- 20.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №42 (21 октябрь)
- Рубрика: Архив
АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтонның Русиягә сәфәре җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты. Сәфәр программасында Казан булуга аптырашта калучылар да булды.
СЕЗДӘ ДӘ, БЕЗДӘ ДӘ АЯК ЧАЛУЧЫЛАР БАР
АКШ дәүләт секретаре сыйфатында Русиягә ясаган беренче сәфәре вакытында Хиллари Клинтон һәр чыгышында диярлек ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең җайлана башлавына, “сүндереп-кабызу” эшләренең уңышлы баруына ышандырырга тырышты. Әмма, кызганычка, Русиядә дә, Кушма Штатларда да бу эшкә аяк чалучылар, әле дә Салкын Сугыш чорындагыча фикер йөртүчеләр бар икән.
– Мин сезгә моны әйтүче беренче кеше булырмын, бәлки, – диде Клинтон.– Ләкин безнең хөкүмәттә дә, сезнең хөкүмәттә дә әле дә узган чорда яшәүчеләр бар. Алар Кушма Штатлар белән Русиянең хезмәттәшлек итә алуына, бер-берсенә ышанмый. Безнең максат – аларның ялгыш юлда икәнен исбатлау, кулдан килгәнчә хезмәттәшлек итү.
НИ ӨЧЕН КАЗАН?
“Эхо-Москвы” радиосы хәбәрчесе Алексей Венедиктов Хиллари ханымның ни өчен Казанга баруы турында сорады. Ул: “Казан бик матур шәһәр дип ишеткән идем. Гомумән, төрле илләргә сәфәр чыккач, башкала булмаган урыннарга барырга тырышам. Казанда мәчет һәм чиркәүнең янәшә торуы кызыксындырды. Татарстанда мөселманнар күп, монда конфессияләр үзара тату яши. Шуны үз күзләрем белән күрәсем килә. Аларның яшәү рәвешен аңларга телим”, – диде.
Ә мәгълүм сәясәтче Рафаэль Хәкимов сүзләренчә, Русия Тышкы эшләр министрлыгы Клинтонга Түбән Новгородка, Самарага барырга тәкъдим иткән, ләкин ул Русияне Казан аша яхшырак аңларга теләвен әйткән.
Казанда Хиллари Клинтонны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремле буйлап озатып йөрде. Кол Шәриф мәчете белән танышканда бу бинаның төзелү тарихы турында Минтимер Шәймиев һәм уникаль мәчетнең имам-хатыйбы, Татарстан диния нәзарәте рәисе урынбасары Рамил Юныс сөйләде. Рамил хәзрәт кунакны озатканнан соң “Азатлык” радиосына тәэсирләре белән уртаклашты: “Очрашу бик җылы үтте. Хиллари Клинтон мәчетнең матурлыгына, гүзәллегенә соклануын белдерде. Минтимер Шәймиев Кол Шәриф мәчетенең Благовещение соборын ремонтлау белән бергә, бер фәрман нигезендә төзелә башлавын җиткерде. Шул рәвешле халыкара, дин-ара мөнәсәбәтләргә ныклы җирлек тудырылуын әйтте. Без мәчет төзелешенә кемнәр ярдәм итүе хакында да мәгълүмат җиткердек, мин АКШның ун гражданының да Кол Шәриф төзелеше өчен акча бирүләрен әйттем. Шулай ук мәчетнең намаз залына мендек, анда никах бара иде. Яшь парларга Татарстан Президенты һәм Хиллари Клинтон чәчәк бүләк итеп, никахлашу көне белән котлады”.
Хиллари Клинтон Кол Шәрифтәге атмосферага сокланды: “Монда җылылык, тынычлык сизелә. Халыкара тынычлыкның дин белән үрелеп баруын күрәбез”, – диде.
Минтимер Шәймиевнең: “Дин-ара мөнәсәбәтләрнең әйбәт. Дөнья көтәргә дә вакыт табабыз, рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган”, – дигән сүзләре Хиллари ханымга ошады. “Моның шулай булуын үзем килеп күрәсем килгән иде, сезгә сокланам”, – дип әйтте ул.
Хиллари Клинтон берничә гасыр элек төзелгән Благовещение чиркәве белән танышып, республика архиепископы Анастасий белән сөйләште. Сәфәр программасына Казан университетында диннәр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәт турында түгәрәк өстәл сөйләшүе кергән иде. Бу сөйләшүдә катнашучы экспертларны һәм җәмәгатьчелек вәкилләрен тыңлау, университет музее белән танышу шактый вакыт алды. Университет бинасына документларны тикшереп, сайлап кына үткәрделәр. Гомумән, Хиллари Клинтон килгән көнне моңа кадәр бервакытта да күрелмәгәнчә саклану чаралары күрелде. Мәчеттә дә, чиркәүдә дә, университетта да көтелмәгән вакыйгалар, алдан тикшерелмәгән кешеләр белән очрашу мөмкин түгел иде. Хәтта, Кремльдә урнашкан биналарда эшләүчеләр дә үз эш урыннарына таныклык күрсәтеп керде. Дин-ара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне көйләү иминлек чаралары өчен дә зур сынау икән.
КИҢӘШ СОРАП КАЗАНГА
Тәҗрибәле сәясәтчеләр фикеренчә, Һиллари Клинтон кебек зур сәясәтченең элекке Алтын Урда, Чыңгызхан заманнарын хәтерләткән татар иле башкаласына килүе гадәти вакыйга түгел. Протоколның шартларын туры китереп танышу һәм фикер алышу булса да, бу очрашулар Көнбатыш белән Көнчыгыш, ислам дөньясы белән христианнар диалогының никадәр мөһим булуын ачык чагылдырды.
Хиллари Клинтонның Казанга сәфәре үтә дә серле булды. Рәсми мәгълүмат чаралары вакыйганы өстән-өстән генә яктыртты. Аның каравы, рәсми булмаган басмалар кыюрак бәяләде. Дөрес, бу фикерләр Хиллари ханымга ук барып җитмәс, мөгаен. Шулай да алар җәмәгатьчелекне уйланырга мәҗбүр итә.
“Звезда Поволжья” газетасында сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов янә соңгы атналарда телдән-телгә йөргән Русиянең җимерелү мәсьәләсен кузгата. Аның сүзләренчә, бу фикерне Русиягә барганчы Клинтон белән узган матбугат очрашуында бер журналист күтәреп чыга. “Визит” язмасында Казанга, бәлки, АКШ президенты Барак Обама үзе дә килер диелә. Әхмәтов фикеренчә, Русиядә демократия турында сөйләргә әле иртә. Илгә башлык итеп татар кешесе куелган очракта гына, “Русияне, чыннан да, демократик ил дип атап булачак. 60нчы елларда АКШта да кара тәнле кешенең хакимияткә киләчәген беркем дә күз алдына китерә алмаган”, – ди Әхмәтов, Шәймиев белән Обама арасында үзенчә охшашлык эзләп.
“Коммерсантъ” язуынча, Хиллари Клинтон киләчәктә халыкара мәсьәләләрдә Минтимер Шәймиев белән киңәшләшеп тору мөмкинлеген дә әйткән икән. Моннан тыш Клинтон “Без булдырабыз!» шигаре өчен Обама татарларга тиешле икән дип тә шаярткан.
Соңгы елларда Татарстанга халыкара кызыксыну артты. Әгәр элек Казанга төрле белгеч-вәкилләр генә сәфәр кылса, хәзер башлыклар үзләре килә. Мөһим сәфәрләрнең чираттагысы Русия Президенты Дмитрий Медведевныкы булачак. Ул Казанга 23 октябрь көнне киләчәк. Татарстанга шулай ук премьер-министр Владимир Путин да чакырулы. Шуңа күрә якын арада ул да килергә мөмкин.
Али ГЫЙЛЬМИ, Римзил ВӘЛИ, Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Милли мәҗлес Обамага рәхмәтле
АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтонның Казанга килеп китүе Татарстанның дәүләти бәйсезлеген тануга бер адым булып тора, дип исәпли татар халкының Милли мәҗлес оешмасы.
Мәҗлес һәм аның тарафыннан оештырылган сөргендәге хөкүмәт исеменнән Кушма Штатлар җитәкчелегенә хатны Фәүзия Бәйрәмова һәм Вил Мирзаянов имзалаган. Клинтонның Казан сәфәре өчен рәхмәтләр белән бергә алар шушы чараны татар халкына карата хөрмәт билгесе һәм аны дөньядагы башка халыклар белән бертигез итеп тану, дип кабул итүен әйтә. “Бу Татарстанның дәүләт бәйсезлеген тануга бер адым булып тора”, – диелә Милли мәҗлес җитәкчеләре хатында.
Татарстанның үзбилгеләнүгә таба бару тарихын аңлатып, хат авторлары моның гыйсьян түгел, ә фәкать халыкара хокук нормаларына гына таянып алып барылуын аңлата. Бу уңайдан 1990 елның 30 августында кабул ителгән Декларация, 1992 елның 21 мартында узган референдум, 1992 елның 6 ноябрендә суверен дәүләт буларак яңа Конституция кабул ителү телгә алына. “Әмма эчке һәм тышкы сәясәте милләтләрне изүгә һәм кысрыклауга нигезләнгән Русия империясе Татарстанның бу хокукый актларын танымады. Татар халкының тыныч юл белән үзенең бәйсезлегенә ирешү теләген кабул итмәде. Киресенчә, боларга җавап итеп, федераль закон нигезендә мәктәпләрдә ана телендә укытуны тыйды, дөньяви уку йортларына христиан дине дәресләрен кертте. Шулай итеп, татар халкын дәүләтсез генә түгел, телсез һәм динсез дә калдырырга кискен адымнар ясады. Русия империясе татар халкын милләт буларак юк итү юлына басты”, – дип яза АКШ президентына җибәргән хатында Милли мәҗлес җитәкчеләре.
Шул хатның азагында алар: “Алдынгы илләр Косовоның, ә Русия исә Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеген тануын искә алып, Татарстанның да дәүләт бәйсезлеге танылсын иде”, – дип дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать белән дә чыга.
Бу уңайдан, татар Милли мәҗлесе Америка президентыннан дөнья мәйданында киләчәктә Татарстанга һәм татар халкына да лаеклы урын алуга ярдәм итүен үтенә.
Самарада – “Рус маршы”
Самара урамнары «Рус маршы”на чакыру игъланнары белән тулды. Җирле татар җәмәгатьчелеге моңа канәгатьсезлек белдерә.
Самара диварларындагы язмаларны үзенә күрә бер сәяси барометр дип әйтергә була. Күп еллар буена диварларны “Русия руслар өчен” шигарьләре бизәсә, соңрак “Карачкаларга үлем” исемлеләре күренгәләде. Күзәтү шуны күрсәтә: баштан язмалар күренә, аннары гамәлләр дә ишетелә башлый. Берничә ел элек парк эчендә сөйләшеп утырган кыргызны яндырдылар, аннары казах кызы Базаргөлне кыйнап ташладылар. Иң соңгы игъланнарның берсе – 4 ноябрьдә “Рус маршы”на чакыру. Анда болай дип язылган: “Үзенең рус икәнен онытмаганнарга! 4 ноябрь – рус халкының бердәмләшү көне. Бу көнне Минин белән Пожарский җитәкчелегендә Мәскәү читләрдән азат ителгән! Бу Казан иконасының бәйрәме! Бу – рус маршы!” – диелгән. Текст ахырында кесә телефоны да күрсәтелгән. Шалтыраттым. Үзен Вадим дип таныштырган ир тавышы сорауларыма саклык белән җавап бирде.
Сәяси чараның эчтәлеген, максатын, кемнәр чыгыш ясавын, башкаларга сүз бирәчәкләрме кебек сорауларыма тыныч кына: “Килгәч күрерсез”, – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та бу әфәнде белән әңгәмә корган икән. Бәйнә-бәйнә сөйләп нәфрәтләнде. “Германиядә дә фашизм маршлардан башланган”, – диде ул.
Шамил БАҺАУТДИН
Мари Иле Маркелов кулында калырмы?
Мари Илендәге парламент сайлавында «Бердәм Русия» зур уңышка иреште. Сайлауга нәтиҗә ясау тәмамланып та өлгермәстән, “Бердәм Русия” анда мари хәрәкәтенә һәм башкача фикерләүчеләргә каршы гамәлләре белән яманаты таралган президент Леонид Маркеловны үз вазифасында калдыруны тәкъдим итте.
Мари Иле парламентына 3 фирка керәчәк – “Бердәм Русия”, коммунистлар һәм Русия либерал демократик фиркасе. Зур күпчелек “Бердәм Русия”дә.
Хокук яклаучылар исә Русия төбәкләрендәге сайлауларда “Бердәм Русия”нең уңышын күпсанлы канун бозулар белән бәйли. “Уң эш”нең төбәк бүлеген җитәкләүче Вячеслав Маратканов: “Хакимиятнең каты басымы нәтиҗәсендә безнең нәтиҗәләр кимендә 4 мәртәбә кечерәйтелде. Минемчә, республикада моннан да авыррак һәм пычраграк сайлауның булганы юк иде әле”, – ди.
Коммунистлар фиркасе җитәкчеләренең берсе Валерий Рашкин исә: “Мари Илендә сайлау тупас рәвештә, көч структуралары кулланып үткәрелде. Бу, минемчә, республика башлыгын яңадан шул вазифага билгеләү белән бәйле. Кремль республиканың гамәлдәге президенты Леонид Маркеловка яңадан шул вазифага билгеләнү өчен сайлауда “Бердәм Русия”нең җиңүен тәэмин итү шартын куйган, күрәсең”, – ди.
Медведевка тәкъдим ителгән кандидатлар арасында Маркеловтан тыш, Идел буе федераль округындагы Русия президенты вәкиленең ярдәмчесе Олег Мельниченко, республика дәүләт җыелышы рәисе Юрий Минаков һәм “Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге сәяси шурасы секретаре Владимир Мухин да бар.
Наиф АКМАЛ
Яңа хисап: матбугат иреге кысыла
Дөньяда матбугат иреге торышын бәяләүче яңа исемлектә Русия 12 урын артка тәгәрәп, 153нче урынга күчкән. Русиядә журналистларны үтерү дәвам итә.
Матбугат иреген яклаучы “Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр” исемле халыкара оешма 2009 елда 175 илдәге матбугат иреге торышы турында яңа хисабын чыгарды. Ул мондый хисапларны илләрдәге йөзләрчә журналист һәм матбугат белгеченең фикерен белешү аша ел саен әзерли. Хисапның монысы узган көз башыннан быелгы җәй ахырына кадәр булган вәзгыятьне бәяли.
Тикшеренү матбугат иреге торышының Грузиядән кала элекке совет республикаларында начараюын күрсәтә. Хәзер Русия тарихта беренче тапкыр Белоруссиядән дә арттарак тора. Белоруссия исә 151нче урында.
“Анна Политковская үлеменнән соң 3 ел үткәч, тагын да артка тәгәрәү сәбәпләре – журналистларны һәм халыкка мәгълүмат таратырга ярдәм итүче хокук яклаучыларны үтерүләрнең, җирле матбугат вәкилләренә каршы физик һөҗүмнәрнең дәвам итүе”, – диелә хисапта. Цензураның кире әйләнеп кайтуы, матбугатта күп темаларның тыелуы, журналистларны, хокук яклаучыларны үтерүчеләрнең җәзага тартылмавы да моңа өлеш керткән.
Исемлекнең беренче 14 урынын Европа илләре били. Беренче бишлеккә Дания, Финляндия, Ирландия, Норвегия һәм Швеция кергән. Ә иң ахырда – Эритрея, Төньяк Корея, Төркмәнстан, Иран һәм Бирма.
Наиф АКМАЛ
azatliq.org
Комментарии