Муллык ташыр, сөт елгалары агармы?

Муллык ташыр, сөт елгалары агармы?

2019 ел сентябрендә генә Татарстан авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләнгән Марат Җаббаров беренче тапкыр зур хисап тотты. Казан-Экспо күргәзмәләр үзәгендә министрлыкның коллегия утырышы узды. Утырыш агросәнәгать комплексының танылган җитәкчеләре Габделхәй Кәримов белән Айрат Хәйруллинны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте. Республикада төп бәрәңге җитештерүче булган Кәримов белән «Кызыл шәрык агро» хуҗасы Хәйруллин эшләрен аларның уллары дәвам итәчәк, диде Җаббаров. Ул барлык җыелучыларны якты дөньядан киткән җитәкчеләрнең гамәлдәге эшчәнлеген саклап калуда гына түгел, киләчәктә компанияләренең үсешендә дә ярдәм итәргә чакырды.

Республика янә тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илдә 4нче урынны алды. Безнең республикадан алда Краснодар крае, Ростов һәм Белгород өлкәләре генә. Тармак предприятиеләренең табышы бер ел эчендә 1 млрд. сумга арткан һәм 9,9 млрд. сум тәшкил иткән. Рентабельлек 10,5 процент. Минуска эшләүче хуҗалыклар саны 7 процент кына калган. Үсемлекчелек буенча да 2019нчы ел әйбәт килде, диде министр.

Ә бу елга бурычлар узган елга караганда катлаулырак билгеләнелә. Хәтерләсәгез, узган ел уҗым культураларының шактый өлешен бозып чәчәргә туры килгән иде, Мәскәү бары иминиятләштерелгән җирләр өчен генә компенсация түләде, һәм әйтергә кирәк, бик аз суммада, 120 млн. сум тирәсе генә. Быел да көзге культураларның ничек кышлавын әлегә әйтеп булмый, шуңа күрә хуҗалыкларга иминият компанияләре белән эшләү бурычы куела. Әле бүген республика хуҗалыкларында ашлама туплауда да вәзгыять авыр, гектарына бары 25 кг. тәэсир итү көчендә тиешле матдәләр кайтарылган. Күп кенә районнарда хәл бөтенләй начар. Ә ашламасыз – юкка эшләү, дигән сүз. Дөрес һәм сыйфатлы орлыклар кулланып, тукландыру һәм су сиптерү җайланмалары булдырганда гына әйбәт уңышка өмет итеп була. Ашламаны гектарына 35 килограммнан артык туплаучылар дәүләттән өстәмә ярдәм дә алачак. 2010нчы елгы корылыкның күңелсез тәҗрибәсен әле барлык районнар да исәпкә алмаган һәм мелиорация буенча бер генә җайланма да булдырмаганнары да бар. Бу гади ысулны кулланып 500 мең тоннага кадәр өстәмә ашлык алырга мөмкин. Марат Җаббаров Әгерҗе, Әлмәт, Кама Тамагы, Аксубай, Югары Ослан, Менделеевск, Питрәч һәм Чирмешән районнары башлыкларына мөрәҗәгать итеп, бу юнәлештә эш башларга чакырды. Президент Рөстәм Миңнеханов та икмәк җыемы буенча төрлелеккә канәгатьсезлек белдерде. «Берүк мөмкинлекләргә ия ике күрше басуның берсендә 40, ә икенчесендә 20 центнер уңыш чыга. Эшкә салкын караш белән икмәк алып булмый», – диде ул. Дөрестән дә, ел да чәчүгә җаваплы әзерләнгән берүк районнар гына көзен мул уңыш ала. Шул ук Зәй, Нурлат, Сарман, Тәтеш, Актаныш, Азнакай районнары инде бүген үк язгы кыр эшләренә техниканы әзерләп бетерү алдында.

Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре бүгенге авыр шартларда банклардан кредит ала алмый. Шул сәбәпле чәчүгә әзерлек темплары мактанырлык түгел. Бигрәк тә чит ил техникаларына запас частьләр алу авыр. Татарстан хуҗалыкларның техника белән тәэмин ителеше 100 гектарга 350 ат көче булырга тиеш, бүген бу күрсәткеч 166 дәрәҗәсендә генә. Президент үзебездәге мөмкинлекләрне файдаланырга чакырды, мәсәлән, Камаз заводы базасында чит ил техникаларын ремонтлап була. Бу берничә тапкыр арзангарак төшә, дип белдерде ул.

Башка төбәкләр белән чагыштырганда республиканың агросәнәгать комплексына бюджет ярдәме начар түгел. Ел саен республика һәм федераль казнадан Татарстан аграрийларына 15-17 млрд. сум бүлеп бирелә. Моннан тыш быел да республика җитәкчелеге ташламалы ягулык буенча Татарстанның эре нефть компанияләренә мөрәҗәгать итәргә уйлый. Узган ел ТАИФ мондый ярдәмгә алынмаган иде, тик быел министрлык өметне югалтмый. Билгеле булганча быел авыл хуҗалыгы министрлыгы оешуга 100 ел. «Рөстәм Нургалиевич, юбилей елында нефть компанияләре безне аңлауга һәм 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы бүлеп бирүенә өметләнәбез», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президентына Җаббаров.

Изображение удалено.Авылга кадрлар җәлеп итү, салаларны үстерү мәсьәләсе дә көн кадагында кала. Быел республикада 50 программа эшли, аларның күбесе авыл хуҗалыгына юнәлдерелгән. «Әгәр без эре шәһәрләр янында гына торак төзесәк, барысы да эре шәһәрләргә күчәчәк. Без торак шартларын яхшыртуга ирештек. Җирлекләрдә эш урыннары булдырырга, шәхси торакка ярдәм итү инструментларын табарга кирәк», – диде ул.

Билгеле булганча, республикада авыл ипотекасы программасы эшли башлый. Аның нигезендә авылларда эшкә кайтучылар, шулай ук 30 мең кешегә кадәр халкы булган шәһәр һәм бистәләрдә яшәп эшләүчеләр 3-5 процентлы гына ипотека кредитлары рәсмиләштерә алачак. Дәүләт Советының агросәнәгать, экология, табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев фикеренчә бу программаның яшьләргә ярдәме зур булачак: «Авыл ипотекасы проектын булдыру турында күптән хыялландык. Соңарып булса да хөкүмәт безне ишетте. Теләгебез район үзәкләрен генә үстерү түгел, авылда калучылар санын арттыруга аз процентлы кредитның ярдәме зур булыр дип улыйбыз», – диде ул.

Тагын бер зур проблема, пай җирләрен ызанлау буенча да киртәләр кала бирә, бу бигрәк тә эре шәһәрләргә якын урнашкан районнарда актуаль. Рөстәм Миңнеханов бу эшне контрольгә алырга боерды. Һәм үзе үк район башлыкларына җитди бурычлар билгеләде. Әйтик, аның сүзләренчә, бүген продукция күп җитештерүче районнарда да агротармакта хезмәт хаклары түбән.

Аграр министр исә киләсе 5 еллыкта сөт җитештерү күләмен 2,5 млн.тоннага җиткерү бурычын куйды. Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба үрнәкләрендә үти алмаслык эш түгел кебек, тик бүген ике-өч район хуҗалыкларының сөт җитештерүе аерым бер Кукмараның «Вахит» хуҗалыгы күләменә дә җитми. Күптән түгел Удмуртиянең бер инвесторы Апас районында зур сөт продуктлары җитештерү заводы ачарга алынды. Килешү Президент дәрәҗәсендә төзелде. План буенча завод тәүлегенә 400 тоннага кадәр сөт эшкәртә алачак. Тик бүгенге көндә шул яктагы берничә районның чималын кушып исәпләгәндә дә ул күләмне табуы авыр булачак.

2,5 млн. тонна сөт җитештерү бурычы, зур заводлар төзү турында белгечләр нинди фикердә? Гомерен терлекчелекне үстерү хезмәтенә багышлаган, кем әйтмешли, республикадагы һәр сыерны таный торган белгеч Илдус Хатыйповка шул сорауны бирдем.

– 2 млн. ярым тонна бүгенге күрсәткечне ике тапкыр арттыру булып чыга. Бу берничек тә безнең шартларда була алмаячак. Чөнки бездә терлекчелектә заманча технологияләр юк дәрәҗәсендә. Бар ул 3-4 район, ләкин алар бөтен Татарстанны тарта алмый. Шуңа күрә артта калган районнарга бу юнәлештә зур финанс ярдәме күрсәтмәсәләр, ул күләмгә чыгып булмаячак. Күпләрдә совет заманыннан калган сәясәт хакимлек итә. Андый караш белән уңышка ирешеп булмый. Бүген авыл хуҗалыгы идарәләре рәсем ясарга ярата бит, шул «показуха» өчен генә куелмасын иде андый бурычлар.

– Илдус әфәнде, Апас районында сөт комбинаты төзү отышлы булырга тиештер. Ничә еллар бернинди җитештерү булдырылмаган авыл хуҗалыгы районында өстәмә эш урыннары да була дигән сүз бит әле?

– Бүген эре сәүдә челтәрләренә керү бурычы да бар. Бу хуҗалыкларга, шул исәптән фермерлар, ЛПХ башлыкларына да карый. Завод аларны берләштерү өчен дә кирәк. Тәүлегенә 200 тонна гына эшләсәләр дә, алар зур кибетләрне продукция белән тәэмин итә алачак. Удмуртия инвесторлары мөмкинлек булган урыннан алды комбинатны, ләкин ул зонада сөт юк, һәм якын 5 елда булмаячак та. Шул тирәдәге Чүпрәле, Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы районнарындагы иске фермалар һәм эшләү ысуллары белән беркайчан сөт елгасы акмаячак.

Белгеч дөрес әйтә. Бүген көн үтсенгә йөргән җитәкчеләр, түбән дәрәҗәдәге белгечләр булганда бер тармакны да алга җибәреп булмаячак. Шулай да без яхшыга өметләник. Министр яшь, үз алдына шундый җитди бурычлар билгеләү әйбәт әйбер, тик төптән уйланган эш планы җиткерелмәде әлегә.

Раушан ХАНТИМЕРОВ

Комментарии