«Группировкадагы малайлар да татар теле дәресенә яратып йөрде»

«Группировкадагы малайлар да татар теле дәресенә яратып йөрде»

Әтнә районының Күәм мәктәбендә 24 ел эшләгәннән соң, татар теле укытучысы Илсөя Хәбибуллина 1988нче елда Казанга күченеп килә. Дүрт дистә елын татар авылында яшәп, шуның ике дистә елын чеп-чи татар мәктәбендә белем биргән Илсөя апа Казан шәһәренең 115нче урыс мәктәбенә татар теле укытучысы булып урнаша. 90нчы еллар башы – группировкаларның чәчәк аткан чоры. Кешеләрнең татар телендә авыз тутырып сөйләшү түгел, сүз әйтергә дә оялып йөргән чагы. Бераз соңрак – татар класслары ачу өчен көрәш. Җиңел чор булмый бу. Шулай да Илсөя Хәбибуллинаның иң сагынып сөйләгән заманы – нәкъ менә шушы еллар.

Алдымда – 1990-2000нче елларда чыккан газеталар. Илсөя Хәбибуллинаның эшен мактап язган язмалар. Барысында да бер җөмлә, бер фикер кабатлана: «Аның классындагы урыс балалары да рәхәтләнеп татарча сөйләшә». Бүген, татар телен укыту кирәкме-юкмы дигән бәхәс кызган заманда, Илсөя апа турында язылган әлеге сүзләр бигрәк тә кыйммәтле булып күренә. Шуңа күрә 71 яшен тутырган Татарстанның атказанган укытучысы Илсөя Хәбибуллина белән очрашып, тәҗрибәсен уртаклашуын сорадык.

– Илсөя апа, Казанда татар телендә сүз дә әйтергә ояла торган чорда сезне урыс мәктәбендә ничек кабул иттеләр?

– Бик әйбәт кабул иттеләр мине. Беренчедән, коллективыбыз әйбәт булды. Ул вакытта 115нче мәктәпнең директоры Иванова Нина Ивановна иде. Ул үзе урыс милләтеннән, үзе татарча рәхәтләнеп сөйләшә торган иде. Бүген дә исән-сау ул, 85 яшендә. «Исәнмесез!» дип исәнләшкән балага «Зравствуйте!» димәде ул, «Исәнмесез!» дип җавап бирә торган иде. Аның кебек кешелекле кешене бүтән очратканым булмады минем. Мәктәп зур: 1600 бала, татар теле укытучылары гына да – 23. Мин килгән генә елларда татар теле атнага 2 сәгать кенә укытыла иде, тора-бара 6 сәгатькә кадәр җитте, мәктәбебез урыс-татар мәктәбенә әйләнде. Татар теле укытучыларына мөнәсәбәт бит әйбәт булды. Мәктәптә гел ике телне бергә үреп алып барырга тырыштылар. Завучлар семинары булсынмы, башкасымы – программага татар телле берәр чараны кертми калмый иде.

Укытучылар белән дә тату булдык. Монысын мин эшлим, тегесен син эшлә, дигән бүленеш юк иде бездә. Берәү ачык дәрес уздырса, икенчебез плакатлар әзерләп килә, өченчебез өстәл әзерли, дүртенчебез – тагын нәрсәдер. Бу минем эшем түгел, дип читтә калучы булмады.

– Ә балалар?

– Миңа башка укытучылар алырга теләмәгән 1нче һәм 11нче классларны бирделәр. Яңа кеше булгач, кайсы классны бирсәләр, шуңа риза булып торасың. Менә 11нче класска кердем. Китап юк, программа юк. Нәрсә өйрәтергә белмим. Аптырагач, татарча җырлар өйрәттем. Балалар мине кабул иттеләр – шул минем бәхетем булды.

Күпмедер укыткач, директор дәресемә кереп утырды. 11нче класслар белән җырлап күрсәттек. Педсоветта директор дәресемә анализ ясады. «Хәтта Марат белән Айрат та җырлап утыра», – ди бу, гаҗәпләнеп. Мин әле яңа кеше булгач, белеп бетермим бит, чыккач, 11ләрнең класс җитәкчесеннән сорадым: «Директор ник шулай аптырады ул, ник Марат белән Айрат җырламаска тиеш ди?» «Алар группировка башлыклары бит», – ди класс җитәкчесе. Группировка башлыклары да, башкалар да бер тапкыр да дәресемне калдырмадылар, яратып йөрделәр.

– Методик кулланмалар да юк иде дисез, урыс балаларына татар телен ничек өйрәттегез соң?

– Ничарадан-бичара үзем уйлап чыгарган методика буенча. Балага фәнне татарча бирергә түгел, сөйләм телен өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә мин телне тормышта кулланыла торган очраклар ярдәмендә өйрәтә идем. Кечерәк классларга керәм дә, партага ятып, күзләрегезне йомыгыз, дим. Ә үзем әкрен генә «Бишек җыры»н көйли башлыйм. Бераз шулай «йоклагач»: «Хәерле иртә, балалар!» – дим. «Хәерле иртә!» – дип торып басалар. «Уяндык, хәзер нишлибез?» – дип сорыйм. Балалар үзләре җавап бирә: «Битләрне, кулларны юабыз», «Хәзер чәй эчәбез, ботка ашыйбыз». Белмәгән сүзләрен әйтеп җибәрәсең, шунда ук кулланалар да.

«Икмәк» дигән темага ачык дәрес үткәргәндә балалар белән дәрестә икмәк пешердек. Алъяпкычлар ябып, чып-чын камыр бастык. Өйдән кечкенә электр миче алып килгән идем, әзер икмәкне шунда куйдык. Аннары пешкән икмәкне «саттык». Шулай итеп, икмәкнең башактан алып, безнең табынга килгәнче үткән юлын өйрәндек.

– Дәрестән тыш чаралар ничек уза иде?

– Кем белән генә очрашу уздырмадык без! Ниндидер җырчы булсынмы ул, язучымы килә дә бер төркем бала белән җырлы-биюле кичә әзерлибез. Соңыннан барыбыз бергә чәй эчәбез. Балалар әлеге шәхескә сорауларын бирә, якыннан танышалар. Ә калган балалар кызыгып карап тора. Чәй өстәленә чарада катнашкан балалар гына кертелә бит! Бу очрашу тәмамлануга, безне уратып алалар: «Икенче очрашу кайчан була? Мине дә языгыз әле!» Шулай итеп, икенче очрашуга алары белән чара әзерлибез, өченчесенә – өченче партия балалар белән.

Театрларга бик еш йөри идек. Ул вакытта ата-аналардан рөхсәт кәгазе, имза җыю дигән нәрсә юк, автобуска төйибез дә алып китәбез. Бер мәлне балалар үзләре: «Театрга кайчан барабыз?» – дип кенә тора башлады. Татар балаларына ияреп урыс балалары да йөри, тәрҗемә белән тыңлыйлар. Аларга карап, ата-аналары да татар театрларына йөри башлады.

– Димәк, газеталарда язылган: «115нче мәктәптә урыс балалары да татарча сөйләшә», – дигән сүзләр чын булган инде?

– Чын булмыйни! «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов телевидениедә эшләгәндә безнең мәктәпкә тапшыру төшерергә килгән иде. 11нче класска кердек. Балалар, әйдәгез, татар телен яратканыгызны, белгәнегезне күрсәтегез әле, дип, кулымдагы «Ватаным Татарстан» газетасын кычкырып укый башладым. Мин укыйм, балалар урысчага тәрҗемә итә бара. Урыс төркеме бу! Кечерәк классларга кердек. Илфат сораулар биреп карый – балалар барысына да җавап бирә. Илсөя апа, болар татар телен сезнең күзләрдән укый бугай, сез калып торыгыз, мин үзем генә кереп чыгыйм әле, дип, Илфат бер класска үзе генә кереп китте. Анда да бөтен сорауларына җавап биргәннәр. Чыннан да татар телен өйрәтәсез икән, дип чыккан иде ул вакытта Илфат.

– 115нче мәктәп тора-бара урыс-татар мәктәбе дип атала башлаган. Анысы ничек булды?

– 90нчы елларда мәктәпләрдә татар класслары ачу китте бит. Без дә ачтык. Чын мәгънәсендә көрәшеп ачылды ул класслар. Татар милләтеннән булган ата-аналар да баласын татар классына бирергә атлыгып тормый иде. Һәрберсе белән сөйләштек, аңлату эше алып бардык. Шулай итеп, 1нче класска татар балаларыннан гына торган класс кабул иттек. Аларга тарихны да татарча өйрәттек, гарәп теле дә керде. 11гә хәтле укытып чыгардым мин ул классымны. Бүген дә килеп, хәлемне белешеп торалар. Ул елларда мине директорның милли мәгариф буенча урынбасары да итеп куйдылар. Ә завуч белән класс җитәкчесе эшен икесен бергә алып барырга рөхсәт юк. «Мин ата-аналарына бу балаларга күз-колак булырга, укытып чыгарырга сүз бирдем, шулай булгач, классымны бирмим, завуч вазифасын башка кешегә бирегез», – дидем. Югыйсә, директор урынбасары белән класс җитәкчесенең акчасын чагыштыра да торган түгел инде. Барыбер классымнан баш тартмадым. Мәгариф бүлеге, минем өчен аерым приказ чыгарып, ике эшне дә бергә алып барырга рөхсәт бирде.

– Бүген, татар теле мәҗбүри укытылырга тиешме-юкмы, дигән бәхәс бара. Илсөя апа, ә сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

– Мәҗбүри укытылырга тиеш. Татарстанда яшисең икән, өйрән ике телне дә! Әллә безгә урыс телен өйрәнү бик җиңел булдымы? Кайсы гына чорны алып карасаң да, татар теле укытучылары иң тырыш, иң актив, иң булдыклы педагоглар булган. Бүген дә, тиешле мөмкинлекләрне тудырсаң, алар җир җимертеп эшли, фәнен дә тиешенчә өйрәтә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии