- 20.11.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №47 (21 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Казан үзәгендә – Кабан күле буенда Марджанига һәйкәл ачылды. Нишләп аны татарча Мәрҗани дип язмадыгыз, дисезме? Һәйкәлдә Марджани дип язылган бит. Урысча язылганы астында ваграк хәрефләр белән гарәпчә язылганы да бар. Татарчасы – юк. Элмә такталарын, урам исемнәрен ике телдә язмауны әйтмибез дә инде, татар галименә һәйкәлдә татарча язарга булгандыр бит. Шиһабетдин Мәрҗани, исән булса, үзе бу хәлгә нәрсә дияр иде икән…
Комментарии