- 20.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №42 (21 октябрь)
- Рубрика: Архив
4 ноябрьдә тагын ял. Чөнки ул Русиядә халыкара бердәмлек көне. Аны беренче тапкыр 2004 елда билгеләделәр: 7 ноябрьдәге ял көнен 4енә күчерделәр. Дөрес, сораштырулар күрсәткәнчә, халык бу бәйрәмне бары тик ял көне буларак кына белә. Аның мәгънәсен, ни аңлатканын әйтеп бирә алмый.
Сәгать күчә, онытма!
Русиядә җәйге вакыт соңгы атнасын саный. Алдагы якшәмбедә җәйге вакыт бетерелә. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә сәгать телләре бер сәгатькә артка күчерелә.
Көндез ут яндырып
Якын киләчәктә шоферлар шәһәрдә дә машиналарының фараларын яктыртып йөрергә тиеш булачак. Билгеле, ЮХИДИ тарафыннан әзерләнгән кагыйдәләр белән депутатлар килешсә. Әлегә кадәр машиналар көндез дә фараларын сүндермичә трассаларда гына йөри иде.
Мәктәптә акча җыю законсыз
Моннан ярты ел элек Казан белем бирү оешмаларында ата-аналардан акча җыю гамәлләре шау-шу куптарган иде. Күп кенә уку йортлары прокуратура тарафыннан тикшерелде, гаеплеләр дә табылды. Әлеге проблемага Казан хокук яклау үзәге яңадан игътибар итә һәм ата-аналардан мәктәп фондына түләүләр кертүнең ирекле булуын искәртә. Моның белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да, хокук саклау органнары да килешә.
Хокук яклаучылар проблеманың тагын кискенләшүен хәбәр итә. “Без сентябрьдән башлап мәктәпләрдә мәҗбүри акча җыю турында атна саен 5-6 шикаять-шалтырату кабул итәбез”, – ди хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов. Юрист фикеренчә, ата-аналар әлеге гамәлнең законсыз булуын аңласа да, үз балаларына классташлары һәм укытучылары тарафыннан басым ясалыр дип шүрли. “Бәлкем, уку йортларындагы, балалар бакчаларындагы мәҗбүри акча җыюга республиканың беренче җитәкчеләренә дә үз мөнәсәбәтләрен ишеттерергә вакыт җиткәндер. Ул чагында боз кузгалыр иде”, – ди Игорь Шолохов.
Казан хокук яклаучылар мәктәпләрдәге мондый законсыз башбаштаклыкларга юлыккан очракта юридик ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерә, Казандагы 277-03-86 телефонына шалтыратырга чакыра. Русиядә пенсияләр арта
Русия премьер-министры Владимир Путин илдә пенсияләрнең төп өлеше 31,5%ка артачак дип белдерде. Аның әйтүенчә, киләсе ел башыннан пенсияләрне совет чорындагы хезмәт стажын исәпкә алып яңадан исәпләү башланачак. Яңалыкны 36 миллион ярым кеше сизәчәк. Нәтиҗәдә пенсияләр уртача 1100 сумга, 70 яшьтән өлкәнрәкләрнеке исә 1700ләп сумга артачак. Бала ризыгы рекламасы кыскара
1 гыйнвардан Русия киңкүләм мәгълүмат чараларында 12 яше тулмаган балалар өчен азык-төлек һәм эчемлекләр рекламасы чикләнәчәк.
Сүз составында шикәр, буяу, консервантлар күп булган ашамлык һәм эчемлекләрне тыю турында бара. Элегрәк аларны рекламалау АКШ, Европа Берлеге, Австралия, Бразилия һәм башка илләрдә дә тыелган иде. Төньяк Кавказ –куркыныч урын
Ел башыннан Русиянең көньягында 190нан артык кеше үтерелгән, 400дән күбрәк кеше яраланган. Алар арасында тәртип саклау хезмәткәрләре дә шактый.
Бу турыда Федерация Советының Хокук һәм суд мәсьәләләре комитеты советында баш прокурор урынбасары Иван Сыдорук белдерде. Ул илнең иң проблемалы төбәкләре дип Чечня, Дагыстан һәм Ингушетияне атады һәм тынычсызлыкны андагы икътисадый хәлләрнең авыр булуы һәм эшсезлек белән бәйләп аңлатты. Милләтара нәфрәт корбаннары арта
Русиядә милләтара нәфрәт аркасында ел башыннан 60 кеше һәлак булды. Мәскәү кеше хокуклары бюросы вәкиле Александр Брод хәбәр иткәнчә, 260 кеше зыян күргән. Аның сүзләренчә, иң күп һөҗүмнәр Мәскәү, Петербург, Чечня һәм Түбән Новгородта ясалган булган. Сайлаумы, көлүме?
Русиядә җирле сайлауларда “Бердәм Русиянең” зур җиңүгә ирешүе киңкүләм хәрәмләшүләр аша булды дип оппозицион фиркаләрнең Думадагы вәкилләре Дума утырышларыннан чыгып киткән иде. Советлар Берлегенең соңгы җитәкчесе Михаил Горбачев исә кешеләр сайлауларга ышаныч һәм өметен югалтып тавыш бирергә йөрми башлады, ди. Аның фикеренчә, Русиядәге сайлаулар халыктан көлүгә әверелде.
Страсбург судына тагын бер шикаять китте
24 яшьлек Артем Яруллин милиция айныткычында кыйналу сәбәпле, бүгенгәчә иң өстендә тимер йөртә. 2008 елның 29 июнендә аны айныткычка алып китәләр. Егет сүзләренчә, аны иртәнге алтыда коридорга алып чыкканнар һәм милиционерларның берсе уң кулын тотып кинәт артка каерган. Нәтиҗәдә, уң яктан кулбаш сөяге сынган һәм тайган. Егеткә катлаулы операция ясала…
Күп тапкырлар шикаять итүгә карамастан, җинаять эше кузгатылмый. Хокук саклау органнарының битарафлыгы турындагы шикаять гаризасын Яруллинга Казан хокук яклау үзәге юристлары төзеп бирә.
Хаҗга баручыларны сөендерәләр
“Идел-хаҗ” юлламалар бәясен төшерә. Бу доллар курсы белән бәйле икән.
Элек Татарстаннан Мәккәгә хаҗ кылучыларга 2009 елда юллама 87 мең сумга төшә, ә уңайлыклар тудырылган программа – 145 мең сум булачак дип хәбәр ителгән иде. Ә хәзер хаҗ кылу юлламасының яңа бәясе “Мәрҗәни”, “Кол Шәриф” һәм “Кол Шәриф плюс” төп турлары буенча 75, 105 һәм 115 мең сум булачак.
“Сөембикә” турына бәяләр төшми, чөнки бу тур буенча төп түләүләр майда ук тапшырылган һәм программа бәясенең төп өлеше Әл-Хәрам мәчете тирәсендә урнашкан кунакханә арендалау чыгымнарын тәшкил итә”, – ди ТР мөфтиенең хаҗ һәм гомрә мәсьәләләре буенча урынбасары, “Идел-хаҗ” Төбәкара хаҗилар үзәгенең генераль директоры Аяз Мингалиев.
Доллар курсы үзгәргән очракта, юллама бәясе яңадан каралырга мөмкин, дип тә искәртә ул.
Комментарии