, моңарчы ачылмаган сер бар дип аңларга кирәкмидер. Киресенчә, бу билгеләмәне әлеге җирлектәге гавамның юләрлеккә якынлашкан сәер мантыйксызлыгы, ялкаулык белән үрелгән булдыксызлыгы, җитәкчеләрнең элек-электән үк килгән амбицияле дуамаллыгы, ил мәнфәгатьләрен яклыйм дип гади кеше мәнфәгатьләрен күрмәве, икейөзлелеге, үз проблемаларын чишәсе урында һәрдаим күрше биләмәләргә, малына ымсынып, алар тормышына кысылып яшәүләре белән бәйләү дөресрәктер, дип уйлыйм.

Юлбашчы тибындагы үзенчәлекле җитәкчеләрне халык үзе тудыра. Ул җитәкчеләр илне төрле авантюраларга тартып торуга карамастан, халык дүрт күз белән алар авызына карап тора, яхшы тормыш, гаделлек көтә. Әмма Русиядә хакимнәр массаларга инде күптән һәм бөтенләйгә арт белән борылган. Империяләрнең эзе дә калмаган бүгенге дәвердә дә ил эчендәге һәм күрше-тирәдәге халыклар хокукын кыса-кыса һаман империя белән, өстенлек чире белән мавыгуларны, юрганны аякка карамыйча сузуны башкача ничек аңларга? Абсурд бу илдә, ни өчендер, башка дәүләтләр белән чагыштырганда һәрчак куерак булган һәм ул хәзер дә шулай. Иплелек, акыл, рациональлек җитенкерәмәгән. Бу илнең бөтен бәлаләренең, ким дигәндә, яртысында Явыз Иван заманнарында ук формалашкан илбасарлык аңы, кыргыйлык, башкалар мәнфәгате белән санлашмау ятмый микән? Әллә соң Тютчев чордашы Петр Чаадаев сүзләре белән әйткәндә, “Русиянең тарихи миссиясе – башкаларга ничек яшәргә ярамаганны һәрчак күрсәтеп тору”мы?

Рус империясенең кояшы, Кремль тирәсендә нәрсә генә кылансалар да, миңа калса, акрынлап бату ягына бара. Империя вак адымнар белән агониягә якынлаша. Ничә гасырлар буе артып барган территория хәзер акрынлап кими. Аны туктатырга тырышулар, уч төбе кадәр генә булган Көньяк Осетияне, Абхазияне аннекцияләп, алары бәйсез дәүләт игълан итеп, шуңа чиксез эйфория кичереп йөрүләр кәмит оештыруга тиң гамәл түгелме? Элек составында булган, аңа кадәр алагаем мәмләкәтенә кергән БДБ илләре, империя күрсәткән җәбер-золымнарны онытмыйча, акрынлап кына бездән ерагаялар. Балтыйк буе илләрендә Джохар Дудаев исемендәге урамнар булуын, Украинада Мазепаны милли герой ясауларны, Грузия кебек кечкенә генә илнең дә безнең белән ачыктан-ачык якалашуын, Русиянең беренче һәм соңгы дусты саналган Белоруссиянең дә торган саен бездән читләшә баруын да мин бик яхшы аңлыйм. Төньяк Кавказдагы ярадан да әле бүген дә кан саркый. Болар барысы да җитәкчеләре аңындагы “империя рецидивына”, яңача яшисе килмәүгә, реваншка, кабат “өлкән туганлыкка” тартылуларына җавап-реакцияләр.

Хурлыклы “стабильлек”

Тышкы сәясәттә беркайчан да тынычлык яратмаган, кайсы чорны алсаң да, я сугышкан, я сугышка әзерләгән илнең эчке хәлләренә караганда да сурәт бер дә куанырлык түгел. Инде менә тугыз ел буе Русия белән беренче карашка акыллы гына күренгән аек кешеләр идарә итә кебек. Әмма әллә теләп, әллә теләмичә, алар гади халыкны якларга, илне күтәрергә тиешле мәгънәле вәзгыятьне һаман оештыра, тудыра алмый. Хәтта тудырырга тиешле юнәлешне юньләп ала, магистраль юлга да чыга алмыйлар. Сүзләр күп сөйләнелә, ә реаль эшләр бик аз күренә яки бөтенләй күренми. Кая вәгъдә ителгән сәнәгать күтәрелеше, яңа технологияләр үзләштерү, инновацияле җитештерү? Кая кешегә йөз белән борылган социаль сәясәт? Кая җәмгыятьтәге инде күренә башларга тиешле гаделлек чаткылары? Халык саны моннан ун ел элек ел саен 700-800 мең кешегә ничек кимеп килсә, хәзер дә шул ук хәл. Яхшы тормыштанмы соң бу? Коррупция, караклык белән көрәш тә һаман сүздә генә. Чимал сатуны киметеп, икътисадның башка табышлы һәм лаеклы тармакларын үстерәчәкбез дигән буш вәгъдәләр дә елдан-ел кабатлана, тик үтәлми. Байлар белән ярлылар арасындагы упкын сакланып килә. Хурлыклы “стабильлек”тән ил кайчан чыгачак соң? Әллә болар барысы да империянең тыштан ялтырарга тырышып та, эчтән калтыравын, эчке череклеген исбатлыймы? Шулай, ахрысы. Тик терәүле, кырык ямаулы империя, эчке череклекне гамәлгә ашырып килүче җитәкчеләрдән, ил икътисадының 70 процентын үзенә бәйләп куйган идән асты хөкүмәте – олигархлардан, туймас тамак чиновниклардан гына тормый бит әле. Алдан әйтелгәнчә, коточкыч тизлектә кимүче, тегеләрнең барысын да ашатучы, басынкы һәм беркатлы, аяныч язмышлы рус халкы, ничарадан бичара башка халыклар да бар ич.

Хуҗа Насретдин ишәге

Русия дигән шушы илдә яңа туган сабый балаларны, кәкшәннәп беткән карт-карчыкларны да исәпләп, җан башына ел саен 18 литр спирт кулланыла. Шуңа карамастан аракы җитештерү елдан-ел арта. Әлеге сан тугыз литрдан арткан халык диваналана, юкка чыга башлый дип Илбашы үзе үк сөйләп тора, әмма моңа каршылык оештыру юк, көтелми дә. Чөнки аракы җитештерүчеләр үз мәнфәгатьләрен яклауда дәүләт структураларыннан көчлерәк. Алар, җитештерүчеләр, табышларын үзләрен тыярга тиешле сатлык чиновниклар белән бүлешеп торганда, халык ул чирдән ничек аерылсын, ничек яклансын соң?! Ә бәлки, тыярга тырышучылар да юктыр… Юрий Власов дигән публицист язган, кайсыдыр рус патшасы әйткән сүзләрне китерәм: “Лишать водки народ нельзя. Если народ перестанет пить – он начнет думать, а это… Тут он со всем обществом и шагнет на улицы с требованиями – и про водку забудет! В России было, есть и будет: вопрос о водке – вопрос о власти…” Ягъни халыкны һәрдаим акылсызлыкта, миңгерәүлектә, махмырда тотарга кирәк. Чөнки андыйлар белән идарә итү җиңелрәк. Юләрләр һәм чирлеләр белән.

2006-08 елларда үткәрелгән гомуми диспансеризация нәтиҗәләре (рәсми рәвештә белдерелмәсә дә) илдә эшләүче һәр ике кешенең берсе авыру икәнен күрсәтте. Халыкны җәберләп, эчереп, рәхимсез рәвештә эксплуатацияләп, капитализмга (аның кыргый, гаделсез вариантына) өйрәтә торгач, ул халыктан тагын бер ун-егерме елдан нәрсә булса да калырмы икән соң? Хуҗа Насретдин да бит, ишәгенә тиешле ризыкны көненә бер борчакка калдыргач, ачлыктан аякларын сузган хайванга карап: “Их, тәмам ач торырга өйрәнгәч кенә үлеп китте”, – дип көрсенгән. Көрсенергә калмасмы? Ә алдагы көннең нәрсә китерәсен белмәү, кая карасаң да, күзне ертып кергән гаделсезлек, шулар барысы бергә тудырган начар психологик климат – болары да сәламәтлек өстәми.

Биредә хикмәт бары шунда: империя үзе тудырган чирләр белән тулаем беткән очракта рус халкының үзенә дә, башка халыкларга да һичбер зыян булмаячак. Бары файда гына. Империя таркалу тарих өчен һәрдаим прогресс, алга китеш. Әмма аның шул территориядәге халыклар белән бергә юкка чыгуы чын фаҗига булыр иде.

Нефть бәласе һәм лоббизм чире

Шушы алагаем территориядә күпмедер тәртип, лаеклы тормыш, элементар гаделлек урнаштырырга тиешле, шуңа алынган зур вәкаләтле җитәкчеләрне кулларыннан, гади халыкка йөз белән борылудан кемнәрдер тотып торамы соң әллә? Монысы, әлбәттә, һәрчак булган, бар, бүгенге Русиядә ул булмый кала да алмый. Эре бизнес вәкилләре белән коррупциягә чумган чиновниклар армиясе калган гражданнар язмышына битараф, үз кесәләрен генә кайгырту өстенә, идарә рычагларын да үз кулларыннан җибәрмәскә, ил җитәкчелеген дә үзләренә бәйле итәргә тырыша. Югары хакимият структураларына оялаган нефть лоббистлары җитештерү, сәнәгать үсешен буып торганда власть нәрсә карый? Әйе, ил төзелешен, электроника җиһазлары җитештерүне җайга салганда, югары технологияләргә тотынганда нефть бароннарының кесәләре саегачак, тәэсир итү көчләре бетәчәк. Әмма ил, халык олы отышта булачак бит. Моны аңлау өчен, академик белем кирәкми. Тик җитәкчелек, чималчы олигархлар белән бергә, һаман да нефтькә артсын иде дип Ходайга ялвара, көчлеләрне яклый.

Ә гади халыкның көче әлегә бик чамалы. Шунлыктан Русиядәге бүгенге эчке сәясәтне дә, гомумиләштереп әйткәндә, без сайлап куйган иң югары җитәкчеләрнең бай азчылык мәнфәгатьләре белән гади халык мәнфәгатьләре арасында гаделсез һәм берьяклы баланс табарга тырышып, маневр ясап ятулары дип атарга булыр иде.

Хыялдагы җәмгыять

Гади халыкның көче – гражданлык җәмгыяте, ягъни активлык, бердәмлек, хокуклар өчен көрәшә белү. Русиядә граҗданлык җәмгыяте формалашып, гади халык үзендә көч-куәт, гайрәт сизә башлаганда гына чиновниклар һәм олигархлар нәфесләрен киметә, койрыкларын кыса башлаячак. Аларның иң югары хакимияткә булган йогынтысы да кимер, ахыр чиктә бөтенләй бетәр иде. Тик бу кайчан булачак? Дөресен әйткәндә, Русиядә, эчке шартлар тамырдан үзгәрмәгәндә, гражданлык җәмгыятенең кайчан да булса тууына мин ышанмыйм. Чөнки, күрәбез, бүгенге эчке сәяси сурәт моңа ышандырмый, оптимизм өстәлми. Илдәге вәзгыять эре бизнесны, чиновниклар корпусын гына түгел, күбрәк шулар җырын җырлаучы иң югары хакимиятне дә тулысынча канәгатьләндерә, гади халыкны үз мәнфәгатьләрен яклый алмас халәттә тота. Гражданлык җәмгыяте тууын билгеләр, аны тизләтерлек шартлар илдә юк чутында. Хакимият аларны тудыру өчен көрәшми генә түгел, аяк та чалып тора төсле. Өстәгеләрнең, кесәләре калыннарның аның турында ишетәселәре дә килми. Астагыларның аңы, авызы томаланган.

Халыкны айнытыр, уятыр, активлаштырыр, хакимиятне инсафлырак итәрлек көч – оппозиция илдә декорация рәвешендә генә. Аның файдалы эш коэффициенты бүген нульгә якын. Оппозициясез гражданлык җәмгыяте ярала алмый. Чын сүз иреге булмаганда да аңа туу мөмкин түгел. Телевидение – кешене чынбарлыктан һәрчак аралап торучы, уйламаска өйрәтүче “развлекуха”. Җәмгыятьтә корсак кайгысын, күңел ачуны беренче урынга куйган гарип әхлак. Гаделлекне, һәртөрле алгарышны буып торучы йомык әйләнә килеп чыга. Ничек мондый шартларда гражданлык җәмгыяте тусын да, ничек формалашсын?!

…Бөеклек эзләп аптыраган җитәкчелек бөеклекне шушы дуамал авторитарлыкта, күпчелек халыкның ярым мескенлегендә тапканмы соң әллә? Бөеклеккә дәгъва кылган ил берничек тә бүгенгедәй шикле вәзгыять оештырырга, шушындый эчке, тышкы сәясәт алып барырга тиеш түгел. Моны күпләр аңлый төсле. Тик югары җитәкчелек кенә төшенә алмый. Дөресрәге – теләми. Карун олигархлар, күсе токымы – чиновниклар кубызына биеп, кайчакта аларны тыңлата алмыйча, теләмичә илне, халык белән бергә акрынлап бетүгә таба алып бара. Бөеклек белән бетү арасы шулай якын икән бит. Чөнки Русиячә бөеклек – бөек гаделсезлекләр ул. Гаделсезлекләрнең озак яшәргә хакы юк.

Империяләр иртәме-соңмы бетәргә тиеш. Акыл белән аңлап булмаганнары – бигрәк тә. Табигать, тарих законнары шундый. Тик империя бинасы ишелгәндә без, болай да күпне күргән, күпне кичергән татарлар, башка азчылык аның хәрәбәләре астында калмасак иде.

Наил ШӘРИФУЛЛИН.

Лениногорск шәһәре.

Комментарии