Тәгәри китте…

8 сыйныфта укыганда сыйныфыбыз белән Тернополь шәһәренә экскурсиягә барган идек. Бу юлламаны без ел буена иң тәртипле, яхшы укучы сыйныф буларак алдык. Сыйныф җитәкчебез Роза апа (авыр туфрагы җиңел булсын) 30 баланы ияртеп ничек юлга чыккандыр, исләрем китә, чөнки мин хәзер үзем укытучы булып эшлим! Хәер, беренче көлкегә калган чагыбыз Мәскәү шәһәрендә булды. Кызыл мәйданга баргач, сыйныфташым бер негрга карый-карый, баганага барып бәрелде. Икенчесе метрода булды. Кем белгән андагы «поездның» безне көтеп тормавын. Әкрен генә утыз бала бер ишектән керә башладык. Яртыбыз кереп өлгерде, ә яртыбыз басып калдык. Калганнарыбыз аптырап тормадык, икенче «поезд» (безнең өчен ул поезд иде, беренче күрүебез бит) килү белән тиз генә утырдык та, теге төркемне куа башладык. Алар бер тукталыш барган да төшеп, кирегә килергә утырганнар. Шулай бер тукталыштан икенчесенә төшеп, берничә әйләнеш ясагач, милиция хезмәткәрләре безне очраштырды. Еладык та көлдек тә шунда! Өченчесе исә беренче ашау көнебездә булды. Иртәнге ашка ашханәгә килдек. Алтышар кеше булып өстәл артына утырдык. Ботка белән «колбаса» китереп куйдылар (ул елларда бездә сосиска дигән нәрсә юк иде бит), кашык юк, бары тик пычак белән чәнечке генә. Ничек ашарга икәнлеген дә белмибез. Сыйныфташ кыз чәнечке белән каты итеп кадамакчы иде, ничек эләккәндер, аның сосискасы Роза апаның алдына килеп төште. Сыйныфташ аптырап тормады, барып кулы белән алып килде… Биредә дә негрлар шактый иде, көлделәр рәхәтләнеп!

Хәлим ӘЛИМОВ.

Нурлат шәһәре.

Комментарии