- 21.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №3 (22 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Казанда балалар бакчалары күп булса да анда эләгү чираты тагын да озынрак. Ниһаять баласын яхшы бакчага урнаштыра алган ата-аналарның бәхете зур. Балаларны анда барысына да өйрәтәчәкләр. Рәсем ясау, хәреф тану һәм биюдән тыш – каратэ, футбол, чит телләр, мода театры һәм гүзәллек бәйгеләре – замана таләбе, ди Казанның 106нчы балалар бакчасында музыка укыткан Ләйсән Фатыйхова. (Ул үз эшен нык яраткан, балаларны музыкага өйрәтүдән тәм тапкан һәм алар өчен горурлык хисе белән яшәгән Актаныш кызы.) Ләйсән балалар белән инде җиде ел эшли. Соңгы елларда татар телен укыту өчен заманча әсбаплар чыкты, дәресләр саны артты, әмма ата-аналар татарчаны кирәк дип санамый, ди ул. Димәк, Казан балалар бакчасы заманча, акыллы һәм көчле шәхесләр тәрбияли. Тик ул мохиттә татар теленә урын юк.
– Мин эшләгән бакча татар балалар бакчасы түгел. Безнең инглиз һәм француз телләренә басым ясала. Соңгы елларда татар теленә игътибар артты. Бездәге балаларның күбесе катнаш гаиләләрдән, исемнәре – татар, әмма ата-аналары алар белән татарча сөйләшми. Безнең төп тел – рус теле, бакчада татар теле ишетелми.
– Милли тәрбияне музыка аша биреп буламы?
– Татар тәрбиясе һәм тел күбесенчә шул җыр һәм шигырь аша бирелә. Сөмбелә, Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәре зурлап үткәрелә, Тукай бәйрәме матур уза. Тәрбия һәм укыту юнәлеше шул кадәр күп ки, татар теленә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар җитми. Күпчелек игътибар инглиз, француз телләренә бирелә.
– Инглиз һәм француз телләре дә җыр һәм шигырь аша биреләме?
– Француз теле шулай, әмма инглизчә тирәнрәк бирелә. Безнең төркемнәрдә ике тәрбияченең берсе – инглиз теле укытучысы. Алар балалар белән ярты көн русча, ярты көн инглизчә аралаша.
– Тагын нинди түгәрәкләр бар бакчада?
– Программага кергән һәм өстәмә түгәрәкләр күп. Алар арасында каратэ, гимнастика, фортепиано, скрипка, футбол, мода театры, бию түгәрәге бар.
– Мода театры балаларны нәрсәгә өйрәтә?
– Безнең төп максат – баланы үзе турында кычкырып «мин» дип әйтерлек итеп тәрбияләү. Дөньясы да шуны таләп итә. Мода театрына йөрүчеләр үзләренә тиешле алкышларга күмелеп үзләрен күрсәтүдән курыкмаска, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга, матур йөрергә өйрәнә. Вокал түгәрәгенә йөрүчеләр җыр сәләтләрен күрсәтә, аерым җыр белән чыгыш ясыйлар. Һәрбер катнашучы ул үзенә күрә бер йолдыз, үзенчәлекле исемгә лаек. Ата-аналар бу түгәрәкне бик ярата.
– Ике чит тел, дистәдән артык түгәрәк… балаларга яхшылык-яманлык, әхлак аларның кайсыларында аңлатыла?
– Тәрбия ягыннан зур эш алып барыла. «Итагатьлелек атналыгы» үтә, «Театр атналыгында» балаларны театрда үз-үзләрен ничек тотарга өйрәтәбез.
– Заманча, акыллы, көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбиялисез. Мондый сыйфатларны татар теле, татар гореф-гадәтләре аша тәрбияләп булмыймы? Шул ук театр түгәрәге – татар театры түгәрәге була алмыймы?
– Бакчабызның юнәлеше башка, әмма безнең ата-аналардан чыгып әйтә алам. Аларның барысы да, «улым-кызым беренче чиратта инглиз телен яхшы белсен», дип тели. Татар теле чит төбәкләрдә яшәгән татарлар өчен мөһим, ә менә үзебезнең Татарстандагы ата-аналар өчен, кызганычка, ул дәрәҗәдә мөһим түгел. Узган ел без Финляндиядә булып андагы ата-аналарның балалары белән бер чит сүз дә кыстырмыйча сөйләшүләренә шаккатып кайттык. Алар татар теле укытучыларын уч төбендә генә кадерләп йөртә, хөрмәт зур. Безнең ата-аналар татар теленә игътибар аның кадәр кирәк дип санамый. Татар теленә әһәмият бирелмәве бик кызганыч, җәмгыятебезгә нигез балалар бакчасында салына.
Алсу КОРМАШ.
azatliq.org
P.S. Сезнең балагыз, оныгыгыз йөргән балалар бакчасы нинди тәрбия бирә? Замана баласы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйсыз? Бу темага укучыларыбыздан фикерләр көтеп калабыз.
Казанда хач ману йоласы үтте
19нчы гыйнварда Казанның православ христианнары Кабан күлендә хач манды. 20 градус салкынга карамастан, бәкедә коенучылар да булды.
Башка еллардан аермалы буларак быелгы хач ману йоласы Казанның берничә сулыгында гына үтте. Белгечләр моны Казанда быелгы кышның җылы килүе һәм нәтиҗәдә боз калынлыгының тиешле дәрәҗәдә булмавына бәйләп аңлатты. Шушы урыннарның берсе Кабан күле янындагы Шамил мәчетенә якын бер урында оештырылды. Монда коткаручылар алдан ук хәстәрен күреп бәке янына агачтан ныгыту чаралары эшләгән булып чыкты.
Быелгы хач ману йоласына тәртип саклаучылар да ныклап әзерләнде. Мәгълүмат чаралары алдан ук йөзләрчә тәртип сакчысының шушы чарада эшләячәген әйтеп торды. Чыннан да, Кабан күле янындагы бәкегә тәртип сакчылары һәм махсус өйрәтелгән хезмәткәрләр сәгать көндезге 12 тулганчы беркемне дә якын җибәрмәде. Православ христианнарның кайберләре борылып кайтып китсә, күпләр 12 тулганны һәм атакайның гыйбадәт кылып тәрене бәкегә тыгып алуын һәм дини йоланы башкарып бетерүен сабыр гына көтеп торды. Атакайның инҗилдән кайбер өзекләр укып изгеләштергән суын үзен тыңлаучыларга сипкәләвеннән соң чират изгеләштерелгән бәке суында коенуга җитте.
Коену дигәннән, атакайның суны изгеләштергән вакытта бер православ христиан апасының борчылып сөйләп торуын күпләр ишетеп торды. Аның сүзләренчә, узган төндә су коенучылар өчен кереп юынып чыгу өчен махсус ягылган яр буендагы мунча янып беткән булып чыкты. Ханым ут чыгуның сәбәбен кирәгеннән артык мичкә ягуга бәйләп аңлатты.
Хач ману көне башка көннәргә караганда хәйран салкын булды. Кешеләр 23 градуслы салкында көтеп торып та туңа башладылар. Бәкегә чумучылар исә киресенчә туңмауларын әйттеләр.
Шуны да әйтергә кирәк, быелгы хач ману йоласында бәкегә чуму урынына берьюлы 4-5 кешедән артыкны кертмәделәр. Моны кемдер бозның юка булуына бәйләп аңлатса, кемдер иминлек ягыннан шулай эшләнә диде.
Коткаручылар самавыр ягып чәй кайнатты. Кайберәүләр бәкедә коенучыларга чыгарга ярдәм итте. Табиблар исә кырыйдан гына коенучыларның хәлен күзәтте. Әмма коенучылар арасында әллә ни хәлсезләнүчеләр күренмәде.
Коенучылар дигәннән, алар арасында татарлар да очрады. Ижаудан эш белән Казанга килгән Айгөл Чернышева хач ману көнендә өченче ел рәттән катнашуын белдерде.
«Беркайчан да салкын тидергәнем булмады. Коена башлагач, чыныктым, авырмыйм. Сәламәтлек өчен бар кешегә дә бу көнне бәке суында коенырга киңәш итәр идем», – диде ул.
Бәкедә коену көн буе дәвам итте. Тик кайбер христианнар бу бәкенең ни өчен нәкъ менә мәчет кырында ук диярлек оештырылуына гаҗәпләнүен белдерде.
-+Райнур ШАКИР.
Яшь буын Ленинны белми
21нче гыйнварда Владимир Ленин үлеменә 90 ел тулды. «Азатлык» сораштыруында катнашкан мәктәп укучылары гомумән Ленинның кем булуын белми булып чыкты. Кайберәүләр аны шагыйрь яисә язучы дип белдерсә, күпләр бу сорауга җилкә сикертте. «Кем ул – Ленин?» дигән сорауга күпләр җавап бирүдән баш тартты. Берәүләр моны камерага карап сөйләргә теләмәү белән аңлатты. Ә кайберәүләр, мин аның кем булуын барыбер белмим, дип тизрәк ераклашу ягын карады.
Дөрес, егерме яшь чамасындагылар Ленинның кем булуын бераз чамалады анысы. Берәүләр аны коммунист, икенчеләр пролетариат юлбашчысы, өченчеләр бик акыллы кеше дип белдерде.
Ульянов һәйкәле янында университет укучылары аның кем булуын азмы-күпме чамаласа да, кайчан туганын һәм кайчан үлгәнен анык кына әйтүче булмады. Араларында хәтта Ленинның илленче елларда үлүен әйтүчеләр дә булды.
Совет чорында Ленинны белмәгән кеше сирәк иде. Советлар Берлегенең һәр шәһәрендә Октябрь инкыйлабы юлбашчысына бертөрле һәйкәлләр тора иде. Хәзер инде аларның күбесе юк, Казан исә үз һәйкәлләрен саклый. Аларның кайберләре идеологиядән тыш тарихи әһәмияткә дә ия, ди белгечләр.
Иң зур сыннар 1954нче елда куелган. Берсе Казан Федераль Университеты каршында (ул чакта Казан Дәүләт Университеты), уку йортына нигез салынуның 150 еллыгына багышлап урнаштырылган. Икенчесе шул ук 1954нче елда Казанның Ирек мәйданында куелган.
Ленинга Казанда иң беренче һәйкәл куелганда исә ул әле исән иде. Агач һәм таштан ясалган бюст Казанда 1920 елда Ленинның 50 яшь тулу уңаеннан урнаштырылган булган.
1924нче елның гыйнварында Ленин вафатыннан соң Татарстанда аңа һәйкәл ясау өчен акча җыю оештырыла. Ленин бакчасында аның бюсты шул ук елның 7нче ноябрендә куела. 1925нче елның 25нче июнендә Татар совет автономиясенең биш еллыгы көнендә ул бюст зур бронза һәйкәлгә алмаштырыла.
Казан Кирмәне каршында китаплар өелгән Ленин һәйкәле бар иде. Заманында китаплар урынына Сталин утырган булган. Сталинның шәхес шөһрәте хөкем ителгәннән соң Сталин алынып, Ленин янына китаплар «өелгән».
«Живой журналда» язучы Дмитрий Кудинов элекке Советлар Берлеге һәм чит илләрдә Ленинга һәйкәлләрнең рәсемнәрен һәм алар турында мәгълүмат туплаган. Үзе Казанда яшәмәгән Дмитрий казанлылар ярдәме белән 16 һәйкәлнең рәсемнәрен тапкан. Мәгълүмат инде 2009нчы елдан бирле яңартылмаган, һәйкәлләрнең кайберләре җимерелгән булырга да мөмкин.
Райнур ШАКИР һәм Алсу КОРМАШ.
Илмир Имаев шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарылган
«Азатлык» хәбәр итүенчә, мөселманнарны газаплаулар турында язучы журналист Илмир Имаевка чәршәмбе көнне мәхкәмә булырга һәм аңа чикләү карары чыгарылырга тиеш иде. Нәтиҗәдә шәһәрдән чыкмау шарты белән аны азат итү карары чыгарылган, әмма ике җинаять эше ачылган.
Илмир әфәнденең элеккеге хатыны Рәмилә ханым әйтүенчә, аңа бер җинаять эше экстремизм нигезендә ачылган, ә икенчесен ул әйтә алмады. Имаевның хәзер телефоны булмау сәбәпле, аның белән элемтәгә керә алмадык. Илмир әфәнденең адвокаты Юрий Гвоздецкийның да төштән соң кесә телефоны сүнгән иде.
Имаевның кардәше Марат «Азатлык»ка әйтүенчә, ул Илмир әфәнде янында өендә булган.
– Илмир бик арыган иде. Шуңа бик тиз генә сөйләшеп алдык. Аннары ул үзенең уң ягы авыртуын әйтте. Аны дүшәмбе көнне кызының өендә тентү уздырабыз дип, урамга чыгарга мәҗбүр иткәннәр һәм шул вакытта тотып алганнар. Ул каршы килергә тырышкан, әмма аның башына кара пакет кидереп, кулларын артка каерып машинага утыртканнар. Машина туктап торганда да ул чыгып качарга тырышкан һәм шул вакытта егылып уң ягын авырттырган. Болай аңа физик көч кулланмаганнар, кыйнамаганнар, – ди ул.
Рамилә ханым да боларны раслады. Шулай ук ул Илмир әфәнденең травматология бүлегенә барып тикшерү узуын да әйтте.
– Үзен чыгаруларына ул бик аптырады. Паспортын, әлбәттә, алып калганнар. Тикшерүче безгә аны чыгарачакларын ахыргача әйтмәде. Иртән без шалтыраттык та шалтыраттык, аннары инде сәгать 12ләрдә безгә мәхкәмә узуын һәм аның шәһәрдән читкә китмәү шарты белән чыгарылуын әйттеләр. Бу вакытлыча икәнне аңлыйбыз инде, – ди ул.
Татарстан тикшерү комитетына шалтыраткач, анда Илмир Имаев турында берни белмәүләрен һәм мәгълүмат алу өчен 16нчы гыйнварда мөрәҗәгать итүне сорадылар.
Тоткарлаулар Покачига да килеп җитте
Төмән өлкәсе Покачи шәһәрендә Сочи Олимпиадасына әзерлек кысаларында тентүләр һәм тикшерүләр узган.+
Төмән өлкәсендә мөселманнар тикшерелгән, 20 кеше тоткарланган, өйләрендә «экстремистик» дини китаплар, «наркотик» табылган. Аларга «канунсыз корал алу, тоту, аны башкаларга тапшыру» һәм «канунсыз наркотик алу һәм саклау» маддәләрендә гаепләүләр белдерелгән. Тоткарланган кешеләр иреккә чыгарылган, хәзер алар мәхкәмә карарын көтә.
Бу хәлләр узган атнада 17 мең халык яшәгән Покачи шәһәрендә булды. Покачи эчке эшләр идарәсе бу хәбәрне расламады да, кире дә какмады. Шәһәр башлыгы Раян Хәлиуллин «Азатлык»ка бу тикшерүләрнең Сочи Олимпиадасына әзерлек кысаларында оештырылганын әйтте. Бу ОМОНның террорга каршы махсус чарасы булган.
1985нче елдан бирле Татарстанның Лениногорск шәһәреннән килеп бу якларда эшләгән, 1996нчы елдан Покачи шәһәре мэры булган Раян әфәнде белән мондагы татар-башкортлар һәм мөселманнар тормышы турында сөйләшәбез.
– Татар һәм башкортлар күпме шәһәрдә?
– Күп, урыслар, украиннардан соң татар-башкортлар килә. Урамда, кибеттә татарча сөйләшүчеләр еш очрый. Аларның күбесенең эше нефть белән бәйле. Кайберләре элеккедән үк эшләргә килеп, бу якларда төпләнеп калган, балалары монда туган. Вахта белән килеп-китүчеләр бар. Үзебезнең бәйрәмнәрне дә үткәрәбез, башка милләтләр оештырган чараларда да катнашабыз. Шәһәрдә ял итү һәм күңел ачу үзәге бар. Анда биюләр, мәдәни кичәләр оештырыла, өйдән алып килгән ризыклар белән өстәлләр корып күңел ачалар. Элек татарлар анда ай саен үзләре генә очраша иде. Соңгы вакытларда чаралар шулкадәр күңелле үтә, анда башка милләтләр дә җыела башлады, Кавказ халыклары да катнаша. Безнең хуҗабикәләр бәлеш, бавырсак, өчпочмаклар пешереп алып килә. Инде өч ел Сабантуйлар уздырабыз, ул да шәһәр тормышының матур бер традициясенә әйләнә бара.
– Татар теле дәресләре, бию, җыр түгәрәкләре бармы?
– Татар-башкорт җәмгыяте оештыра андый әйберләрне. Татар һәм гарәп теле дәресләре исә мәчеттә булыр, дип торабыз. Хәзер мәчет төзекләндерүгә ябылган. Аны март-апрельдә тәмамларбыз, дип уйлыйбыз. Мәчетне кеше күп йөргәнгә хатын-кызлар өлешен киңәйтәбез, балаларга да укырга урын әзерлибез. Дәресләр дә шунда барачак.
Ике ел элек Татарстаннан килгән имам Рөстәм хәзрәт Рәхмәтуллин татарча яхшы сөйләшә. Аңа кадәр имам чыгышы белән Кавказдан иде, аннан соң Казаннан килгән бер мөселман имам булды, хәзерге имамны – Рөстәм хәзрәтне Татарстан диния нәзарәтеннән җибәрделәр. Мәчет 2000нче елда шәһәребездә бу якларда беренчеләрдән булып ачылды. Шул ук елны чиркәү дә ачылды. Шәһәребезнең күп милләтле, күп динле икәнне күрсәтү өчен икесен бер вакыттарак эшләтеп җибәрдек. Без берсенә дә өстенлек бирмибез, барысына да бертигез яшәү мөмкинлекләрен тудырабыз.
– Мөселманнар арасында киеренкелек юкмы?
– Бар. Көндәлек тормышка кагылмаса да, дини тормышта киеренкелек бар. Рөстәм хәзрәт укыган традицион вәгазьдән соң 20-30 кеше тагын аерым җыела, ул традицион булмаган юнәлешне тотучылар шул ук мәчеттә очраша. Без аларның башка җирләрдә җыелып йөрүләрен теләмибез, шуңа күрә Рөстәм хәзрәт «мәчет һәркем өчен ачык» дип әйтә. Аңа да басым бара. Узган ел җәен мәчет янында Рөстәм хәзрәт машинасы торган гаражга ут төрттеләр, аның машинасы янып бетте.
– Мөселманнар өйләрендә тентүләр, кулга алулар булган. Тоткарланган кешеләр кемнәр алар?
– Әйе, булды ул хәл. Бу Сочи Олимпиадасына әзерлек кысаларында оештырылган махсус чара иде. Шул «ваһһаби» дигән кешеләрне тикшерделәр. Алар арасында татар-башкортлар юк, Кавказдан, Дагыстаннан чыкканнар гына бар. Аларны шунда ук иреккә чыгардылар, кулга алган документларын, компьютерларын тикшергәч эшне мәхкәмәгә тапшырганнар дип беләм. Калганын мәхкәмә хәл итә.
– Бу кешеләр Покачига кайчан килгән, ни белән шөгыльләнә?
– Яхшы сорау. Шәһәр кечкенә бит, без барысын да күреп торабыз. Аларның күбесе – күптән түгел генә туганнары, дуслары янына күчеп килүчеләр. Күбесе эшләми, нинди акчага яшәгәннәрен әйтә алмыйм, туганнары янына килүчеләр, безнең шәһәрдә яңа кешеләр алар.
Җәмгыятебезнең нигезе ят телдә салына,

Комментарии