Нинди бетмәс «буран» бу Актанышта?

Нинди бетмәс «буран» бу Актанышта?

Менә «Безнең гәҗит»нең 18нче февраль санындагы «Актанышта кабат «Фәттахов бураны» исеме астындагы язманы укыдым да, Айгөл Закированы жәлләп тә куйдым әле. Район башлыгы белән бәйле низаглар турында язу җиңел түгел, Фәттахов бит министр булып эшләп алган кеше, Казанда да кирәкле урыннарда утыручы таныш-белешләре җитәрлек калгандыр. Чаллыда яшәсәм дә, Актаныш хәлләре белән кызыксынып торам. Актанышта нигәдер тормыш болганып тора шикелле.

Суыксу авылы минем өчен дә ят авыл түгел, 21 яшемдә армиядән кайтып, ике елга якын элеккеге «Гигант» колхозында агроном булып эшләп алган идем. Зур, көчле хуҗалык иде. Хәзерге чорда иген басуларының пай җирләренә бүленеп, шушындый хәлгә калуы әйбәт күренеш түгел, билгеле. Менә хәзер җирләрне кулдан-кулга йөртмәкчеләр.

Язмада Энгель Фәттаховның «Чишмә» агрофермасында терлек комплексы төзеп ятуы, шул сәбәпле Суыксу авылы җирләре терлек азыгы әзерләү максатында кирәк түгелме икән, дигән шик тә белдерелә. Юктыр, Чишмә, Меңнәр авыллары районның бер читендә, Суыксу авылы икенче читендә. Район буйлап техника кууның чыгымлы эш кенә булачагын чамалаган кеше бу адымга бармастыр.

Фәттаховның үз хуҗалыгына, тагын кайсыдыр хуҗалыкка дистә миллионнар белән ярдәм итүенә дә никтер ышанасы килми. 2010нчы елны безнең апаларның күршесендә ут чыгып, апаларның барлык каралты-курасы янып бетеп, өйләренә зыян килгәндә дә Фәттахов сыкрана-сыкрана гына, районның акчасы юк дия-дия, 10 мең сум гына ярдәм күрсәткән иде. Каян чыксын ди хәзер район бюджетында дистәләрчә миллион сумнар?

Әллә нинди бетмәс «буран» булды бу Актаныш районында, җир өчен тарткалашалар да тарткалашалар. Югыйсә, авыл хуҗалыгы, бигрәк тә игенчелек тармагы, зыянга эшли дип зарланалар, ә шул ук вакытта җир өчен тарткалашалар.

Болай чынлап уйлап карасаң, җирнең бит чын хуҗалары пайга ия булучылар. Җирне кемгә бирергә икәнен алар гына хәл итәргә тиеш. Агыйдел хуҗалыгы җитәкчесе Эльвира Шәрәфетдиновага ничек итеп: «Әйдә, хуҗалыгыңны өч миллионга гына сат та, кит тә бар», – дип әйтеп була?

Авыллардагы пай җирләрен 49 елга арендага бирүнең дә нәрсә белән төгәлләнәчәген әлегә берәү дә анык кына күз алдына китерә алмый. Бик озак срок бу, ул чор эчендә илдә нәрсәләр буласын фаразлап булмый. Җирләрнең аерым кешеләр кулында тупланып калуы да ихтимал. Әнә Чубайсның ваучерларын акцияләргә алмаштырган идек бит. Сез нәрсәләргәдер хуҗа хәзер дигәннәр иде. Дистә еллар буе файдасы булмаган иде акцияләрнең, 2015-2016нчы еллар өчен бераз түләделәр дә, 2017нче елны, сез хәзер акцияләргә хуҗа түгел инде, дигән хат кына җибәрделәр. Акцияләребезне файдалануга биреп торган инвестиция фондын тулаем сатып җибәргәннәр икән, безнең илдә кануннар кемнеңдер мәнфәгатен күздә тотып кабул ителә бит. Акцияләр безнең кулда ич, дип шалтыратып караган идем, аларны уйнарга оныкларыңа бир, дигән җавап кына ишеттем. Җир пайлары белән дә шулай килеп чыкмагае.

Колхоз-совхозларны таратуның дөрес гамәл булмавын икътисадчылар күптән таныды инде, шуңадырмы соңгы елларда алар тибындагы структураларны кабат торгызу турындагы тәкъдимнәр дә ишетелгәли башлады. Белмәссең, берәр акыллы баш табылып, авыл хуҗалыгында бәлки үзгәрешләр дә булыр.

Ә инде Актаныш «бураннары» темасына килгәндә: туктатыгыз инде җир мәсьәләсендәге ул низагларны. Берәү дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән, ызгышмасагыз иде. Җир ул безнең бабайлардан да калган, бездән дә калачак. Дөньялар гына тыныч булсын.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии