«Татар телен спектакльләр аша өйрәндем!»

«Татар телен спектакльләр аша өйрәндем!»

Белем артыннан Кытайга кадәр бар дигән борынгылар. Хәзерге заманда Кытайга да, дөньяның теләсә кайсы башка почмагына барып белем алырга да мөмкин. Шулай ук, безнең ил студентлары арасында дәүләтеннән үк белем алырга килүчеләр бик күп. Шуларның берсе – Кытайдан ук безнең республикага белем алырга килгән Ирҗан Бикчәнтәев. Ирҗан, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының икенче курсында белем ала.

– Ирҗан, үзең белән якыннанрак таныштыр әле.

– Мин Кытай республикасы, Чин-җин районы, Чишмә авылыннан килдем. Безнең авылда 500ләп татар яши. Татарлар белән бергә, казах, уйгур милләтеннән булган кешеләр дә гомер кичерә. Шулай ук, безнең авылда кытайлар да бик күп. Авылыбыз шактый зур, якынча 12 мең кешесе бар.

Авылда, кызганыч, татар мәктәбе юк. Мин укыган мәктәптә кытай һәм казах телен генә өйрәттеләр. Минем телем дә казах телендә ачылган. Әмма минем тамырларымда татар каны ага. Моннан күп еллар элек, төгәлрәге 1830 елларда, минем бабаларым Кытайга килеп төпләнә. Алар дүрт егет була. Бабамнарның дүртесенең дә һөнәре була, шуңа да кытайлар аларны бик тиз үз итә. Чишмә авылында татар кызлары булмаганлыктан, казах кызларына өйләнеп, балалар үстергәннәр. Чиста татар теле безнең буынга килеп җитмәгән. Мин – безнең нәселнең Кытайда яшәүче алтынчы буыны. Шуңа да карамастан, мин татарча сөйләшергә һәм укырга өйрәндем.

– Татарстанга ничек килергә булдың?

– Мәктәпне тәмамлагач, Татарстанда, чит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен җыеп укыталар икән дигән хәбәр ишеттем. Минем бу форсатны кулдан ычкындырасым килмәде. хөкүмәте ярдәме белән, Казанга килдем. Башта ярты ел урыс һәм татар теле курсларына йөрдем.

– Казанга килеп төшкәч нинди хисләр кичердең? Көткән өметләрең акландымы?

– Татарстанга килер алдыннан куану хисе бик көчле иде. Чөнки мин бабаларым туфрагына кайттым. Һәр кешенең үз туган иле, туган туфрагы булган кебек, минем дә үз туган илем, туган җирем ул – Татарстан!

Билгеле инде, куану белән бергә, бераз борчылдым да. – ул бөтенләй башка дәүләт, ул дәүләтнең үз кануннары бар, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте башкача. Өстәвенә, мин Казанга килгәндә бары кытайча һәм казахча гына яхшы белә идем. Ә ул телләрне берәү дә аңламый диярлек. Мин үземне бөтенләй башка дөньяга эләккән кебек хис иттем. Миңа бөтен нәрсәне яңа баштан башларга, өйрәнергә туры килде. Шулай да мин зарланмыйм. Казанга килүем – ул минем гомеремдә истә калырлык зур вакыйга. Кеше тормышы шундый булырга тиеш тә. Кыенлыкларны үзеңә җиңәргә өйрәнергә кирәк. Гел рәхәттә генә, уйнап-көлеп кенә яшәсәң, тормышның, яшәүнең мәне булмас иде. Монда килгәч, миңа да авырлыкларны күп кичерергә туры килде. Мин шуны аңладым: күп кеше мин бу нәрсәне булдыра алмыйм, ди. Тик тырышсаң, барысын да булдырып була икән.

Чиста татар телен өйрәнгәндә дә, миңа җиңел булмады. Башта мин һәр көнне Г. Камал, К. Тинчурин театрларына спектакль карарга йөри идем. Билгеле, беренче вакытларда берни дә аңламый утырдым. Татар телен өйрәнүне үземә максат итеп куйдым. Милләтеңнең телен белмәсәң, минемчә ул гомерне яшәү дип әйтеп тә булмый. Ходай миңа үз милләтемне, телемне биргән. Ана телемә, татар милләтемә булган мәхәббәт, миңа телне өйрәнүдә килеп туган кыенлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер дә инде.

– Синең Татарстанга китүеңә әти-әниеңнең мөнәсәбәте ничек иде?

– Билгеле инде, тарихи ватаныма кайтырга җыенганымны белгәч, әти-әнием бик шатланды. Әтиемнең дә милләтенә мәхәббәте бик зур, шуңа да ул мине икеләнмичә Татарстанга җибәрде. Әти-әнием Татарстанга килеп укуымны күптән телиләр иде инде.

Икенче яктан, аларда борчылу хисе дә булгандыр. Без гаиләдә ике генә бала – апам һәм мин. Минем сәламәтлегем, Русиядәге яңа тормышым өчен борчылу да булгандыр инде. Тик без ахырдан барыбер уртак фикергә килә алдык. Ниндидер хәлиткеч әйберне эшләр өчен гел борчылып йөрсәң, тормышта бер нәрсәгә дә ирешмәскә дә мөмкинсең. Шуңа да тәвәккәл булырга кирәк!

– Син Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыйсың. Нишләп актерлык һөнәрен сайларга булдың?

– Мәктәптә укыганда, гел концертларда катнаша идем. Киләчәктә дә үземне сәнгать дөньясында күрдем. Казанга килгәч, беренче вакытта кая укырга керергә дип уйлап йөрдем. Спектакльләргә йөргәндә, театр сәнгатенең бөеклеген аңладым һәм театрга булган мәхәббәтем тагын да артты. Шуңа да тормышымны театр сәнгате белән бәйләдем.

– Уку авыр түгелме соң?

– Урысча укуы авыррак. Безнең күп лекцияләр урыс телендә бара. Имтихан, зачетлар вакытында да җиңел түгел, билгеле. Курсташлар, укытучылар үзләре дә ярдәм итә, рәхмәт аларга.

– Кытайдагы уку системасы белән, Русиянеке аерыламы?

– Мин аның аермасын әйтә алмыйм, чөнки мәктәпне Кытайда укыдым, ә университетка Татарстанда кердем. Бәлки, Кытайда назариягә күбрәк басым ясыйлардыр…

– Укуыңны тәмамлагач, кире Кытайга кайтып китәчәксеңме, әллә инде Казанда калырга уйлыйсыңмы?

– Анысын әлегә әйтә алмыйм, укып бетергәч күз күрер!

***

Ирҗан белән Кытай татарларының тормышы, яшәү рәвеше, дингә булган мөнәсәбәт хакында да сөйләшеп алдык.

– Татарстан Кытайда яшәүче татарларга бик нык ярдәм итә. Татарстаннан Кытайга баручылар, яисә Кытайдан Татарстанга килүчеләр, анда яшәүче татарларга китаплар, татар телендәге дисклар алып кайта. Казанда уку мөмкинлеге булу да – безнең өчен зур ярдәм.

Кытай татарлары һәр ел саен Сабантуйлар уздыра. Кытай татарлары белән бергә, Сабантуйларда башка милләт кешеләре дә рәхәтләнеп күңел ача. Без андый бәйрәмнәрне милли җырлар, милли биюләр, кызыклы уеннар белән алып барырга тырышабыз.

– Тел күп очракта гаиләдә саклап калына. Русиядә катнаш никахлар күп булу сәбәпле, телне саклау проблемасы бик кискен тора. Ә Кытайда катнаш никахлар күпме?

– Катнаш никахлар проблемасы бөтен милләтләрдә дә бардыр инде ул. Кытай татарлары да уйгыр, казахлар белән өйләнешәләр. Мәхәббәткә каршы килеп булмый бит, нишләтәсең инде? Әмма тамырында татар каны аккан кеше үзенең телен саклап калырга тырышырга тиеш. Бездә милләт әти нәселеннән бирелә. Минем дә әтием – татар, әнием – казах милләтеннән. Үземнең милләтем һәм туган телем дип, мин татар телен саныйм.

– Үзең татар кызына өйләнергә уйлыйсыңмы?

– Ходай маңгайга нәрсә язган, шул була инде. Мин очраткан кыз нинди милләттән булса да, иң мөһиме ул чиста булырга тиеш. Әлбәттә инде, минем киләчәк буыным татарча белергә тиеш. Минем булачак хатыным да татар телен белсен иде.

– Русиядә мөселманнарга мөнәсәбәт көннән-көн тискәре якка үзгәрә. Кытайда ислам динен тотучыларга ничек карыйлар?

– Бездә дин бик көчле. Кытайда яшәүче мөселманнар, башка милләт, башка дин халыклары белән бик тату яши. Без милли бәйрәмнәрне генә түгел, дини бәйрәмнәрне дә зурлап уздырабыз. Башкаларны да сыйлап, бер-беребезгә кунакка йөрешеп, тату яшибез. Бездә барлык диннәр дә бер дәрәҗәдә тигез!

P. S. Татарстаннан читтә яшәүчемилләттәшләребезнең дингә дә, телгә дә, милләткә дә мөнәсәбәтләре башка икәне сизелеп тора. Алар татар телен ничек тә булса балаларына, оныкларына өйрәтеп калдырырга тырышалар, милли бәйрәмнәребезне үткәрәләр, гореф-гадәтләрне киләчәк буынга тапшырып калдыралар. Татарстанда гына бер-бер артлы татар мәктәпләре ябыла, татарча укыту бетерелә, татар авыллары юкка чыга. Илебездәге «вак» милләтләрне бетерү сәясәте шул рәвешле барса, киләчәктә татарлар бары чит төбәкләрдә генә калмасмы…

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Комментарии