Хәния Фәрхи: «Үлемсезлек миңа кирәк түгел»

Хәния ападан еш кына: “Син кайчан җырлый башладың?” дип сорыйлар. “Әллә беренче тапкыр әнием бишек җыры көйләгәндә, әллә әтиемнең гармунда уйнаган чагында, әллә 14 яшемнән ятим калган чорда, әллә Мәскәүгә килеп беренче стипендиягә бер телем ипигә дә акча калдырмыйча гармун сатып алган көндә”, – дип җавап кайтара ул.

һәм аның иҗатташ дуслары “Гомерләрне итәек” дип аталган яңа программа белән Татарстанның кайбер районнарында булырга өлгерде инде. 14 ноябрьдә Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният сараенда аның концерты көтелә. Казанда исә 19-22 ноябрьдә Филармония концертлар залында үз тамашачысы белән очрашачак. Ә әлегә Хәния апаның кумирлары аның яңа сайты (www.HaniyaFarhi.ru) белән таныша торсын.

– Хәния апа, тормыш һәрвакыт матурлыктан гына тормый. Кайчакта да ишекне шакый. Сезнең тормышта кайсылары күбрәк булды?

– Иң беренче шатлык һәм кайгының нинди булуын ачыклар идем. Вак-төяк, көндәлек мәшәкатьләр, борчулар була. Олы һәм кара кайгылар да булырга мөмкин. Шатлык дигәндә, вак-төяк сөенечләр: эшеңә уңай бәя бирелү, гаиләдәге күңелле хәлләр… Миндә боларның барысы да булды. Инде шактый яшәлде. Гомеремнең кыл уртасы, көзенә авышкан чагы дияргә дә мөмкин. Бик зур югалтулар булды: әтиемне, өч бертуганымны (гаиләдә алар алты бала – Х.Ә.) соңгы юлга озатырга туры килде. Гомумән, күп туганнарны, иҗат дусларын югалттым. Кайгылар арасында бәйрәм, шатлыклар да булмады түгел, булды. Ике кызымның дөньяга килүе – өчен зур шатлык һәм куаныч. Күп кеше: “Мин – иҗат корбаны”, – дияргә ярата. Бу фикер белән һич тә килешә алмыйм. Мин, иң беренче чиратта, һәм ана. Минем өчен сәнгатькә караганда балалар беренче урында тора. Оныгымның үсеп килүе дә бик зур сөенеч һәм шатлык. Халыкка танылуым, Татарстанның атказанган халык артисты исеме алу, йолдызлар аллеясендә исемемне мәңгеләштерү – бизмәннең шатлыклы ягында урын алган.

Дөньяда “үлемсезлек” дигән төшенчә бар. Шуңа дару һәм чара эзлиләр…

– Ул даруны күптән уйлап таптым инде. Бердәнбер дару һәм чара – балалар. Миңа мең ел яшәрлек дару бирәм дисәләр дә, ризалашмас идем. Ходай биргән гомерне матур итеп яшәсәң, шул бик җиткән. Урталыктан да артык яшәгән гомер инде әллә ни искитәрлек булмый (урталык итеп Хәния апа 80 яшьне саный – Х.Ә.), ә тормышның матурлыгы – балаларыңны, оныкларыңны күрү ул.

– Үз тормышыгыздан кайсы чорны алып атыр идегез?

– Алай эшләү кирәк түгел. Бу – мин. Кайгы килгән икән, ул миңа килгән. Ишегеңне ачып, аны тиешле дәрәҗәдә кабул итә белергә һәм кире чыгарып та җибәрә белергә кирәк. Тормыш дәвам итә, каралып яшәргә ярамый. Нәкъ менә шул кайгылар, шушы шатлыклар мине Хәния Фәрхи итеп танытты да инде.

– Күңелегез тулганда нинди җыр искә төшә?

– Үзем беркайчан да аны сизмим. Күңелем белән һәрвакыт җырлап йөрим. Үзеннән-үзе вакыйганың төрлелегенә карап җырлар туа…

– Кайчандыр Мәскәүнең Измайлов паркында гармун белән чыгыш ясаган һәм бүгенге Хәния апа арасында нинди аерма бар?

– Күңелем белән әле дә шул Хәния. 32 ел вакыт узып киткән бит инде. Ул вакыттагы дуслар белән очрашкач, бер-беребездә бернинди үзгәреш тоймыйбыз. Профессиональ яктан тәҗрибә тупланды. Фикерләр дә ныгыды.

– Замана балалары дигәннән, сезнекеләр бу тормышка ничек яраклаша? “Без шундый идек, ә хәзер бала-чага әллә нишләде”, – дип аларга кисәтү ясаган чаклар булгаладымы яки булгалыймы?

– Беркайчан да андый кисәтү әйтмәдем. Һәр заманның үз баласы. Гомер-гомергә яшьләр һәм булган ул. Хәзерге яшьләр күзаллаулары, ә олылар тәҗрибәләре белән акыллырак. Яшьләрдән үрнәк алып, аларга тәҗрибәмне биреп яшәргә тырышам. “Юк, сез дөрес эшләмисез”, – дип үз фикеремне көчләп такмыйм. Бәлки, бүгенге заманда шулай кирәктер дә. Яшьләрне бик яратам, алардан үрнәк алырга тырышам.

Хәлим ӘЛИМОВ.

Нурлат шәһәре.

моңы

Моң төшенчәсен төрле кеше төрлечә аңлый. Кайберәүләр уйлавынча, моң татар халкында һәм аның җырларында гына бар. Әмма бу фикер белән тулысынча килешеп булмый. Ни өчен дисәгез, һәр милләтнең, һәр халыкның үз җыры. Шуңа да үзенә күрә аларның да моңнары бардыр. Моны аерып күрсәтеп булмый. Музыка телен бөтен тә аңлый бит. Ярар, моңны ничек аңлау һәркемнең шәхси эше.

Әйтәсе килгән сүзем “Татар моңы” халыкара яшь башкаручылар конкурсы турында. Минемчә, бу бик кирәкле һәм вакытлы оештырылган конкурс. Бу чараны оештыручылар – Мәдәният министрлыгы, Президент аппараты, “Яңа гасыр каналы”, җыр театры һәм башкалар. Бик тә игелекле һәм мәрхәмәтле эшкә алынганнар. Күптән кирәк иде. Бу чара элеккеге бөтен СССРга сибелгән татарны берләштерүгә, якынайтуга гына кайтып калмый, ә татар теленә мәхәббәтне дә күп тапкырлар арттыра. “Татар моңы” телевизион конкурсын күп кеше карап баргандыр дип уйлыйм. Аннан күренгәнчә, татар җырына, татар моңына башка милләт халыкларының тартылуы да моны бик әйбәт исбатлый. Араларында үзе гармунда уйнап, үзе җырлаучы серб милләтеннән дә берәү бар бит хәтта.

Чыннан да, бу конкурс безгә, бөтен дөньяга таралган татарның җыры да, моңы да яшәвен күрсәтте. Искиткеч, әле моңарчы безгә күренмәгән, билгеле булмаган талант ияләре яшеренеп ята икән бит төбәкләрдә. Күбесе җырны моңлы һәм йөрәкләргә үтеп керерлек итеп җырлый. Туфан ага Миңнуллин әйтмешли, моң ул төрле халәттә, төрле өлкәдә булырга мөмкин. Ә менә җырдагы моң бөтенләй үзгә. Үзем моң дигән сүзне менә болайрак аңлыйм: әгәр дә җырчы башкара торган җыры белән кеше күңеленә, йөрәгенә үтеп кереп, анда кабатланмас күңел күтәренкелеге, сөю, шатлык, бәхет хисләре уята ала икән, аны моңлы җырчы дип атарга була.

Бу конкурсны оештыручыларга, жюри әгъзасы булып, армый-талмый төбәкләр буенча йөреп, сайлап алу чараларына вакытларын жәлләми хезмәт күрсәткән артистларыбызга һәм башка бик күп кешегә рәхмәт әйтәсе килә.

Шулай ук тамашачыга “Яңа гасыр” каналына, “Бирегез мәйдан”, “Мәдәният дөньясында”, “Хәбәрләр” тапшырулары аша таныш булган Замирә Гәрәевага да мактау сүзләре әйтәсе килә. Ул профессиональлеге, үз-үзен тотышы, белеме, ачык йөзе белән аерылып тора. Киләчәктә дә аңа уңышлар телибез. Афәрин, Замирә!

Бу конкурсның гомере яшьли өзелмәсен иде.

Фәндияр ГЫЙЛЬМАНОВ.

Яшел Үзән районы, Югары Урысбага авылы.

Нәрсә ул – моң?

Ерак китәсе түгел, Татарстанда яшәүче милләттәшләребезнең күбесе моңның нәрсә икәнен аңлатып бирә алмый. Ә бит татар – иң моңлы халык. Күп гасырлар изелеп, кимсетелеп яшәве, кайгы-хәсрәтне күп кичерүе моңаеп яшәргә мәҗбүр иткән. Кеше шатлана, кайгыра, гашыйк була, табигатькә соклана һәм башка бик күп тойгыларны күреп һәм акылы ярдәмендә тирә-яктан кабул итеп, ул кичерешләрне йөрәге аша үткәрә һәм кире әйләнә-тирәгә чыгара. Менә шул моң дип атала да инде. Кеше генә түгел, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр, хәтта үсемлекләр дә моңлана дип уйлыйм. Исегезгә төшерегез әле: кыр казлары көз көне җылы якка киткәндә ничек моңая?! Ә берәр бәхетсезлек киләсен белгән эт ничек елап улый?!

Сугыш башланганын ачык хәтерлим. Ул көннәрне искә төшереп, шигъри юллар да туган иде.

…Көне-төне яңгыр туктамады,

Көне-төне этләр улады.

Яше-карты сизде җаны белән

Кичерәсен ачлык елларын…

Әтине сугышка озатканда без дә әни белән ат арбасына утырып, Мамадышка кадәр барган идек. Нократ буендагы меңнәрчә кешенең пароход көтеп торуы, гармун тавышы, ул халык диңгезенең елавы – шуның чын халык моңы булуын мин хәзер генә аңладым.

…Татар хатыннары үкседе,

Урыс марҗалары улады.

Кара болытлар да аска төшеп,

Халык белән бергә елады…

Кызганыч, күп җырчыларыбыз моңның нәрсә икәнен дә белми. Алар хәтта җырның сүзләренә дә игътибар итми.

Тамчыгөл дигән бик чибәр кыз болай дип җырлый:

Мин сине күрми түзәлмим,

Ә син түзәләсеңме?

“Әләсеңме” дигән сүз юк, “түзә аласыңмы” дияргә кирәк бит.

Мәдәният өлкәсендә бик күп атказанган артистларыбыз да дөрес сөйләшми.

Кабат моңлылыкка кайтып, бераз бүген популяр булган җырчыларга тукталып китим. Минем белән күпләр килешер дип уйлыйм: Җәвит Салаваттан моңлырак, Зәйнәп – Хәниядән, иң-иңе Бәширә Насыйрова. Күп җырчыларның тавышы ярыйсы гына, ә моң юк, я киресенчә. Менә Бәширәнең тавышы да матур, моңы да бар. Ни өчен аны “Яңа гасыр каналы”нда бик аз җырлатуларын гына аңлап бетермим.

Кадерле милләттәшләрем, шатлыклы мизгелләрне тоеп яшик. Кайгыдан моңаеп гомер итүдән Ходаем үзе сакласын иде.

Тәфкил НУРГАЛИМОВ.

районы, Югары Ушма авылы.

Афиша

Раяз өчен беренче коймак

Быел җәй җырчы Раяз Фасыйховның тормышында зур вакыйга булды. Аның тәүге альбомы дөнья күрде. Җыентыкка 17 җыр кергән. Араларында тамашачылар яратып өлгергән супер-хитлар урын алган: “Ярат әле”, “Синсез”, “Кыр казлары”, “Алмагачлары”. Альбомның тагын бер үзенчәлеге: җырчы bonus буларак, җанлы концертыннан “Зәңгәр күз” һәм “Ярат әле” композицияләрен тәкъдим итә.

Җырчының репертуарына замана авторлары хезмәтләре белән беррәттән, халык җырлары да кергән. Шулай да Фирзәр Мортазин иҗатына мөрәҗәгать күбрәк. Үзе дә: “Ул минем тавышның рәтен белә, аның белән уңышлы гына эшли башладык”, – ди.

Инде беләсездер, Раяз музыкаль гаиләдә үсә. Шуңа да тәүге альбомда әтисе иҗат иткән җырлар булуына гаҗәпләнәсе түгел. Кечкенәдән улларына (алар дүртәү) гармун тоттырып, көйләргә өйрәткән әтисенә дә, аның иҗатына да шулай ихтирам күрсәтүедер олы күңелле җырчының. “Нәкъ менә әтиемнең җыры мине дөньяга чыгарды”, – дип, “Кыр казлары”н искә ала Раяз.

Раязны мәхәббәт җырчысы дисәк, ялгышмабыз. Олы хисне гомерендә бер мәртәбә булса да татып караганнар җыентыкка кергән җырларны күңелләре аша кичереп тыңлар дип ышанасы килә.

Ә ел ахырында Раяз тамашачыларын үз концерт-тамашасы белән шатландырырга уйлый.

Айдарга сүзем бар

Газета аша “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручы Айдар Фәйзрахмановка әйтер сүземне җиткерергә булдым.

Сезгә ачык хат язуымның сәбәбе шул: безнең коллектив та тапшыруыгызда катнашкан. Бу бик әйбәт күренеш, алар белән горурланам. Әмма кайберәүләрнең күңеле төшеп кайткан. Ә эш менә шунда: җиңүчене билгеләгәндә, гаделсезлек бар икән. Алар әйтүенә караганда, бер кеше өчәр боҗра да сала ала. Монда, билгеле, талант, җырны ничек башкару исәпкә алынмаска да мөмкин. Симпатия, танышлык та җитә!

Объектив күзлектән карап, дөрес бәя бирелсен, гадел булсагыз иде. Сезнең коллектив көчле, дәрәҗәле, бу исемгә тап төшмәсен дип телибез.

Нурислам ГАЛИЕВ.

районы.

Комментарии