Салым түләр чак җитте

Салым түләр чак җитте

Хәзер салым органнары физик затларга ел саен түләнергә тиешле милек, җир һәм транспорт салымнарын түләү квитанцияләрен җиткерү белән мәшгуль. Бу уңайдан укучыларыбыздан еш бирелә торган сорауларга җавап алу өчен Русия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буена 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Әмир улы Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Физик затлар 2018нче елда милек салымнарын түләү хәбәрнамәләрен (уведомление) һәм квитанцияләрен кайчан ала, аларны түләү вакыты кайчан?

– Алар гражданнарга милек салымнарын түләү вакытына 30 көн кала җибәрелә. Агымдагы елда физик затларга милек салымнарын 2018нче елның 3нче декабренә кадәр түләргә кирәк.

Салымнарны түләү хәбәрнамәләре Русия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет ачучыларга электрон рәвештә, ә калган гражданнарга почта аша җибәрелде.

Түләү квитанцияләрен җибәрү этаплап башкарыла һәм октябрь ае буенча дәвам итә. Әлеге квитанцияләрне күпләп бастыру Русия шәһәрләрендәге – (Волгоград, Түбән Новгород, Красноярск, Кемерово, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа) «Салым – сервис» Федераль Казна Учрежденияләре филиаллары типографияләрендә башкарыла. Түләү квитанцияләре салынган конвертлар әлеге исемлектәге теләсә кайсы шәһәрдән килергә мөмкин.

– Милек салымнарын түләү хәбәрнамәләрен һәм квитанцияләрен алмаган очракта нишләргә?

– Алмау сәбәбе берничә булырга мөмкин:

* почта бүлекләре җиткермәгән;

* исәпләнгән салым суммасы 100 сумнан азрак;

* әлеге периодта салым исәпләнмәгән.

Русия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет ачучыларга түләү хәбәрнамәләре электрон рәвештә җибәрелә. Хәбәрнамәне алу өчен логин/пароль яисә үзең барып бердәм идентификация һәм аутентификация расланган авторлаштыру үзәкләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталының исәпкә алынган язуы (ЕСИА) (gosuslugi.ru) белән «Шәхси кабинетка» керергә кирәк.

Салым кодексының 52нче маддәсе нигезендә исәпләнгән салым суммасы 100 сумнан азрак булган очракта салым түләү квитанцияләре җибәрелми. Түләү суммасы 2 елга 100 сумнан арткан вакытта квитанцияне салым түләүчеләр киләсе елда алачаклар. Ике еллык салым суммасы 100 сумнан артмаган очракта киләчәктә салым түләү квитанцияләре 3 ел өчен исәпләп җибәрелә. Шулай ук теркәү органнары тарафыннан физик затлар исеменә салым объектларын теркәгәнне раслаучы хәбәр җиткерелмәгән очракта да салым исәпләнелми. Бу вакытта гражданнар салым органнарына мәҗбүри.рәвештә бер тапкыр хәбәр итәргә тиеш.

– Салым түләү хәбәрнамәсен югалткан очракта нишләргә?

– Иң җайлы юлы – Русия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет ачып электрон формада алу. Яшәү буенча кайда теркәлүгә карамастан шәхси кабинетны ачу юллары түбәндәгечә:

– Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы салым инспекциясендә логин/пароль язылган теркәү картасы аласы;

– үзең барып бердәм идентификация һәм аутентификация расланган авторлаштыру үзәкләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталының исәпкә алынган язуы (ЕСИА) (gosuslugi.ru) алырга мөмкин.

Почта аша килгән салымнарны түләү хәбәрнамәләрен һәм квитанцияләрне югалткан вакытта аларны салым инспекциясенә килеп яңадан алырга була.

– Ник салым түләү хәбәрнамәсен якын туганнарга да бирмиләр?

– Гражданнарның милек салымнарын түләү хәбәрнамәләрендә булган хәбәрләр салым сере булып санала. Салым кодексының 102нче маддәсе буенча салым сере булган хәбәрне өченче кешеләргә бирү тыела, шунлыктан хәбәрнамәне физик затның үзеннән башка кеше ала алмый. Искәрмә буларак берничә очрак каралган:

– Балигъ булмаган балалар өчен әти – әниләре,

– Русия Федерациясе салым кодексы һәм Русия Федерациясе гражданнар кодексы нигезендә бирелгән ышаныч кәгазьләре (доверенность) буенча башка кешеләр алу мөмкинлеге бар.

Салым түләү хәбәрнамәсендә физик затка таныш булмаган объектка салым исәпләнгән очракта нишләргә?

Салым органына теркәү оешмасы белән элемтәгә керәсе була. Моның өчен салым түләүче инспекциягә ирекле формада гариза язарга тиеш. Гаризада хәбәрнамәнең датасын һәм номерын, нинди объектның дөрес түгеллеген күрсәтергә кирәк. Әгәр дә җир участогына яисә күчемсез милеккә төгәллек кертәсе булса, мондый очракта әлеге милекләрнең тулы адресы һәм кадастр номерын күрсәтәсе була. Транспорт чарасына төгәллек кертәсе булганда аның теркәү номерын язарга кирәк. Гаризаны салым органнарына үзеңә кулай юл белән (инспекциягә килеп, почта аша, шәхси кабинеттан электрон рәвештә) җибәрергә була.

– Салым түләү хәбәрнамәсендә ия булган барлык объектка да салым исәпләнмәгән очракта нишләргә?

– Теркәү оешмаларыннан салым объектларын теркәгән хәбәр килеп җитмәгән очракларда милек салымнары исәпләнелми. Бу вакытта гражданнар бер тапкыр салым органнарына мәҗбүри.рәвештә хәбәр итәргә тиеш. Хәбәрне салым органнарына шулай ук үзеңә кулай юл белән җибәрергә була. Мөрәҗәгатьтәге фактларны инспекция тикшерәчәк, кирәк булган очракларда теркәү оешмалары белән элемтәгә керәчәк.

Тагын өстәп шуны әйтәсе килә – 2018нче елның 9нчы һәм 10нчы ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасының барлык салым инспекцияләрендә «ачык ишекләр» көне үткәрелә. Бу көннәрдә салым түләүчеләрне 09.00 сәгатьтән 18.00гә хәтле кабул итәләр һәм барлык кызыксындырган сорауларга да җавап бирәчәкләр.

Комментарии