Татар ата-аналары җыелды. Хөкүмәт, конгресстан ярдәм булмады

Татар ата-аналары җыелды. Хөкүмәт, конгресстан ярдәм булмады

18нче ноябрьдә Казанда татар ата-аналары төркеме беренче тапкыр гамәли конференция оештырды. Бүген гариза язып телне укытылуга калган шартларда туган телдә тәрбия бирүне ничек оештырырга, татар телле ата-аналарга ничек хокукларын якларга, дигән сораулар күтәрелде. Бу – татар теленә һөҗүм башланганнан бирле беренче зурлап оештырылган чара.

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин бүген инде дәүләткә ышаныч юк, аларга таянып эш башкаруны, хокукларыбыз якланыр дип буш өметләр белән яшәүне туктатырга кирәк, дип сөйләде.

– Узган ел мәгариф министры Энгель Фәттахов, аның урынбасары Илдар Мөхәммәтов татар телен төрлечә якларга тырышты, нәтиҗәсен беләбез, алар вазифасыннан китте. Аларны кем яклады? Беркем дә яклап чыкмады. Бүген исә бер генә түрә дә татар телен яклап башын кистермәячәк. Телне саклау ата-аналар җилкәсенә төште.

Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү кирәк. Туган телне белү – ул кешенең җәмгыятьтәге статусы. Татар теле статусы бетсә, Татарстандагы күп кешеләр эшсез калачак. 1990нчы елларда тел белгән белгечләргә өстенлек бар иде. Туган телдә «яратам» дигән сүз генә җитми, тел белән кеше аның ярдәмендә ипи таба белергә тиеш. Туган телдә фәннәрне өйрәнү туган телне белү өчен кирәк, –дип сөйләде ул.

Галим Дамир Исхаковның чыгышы темасы «Кем ул татар?». Федераль үзәк язган тарих дәреслекләрендә татарлар турында сүз юк ди ул.

– Игътибар итегез: татар сүзе юк, безне гомумиләштереп «ордынцы» дип кенә язалар. Югыйсә, Алтын урда чорында татарлар милләт буларак формалашкан. Бүгенге сәяси шартларда, урыс телле мохиттә татар булып саклану бик авыр. Үз хокуклары өчен көрәшү юллары да икенче булырга тиеш. Республика мәгариф һәм фән министрлыгы да безгә түгел, Мәскәүгә буйсына. Тел безгә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән, аннан ваз кичтерергә беркемнең дә хокукы юк, – диде галим.

Җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов Татарстанда татар мәктәпләре санын саклап калырга һәм алар фәннәрне татарча өйрәтүгә әйләнеп кайтуга омтылырга тиеш дигән фикерне җиткерде. Хәтта татар мәктәпләрендә бу югалып бара, мисал өчен, Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге гимназия генә татар телендә белем бирүне саклап калды. Алар да БДИ аркасында өлкән сыйныфларда аерым фәннәрне урыс телендә үзләштерүгә күчәргә мәҗбүр.

Татар телле ата-аналар конференциясендә күп алкышларга күмелгән чыгышларның берсе Айсылу Леронныкы иде. Шәһәр шартларында ул өч баласына да милли тәрбия бирергә тырыша, ерак булуга карамастан балаларын татар бакчаларына, мәктәпкә йөртә. Аның фикеренчә, татар булып та баласына татар телен өйрәтмәгән ата-аналар – җинаятьчеләр.

«Әти-әни кеше татар телен белә, ә баласын өйрәтмәүне күңелем кабул итми, ник баланы тел белүдән мәхрүм итә? Кемдер моны аңлап эшли, кемдер белмичә, әмма бу җинаятькә тиң гамәл. Татар телле балаларга мохит тә юк, түгәрәкләр, спорт клублары урысча эшли. Кайчак балалар урамда татарча язу күрсә яки кемдер безнең белән татарча сөйләшсә, алар гаҗәпләнеп: «Әни, кара ул да татар икән!» – дип әйтә. Ягъни, алар өчен бу сирәк күренеш, югыйсә, Казанда, Татарстанда яшибез, гадәти күренеш булырга тиеш.

Без өч бала үстерәбез, баланы кайсы мәктәпкә бирергә дигән сорау бездә дә туды. Ирем урыс мәктәбенә бирү яклы иде, минем баланы татар мәктәбендә укытасы килде. Аның сыйныфташларын кайда, кем булып эшли дип сорадым һәм үзем белән бергә белем алган, аннары югары уку йортларына кереп, бүгенге көндә мәртәбәле, акчалы эштә хезмәт кылучыларны санап киттем. Сыйныфташларым арасында хәтта чит ил компанияләрендә эшләүчеләр бар. Татар мәктәбендә укучылар барысы да тормышта үз урынын тапты. Татар телле бала үзенә юл яра белә, ул төрле телле мохиткә яраклаша ала. Бирегез балаларны татар мәктәпләренә, бакчаларына! Без күп булырга тиеш.

Балаларга уңай мисаллар кирәк. Татар каһарманнары кирәк. Без барыбыз да Алинә Заһитова өчен куандык. Барыбыз да җырчы Алсуны беләбез. Бала аларга карап урыс телле татар да булырга мөмкин дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Шуңа күрә Алинә дә, Алсу да татарча сөйләшергә тиеш. Безгә шундый танылган шәхесләр кирәк!» – диде ул.

Конференциягә башкорт ата-аналары берләшмәсе вәкилләре дә килде. Алар үз оешмасының вәкиллеге Башкортстанның һәр районында булуы турында сөйләде. Уфаның башкорт ата-аналары комитеты вәкиле Рөстәм Бикинеев ата-аналар Дөнья башкорт корылтае, хөкүмәт, Русия думасы депутатлары белән тыгыз эшләве турында сөйләде.

Башкорт милли хәрәкәте инде бер ел дәвамында Башкортстан республикасы буйлап мәктәпләргә йөри. Һәрбер районның мәгариф бүлеге, мәктәп мөдирләре белән элемтәгә кереп ата-аналар белән эшләү системага салынган. Алар сүзләренчә, инде киләсе елда нинди эшләр башкарылырга тиешлеге турында план да төзелгән.

Башкорт милли хәрәкәте Дөнья башкорт корылтае канаты астында мәктәпләрдә эш корганда, Дөнья татар конгрессы вәкилләре рәсми оештыручылар исемлегеннән чыгу гына түгел, хәтта татар ата-аналары конференциясенә вәкилен дә юлларга кирәк дип тапмаган. Башта бу конференциядә Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразыев чыгыш ясарга тиеш булган, әмма чарага ике көн кала баш тарткан. Моңа кадәр ата-аналар белән эшләргә кирәк дип матур сүзләр сөйләгән Васыйл әфәнде ата-аналарга арты белән борылып басты.

Күптән түгел конгресс каршында, ниһаять, милли мәгариф бүлеге дә булдырылган, аның җитәкчесе итеп Рөстәм Гыйльметдинов билгеләнгән. Әмма бу чара аларны кызыксындырмаган булып чыкты. Конгрессның милли мәгариф бүлеге вәкилләре чарада күренмәде. Гомумән, конгресс, Милли шура өчен галим Дамир Исхаков акланды. Аның: «Бу чарада Милли шура, конгресс оештыручылар булып яки катнашучылар буларак килеп, ата-аналар белән аралашырга тиеш иде, кимендә алар үзләренә файдалы мәгълүмат алып китәр иде. Кызганыч, алар үз юлларын сайлады, алар өчен гафу үтенәм», – дигән сүзләрен халык кул чабып хуплады.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлегендә эшләүче дистәгә якын хезмәткәр дә Казанда мәгариф проблемалары турында фикер алышкан ата-аналар янына килеп аралашуны кирәк дип тапмаган. Татарстан Парламенты депутатларына, аерым алганда Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән, милли мәсьәләләр комитетына да оештыручылар тарафыннан чакыру юлланган, әмма алар да килүне кирәк санамаган.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Русиядә оптимизмның кимүе беренче чиратта яшьләрдә чагыла

Русиялеләрнең социаль кәефе былтыргы белән чагыштырганда начарайган. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру шуны күрсәтә. Тулаем алганда, тормышларыннан канәгать булулары турында русияләрнең 58 проценты белдергән. 16 процент тормышларыннан канәгать түгел, ә 21 процент өлешчә канәгать, дип белдерелә. Cоциолог Фәргать Дәүләтҗан, 58 процентның канәгать булуы турындагы белдерүне, бәхәсле дип саный.

Социолог сүзләренчә, халык күп очракта сәясәттән, икътисадтан ерак тора, үз тормышында кайный. Алар үз стандартларына ияләшкән.

– Әле күпләр сугыштан соңгы ачлык, ялангачлыкны онытмаган. Шуңа, ул вакыттагы кебек ачлык булмаса, бу инде алар өчен яхшы санала. Торак коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләүләрен түли алса, күпләр инде канәгать. Шул ук вакытта хәзер миллионнарча кеше ипотека корбаны. Бу да кешеләрнең социаль кәефен кыруга бер сәбәп. Шуңа 58 процент халыкның канәгать диюе, ул кешеләрнең ничек тә сакланып калырга тырышып, үзен үсендерүе генә. Шул ук вакытта Русия өчен бу түбән саннар. Инде 50 проценттан да түбәнгәрәк тәгәрәсә, бу илдә социаль һәм сәяси хәл тотрыксызга әйләнә бара, дип саналачак. Кешеләрнең үз-үзен тотышында бу тискәре чагылыш табачак. Протест активлыгы артачак. Бу инде хәзер үк күренә. Элек сәясәткә битараф булганнар да хәзер сәяси протестка кушыла башлады. Бу беренче чиратта пенсия яшен арттыру белән бәйле. Икътисад үсешенә өлеш кертүче 40-50 яшьлекләр инде протестның кайбер формаларын куллана. Әлбәттә, пенсия реформасына каршы чыгучылар телевидениедә күрсәтелмәде. Күпчелек халык телевизор карый. Мәгълүмати блокада булды. Кешеләрнең игътибарын читкә алып китәргә тырыштылар. Бездә ниндидер бәйсез мәгълүмати мохит юк бит.

Интернетны күбрәк яшьләр карый. Һәм башлап йөрүчеләр дә нәкъ алар булды. Интернетта пенсия реформасына каршы миллионнан артык имза җыелды. Бик аз мөрәҗәгатьнең генә шул кадәр күп тавыш җыйганы булды. Тик аның Русия президентына барып җитмәвен әйттеләр. Русиядә Көнбатыштагы кебек социаль яклау, теләктәшлек юк, шуңа ул сүрелде. Җәмгыять Сталин чоры, совет чоры нәтиҗәсендә ялгыз килеш сакланып калырга күнекте, – ди ул.

Белгеч әйтүенчә, Русиядә сәяси оптимизмның кимүе беренче чиратта яшьләрдә чагыла. Яшьләр киләчәккә перспектива күрми һәм шуңа алар сәяси активлык күрсәтеп, протест хәрәкәтләренә кушыла, яисә эчүгә сабыша, наркотик куллана башлый, дип саный ул. «Үз-үзенә кул салучылар да бар. Керч мәктәбендәге хәл дә яшьләр агрессиясенең бер төре. Әгәр Керч мәктәбендә ут ачучының көндәлеген карасак, ул перспектива күрмәвен яза. Бу шул социаль оптимизм кимүе инде. Бездә кризис хәле инде 1990нчы еллардан бирле дәвам итә, дияргә була. Керемнәр дөрес бүленми. Бер өлеш байый, ә халыкның күпчелеге киресенчә аска тәгәри», – ди Дәүләтҗан.

Камил Сәмигуллин Мәүлидне бәйрәм итүгә каршыларны шайтанга тиңләде

19нчы ноябрьдә Болгарда мөселманнарның Мәүлид бәйрәмен тыйнак кына билгеләп үттеләр. Узган еллардагы кебек ут тамашалары да булмады, республика җитәкчелеге дә килмәде. Бәйрәм беренче мәртәбә Болгар ислам академиясендә үтте. Моңа кадәр мөселманнар Ак мәчеттә җыела иде.

Узган елларда зур кунаклар белән узган Мәүлид бәйрәмендә бу юлы президент Рөстәм Миңнеханов та, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашмады. Шуңадырмы, читтән Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Әлбир Крганов кебек мөфтиләр дә килергә кирәк тапмады. Иң югары дәрәҗәле катнашучылардан Татарстан вице-премьеры, Дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин булды.

Мәүлидне үткәрер өчен Татарстан районнары мөхтәсибләре, төбәкләрдән имамнар китерелгән иде. Шулар хисабына зал яртылаш булса да тулды.

Мәүлидне бәйрәм итүгә каршы төшүчеләр дә аз түгел. Моны кайбер мөселманнар бидгать гамәл, ягъни исламга катнашы булмаган, динне бозучы яңалык дип саный. Чөнки Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең туган көнен билгеләп үтмәгән һәм бу хакта Коръән белән хәдисләрдә дә бер сүз язылмый. Мондый фикер яклыларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин шайтанга тиңләде. «Беренче тапкыр иблис җәннәттән чыгарылгач кычкырып җибәрә. Икенчесендә ул пәйгамбәребез Мөхәммәд тугач тауга менеп кычкыра. Ул моңа риза булмаган. Хәтта Аллаһка ышанмаган Әбу Ләхәб тә пәйгамбәребез туганга шатланган. Шуңа да һәр дүшәмбе аңа җәһәннәмдә җәза киметелә. Мәүлид үткәрүгә каршы булучылар белән чагыштырып әйтергә мөмкин. Әгәр шайтан гына шатланмый икән, ни өчен сез пәйгамбәр туган көнгә шатланмыйсыз? Бу безнең өчен иң бөек кеше», – диде Сәмигуллин журналистлар соравына җавап биреп.

Быел Мәүлид бәйрәмендә дә урыслашуга авышу күзәтелде. Мәсәлән, бәйрәмнең рәсми өлеше алдыннан Фәләстин галиме Исмәгыйль Буль-буль гарәпчә вәгазь сөйләде. Җыелган халык аны урысча тәрҗемәдә тыңлап утырды. Спас районы башлыгы Камил Нугаев та мөселманнарга урысча мөрәҗәгать итте.

Комментарии