- 20.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №42 (21 октябрь)
- Рубрика: Архив
Соңгы вакытта Русия җыелма футбол командасы тотрыклы тигез уен күрсәтә алмады. Германиягә 0:1 исәбе белән оттырды, ә Азәрбайҗанга 1:1 исәбе белән ят футбол күрсәтте. ФИФА октябрь рейтингында 12 урынны били. Моңа кадәр Русия командасы 6 баскычта иде. Русия барлыгы 147 очко югалтты. Шулай да ул алдынгы команда исәпләнә.
ТАТАР ФУТБОЛЧЫСЫ «ЭВЕРТОН»НЫ ОТТЫРУДАН САКЛАП КАЛДЫ
Ниһаять, Милләттәшебез Динияр Билалетдинов Англия чемпионатында тәүге голын кертте. «Эвертон» ярымсакчысы Динияр үз командасына зур файда китерде. Шимбә көнне Англия премьер-лигасының 9 турында узган уенда ул «Эвертон»га оттырудан качарга ярдәм итте. Уен тәмамланырга 2 минут кала, «Вулверхэмптона» командасы капкасына гол кертеп, исәпне тигезләүгә (1:1) иреште.
Исегезгә төшерәбез: агымдагы сезонда Билалетдинов Англия чемпионатында чыгыш ясый. Анда 4 уен уздырды. Шунысы игътибарга лаек, Билалетдинов әкренләп төп составка үтеп бара. Аңа уен вакыты көннән-көн күбрәк бирелә. Бу юлы ул кырда ахыргача — 90 минут булды.
«Эвертон»ның баш тренеры Дэвид Мойес та татар егетен аерым билгеләп үтте. «Мөгаен, иң кискен мизгелләр аның ярдәмендә башкарылгандыр, һөҗүмнәребез тозлырак килеп чыкты. Әлбәттә, яңа чемпионатка тиз генә яраклашып булмый. Барысына да вакыт кирәк. Ә хәзергә мин Билалетдиновка иң оптималь позиция сайлыйм. Ярымсакчы булса да, аны һөҗүмче ролендә сынап карыйм. Безнең темпка Диниярны кертеп җибәрергә омтылабыз. Гомумән, без аннан күп файда көтәбез», — дип милләттәшебезгә зур өметләр баглавын белдерде тренер.
«РУБИН» АЯККА БАСАРМЫ?
«Рубин» үз мәйданында Мәскәү өлкәсенең «Химки» командасын 2:1 исәбе белән отты.
Инде соңгы 4 уенда 1 очко гына җыя алган Корбан Бердыев командасы беренчелектән баш тартмавын күрсәтте. «Рубин» оттырган очракта, турнир таблицасының беренче баскычына «СпартакМ» күтәрелә иде. Әйтергә кирәк, Бердыев бу уенда Шаронов, Семак, Рязанцев һәм Домингесны өстәмә уенчылар буларак утыргычта гына утыртты. Ә Сибайя белән Ансалди бөтенләй “заявка”да юк иде. Лидерларны «Барселона»га саклау аңлашыла. Ләкин Рыжиков, Навас, Карадениз һәм Бухаров кебек лидерлар кырда соңгы сулышка кадәр туп типте. Мондый «хәйләнең» негатив ягы да булды. 45 секундта Бухаров көндәшләр сакчысы белән көрәшкәндә штрафнойда егылды. Уен тукталмады. Ләкин һөҗүмче газоннан тора алмады. Аны кырдан табиблар алып чыкты. Бухаров больницадан кайтканда уен бетәргә 10 минут калган була инде. Бухаровның кулы чыккан, табиблар аңа төзәлергә бер атна вакыт бирә. Димәк, Бухаров Испаниядә «Барселона»га каршы чыгыш ясый алмастыр. Бу уенның ничек тәмамлануын әйтә алмыйбыз, чөнки әлеге мизгел газета типографиягә тапшырылган вакытка туры килә. Шунысы билгеле, Нобоа кырга чыкмаячак. 4 кызыл карточка алу сәбәпле, ул киләсе уенны калдырырга мәҗбүр.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии