«Авылга кайтсаң, өеп акча бирәләр»

«Авылга кайтсаң, өеп акча бирәләр»

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее яңа проект башлап җибәргән. «Тукай якташы» дип атала. Максаты – республиканың һәр районында бөек шагыйрьнең эзе булуын күрсәтү һәм һәр районны музейга кунакка чакыру. Әлбәттә инде, Арча районы белән башлап җибәрергә булганнар. Ә арчалылар ике куянның койрыгын берьюлы тотты: шушы проектны да ачып җибәрделәр, музейга килгән-килгән, үзләренең район яшьләренең форумын да үткәрделәр.

БЕЗ БАРЫБЫЗ ДА – ТУКАЙ ЯКТАШЫ

1986нчы елда Казанның Иске Татар бистәсендәге Шамил йортында ачылган Тукай музее 2018нче елда төзекләндерелде. Бөтенләй башка, заманча музей булып ачылды ул. Төрле яшьтәгеләрне, бигрәк тә балаларны һәм яшьләрне җәлеп итәрлек итеп эшләнгән. Әйтик, монда экскурсияләрне Апуш исемле робот алып бара. Гадәттә, музейларда экспонатларга кагылырга ярамый бит, шунлыктан бала-чага кая барып тотынырга белми аптырап, гаҗизләнеп йөри. Ә яңартылган Тукай музеенда электрон станцияләр куйганнар: экраннарга баскаларга, рәсемнәр карарга, бирелгән мәгълүматны укырга мөмкин.

Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова белән сөйләшеп алдык. Иң элек «Тукай якташы» проекты турында сораштык.

– Татарстанда 300дән артык Тукай урамы гына да бар! Һәр районда Тукай исемен йөрткән урам, бина, объект, Тукай премиясе лауреатларын, Тукайны өйрәнгән галимне табарга була. Шуңа күрә һәрбер район Тукай белән бәйле дип әйтергә мөмкин. Без барыбыз да – Тукайның якташы. Нәкъ менә шуны раслау өчен, әлеге проектны башлап җибәрдек. Әлбәттә, Арча районы белән башларга булдык. Габдулла Тукай монда туган, яшәгән, асрамага алынган. Ә арчалылар эстафетаны Балтач районына бирергә тәкъдим итте. Балтачта Тукайның әнисе Бибимәмдүдә җирләнгән. Шулай итеп, һәр районны музейга чакырырга уйлыйбыз. Һәр кеше Тукай музеен үз өе кебек якын күрсен иде, – дип сөйләде директор.

– Музей ел дәвамында ничек яши? – дип кызыксындым.

– Ел дәвамында төрле чаралар оештырабыз. Туристлар да, мәктәп укучылары да күп килә. Алар өчен төрле программаларыбыз бар. Гыйнвар аенда Яңа ел программалары узды. Быелгысын «Шүрәле белән Яңа ел» дип атадык. Февральдә Әлифба бәйрәме тәкъдим ителә. Мартта Халыкара песиләр көне – безнең музейда Мияүбикә чыгыш ясый. Шулай ук бездә әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә. «Йолдызлы экскурсия» дигән проектыбызны да яратып кабул иттеләр. Шимбә-якшәмбе көннәрендә балалар өчен дәресләр уздырыла, сәгать 12дә әти-әниләре, әби-бабайлары белән килә алалар. Кыскасы, бер дә тик торган юк, – ди Гүзәл Төхвәтова.

ҺӘР ӨЧЕНЧЕ БӘРӘҢГЕ – АРЧАДАН

«Тукай якташы» – район хакимиятләре белән бергәләп оештырыла торган проект. Арчалылар, әйткәнемчә, шушы очрашу кысаларында үзләренең яшьләр форумын да уздырырга булганнар. Арчада туып үскән һәм хәзерге көндә Казан уку йортларында белем алучы студентларны дәшкәннәр. Форум «Әйдә районга» дип атала. Максаты – исеменнән аңлашылганча, укып бетергәч, яшьләрне районга кайтырга кодалау. «Баш кода» булып Арча районы башлыгы Илшат Нуриев үзе килгән иде.

Кодалау булгач, район турында матур сүзләр сөйләнергә тиеш инде. Ә алар җитәрлек икән. Илшат Нуриев Арча районының уңышларын санап китте:

– Без иң зур авыл хуҗалыгы районнарының берсе. 2019нчы елда ашлык җыю буенча 2нче урынны алдык. Сөт саву һәм сату буенча республикада 5нче урында барабыз. Ә бәрәңге буенча, кайсыгыз әйтә ала, Арча районы ничәнче урында бара? (үзе үк җавап та бирә) Республикада үстерелгән һәр өч бәрәңгенең берсе – Арчаныкы. Без беренче урында!

Эшлим дигән кешегә – эше дә бар, мөмкинлеге дә җитәрлек. Район башлыгы да шул турыда сөйләде:

– Мине борчый торган мәсьәләләрнең берсе – сезнең шикелле яшь, чибәр кызлар-егетләр укып бетерәләр дә, районыбызга кайтмыйча, Казан шәһәрендә калалар яки башка җиргә китәләр. Бүген, хәтта Америкада укыта торган якташларыбыз да бар. Бердән, моңа сөенсәк, икенчедән көенеп тә куям. Сезнең кебек идеяле, энергияләре ташып торган яшьләр үзебезнең районга да кирәк! Арчабыз көннән-көн үсә, матурая. Ләкин, кызганыч, авылларыбыз бушый. Ә бит бүген авылга кайтып яшим дигән кешегә хөкүмәт ярдәмне жәлләми. Башлап җибәрүче фермерга 3 млн сум акча бирәбез, дәвам итүчегә – 5 млн. Авыл җирлегенә кайтып эшләргә теләгән кешегә өйне бушлай салабыз («Арендное жилье» дәүләт программасы). 10 ел авылда яшисең һәм эшлисең икән, бу йорт сиңа кала, 1 процент бәясен түләп сатып аласың. Миллион ярымлык йорт булса, 15 меңгә сатып аласың, дигән сүз. Колхозда акча түләмиләр, дисез икән, колхозда гына эшләргә димәгән бит, бүтән эш тә бетмәгән. Фельдшер авылга кайтып эшли икән – 500 мең сум, табиб кайтса 1 млн сум бирәбез («Земский доктор» программасы). Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, авылга эшкә кайтасың икән – 300 мең, техникум бетереп кайтасың икән – 200 мең. Әле өстәмә түләүләр дә бар. Авылны гына әйтмим, Арча шәһәренә кайтып та үзеңнең эшеңне ачып була. Бүген бик күп программалар бар. Шуларны өйрәнергә тәкъдим итәр идем. Менә Питомник бистәсендә агропромпарк салып ятабыз. Аны чүп заводы салалар дип сөйлиләр, бернинди чүп заводы булмый ул. Шул агропромпаркта кем дә булса үзенең эшен ачарга уйлый икән, аны 5 елга җир салымыннан азат итәбез. Хәзер президентыбыз төбәк салымнарыннан азат итү мөмкинлеген дә карый. Бүген Арча шәһәрендә фатир сатып алырга уйласаң, «Россельхозбанк» 2 процент белән кредит бирә. Мондый процентлы кредит дөньяда бер җирдә дә юк! Шушы елларда бөтен республика буенча 157 балалар бакчасы төзелсә, без инде 9нчысын җиткереп киләбез. Ике авылда – Чүриле һәм Наласада гына балаларга урын җитеп бетми дә, Арча шәһәрендә 3 яшьтән зуррак 200ләп бала чиратта тора. Калган бөтен җирдә дә бакчалар җитә. Хәзер менә Наласада бакча салабыз.

Очрашуга Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков та килгән иде. Арча башлыгы сүзләрен тыңлап утырды-утырды да: «Минем үземнең дә Арчага кайтып яшисем килә башлады инде!» – дип куйды. Яшьләр арасында да 5-6 егет районга, авылга кайтырга җыенабыз дип кул күтәрделәр. Әлегә кая барасымны белмим, диючеләргә Илшат әфәнде үз тормышын сөйләп күрсәтте:

– Мин дә авылга кайтасы кеше түгел идем. Дүртенче курста укыганда ук мэриягә урнаштым, эш тә әйбәт, фатир да биргәннәр иде. Әти авариягә очрагач, авылга кайтып китәргә туры килде. Һәм 51 яшемә хәтле авылда яшәдем (Арча районы, Апаз авылында. – Авт.). Былтыр гына Арчага күчендем. Күчмәс идем, бер җыелышта Рөстәм Нургалиевич: «Син кайда яшисең?» дип сорады. Авылда, дим. Син бит авыл хуҗасы түгел, район хуҗасы, ник районда тормыйсың, ди. Шуннан соң Арчага күчәргә туры килде. Район җитәкчесенең район үзәгендә яшәве дөресрәктер ул.

Кайтыгыз да кайтыгыз гына булмады, «Арчага нәрсә җитеп бетми? Нәрсәне эшләп бетермибез?» дигән сорауларны да бирде Илшат Нуриев яшьләргә. Ике як өчен дә файдалы очрашу булды бу. Яшьләр белән шушылай итеп җыелуны заманында Азнакай районы башлап җибәргән булган икән. Моны хәзерге көндә яшьләр министрлыгында бүлек җитәкчесе булып эшләүче, ә ул заманда Азнакайда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкләгән Илнур Сәгыйтов әйтте. Тик алар… төнге клубта җыела торган булган. «Тик сезнеке тагын да яхшырак, дөресрәк формат», – диде. Кем белә, бәлки, бу очрашу кем өчендер хәлиткеч булып куяр. Һәм берничә елдан шушындый форумда яшь чиновник яки эшмәкәр: «Мин дә заманында шушындый очрашуга килгән идем, район башлыгы сүзен тыңлап, районга яшәргә кайттым», – дип сүз башлар.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии